Китап турында шигырьләр

Китап турында татарча шигырьләр

Китап — хикмәт

(Әхмәт Рәшит)

И китап, кайсы гасырның
Серләре эчләреңдә?
Өлешең зурдан тарихның
Бар изге эшләрендә.

Кемнәрдер, надан халык, дип,
Татарны хурлаганда,
Кадими чорлар артыннан
Китаплар сөрән сала.

Китсә дә татар баласы
Сөрелеп илдән-йорттан,
Иң элек газиз китабын
Коткарып калган уттан.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Иң авыр еллар кичкәндә
Ул безгә юлдаш иде.
Без боек чакта юатты,
Акыллы киңәш бирде.

Үз итте ул рун тамгасын
Һәм гарәп ”әлиф” ен дә,
Кирәк булса таный ала

Һәм әрмән хәрефен дә.

Киләчәк көннәр катында
Татар да булсын, дисәк,
Китаптан алыйк сабакны,
Китапка тотыйк исәп.

Китаплар язмышы

(Гамил Афзал)

Кемнәр күрмәгән
Нинди илләрдә
Китаплар чыгару хәстәрен!
Кол Гали уйланган
Айлы төннәрдә,

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Болгар ташына куеп дәфтәрен.
Халыклар язмышы —
китаплар язмышы.
Гомерлек афәтләр китереп,
Болгар янды,
Казан янды,-
Китаплар яндылар үкереп.

Имамнар кушканнар —
Үтәгән куштаннар,
Шагыйрьнең башын кискәннәр;
Заманнар үткәннәр,
гомерләр кичкәннәр,
Китаплар исәннәр, исәннәр.

Китаплар яндырып, мәдрәсә тынганда,
Китаплар күчергән хәттатлар.

Авылдан авылга,
базарда, урамда
Китаплар сатылган, китаплар…

Музейда китаплар,
Кадерле урында,
Эндәшми-сөйләшми ятармы?
Мәхәббәт, яхшылык,
гаделлек турында
Мең еллык хыялы татарның!

Былбыл моңы булып
илләрдә йөргәндер
Йосыф һәм Зөләйх шатлыгы;
Ак тастымал булып
Өйләргә кергәндер
Таһирлар, Зөһрәләр сафлыгы.
Кайчакта кемгәдер
кирәксез күренеп,
Яттыгыз чормада, тарлыкта;
Кияү бүләк иткән
Яулыкка төренеп,
Тордыгыз түрдәге сандыкта.
Чүлләрдә салына,
Тауларга сарыла
Халык юлы белән китап юлы;
Әстерхан ягына,
Сахалин ярына
Барып җитте бөек Тукай моңы.
Солдат капчыгында
кайларда яттың син,
Юлларың хәвефле, күңелсез;
Төрмәләр астыннан
Ватанга кайттың син,
Җиңүче булып, үлемсез.
Уйлылар уйлаган,
уйсызлар тик торган,

Язу да белмәгән рәтләп.
Нәп-нәни кулларга
китаплар тоттырган.
Фидаи җаннарга мең рәхмәт!
Гөлбостан илләрдә
Без бар, дип, эзбар, дип,

Очыгыз,китаплар,
киек казлар кебек.
Сандугач телегез,
Һәркемгә килегез
Бәхетле, якты язлар кебек!

И китап!

(Ш.Бабич )
Ап-ачык тор һәрвакытта, и китап! Баксам сиңа
Чын асыл нигезле җирдән күп белемнәр бир миңа.
И китап! Мин аңгыраны төз юлга күндерсәнә!
Мине баскан «Җәхел” утын су сибеп сүндерсәнә!
Син җуаткыч, син уяткыч, син миңа чып-чын атам,
Булмасын син, мин сине сагынып кына чирләп ятам.
И китабым, и китап! Миңа кыл син хитаб!
Син генә башымдагы чүп-чарны алырсың утап.

 Китап һәм балалар

(М.Гафури) 
Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.
Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.

Кадерлә син китапны

(Х.Шабанов.)

Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!

 Якын дус

(Җ.Тәрҗеманов.)

Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен-
Барын да аңлата
Көлдерә җырлата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул? Уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем, ул — ….Китап.

Китап турында татарча шигырьлэр ачык чыганаклардан тупланды. Әгәр сездә яңа әсәрләр бар икән, комментларда язып калдырыгыз — укысыннар, сөенсеннәр.