Китап турында табышмаклар

(Китап, уку-язу турындагы табышмаклар Н. Исәнбәт тупланмасыннан алынды)

Китап турында татарча табышмаклар

* * *
Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)

* * *
Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)

* * *
Теле юк − үзе аңлата.
(Китап)

* * *
Анда бар да бар.
(Китап)

* * *
Өнсез, җансыз − иң якын дус.
(Китап)

* * *
Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
(Китап)

* * *
Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап)

* * *
Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
(Китап)

* * *
Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
(Китап)

* * *
Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
(Китап)

Уку, язу хакында табышмаклар

* * *
Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
(Язу, уку)

* * *
Җирлеге ак, орлыгы кара,
Җимеше ни булыр? −
Тикшереп кара.
(Кәгазь, юзу, уку)

* * *
Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
(Язу)

* * *
Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.
(Язу)

* * *
Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр.
(Язу)

* * *
Бишәү чәчә, берәү жыя.
(Язу, уку)

* * *
Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.
(Язу, уку)

* * *
Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.
(Язу, уку)

* * *
Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазь, язу, уку)

(Барлыгы 2 852 карау, бүген - 24 кеше)
Сайтның иҗат төркеме

MaratKabirov.com сәхифәсен оештыручылар һәм хезмәтләндерүчеләр төркеме


Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Охшаш язмалар

Морган китапханәсе: бөекләрнең 10 000 рәсеменнән торган онлайн-коллекцияМорган китапханәсе: бөекләрнең 10 000 рәсеменнән торган онлайн-коллекция

Морган китапханәсе Рембрандтның йөзләгән гравюрасын интернет аша файдалану мөмкинлеген ачкан иде инде. Хәзер ирекле кулланылыштагы

×