татарча хикәяләр укырга
Рөстәм Газизович мыек астыннан елмаеп куйды. Никадәр генә сиздермәскә тырышса да, телетапшыруны алып баручы кыз беркадәр дулкынлана иде бугай. Гадәттә туры эфирда бара торган тамашаны алдан яздырып куярга уйлавы да шуннандыр. Әнә бит, бармак очларына кадәр дерелдәп тора. Укуын тәмамлау белән телевидениегә килгән яшь кызның кичерешләрен аңларга була, әлбәттә. Ниндидер җырчы яки колхоз алдынгысы белән әңгәмә үткәрү генә түгел бу сиңа. Галимнәр республикада җитәрлек, анысы. Хәтта артыгы белән. Әмма моңа кадәр беркемнең дә Нобель премиясен алганы юк иде әле. Рәсәй составындагы республикаларның берсендә дә юк андыйлар. Аннан соң Рөстәм Газизовичның ачышы да башкалар белән чагыштырырлык түгел, ул ясаган ачыш кешелек дөньясын бөтенләй икенче юлга, югарырак һәм яктырак баскычка борып җибәрергә сәләтле…
Карт галимне уйларыннан бүлдереп, алып баручының соравы ишетелде:
– Рөстәм Газизович, әйтегез әле, шундый зур уңышка ирешүегез белән үзегезне кемгәдер бурычлы дип саныйсызмы?
Галим дертләп китте. Һәм аермачык булып күз алдына аның сыны басты.
Фәрештә!
Көтмәгәндә юлына очраган таныш түгел гүзәлне күңеленнән генә шулай атады ул…
Әлеге хәлләр еракта, берничә дистә еллар артында калса да Рөстәм Газизович аны яңадан кичергәндәй булды.
* * *
Ул күзләрен ачты. Томан аша акаеп караган дөньядан рәхим‑шәфкать көтәрлек түгел иде. Җәйнең кояшлы якты көне булса да, бөтен тирә‑якны соры томан төргән, җитмәсә, ул томан бер урында гына да тормый, су өстендәге чоңгыл сыман булып бөтерелә, үзенә суырып алырга теләгәндәй тоела. Хәтта кояш нуры да шул вак соргылт күзәнәкләргә бәрелеп кечкенә кисәкчәләргә таркала һәм күңел болгаткыч бер төскә кереп өерелә башлый. Көтмәгәндә җил исеп куйды. Баш очында гына тупыл яфраклары бер‑берсенә ышкылган калай тавышы чыгарып шаулаштылар. Ул хәтта җилнең дә земберләгәнен ишеткәндәй булды. Ул да булмый борынына чамасыз сасы ис килеп бәрелде. Шушы көтелмәгән дәррәү һөҗүмнән башы әйләнеп китте, һәм ул үзе яткан эскәмиянең читенә чатырдап ябышты. Кинәт хәрәкәтләнүдән буыннары чиксез әрнеп алды, тик аны шундук башының сулкылдап‑чатнап авыртуы кире каккысыз көчле дулкын булып күмеп китте. Бер мизгелгә дөнья һушын җуйды. Тиздән, ярга бәрелеп кирегә агып төшкән дулкын сыман, барысы да үз урынына кайтты. Соры дөнья, ямьсез тавышлар, сасы исләр… Газаплар, сызланулар…
Бераздан ул көч‑хәл белән торып утырды. Тирә‑якка карангалап алды. Бернәрсә дә күрмәде. Әйтерсең лә бу дөньяда көчле баш авыртуы белән буыннарның хәлсезлегеннән башка бернәрсә дә юк иде.
Озак утырды.
Бармак очларына кан йөгергән сыман булгач, кулларын кыбырдатып карады. Сул кулы белән эскәмиягә тотынган хәлдә, уңын акрын гына түш кесәсенә китерде. Бармаклары салкынча пыяла савытка тиюгә, бөтен тәнен рәхәт дулкын ялмап үткәндәй булды. Шешә!
Куеныннан чөлли шешәне тартып чыгарганчы ярты гомер үткәндәй тоелды. Көчәнүдән аның чыраендагы мускуллар җыерылды, буыннары сызларга тотынды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ә йөрәге, йөрәге дөньяның бөтен читлек‑киртәләрен җимереп, әллә кайларга атылырдай булып типте. Кулларында калтыранган шешәне ирененә тидергәндә ул көчәнүдән шартлар хәлгә җиткән сыман иде.
Салкын сыекча үңәчне кытыклап төшеп китте. Ул аракының ачысын сизмәде, киресенчә, ничектер баллырак сыман тоелды. Бу тәмнән күңеле болгангандай итте. Әмма шундук бөтен күзәнәкләре хәмернең сихри көченә бирелеп ләззәтле тибрәнергә тотынды. Күзләрне томалап алган томан акрын гына тарала башлады, бераздан ул бөтенләй юкка чыкты да дөнья кабат үз хәленә кайтты. Дөнья ул кадәр үк котсыз түгел иде.
Кеше, моның чынлап та шулай икәненә ышанырга теләгәндәй, тирә‑ягына каранып озак утырды. Күзләре ачык күрсә дә, аның башы эшләми иде әле, ул бернәрсә дә аңлый алмады. Шул хәлендә бертын утырды да шешәсен янә авызына китерде. Бу юлы ул кадәр үк изаланмады.
Су эчкәндәге бер җиңеллек белән ул шешәнең төбенә төште дә шакмаклы буш чөллигә бертын карап торды һәм бик кадерле нәрсәседәй йомшак кына итеп үләнгә ташлады. Һәм елмаеп куйды. Хәзер аңа кыен түгел иде.
Аяк‑кулларына җан кергәндәй булгач, акрын гына торып басты. Чайкалып куйды. Уң кулын чалбар кесәсенә тыгып, аның төбеннән вак акчалар сөзеп чыгарды. Учларына таратып санады да канәгать елмаеп, якындагы киоскка таба атлады. Каршыдагы тугыз катлы йортның почмагына җиткәндә дә авызын җыя алмаган иде әле ул. Башын төзәтте, хәзер тәмәке алып көйрәтеп тә җибәрсә… Кыскасы, бүген ул бәхетле иде.
Йорт почмагыннан киоскка борылып бер‑ике адым атлау белән, ул кинәт катып калды. Гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләрен тирә‑юньгә йөгертеп алды. Урам шул ук урам иде. Ул саташмый иде. Ул карашын урам буйлап каршысына килүче гүзәлгә кабат төбәде.
Ул!
Горур бер назлылык белән атлап барышлары… Иңнәренә таралган кара чәчләре дә, сызылып киткән кашлары, леп‑леп килгән керфекләре дә… елмайганда чокырланып киткән бит очлары да… Барысы‑барысы да аныкы…
Ул!
Тик моның булуы мөмкин түгел!
Түгел!
Кыз инде аның янына килеп җиткән иде. Сабыйларча ихлас шатлык катыш гаҗәпләнү белән үзенә төбәлгән кешегә ул бер мизгелгә генә карап алды да… Һәм карашын бер генә мизгелгә аннан ала алмый торды да… сизелер‑сизелмәс кенә елмаеп узып китте. Таушалып‑пычранып беткән киемгә уралган (моны киенү дип әйтеп булмый) бу кешенең битен‑башын сакал‑мыек баскан, чигәдән агара башлаган чәчләре күптән юылмаганлыктан керләнеп‑ялтырап тора. Ярты чакрымнан ачып‑күгәреп беткән сасы аракы исе аңкып тора. Шулкадәр чиркангыч бәндә… Һәм шулкадәр… Юк, ул кадәр үк түгел… Күзләрендәге ягымлы моңсулык кына ничектер игътибарыңны җәлеп итә… Һәм үз‑үзен тотышындагы ниндидер иркенлек… Әйе, шулкадәр мескен кыяфәттә булса да, ул хөрлеген югалтмаган, аның һәр хәрәкәтеннән ниндидер горурлык сибелеп тора… Кыз, узып киткәч, тагы бер борылып карады.
Ул!
Ул хәтта узып киткәч тә борылып карады.
Бер дә юктан гына түгел бит инде бу. Кыз да аны таныгандай итте. Юктыр… Танымагандыр… Бары тик үзенә текәлеп каткан юләргә аптыравы гына булгандыр. Әлбәттә, шулайдыр. Башкача ничек булсын инде.
Ул тагын елмайды. Керфек очларына таралган дымлы дулкынны яшерер өчен иде бу елмаю. Һәм кинәт дөньядагы иң мөһим эшен исенә төшергәндәй, кибет ягына атлады. Киоск янына килеп җиткәч, янә бер тапкыр артына борылып карады. Әлеге гүзәлнең бары тик күзгә генә күренүенә, аның чынбарлык түгеллегенә ышанасы килде. Бу бары тик хыял гына булырга тиеш иде. Еллар буена хәмер белән агуланган аңда калкып чыккан өрәк кенә. Кыз аның яныннан узып китү белән юкка чыгар, парга, төтенгә әверелеп эреп таралыр. Ул инде күздән югалгандыр. Борылып караганда шушы уйларына ышанычы зур иде аның. Әмма кыз юкка чыкмаган иде. Ул урам буйлап атлап бара иде.
Ир бер мәлгә катып калды. Күзләрен ачып‑йомып алды. Башын чайкап куйды. Күренеш юкка чыкмады. Күренеш… юкка чыкмады… Күренеш… Кинәт аның фикер җебе өзелде дә монда нигә килгәнен дә, нәрсәгә чиксез гаҗәпләнгәнен дә, хәтта әле генә кайда карап нәрсә уйлаганын да тиз генә хәтерли алмый торды. Ә хәтерләгәч, бар дөньясын онытып, якындагы тукталышта торган теге кыз ягына йөгерде.
– Тәнзилә! – дип кычкырды үзе шул уңайга, – Тәнзилә! Китми тор… Сиңа бер сүзем бар… мең сүзем бар. Китмә…
Кыз аны ишетмәде. Меңәрләгән кешенең, йөзләгән машинаның һәм тагы санап‑исәпләп бетерү мөмкин булмаган миллионлаган нәрсәләрнең яшәү авазы белән тулган шәһәр урамында бер‑береңне ишетү җиңел түгел иде. Кыз тукталыштагы белдерүләргә күз салып чыкты, аннан соң нидер килеп сораган хатынга җавап бирде, тагын белдерүләргә төбәлде… Ул аны ишетмәде. Ул тавыш килгән якка борылып та карамады.
– Тәнзилә, – дип кычкырды ул, – Тәнзилә, китмә! Китмә…
* * *
– Карале әнә тегендәге бер исерекне, дөнья бетереп акыра, – диде Шәмсикамал карчык, ахирәтенә нидер сөйләп барган җиреннән туктап, – хатыны ташлап киткәндер инде…
Мәрҗәм җиргә тартыла башлаган аркасын турайта биребрәк ул күрсәткән якка карады.
– Моны ташлап китмәслек тә түгел шул, – дип дәвам итте Шәмсикамал, – өс‑башын кара син аның… Бумжы! Шәһәр ирләре дә усал эчә икән. Берәр урыстыр инде.
