2019 елда җәмәгать милкенә әйләнгән китаплар
Әдәбият

2019 елда җәмәгать милкенә әйләнгән китаплар

Һәр ел саен 1 гыйнварда Америкада авторлык хокукларының вакыты чыгып, җәмәгать милкенә әверелгән китаплар, фильмнар, җырлар исемлеген игълан итәләр. Димәк, аларны бушлай таратырга һәм файдаланырга мөмкинлек туа. Безне, әлбәттә, беренче чиратта әдәби әсәрләр кызыксындыра. Чөнки аларны бушлай татарчага әйләндерү, басып чыгару мөмкинлеге туа дигән сүз. Авторлык хокукы Америкада беренче тапкыр нәшер ителгәннән соң 95 ел һәм авторның үлеменнән соң 70 ел дәвамында саклана. Димәк, тиздән Эрнест Хемингуэй, Фрэнсис Скотт Фицджеральд һ. б. даһиларның әсәрләре дә иреклегә әйләнәчәк.

Ә әлегә, 2019 елда түбәндәге әсәрләр җәмәгатьчелек хазинасына әйләнгән:
• Хәлил Җәбран «Пәйгамбәр» (Kahlil Gibran’s «The Prophet»),
• Вирджиния Вулф «Джейкобның бүлмәсе» (Virginia Woolf’s «Jacob’s Room»),
• Агата Кристи «Гольф мәйданында үтереш» (Agatha Christie’s «The Murder on the Links»),
• Марсель Пруст «Әэсир бикә», «Югалган вакыт эзеннән»нең 5-нче томы (Marcel Proust’s «The Prisoner» («La Prisonnière»), vol. 5 of «In Search of Lost Time»),
• Уильям Карлос Уильямс «Зур америка романы» (William Carlos Williams’s «The Great American Novel»),
• Герберт Уэллс «Алладай кешеләр» (H. G. Wells’s «Men Like Gods»),
• Роберт Фрост «Нью-Гемпшир» (Robert Frost’s «New Hampshire»).

Болай ук популяр булмаган авторларның әсәрләре дә “иреккә чыга”, әлбәттә. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: сүз әсәрләрнең иңглиз телендәге варианты, оригинал, турында бара. Башка телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрнең авторлык хокукы башка яссылыкта эшли. Алар тәрҗемәченең милке булып санала һәм исәп-хисап тәрҗемә ителгән әсәрнең басылып чыккан көненнән алып барыла.

Танылган әсрләрнең җәмәгатьчелек милкенә әйләнүе тәрҗемә өчен генә түгел, иҗатның башка өлкәләре өчен дә җирлек була ала. Әйтик, бу әсәрләр буенча спектакльләр куярга, кино төшерергә, сиквел (билгеле әсәр сюжетына нигезләнеп аның дәвамын язу), спинофф (билгеле әсәрнең кайбер элементларын – эпизодларын, персонажларын, һ. б. – яңа әсәрдә куллану), мешап (билгеле әсәр сюжетын фантастик элементлар белән баетып, яңа әсәр эшләү) кебек нәрсәләрдә куллану мөмкинлеге бирә. Мисал өчен, 2015 елда Джейн Остинның “Гордость и предубеждение” әсәре иреклегә әйләнү белән, “Гордость и предубеждение и зомби” дип аталган бик популяр мешап барлыкка килде.

Сүз Америка турында бара. Россияда мондый белдерүләрнең булганы юк бугай. Һәрхәлдә, мин таба алмадым. Татарстан авторлар җәмгыяте дә андый исәп белән шөгыльләнми булса кирәк.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика