Китап. Саннар һәм фактлар

Китаплар турында кызыклы фактлар

Китап дип бүген әдәби яки фәнни хезмәтләрне туплаган төпләнгән кәгазь басманы атыйлар. Кайчандыр китаплар кызыл балчыктан ясалган яссы тактага, яки ташка язылган…

Таштан ясалган китап Абхазиядә саклана.Библия сюжетлары тупланган бу китапның күләме — 20 бит.

Гугл барлык әдәби, публицистик, фәнни хезмәтләрне барлап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәгә килә: Җирдәге барлык китапларның саны — 129 864 880 данә.

Әдәбият галимнәре исәпләвенчә, Шекспирның әсәрләрендә «мәхәббәт» сүзе 2259 тапкыр кабатлана, ә «нәфрәт» нибары 229 тапкыр.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Гиннесның рекордлар китабына кергән иң кечкенә китапның зурлыгы — 0,9×0,9 мм. Ул 1996 елда Омск шәһәрендә нәшер ителгән. Китапта — А. П. Чеховның «Хамелеон» хикәясе.

Дөньядагы иң зур китап —  Кодекс Гигас (Codex Gigas) — кулдан язылган кануннар җыентыгы. Төпләмәнең озынлыгы — 92 см, иңе — 50 см. Китапның калынлыгы 22 см.

Дөньядагы иң үзенчәлекле китапларның берсе — Дантеның «Илаһи комедия»се. аны 80×60 см кәгазьгә Челани дигән монах язган. Барсы да җиңел укыла, ә аз гына читкәрәк китеп карасаң, китап битендә Италиянең матурлап эшләнгән картасын күрергә мөмкин.

Баланы укырга өйрәтү өчен иң кулай вакыт 4-6 яшь. 6 — 7 яшьтән соң бу күпкә авырлаша.

Электрон китап ясауга этәргеч биргән беренче яссы компьютер 1996 елда АКШ-та барлыкка килә. Бүген аны планшет дип атарлар иде.

Өлкән буын кешеләре, уртача, атнаның алты сәгатен китап укуга багышлый. Һәм китап сатып алучыларның күбесе кырык биш яшьтән өлкән кешеләр.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Китап сатып алучыларның 68 проценты — хатын-кыз.

Кешеләрнең 95 проценты бик әкерен укый — минутына уртача 180 — 220 сүз (бер битне 1 — 2 минутта).

Акырын укыганда — 60, тиз укыганда — 80 процент кеше китапта нәрсә язылганын дөрес аңлый.

Электрон китап дип компьютерда җыелып төрле форматларда эшләнгән электрон текстны атыйлар. Мондый форматларның иң беренчесе — pdf. Ул рәсми документларны озак вакыт компьютерда саклау өчен уйлап табылган. Бүгенге электрон басмаларның да күбесе шушы форматта. Моннан тыш epub, mobi, fb2 форматлары бик популяр. Татар интернетында шушы форматларда таралган иң беренче электрон китаплар — Марат Кәбиров әсәрләре.

Аудиокитап — теге яки бу әсәрнең профессионал актер, яки автор тарафыннан укылып, тавыш яздыру форматларында сакланган варианты. Текстка шулай ук төрле музыкаль бизәлешләр дә өстәлергә мөмкин. Аудиокитап сүзе кулланышка яңарак кына керсә дә, безнең халык өчен яңалык түгел. СССР-дагы барлык радиотапшырулар да диярлек аны күптән куллана иде.

Чыгу датасы төгәл билгеле булган беренче китап Псалтырь дип исәпләнә. Ул 1457 елның 14 августында Иоган Фуст һәм Петер Шеффер тарафыннан чыгарылган.

Сатып алучы кибеттә китап тышының алгы ягына сигез, ә арткы ягына унбиш секунд карап тора.

Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.

Китап турында сез нинди кызыклы фактлар беләсез? Комментларда язып калдырыгыз.