– Бәй, бу Рөстәм түгелме соң?! – Мәрҗәм карчык, күзләрен кыса биреп, теге ирне танырга тырышты. – Рөстәм шул! Әй бахыркаем… Менә дигән егет иде.
– Син аны каян беләсең?
– Мин эшләгән тулай торакта яши ул. Менә дигән егет иде. Өйләнергә йөргән җиреннән… – Мәрҗәм карчык йомшаграк сүз сайлап бер мәлгә туктап калды: – Өйләнергә йөргән җиреннән кәләше китеп барды…
– Тиле… – дип куйды Шәмсикамал карчык. – Кәләше киткәнгә дә шушы хәлгә төшәрлек булгач… Дөньяда хатын‑кыз беткәнмени…
– Бик матур йөриләр иде шул. Соклангыч парлар иде… Хәзер менә… – Шәмсикамал карчык тагын Рөстәм ягына карап алды. – Акылыннан шашкан дип сөйлиләр иде. Дөрес икән.
– Кәләшен әйтәм, Тәнзилә исемле булгандыр инде… Шулай дип кычкыра бит. – Шәмсикамал карчык тагы бертын колак салып торды да шушы яшендә дә дөрес ишетүе белән горурлангандайрак итеп өстәп куйды: – Әйе, әнә «Тәнзилә» дип кычкыра.
– Тәнзилә исемле… Бик матур, бик акыллы кыз иде.
– Шул акылы булганга ташлап качкандыр инде моны. Акылы булмаса…
Мәрҗәм карчык туктап калды. Бертын ахирәтенә текәлеп торды. Аның баядан бирле аркылы‑торкылы сөйләп, Рөстәмне кимсетергә тырышып килүе аңа ошамый иде.
– Ә кем әйтә ташлап качкан дип?!
– Үзең шулай дидең ләбаса. Китеп барды, дидең.
– Теге дөньяга китеп барды.
– Ә?! Үлдемени?!
– Үлде.
– Ә?!
Шәмсикамал карчык автобуслар тукталышына якынаеп килгән сакаллы иргә тагын бер карап алды да калтыранган тавыш белән сыгып чыгарды:
– Бахыркаем…
Тын калдылар.
Карчыкларның бер мизгелгә генә тынып калган дөньяларын давылга урап, ялгыз аккош җыры яңгырады:
– Тәнзилә, дим! Китмә! Китмә! Китмә!
Бу сүзләр, күңелләр тирәнлегенә кереп тибрәнде дә инде соңгы елларын ваклап барган карчыкларны яшьлек илләреннән, саф сөюле якты мизгелләрдән уратып алып килде. Һәм үзләренең яшьлек тавышы булып кабат яңгырады:
– Китмә! Китмә! Китмә!
Ике карчык та яулык читләрен күзләренә тартты. Керфекләрдә инде дым юк иде. Тик күңелләр барыбер елый иде.
– Китте шул инде… – дип куйды бераздан Мәрҗәм карчык, әллә үзенең яшьлеге, әллә Рөстәмнең Тәнзиләсе хакында уйлап. – Мәңгегә дә кайтмас җиргә китте.
* * *
– Тәнзилә, дим! Китмә! Китмә! Китмә! – Рөстәм шулай дип кычкырды да кинәт үз тавышыннан үзе айнып китте. Нәрсә дип болай урам уртасында кычкырып йөри әле ул? Кемне чакыра? Тәнзилә юк бит инде. Китте ул. Мәңгегә дә кире кайтмас өчен. Ләкин теге гүзәл… Ул… Ул Тәнзиләгә шултиклем нык охшаган иде… Тик ул Рөстәмне ишетмәде. Әнә бит автобуслар тукталышында беркадәр басып торды да үзенә кирәкле мар‑шрутка кереп утырды. Ул Рөстәмгә борылып та карамады. Ул Рөстәмне ишетмәде. Тәнзилә ишетер иде.
Таныш түгел кыз утырган автобус Рөстәм турысына килеп җитте дә алдагы светофорга тукталган машиналарны көтә биреп тизлеген әкренәйтте. Егет автобуска табан омтылып куйды һәм үзенең бу тилелегеннән кыенсынып тыелып калды. Бары тик карашы гына тимер ишекләр аша үтәр көч белән таныш түгел кызны эзләде.
Кыз бу як тәрәзә янына утырган иде. Ул билет алды да күзләрен аска төбәп тынып калды. Китапмы шунда, гәзит‑фәләнме – берәр нәрсә укып барадыр, күрәсең.
Ташла укуыңны! Карашыңны хәрефләрдән аерып ал да башыңны күтәреп бер генә кара бу якка. Тик бер генә кабат. Бер генә. Кемлегеңне белү өчен күзләреңә бары тик бер карау да җитәчәк. Кара инде бу тарафка. Зинһар, кара…
Рөстәм бөтен өмет‑ышанычын йодрыгына туплап, үтенеп‑ялынып‑ялварып теләсә дә кыз башын күтәрмәде. Инде автобус кузгалып китте. Аның саен егетнең йөрәге әрнеп типте, әйтерсең ул йөрәкне ниндидер күзгә күренмәс җеп белән шул автобуска бәйләп куйганнар иде дә, хәзер ул хуҗасының күкрәгеннән суырылып чыгып бара иде. Рөстәм, суырылып барган йөрәгенең әрнүләрен җиңеләйтергә теләгәндәй, автобус артыннан атлады, аның белән бергә адымнарын тизләтә барды һәм йөгерүгә күчте. Баягы киоск янына җитәрәк кыз башын күтәреп карады, карашы белән кемнедер эзләде дә Рөстәмне күргәч елмайды, төннәрне балкытырлык якты елмаю белән елмайды. Нәрсәдер әйтте дә бугай. Тик егет аны ишетә алмады. Автобус тизлеген арттыра башлагач, кыз кул болгады. Ничектер назлы итеп. Һәм кабат китабына кадалды.
