Мине Казан утлары журналы хикәяләр аша таныды… Шигырьләр буенча түгел. Алай итсә дә булыр иде, әлбәттә. Уфада болай ару гына шагыйрь, танылган дип әйтерлек егет идем. Кайберәүләрне аз гына шигыре беленә башлау белән күтәреп алалар, түрдән уздыралар… Колагыннан сөйрәп тә, артыннан этәреп тә адәм итәргә тырышалар. Минекеләрне басып чыгарырга ашыкмадылар. Үзем дә артык әрсезләнмәгәнмендер иде. Бәлки, Казан шагыйрьләре өчен әлләни булып күренмәгәнмендер дә. Ничек кенә булмасын, беренче тапкыр анда мин шигырьләрне бары тик илле яшь тулыр алдыннан гына бастыра алдым.
Казан Утлары журналы хикәяләр аша сәламләде. Кайсы хикәя беренче чыгуын хәтерләмим инде. Беренчесе — хикәя, икенчесе “Сары йортлар сере” дип аталган повесть булды. 2002 елда. Ансын онытмыйм, онытмаслык иттеләр. Танылган язучы Флүс Латыйфинең җиңел кулы белән ул шундук басылып чыкты, аннан соң “Елның иң камил әсәре” дип бәяләделәр. Язучылар җыелышларында, Казан Утлары утырышларында мактап чыгышлар ясадылар. Берсендә үзем дә катнаштым әле. Кулларны кая куярга белми, ник килгәнемә үкенеп утырдым. Ул чакта Уфада яшәп, Хәния Фәрхинең концерт төркемендә адәм көлдереп йөри идем, ну, юморист булып инде.
Кечкенә күләмле ул повесть турында язылган мәкаләләрнең барсын бергә җыйсаң, үзеннән әллә ничә тапкырга калынрак китап булыр идедер. Мактадылар инде. Шигърияттән эләктерергә дип үрелгән бәхет прозадан килеп керде. Аннан соң тагын минем хикәяләр Казан Утлары журналы битләрен бизи башлады. Үземә шулай тоелды инде. Аларын да мактап яздылар.
Бер сүз белән әйткәндә, Казан Утлары хикәяләр аша таныды да шундук тартып алды һәм талантлы язучылар арасына кертеп тә куйды. Әле менә шуларны искә төшереп утырдым да Казан Утлары журналында баслыган хикәяләр, повестьлар исемлеген төзергә булдым. Хәтердә калганнарын. Кайберләре хәтердә сакланса да компьютерда җыелган вариантлары юк, кайсыларының кәгазь нөхсәсе дә юкка чыккан. Исәннәре шушы исемлектә. Аларның күбесе бу сайтта бар, теләге булганнарга укып чыгарга мөмкин.
Казан утлары журналы Хикәяләр
Канатлы кеше
Дүртенче үлчәм
Тавышсыз моң
Башка авыл кешесе
Казан утларында басылган повестьлар
Сары йортлар сере
Дога
Дәва
Тик син генә
Кайту
Гомер
Бердәнбер һәм кабатланмас (роман)
Тагын берничә әсәр инде, тиз генә искә төшми тора. Монсын рәхмәт әйткән кебек итеп әйтәм инде, мактанып түгел… шушы әсәрләрнең берсен дә: “Бастырып чыгармассыз микән…” — дип мин илтеп бирмәдем. Барсын да үзләре сорап алдылар. Чынлап та рәхмәтлемен.
Бу әсәрләрнең һәр кайсына шундук кызыгып, уку теләге уятырлык аңлатма язармын дигән идем. Килеп чыкмый бугай инде, нәрсәдән башларга белми торам. Ярый, исемлек килеш калсын. Укып чыккач үзегез фикерләрегезне калдырырсыз да бер дигән аңлатмага әйләнер.
Ата-бабаларча тәмамласак, болайрак итәбез инде: Яшәсен Казан Утлары журналы — хикәяләр, повестьлар, романнар чыганагы!