Китап, уку, язу турында мәкальләр һәм әйтемнәр
Китап турында мәкальләр
Китап уку өчен күңел күзең дә кирәк.
* * *
Укылып бетмәгән китап – яшәлеп бетмәгән гомер.
* * *
Икмәк тәнгә көч бирә, китап җанга көч өрә.
* * *
Китаплы тормыш күңелсез булмый.
* * *
Бер китап мең кешене бәхетле итә.
* * *
Китап — белем чишмәсе.
* * *
Китап галим — телсез мөгаллим.
* * *
Китапның белмәгәне юк.
* * *
Китапсыз өй — ишәк абзары.
* * *
Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.
* * *
Китап уку – канатлы булу.
* * *
Яхшы китап – иң ышанычлы юлдаш.
* * *
Китапсыз йорт – кояшсыз көн.
* * *
Эштә иң зур ярдәмчең – китап.
* * *
Кешене китап үстерә.
* * *
Китап башка дөньяларга тәрәз ача.
* * *
Нәрсә укыганыңны сөйләмә, нәрсә аңлаганыңны сөйлә.
* * *
Уку-язу турында мәкальләр
Безне адәм иткән — уку, Адәмне алга илткән — уку.
* * *
Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
* * *
Ерактагы укып беленә, якындагы – күренә.
* * *
Заман хәзер шундый заман: Укымаган эттән яман.
* * *
Күп укыган күп белер.
* * *
Кояш җирне яктырта, уку – мине.
* * *
Уйламый уку — аңгыралык, Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.
* * *
Уку — күңел нуры, Укымый калган — кеше хуры.
* * *
Уку каты булса да җимеше татлы.
* * *
Уку — очкан кош, Язу — тозак.
* * *
Укусыз – белем юк, Белемсез – көнең юк.
* * *
Уку төбе — туку. (кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).
* * *
Укы да бел, уйна да көл, Уйнавын уйна, Йомышны да уйла.
* * *
Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
* * *
Укып белү бер башка, Күреп белү бер башка.
* * *
Укысаң белерсең, Укымасаң бөләрсең.
* * *
Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!
* * *
Аюга акыл өйрәткән таяк, Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.
* * *
Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.
* * *
Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.
* * *
Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.
* * *
Табак килсә, сабак куй, Сабак килсә, табак куй. (аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).
* * *
Ялкау шәкертнең китабы керләнми.
* * *
Ашый-ашый уку – акылыңны йоту.
* * *
Сез эзли торган сүзләр: Китап турында мэкальлэр татарча, китап белем турында мэкальлэр, китап турында мэкальлэр хэм эйтемнэр
MaratKabirov.com сәхифәсен оештыручылар һәм хезмәтләндерүчеләр төркеме
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