Елмаеп кулын болгаган хәлдә, Рөстәм озак басып торды. Үткән‑сүткәннәр үзенә карап бармак төртеп күрсәтә башлагач кына һушына килеп, баягы киоскка таба юл тотты.
Ул кулларын селтәргә дә куркып атлады бугай, кулларын аз гына ян‑якка җибәрсә, алар канатка, бәхет канатына әйләнер дә егетне күккә күтәреп, очыртып алып китәрләр сыман тоелды. Күрде аны теге кыз! Елмайды! Шатланып, яратып елмайды! Кулын да болгады. Шундый назлы итеп һәм аерылуларына үкенгәндәй итеп тә. Алар бер‑берсен аңлаштылар. Күңелләрдә сөю бөреләнде.
Ир, киоск янына җиткәч, пыялада үз чагылышын күрде дә катып калды. Бөтен куанычы бер мизгелдә юкка чыкты. Әле генә күргәненең чынлап та булуына, нәкъ шулай булуына ышана алмый торды. Юктыр ла, кыз аңа борылып карамагандыр, борылып караса да елмаймагандыр, елмайса да, кулын болгамагандыр, кулын болгаса да, аңа, Рөстәмгә түгел, ә бөтенләй башка кешегәдер. Бите‑башы керләнеп беткән, йөзен сакал‑мыек баскан, таушалган сәләмә киемгә төренгән бу бәндәгә дөньяның бер генә гүзәле дә якты йөз күрсәтә алмас иде. Ирештереп, үзенчә мыскыл итеп кенә кыланмаса, берәү дә аңа яратып елмая алырлык түгел.
Кинәт аңа шулкадәр кыен булып китте. Әле үзен үзе өзгәләп ташларлык булып рәнҗеде, әле баягы автобусны куып тотып аны теге гүзәле‑ние белән күтәреп алып болгый‑болгый атып бәрәсе килде.
– Сезгә нәрсә?
Көтмәгәндә яңгыраган бу тавыштан ул дертләп китте. Ниндидер афәт көтеп як‑ягына борылып карады. Афәт юк иде. Сатучы кыз икән.
– Нәрсә алырга телисез? – дип кабатлады ул битараф тавыш белән. – Мин ашыгам.
– Тәмәке… – Рөстәм кабаланып кесәсенә тыгылды да вак акчаларын чыгарды. – Бер кап «Петр»… Шырпы… Аннан соң ни… Сыра… Юк, кырынгыч… Әйе, кырынгыч… бер тапкыр кырына торган…
Тәмәке кабызгач, уйлар агышы бер мәлгә бөтенләй туктап калгандай тоелды. Шуның белән бергә әрнүләр дә кими төште. Бераздан ул ниндидер зур ачыш ясагандай борын астыннан гына кабатлады:
– Юк, бу Тәнзилә түгел иде. Түгел иде.
Тора‑бара таныш түгел кызның Тәнзиләгә бөтенләй дә охшамаганлыгын да аңлады. Әйе, ул Тәнзиләгә якын да килмәгән иде. Тик ни өчен… Ни өчен ул аларны охшатты соң? Нәрсә бу? Хәмер тәэсиреме, әллә тагын берәр сер бармы?
Охшатып кына да калмады бит әле, аның Тәнзилә икәненә бер мәлгә бар күңеле белән ышанып бетте. Теге дөньяга киткәннәрнең кире кайтмавын белсә дә. Бу кызның үзенә бик кадерле икәненә ышану теләге бөтен кануннарны җимердеме? Әллә ул кайгыдан һәм хәмер шаукымыннан акылын җуеп барамы? Кайгы дигәне беркадәр басыла да төште бит инде. Басыла төшкән кебек булды. Һәрхәлдә, шулай булып тоелырга тиеш – киткән артыннан китә алмыйсың икән, үткәннәргә карап кына яшәргә ярамый. Иң кадерле кешеңне җирләгәннән соң йә үзең дә аның янына китәргә, йә аннан башка яшәргә өйрәнергә тиешсең. Икенең бере – башкача мөмкин түгел.
Рөстәм сөйгәне артыннан китә алмады. Ул яшәргә тиеш. Гомумән, адәм баласы алдында ике генә юл бар: яшәргә көче җитмәгәннәр – үләргә, үләргә көче җитмәгәннәр яшәргә тиеш.
Ә кем белә, әлеге гүзәлне сөйгәненә охшатуы, бәлки, Тәнзиләнең фатихасыдыр, «Минем хакта гына уйлап ятма, үз тормышың турында да уйла. Сиңа яшәргә кирәк бит әле» дип әйтергә теләведер.
Мөгаен, шулайдыр.
* * *
Фәрештә!
Көтмәгәндә юлына очраган таныш түгел гүзәлне күңеленнән генә шулай атады ул. Кыз чынлап та фәрештә, Ходай тарафыннан Рөстәмне бәла‑казалардан, кыеш сукмаклардан саклап калу өчен җибәрелгән бер изге зат сыман иде.
Шушы таныш түгел кызны очратканнан соң, ул үзендә ниндидер якты үзгәреш тойды, тормыш бөтенләй бүтән төсләргә кереп балкый башлады.
Теге көнне башкача бер йотым да сыра‑фәлән капмады ул. Сәрхуш танышларына да кагылып тормады. Туп‑туры өенә кайтты. Бүлмә ишеген ачып керү белән, борынына чамасыз сасы ис килеп бәрелде. Ул йөгереп барып тәрәзәне ачты, җилләткечне кушып куйды. Һава сафландыргыч алып сибәргә дә теләгән иде дә, таба алмады, шуңа үзенең күз карасы кебек кенә саклап йөргән хушбуен сипте. Һәм кәефләрне күтәреп җибәрерлек якты ис таралгач елмаеп куйды. Бу Тәнзиләнең бүләге иде. Әмма хушбуй исен шундук бүлмәгә сеңгән яман сасылык күмеп китте. Ай буена хәмер, тәмәке, сидек, косык һәм башка яман исләргә күмелеп яшәгән бүлмә тиз генә адәм рәтенә керергә ашыкмый иде.
Рөстәм кинәт чыраен сытып куйды. Ул үзенең нинди хәлгә төшкәнлеген шушы мизгелдә генә тулысынча аңлады булса кирәк. Чучка булып чучка абзары да бу кадәр үк пычрак, бу хәтле үк сасы була алмыйдыр. Тик Рөстәм бит дуңгыз да, башка мәхлук та түгел. Ул кеше. Остазларының зур өметен яулаган талантлы яшь галим. Шул башың белән менә мондый көнгә төшеп яшә әле! Адәм тәганәсе! Ярый әле үз исәбенә ай ярымлык ял алырга башы җитте. Ярый әле барысын да авылга кайтып китәчәге хакында кисәтеп куйды. Әгәр хезмәттәшләре яки танышлары килеп, аның менә шушы бүлмәдә яшәгәнен күрсәләр, бүлмәне шушы дәрәҗәгә җиткергәнен белсәләр, гарьлегеңнән җир тишегенә кер дә кит кенә.
Оят! Гарьлек!
Ләкин бүгенгә кадәр ул шушы бүлмәдә яшәгән бит әле. Үзенең нинди көнгә төшкәнен күрмәгән, бу хакта уйлап та карамаган. Һәм тагы да шулай дәвам итәр иде. Дәвам итәр иде… Әгәр дә… Әгәр дә юлында теге таныш түгел кыз очрамаса. Сизелер‑сизелмәс кенә елмаймаса, үтеп киткәч борылып карамаса. Үзенең тыйнак назлылыгы белән Тәнзиләне хәтерләтеп, тетрәнергә мәҗбүр итмәсә. Ул бит инде, югыйсә, бөтен дөньясына кулын селтәп, тормыш агымына буйсынган, ниндидер бер шарлавыкта көтеп торган әҗәленә әзерләнә башлаган иде.
Фәрештә!..
Кыз хакында уйлауга үзенең көчсезлеге өчен, башына төшкән беренче чын кайгыны җиңеп чыга алмаганы өчен тагын бер кыенсынды. Шул ук вакытта үзенең нинди хәлгә төшкәнлеген аңлый алуы өчен ул шат та иде. Әйе, ул әле бөтенләй үк беткән баш түгел икән, үз хәленә бәя бирә белә. Гарьләнә белә.
Рөстәм җиңнәрен сызганып куйды да бүлмәне җыештыра башлады. Почмакта өелеп яткан сыра банкаларын, аракы шешәләрен капчыкка тутырды. Хәтсез җыелып киткәннәр икән. Сатсаң, ару гына акчасы да чыгар иде дә бит… Бу уеннан Рөстәм елмаеп куйды. Урам буйлап капчык күтәреп шешә сатып йөрисе генә калды хәзер. Шул гына җитми тора иде. Һәм ул шыплап тутырылган ике капчыкны да алып коридорның теге очындагы чүплеккә чыгарып куйды. Каттан катка сузылган торба буйлап контейнерга ташлагач, ничектер күңеле җиңеләеп калгандай тоелды. Әйтерсең шушы капчыкларда аның бөтен бозык гадәтләре иде. Аннан соң стеналарга чәчрәгән пычрак тапларны тазартып чыкты. Катып‑саргаеп беткән савыт‑сабаны, идәннәрне юды. Ахыр чиктә каешланып беткән киемнәрен капчыкка тутырып кер юу бүлмәсенә китте. Адәм рәтле җиргә киярлек бер генә киеме дә калмаган икән. Өстендәгеләре дә адәм гарьлеге булып беткән, аек баштан өстеңә ябу түгел, борылып карарлык та җире юк. Сәгать ярым чамасы юарга туры килде. Идән юу, кер уу, бер карасаң, авыр эш тә түгел, әмма Рөстәм шабыр тиргә батты, йөрәге дарслап типте, муен тамырлары тартышып‑тартышып куйды. Бөтен тәне буйлап саркылган салкын тирдән сасыган аракы исе килгән сыман иде. Аның саен үзенең эчкечелеккә чумуы өчен гарьләнү ачысы чиксез үкенеч булып җанын кимерде. Бөтенләй эздән чыга язганмын бит, дип уйлады ул, кешелегемне җую чигенә җиткәнмен.
Киемнәрен юып элгәч, футболка‑трикосын үтүк белән киптереп өстен алыштырды да урын җәймәләренә тотынды. Эше тәмам булгач, бүлмәсенә карап сокланып торды. Барысы да яктырып, матурланып, яңарып киткәндәй тоелды аңа. Бары тик теге яман ис кенә һаман борын төбендә бөтерелә иде.
Һәм ул әлеге иснең бүлмәдән генә түгел, ә үзеннән дә аңкып торуын аңлап мунчага китте. Бу юлы адымнары хәлсез‑ышанычсыз иде, карашы барып сарылыр урын табалмый газапланды, барысы да аны танып‑белеп торалардыр, исереп йөргәнен күргәннәрдер, хәзер аны гаеплиләрдер, эчләреннән генә көлеп‑мыскыллап торалардыр сыман тоелды. Ул урам буйлап түгел, ә урам аның буйлап атлыйдыр, менә‑менә ул Рөстәмнең йөрәгенә китереп басар да аны таптап‑сытып узардыр төсле иде. Ләкин шул хәлендә дә ул урлап‑урлап кына тирә‑якка күз атты. Кырмыскалар өередәй кайдадыр ашыгучы төркемнән тыйнак назлылыгы белән карашларын суырып алыр затның җанга якын чалымнарын көтте. Ул чалымнар кай арададыр чагылып та алгандай булды, һәм Рөстәм бар булмышы белән катып калды, ургылырга торган вулкан булып бер мизгелгә генә тынып калды да, үзенең алдануын аңлады. Ул әрнеде. Тик бу әрнү, атылмыйча калган вулкан булып бар җаныңны утка ураса да, әллә нинди татлы әрнү иде. Рөстәм табышларга мохтаҗ түгел иде. Ул эзләнүләре, омтылышлары, ялгышу һәм алданулары белән дә бәхетле иде.
Фәрештә!
Күңеленнән генә шулай кабатлады ул. Үзен айнырга, уянырга, уйланырга мәҗбүр иткән гүзәл затка ул шулкадәр рәхмәтле, мәхәббәтле, ул аның алдына егылып гомер буе табынырга да әзер иде кебек.
Якындагы мунчага илтә торган трамвайга утыргач та, ул тәрәзәдән күзен алмады: карашы белән һәр гүзәлне тикшереп үтте. Ләкин аны тапмады. Ул юк иде. Ә башкача булуы мөмкин дә түгел. Нәкъ шулай булырга тиеш. Миллионлаган кеше яшәгән кала урамында аны кабат очрата алырына ул ышанмый да иде. Очрашуны ул көтми, аңа өмет итми, ул эзли алуы белән дә бәхетле иде.
Кинәт!..
Кинәт трамвай сикереп куйгандай тоелды. Юк, бу трамвай түгел, бу Рөстәмнең йөрәге шулай талпынды. Һәм ул бер мизгелдә үз күзләренә үзе ышанмыйча торды, ә ышангач, моның чынлап та була алуына гаҗәпләнде. Юл буендагы киоск алдында Ул басып тора иде. Фәрештә! Рөстәм яшен тизлегендә тәрәзәгә үрелде, аны ачып куйды да ярты гәүдәсе белән урамга үрелеп дөнья яңгыратты:
– Фәрештә! Туташ! Чибәр туташ!
Мондый сүзләрдән таныш түгел кыз бернәрсә дә аңлый алмый иде, билгеле. Тәгәрмәчләр тыкылдавы, машиналар шавы Рөстәмнең тавышын басып китә иде. Шулай булырга тиеш иде. Әмма кыз аны ишетте. Ишетте дә борылып карады. Бер генә мизгелгә йөзеннән гаҗәпләнү күләгәсе шуып үтте дә аны шундук якты елмаю алыштырды. Рөстәм бәхетле иде. Күрде. Таныды. Фәрештә аңа елмаеп кына калмады, кулын да болгады. Нәрсәдер әйтте дә бугай әле. Әйе, нәрсәдер әйтте ул, тик Рөстәм генә ишетмәде.
* * *
– Алла диванасы! Үләсең килә мәллә?!
Көтмәгәндә яңгыраган ачы тавыштан Рөстәм дертләп китте. Аны‑моны уйлап өлгергәнче, аны беләгеннән тартып алдылар. Кондуктор ханым икән.
– Үләсең килсә, башка җирне сайла, – диде ул, Рөстәмнең беләгенә чат ябышкан кулын һаман җибәрмичә. – Минем ике балам бар. Бәлагә ураласым килми.
– Гафу итегез…
– Урамда кызлар бетмәс ул, башыңны сакла.
Шул сүзе белән кондуктор ханым алгы ишек ягына юнәлде.
Рөстәм үзе ачкан тәрәзәне ябып куйды да тукталышка җитү белән атылып төшеп калды. Юл аша чыкканда, машина астына керә язды. «Волга» хуҗасы тәгәрмәчләрен чинатып тормоз бирде дә, сигнал биреп, йодрыгын болгады. Боларны Рөстәм күз кырые белән генә күреп калды, аннан онытты. Аның кайгысы юк иде. Ул бар көченә кирегә, кыз басып торган киоскка таба йөгерде. Ә көче чамалы иде. Ике багана арасы да үтмәстән салкын тиргә батты, сулышы капты, буыннары камырга әйләнде. Аның хәле калмаган иде. Аны бары тик ихтыяры гына әйди иде.
Бу язмыштыр. Рөстәм әлеге гүзәл белән танышырга тиештер. Югыйсә ник әле юллары гел кисешеп кенә тора аларның?! Моңарчы андый хәлнең булганы юк иде ләбаса. Бер генә кыз белән дә болай көненә әллә ничәшәр кат очрашканы, очрашып, бер‑береңә игътибар итешеп тә таныша алмый изаланганы юк иде. Ә әле… Әлбәттә, язмыш бу. Үзенчә ирештерә, шаярткан була. Әйдә, бераз каңгырышыбрак йөрегез әле, янәсе, соңрак, ныклап якынаеп киткәч, бер‑берегезнең кадерен белергә яхшырак булыр. Сынавы да шулдыр. Очрашкан чакта, танышу мөмкинлеге булганда, авызыңны ачып калсаң, бәхетеңнән колак кактым дип уйла. Йөгерергә, ныграк йөгерергә кирәк. Ашыгырга. Мондый мөмкинлекнең башкача булмавы, беркайчан да кабатланмавы мөмкин бит әле.
