Язучылар көне кайдан килгән?
Бөтендөнья язучылар көне (World Day of the writer) барлык илләрдә дә 3 мартта билгеләп үтелә. Бәйрәм 1986 елның гыйнварында узган Халык-ара Пен-клубның 48-нче конгрессы карары белән гамәлгә куела.
ПЕН-клуб 1921 елда Лонданда оештырыла. Аббревиатура нигезенә өч төшенчә алына:Poets — шагыйрьләр, Essayists — очерк язучылар, Novelists — романчылар алына. Һәм ул иңглиз телендәге pen (каләм) сүзе белән дә тәңгәл килә. Оешма төзү идеясен иңглиз язучысы Кэтрин Эми Доусон-Скотт (Mrs. C.A. Dawson Scott) күтәреп чыга. ПЕН-клубның беренче президенты Джон Голсуорси (John Galsworthy) була. 1923 елда ПЕН-клубның беренче конгрессы уза һәм дөньяның 11 илендә пен-үзәкләр оештыруга нигез сала. Бүген андый үзәкләр 130 илдә эшли.
Бу клуб сүз ирке өчен, тыныч чорда цензура кертүгә каршы чыгыш ясый. Кешелекнең алга китүе, сәяси һәм икътисади оешмаларның камилләшүе өчен хөкүмәтне, идарә органнарын, сәяси институтларны ачыктан-ачык тәнкыйтьләү мөмкинлеге булырга тиеш дип исәпли. ПЕН-клуб әгъзалары төрле сәяси, иҗтимагый һәм шәхси максатларга ирешү өчен
ялганны язудан, фактларны бозып күрсәтүдән, аларны үз файдасын борып җибәрүдән тыелырга тиеш.
Ә Язучылар көне бүген дөньяның бик күп илләрендә зурдан кубып бәйрәм ителә, төрле чаралар, очрашулар, хәтта әдәбият өлкәсендә бүләкләүләр дә шушы көндә уза. Күп илләрдә бу бәйрәм язучыларны гына түгел, ә журналистларны да үз эченә ала.
Татарстанда әлегә бу көнне бәйрәм рухы артык сизелми. Рәсми рәвештә дә сүз итеп сөйләрлек тантаналар оештырылганы юк. Язучылар үзара җыелышып: «Бүген безнең бәйрәм бит әле, әйдә, биеп алабыз!» — дип тә пыр тузышмый. Гадәттә, берәр заманча кеше генә килеп котламаса, яки шалтыратмаса, үзләре дә сизми кала. Интернет аша котлаулар бар, монсы инде соңгы берничә елда көчәйгәннән көчәя бара. Шуларны исәпкә алмаганда, ул нигездә гадәти көн рәвешендә узып китә. Ләкин киләчәктә тормышыбызга үтеп кереренә ышаныч зур.