Иң популяр язучы

Башкалар кесәсендәге акчаны чутлау буенча шомарган Forbes журналы әдәбият өлкәсендәге иң бай язучыларны ачыклаган. Аның исемлегендә — барлыгы 16 танылган язучы. Болар арасында, бәлки, сез яраткан каләм ияләре дә бардыр.
Әлеге рейтингны төзегәндә Nielsen BookScan системасының басма, электрон һәм аудиокитаплар сату буенча мәгълумәтләре дә, язучыларның әсәрләрен экранлаштырудан кергән табышлары да исәпкә алынган.

1. Джеймс Паттерсон
Исемлекнең башында $89 миллион керем белән танылган язучы Джеймс Паттерсон (James Patterson) тора. Ул үз коллегаларын табыш буенча гына түгел, ә нәшер ителгән китаплар саны буенча да узып киткән. 35 еллык иҗат дәверендә ул барлыгы 65 роман язган, шуның уналтысы 2014 елда басылып чыккан. Популяр язучының китаплары 19 тапкыр «Нью-Йорк Таймс бестселлерлары» исемлегенә эләккән. Бестселлерлар саны буенча (барлыгы 56 китап), Джеймс Паттерсон Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Инспектор Алексе Кросс, Майкл Беннет турындагы китапларны яшьләр яхшы хәтерлидер. Узган елда бу популяр язучы балалар өчен дә иҗат итәргә вәгъдә бирде. Ул елына 12 китап язмакчы. Танылган язучы ел саен 1 — 1,5 миллион долларны шәфкатьлелек акцияләренә тота. Китапларын кулдан яза.

2. Джон Грин
Яшүсмерләр өчен китаплар язучы Джон Грин (John Green) — икенче урында. Аның еллык кереме $26 миллион. Авторның иң танылган романы «Виноваты звезды» (2012) АКШ-та 3,5 миллион данәдә сатылган. «Бумажные города» (2008) дип аталган өченче романы буенча фотомодель Кара Делевинь катнашлыгында фильм төшерелгән. Ул фильм $307 млн. табыш китергән. 2014 елда Грин Time журналының «дөньяның иң тәэсирле 100 кешесе» исемлегенә кертелгән. 2015 елда ул 35 млн доллар табыш алган. Джон Грин — танылган язучы гына түгел, видеоблоггер да.

3. Вероника Рот
Егерме алты яшьлек Вероника Рот (Veronica Roth) — рейтингта иң яшь язучы. Узган елда ул $25 млн керем алган. Вероника Ротның «Дивиргент» дип аталган апокалиптик антиутопиясе 2014 елда гына 3,9 млн данәдә таралган. «Инсургент» — трилогияның икенче китабы. Әсәр буенча 2014 елда төшерелгән фильм прокатта $295 млн табыш китергән.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

4. Даниэла Стил
Танылган язучы Даниэла Стил $25 миллион табыш белән дүртенче урында. Кырык еллык эшчәнлек дәверендә ул 94 роман басып чыгарган, бөтен дөнья буйлап барлыгы 600 миллион данәдән артык китаплары таралган. Аның 23 әсәре буенча кино төшерелгән. Нигездә хатын-кыз романнары яза, шулай ук балалар өчен китаплары да, шигырьләр җыентыгы да бар.

5. Джэфф Кинни
Forbes исемлегендә нибары ике балалар язучысы, Джэфф Кинни шуның берсе.
«Дневник слабака» (Diary of a Wimpy Kid) дип аталган балалар бестселлеры авторы ике укучының маҗараларында акча эшләвен уңышлы дәвам итә. Аның соңгы китабы The Long Haul 1,4 млн данәдә сатылган. Джэфф Кинни әсәрләре буенча берничә фильм, берничә спектакль куелган. китаплары 45 телгә тәрҗемә ителгән. Язучының еллык кереме — $23 миллион.

6. Джанет Иванович
Стефани Плам турындагы детектив романнар сериясе белән танылган язучы Джанет Иванович узган елда өч яңа китап чыгарган һәм $21 млн керем алган. «Мин гонорар акчасын китап язганчы ук алып тотып бетерәм, — ди популяр язучы, — Ә соңыннан теләсәң-теләмәсәң дә эшләргә туры килә. Минем иң яраткан шөгылем — шопинг.»

7. Джоан Роулинг
Гарри Поттер авторы соңгы вакытта Роберт Гэлбрейт псевдонимы астында детектив романнар яза. Роберт Гэлбрейтның чынлыкта кем икәне «Шелкопряд» һәм «Зов кукушки» романнары дөнья күргәннән соң гына билгеле булды. Ә «Карьера зла» дип аталган романы исеме билгеле булу белән Amazon сайтында иң популяр китаплар исемлегенә керә. Моннан тыш  популяр язучы Гарри Поттер турындагы романнарының электрон версиясен сатудан тотанаклы табыш ала. Быел Джоан Роулингның еллык кереме — $19 миллион булган.