Рөстәм йөгерде. Аракы эчеп хәлсезләнгән организмны куалау, бар көченә эшләтә алу авыр иде. Махмыр газабыннан йөрәге чәбәләнсә, аркасы боздай салкын тиргә, әллә нинди чиркангыч ябышкак сыекчага күмелде. Шул тир салкынлыгы бу дөньяда кешенең ялгызлыгы хакында сөйләгән сыман, үз‑үзеңә баш була белмәсәң, үз язмышыңа колак салып тормышыңны көйли белмәсәң, син беркемгә дә кирәкмисең дип кисәткән дә сыман булып куйды. Хәер, монысы иң кирәк вакытта үзенең көчсезлеге өчен, көчен саклый белмәгәне өчен үкенү тойгысыннан гына булгандыр. Үкенерлек тә иде шул. Йөгерү аңа чиксез авыр иде. Һәр адымнан бөтен мускуллары шартлап ярылыр сыман тоелды. Йөрәге күкрәктән атылып чыгып аяк астына төшеп сытылыр кебек булды. Ә тын юллары… Тын юлларыннан һава үтмидер, аны тупас бер игәү белән игиләрдер кебек иде.
Ул йөгерде.
Аның бөтен бәхете, бөтен тормышы, бу дөньядагы миссиясе бары тик шушы таныш түгел кыз белән күрешү, якынаюдыр сыман иде. Шул максатына ирешә алмаса, тормыш аның өчен мәгънәсен югалтыр, яшәвенең бер фәтвасы да калмас шикелле тоелды.
Ул бу хакта уйламады. Уйласа да сизелерлек, истә калырлык итеп түгел. Ул бернәрсә хакында да уйламады. Ул барысын да белде генә. Һәм тойды. Һәм йөгерде.
Борылманы узгач, Фәрештәне күрде. Ара ерак иде әле. Хәтсез йөгерәсе бар. Әмма Ул күренә иде. Аны күрүдән йөрәгенә ләззәтле бер дулкын үрелде. Сөйгәнеңнең куенында чиксез сөю назларына бирелгәндә генә була торган рәхәт дулкын. Ул дулкын бөтен тәнеңне ялмап ала да күзәнәкләреңә канат куя, аларны бәхет күгендә тибрәнергә мәҗбүр итә, үзеңне күз ачып йомган арада миллионлаган кисәкләргә таралып кабат җыелгандай сизәсең. Яңадан тугандай буласың. Һәрбер күзәнәгеңнән сафлык, матурлык, наз сирпелеп тора. Рөстәм дә шундый халәттә иде. Фәрештәгә якынайган саен, ул үзенең гайрәтләнә баруын, көч‑дәрманның кабат кайтуын тойды, әйтерсең, ул адымнан адымга, мизгелдән мизгелгә яңара иде. Ул яңара иде.
– Гражданин!
Кемдер нәрсәдер эндәште бугай. Бу тавыш Рөстәмнең колак яныннан гына үтеп китте. Игътибар итмәде.
– Стоять! Кому я сказал!
Рөстәм аны‑моны аңлап өлгермәде, кыскыч кебек көчле куллар беләгеннән эләктереп алды. Ул селтәнеп карышып маташмакчы иде, кемнәр белән эш иткәнен сизеп тукталып калды.
– Мин ашыгам. Зинһар, тоткарламагыз. Мин…
– Документларың?!
Рөстәм кинәт һавадан бәреп төшерелгән кош сыман исәңгерәп китте. Бер мизгелдә ялкыны таралып көл төсенә кергән күзләрен тәгәрәтеп алды. Милиционерлар ашыкмый һәм аның ашыгуына да исләре китми иде. Һәр күзәнәкне өйрәнеп караган салкын күзләр дә, дубинка сабын сыйпаган бармаклар да юньлелек вәгъдә итми иде.
– Документларыңны күрсәт.
Рөстәм кесәсенә тыгылмакчы булды. Әмма футболкасының да, трикосының да кесәсе юк иде. Документларын да алмаган иде ул.
– Документлар үзем белән түгел, – диде ул, бөтен дөньядан бизгән бер кыяфәттә, – мин мунчага бара идем…
Һәм Фәрештә ягына күз атты. Ул һаман урынында тора иде әле. Күңелен әрнеткеч бер ялкын кисеп узды. Җитешә идем бит… Янына барып өлгерә идем… Эх… Ләкин хәзер үкенүдән файда юк иде.
– Участокка узарга туры килер.
– Мин ашыгам…
– Озак тотмыйбыз. Шәхесеңне генә ачыклыйбыз да…
– Ә мунча сәгать унбергә кадәр эшли, – дип юатты икенчесе.
Рөстәм, УАЗның арткы ишегенә кереп югалганчы, тагын Фәрештә ягына карады. Кыз китмәгән иде. Кемнедер көтә, ахрысы. Бәлки, Рөстәмнедер…
Милиция участогында аны озак тотмадылар. Шәхесен ачыкладылар да машинага утыртып бая кыз басып торган урынга кадәр китереп куйдылар. Хәтта гафу да үтенделәр әле. Кичер инде, туган… Эшебез шундый…
Ләкин Рөстәм өчен милиция участогында үткән ярты сәгать тоташ гомердән дә озынрак булып тоелды. Аның һәрбер мизгеле югалту хисеннән, шул югалтулары өчен әрнү, үкенү ачысыннан тора иде. Бу кадәрле дә газаптан котылу юктыр сыман тоелды.