8. Стивен Кинг
Forbesның иң популяр язучылар исемлеге ветераны Стивен Кинг бу рейтингка кергән дәвереннән алып барлыгы $433 млн акча эшләгән. Соңгы елларда китапларын сатып алучылар кими баруына карамастан, Кинг бу рейтингтан төшәргә уйламый. Язуын дәвам итә. Аның еллык кереме — $19 миллион.

9. Нора Робертс
Нора Робертс мәхәббәт романы һәм детектив жанрына караган 220 китап авторы. Даниэла Стил Һәм Стивена Кинг шикелле үк һәр әсәре популяр булып китә торган язучы. Әмма «Родовое проклятие» дип аталган соңгы китабы нибары 298 000 данәдә генә таралган. Аның каравы, элек язылган романнары һаман да популяр, алар тотанаклы табыш китерә. Популяр язучы аларны электрон вариантта да тарата. Робертс гадәттә трилогияләр яза һәм өч романын берьюлы тәкъдим итә. 2015 елда иң күп табыш алучы язучылар исемлегендә Нора Робертс $18 миллион белән 9 урында тора.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

10. Джон Гришэм
Джон Гришэм америкада популяр язучы булып исәпләнә. Ул Миссисипи дәүләт университетын тәмамлаган, юридик белеме бар. 10 ел Саутхевенда юрист булып эшләгән. «Время убивать» исемле беренче романын үзе алып барган хөкем эшенә нигезләнеп язган.  Икенче романы — «Фирма» — 1991 елда дөнья күргән. Ул роман бестселлерга әйләнә һәм экранлаштырганнан соң Джон иң күп укылучы язучы булып китә. «Дело о пеликанах» дигән өченче романы 11 миллион данәдә дөнья күрә. Популяр язучы ел саен бер роман иҗат итә. Күп әсәрләре буенча кино төшерелә. 29 телгә тәрҗемә ителгән. Әсәрләренең гомум тиражы 225 млн данәдән артык. Узган елда ул $14 миллион табыш алган.

11. Дэн Браун
Дэн Браун (Dan Brown) — популяр язучы, журналист, музыкант. «Код да Винчи» һәм «Ангелы и демоны» романнары авторы. Яшерен оешмалар, кодлар, символлар турындагы әсәрләре киң җәмәгатьчелектә бәхәсләр уята. «Инферно» дип аталган соңгы романы 1,4 млн данәдә таралган. Узган елда кереме — $13 миллион.

12. Сьюзен Коллинз
«Голодные игры» дип аталган мегапопуляр трилогия 2012 елда гына АКШ-та 27,7 млн данәдә таралган. Тик Коллинзның төп табышы китап сатудан түгел, ә әсәрләрен экранлаштырудан керә. Әлеге трилогияның беренче фильмы прокатта $752 млн табыш китергән. Узган елда язучы балалар телевидениесында сценарист булып эшләгән. Моннан тыш Грегор исемле малайның маҗаралары турында биш китап язган. Язучы эшчәнлеге аңа $13 миллион табыш китергән.

13. Джиллиан Флинн
Джиллиан Флинн (Gillian Fynn) бу рейтингка беренче тапкыр 2014 елда «Исчезнувшая» дип аталган иң уңышлы китабы белән кергән. Бу әсәр бер ел эчендә 1,8 млн данә сатылган.  Һәм шул исемдәге фильм чыкканнан соң сәүдә тагы да ныграк үсеп киткән һәм Джиллиан Флинны иң күп укылган язучы иткән. Forbes исәбенчә, Флинн узган елда $13 миллион акча эшләгән.

14. Рик Риордан
Перси Джексон маҗаралары турындагы популяр китаплар авторы Рик Риордан борынгы грек мифларын популярлаштыру өчен яна. Бу аның әсәрләрендә дә чагыла. Романнарының герое унике яшьлек малай берзаман үзенең борынгы грек алласының улы икәнен аңлый. Рик Риордан Америкада иң популяр балалар язучысы. Узган елда кереме — $13 миллион.

15. Э. Л. Джеймс
2011 елда чыккан бестселлеры Э. Л. Джеймска һаман да табыш китерә. «50 оттенков серого» романы 2013 елның төп бестселлеры булып бәяләнә һәм авторга $95 млн китерә. Китап сәүдәсенең үсүенә шул исемдәге фильм чыгу төп этәргеч бирә. Шулай ук электрон китаплар да сизелерлек дәрәҗәдә булышлык итә. Күптән түгел генә популяр автор  Кристиан Грей турында яңа сериалга тотыначагы турында әйтте. Аның кереме $12 миллион.

16. Джордж Мартин
«Песнь Льда и Огня» фэнтези циклы («Игр престолов» уенына нигез булган әсәр) авторы белән артык кызыксынучы юк та сыман. Әмма шул исемдәге сериалның һәр сезоны популярлык буенча рекорд куя. Соңгысын уртача 6,88 млн кеше караган һәм ул «Эмми 2015» премиясенең 24 номинациясендә бүләк алган. Джордж Мартинның кереме — $12 миллион.