Ләкин машинадан төшү белән боларның барысы да юкка чыкты, күңелен әллә нинди бер сәер хис биләп алды. Бая гына кыз басып торган урында җил генә иссә дә, Рөстәмнең күңеле көрәеп киткәндәй булды. Фәрештә… Бу урамда Аның рухы калган иде, искән җилдә аның назы, һавада ул сибә торган хушбуй исе, ә асфалтьта аның аяк җылысы саклана, һәр адымда, һәр мизгелдә аның барлыгы сизелә, дөнья аның белән тулы иде.
Дөнья бәхет белән тулы иде.
Бер карасаң, адәм баласына күп тә кирәкми икән. Бары тик җанын аңлар кешесе булу да җитә. Хәтта аның яныңда булуы да мөһим түгел, ул бары тик яшәсен, син яшәгән дөньяда яшәсен, син караган күккә карасын да син атлаган җиргә басып йөрсен, син сулаган һаваны сулап, син эчкән суны эчсен… Шул да җитә.
Бәхет өчен җирдә күп кирәкми…
Ләкин Рөстәм аны күрүдән өметен өзмәде. Башта урам буйлап эзләде, аннан соң якын‑тирәдәге кибетләргә сугылды. Юлында очраган һәрбер хатын‑кызны, ул түгелме дип, карашы белән җентекләп тикшереп узды. Кибетләрдән соң аптекага, аннан якындагы оешмаларга кереп чыкты. Шул рәвешле байтак гомер узды. Бәлки, менә бу тыкрыктан ул күрше урамга киткәндер дип, Рөстәм дә эзләнүен шул якка күчерде. Күз бәйләнде. Ярты төн җитте. Әмма кыз табылмады.
Аякларын көчкә сөйрәп өенә кайтып кергәч, дөресрәге, тулай торактагы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрү белән, ул үзен бөтенләй башка дөньяга күчкәндәй итеп тойды. Кичә кич кенә ул күгендә кояшы шартлап тоташ сөрем белән капланган Кайгы планетасында газап сулап һәлакәт юлыннан атлый иде. Кичә аңа бернәрсә дә, беркем дә кирәкми, һәм ул үзе дә берәүгә дә хаҗәт түгел иде. Төнге урам буйлап атлаган ике милиционерга бәрелә язып узып китсә дә, кичә аны хәтта тәртип сакчылары да туктатмады. Ачып беткән бомжга тияргә, сүз әйтергә йөрәкләре җитмәде, моны үзләре өчен түбәнлек санадылар, ахры. Бүген туктаттылар… Ләкин мәсьәлә монда гына түгел иде. Мәсьәлә тирәндә иде. Кичә ул бүтән дөньяда иде. Бүтән кеше иде.
Һәм барысына да теге кыз… Фәрештә сәбәпче. Ул үзенең күз карашы белән, елмаюы белән, кул болгавы белән ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
Рөстәм табачак аны. Бу – язмыш. Ул гүзәл Рөстәмнеке.
«Мин аны табачакмын! – дип уйлады егет караватына аркылы ятып йоклап киткәндә. – Мин аны табарга тиеш. Мин аны табачакмын».
* * *
Эзләде аны Рөстәм. Икенче көнне иртүк торып теге киоск янына барып басты. Бу юлы ул кырынган‑юынган, яхшы киемнән иде. Шул киосктан алып кичә кыз басып торган урынга кадәр һәркемне игътибар белән күзәтеп, көне буе урам әйләнде. Өченче көнне тагын… Шулай атналар буе сузылды. Хәтта болай йөрүенең файдасызлыгын аңлагач та тирә‑якны күзәтүдән туктамады, күңеленнән «Ул түгелме?» дигән уй китмәде. Таныш түгел кызның көннәрне төн иткән елмаюы, нәрсәдер әйтеп кул болгап калулары төшләренә кереп уятты. Тик кыз табылмады.
Табылмады…
Айлар, еллар үтте.
Рөстәм инде гади яшь егеттән абруйлы галимгә әйләнде. Гаилә корды. Балалары булды. Балалары үсеп буй җиткерде. Яшьлектәге кайнар хисләр сүрелеп бетте, әмма таныш түгел кызны онытмады. Аны күреп рәхмәт әйтәсе, шундый авыр мизгелендә очрап, сазга батып барган яшь кешене адәм иткән елмаюы өчен нинди дә булса изгелек эшлисе килде.
Тик кыз очрамады.
Хәзер инде очрашсалар да ул аны таный алмас иде. Таныш түгел кыз да картайгандыр, әби булгандыр. Чынлап та шулай икәнен белсә дә, Рөстәм Газизовичның моңа ышанасы килмәде, шулкадәр якты елмаю белән, дөньяны үзгәртә алырлык елмаю белән елмая белгән гүзәл затлар картаймыйдыр, алар гүзәллекнең үзе кебек мәңге яшь, мәңге саф килеш калалардыр сыман тоелды.
Телетапшыруны алып баручы яшь кызның кыюсыз тавышы еллар төпкеленнән урап килеп кабат ишетелде:
– Рөстәм Газизович, әйтегез әле, шундый зур уңышка ирешүегез белән үзегезне кемгәдер бурычлы дип саныйсызмы?
Галим бер мизгелгә тынып калды.
– Фәрештә‑ә… – дип авыр сулады азак аның соравына җавап итеп, һәм керфек очларына күз яше саркылып чыкты. Галим күз яшьләренең якты да, ачы да икәнен белә иде.
© Марат Кәбиров хикәяләре: Фәрештә — татарча хикәяләр укырга