Язучылар берлегенең яңа рәисе

16 июньдә Казанда узган Татарстан язучылар берлегенең XVIII җыенында соңгы дүрт елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә юллар фаразланды. Язучылар берлегенең яңа рәисе итеп, моңа кадәр берлекнең рәис урынбасары булып эшләгән танылган язучы Данил Салихов сайланды. Корылтайда катнашкан 231 язучының 132-се аның өчен тавыш бирде.

Бу корылтайда берлек рәисе булырга теләүчеләр дүрт кеше иде: Илфак Ибраһимов, Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла һәм Рифат Сәлахов. Моңа  кадәр Татарстан язучылар берлеге рәисе вазыйфасын башкарган Рафис Корбанов, корылтай алдыннан төрле матбугат чаралары белән интервьюлар оештырып, рәис булып калу теләген актив  белдерсә дә, моңа җитди әзерлек алып барса да, җыен барышында, кайбер каләмдәшләренең үзен күралмавына үпкәләп һәм соңгы елларда бер юл әсәр дә язмавын искә төшереп,  үз кандидатурасын тәкъдим итүдән баш тартты. Аның бу фикерен алкышлап каршыладылар. Корылтай алдыннан Татарстан язучылары да, төбәкләрдәге каләм әһелләре дә Берлек эшчәнлегеннән канәгать булмауларын, җитди үзгәрешләр таләп ителүен белдергән иде.
«Минем өчен тавыш бирергә теләүчеләр булса, аны Илфак Ибраһимов файдасына бирегез,» — дип белдерде ул чыгышында. Язучылар дәррәү көлеп җибәрде. Чөнки нәкъ дүрт ел элек кенә ул, үзен бу вазыйфага сайлаган вакытта:»Мин бары тик Илфак Ибраһимов рәис булмасын өчен генә үз кандидатурамны куйдым» — дип белдергән иде.

Санау комиссиясе рәисе вазыйфасын башкарган Чулпан Әхмәтова сайлауларның бик гадел үтүен, бернинди хатага, яки харамлыкка юл куелмавын ассызыклап үтте. Чынлап та контроль көчле иде: һәр язучының бюллетень алып аны урнага салганга кадәрге адымы — күз алдында. Бу бер кеше ике тапкыр тавыш бирмәсен өчен шулай эшләнде. Сайлауда катнашкан 231 язучының 132-се Данил Салихов файдасына тавыш биргән булып чыкты. Илфак Ибраһимовның җиңеп чыгачагы турында төрле имеш-мимешләр ишетелсә дә ул нибары 63 кенә тавыш җыйган булып чыкты. Калганнарның тагы да азрак: Ркаил Зәйдулла өчен — 22, Рифат Сәләх өчен — 7 тавыш. 7 сайлау бюллетенен бозылган дип таныганнар. Шул рәвешле Данил Салихов зур өстенлек белән җиңеп чыкты.

Данил Салихов — танылган драматург, Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. «Яшьлек хатам-йөрәк ярам», «Баязит», «Бәйрәмгалинең сыер тышавы», «Пуля», «Микүләй дәдәйнең бөер ташы», «Узып барышлый», Капчыктагы Мәгъфия» һ.б. пьесалар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Данил Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районында, Киров исемендәге совхоз җирлегендә, туа. 1976 елда авлындагы урта мәктәпне тәмамлап, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә керә, аннан Казан театр училищесына күчә һәм аны тәмамлагач (1983 елда), Камал театрында актер булып эшли.

1985-1991 елларда Данил Салихов — Тинчурин исемендәге театр актеры. 1992-1993 елл-да — «Салават күпере» балалар журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1993-1998 елл-да — Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары һәм беррәттән, Татарстан Әдәби фонды директоры (2006 елның июленә кадәр). 2006-2010 елларда — Әлмәт язучылар оешмасында җаваплы сәркатип. Бүгенге көнгә кадәр Данил Салихов — Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләде.

Данил Салихов үзе өчен тавыш биргән каләмдәшләренә рәхмәт белдерде. Язучылар мәнфәгате өчен теше-тырнагы белән тырышып эшләячәгенә, гадел һәм намуслы булачагына ышандырды.
— Мин Татарстан язучылар берлеге рәисе булганда акча тиененә кадәр идарә аша каралып, исәп-хисап эшләре үтә күренмәле булачак. Аллага шөкер, гомер буе тамагымны язучы буларак эшләп туендырдым. Татарстан, Башкортстан сәхнәләрендә 32 әсәр куйдырып, балаларымны да, гаиләмне дә туендырырлык акча эшләдем. Мин беркайчан кеше хакына кермәдем. Язучылар берлеге штатында бер-генә туган тумачам да булмаячак, Тукай премиясе даулап йөрмәячәкмен, Татарстан язучылар берлеге өчен, язучылар өчен дип бүленгән акчаны үз мәнфәгатьләремә кулланмаячакмын — диде Данил Салихов һәм бу сүзләрдән бераз кечерәеп калган Рафис Корбанга кызганулы караш ташлады.

Данил Салихов турында каләмдәшләре бик уңай фикердә, күпләр аңа ышана, язучылар берлеге эшчәнлегенә өмет белән карый. Нурулла Гариф, мәсәлән, Фейсбуктагы сәхифәсендә болай ди: «Сайлаулар гадел булды. Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп Данил Салихов сайланды. Ул элеккеләренә караганда күбрәк өмет уята дип уйлыйм. Туганнарын эшкә алмаска,татарстан язучылар берлеге өчен бирелгән акчаны тиененә чаклы санап тотарга, Тукай премиясенә дәгъвә итәсе юк… һәм язучыларның барында кочак җәеп каршы алырга һәм дәгъвә үтенечләрен тыңларга сүз бирде. Бу өметне идарәгә Фәүзия апа Бәйрәмава, Нәҗибә Сафина, Вәхит Имамов кебек күп кенә башка шәхесләрнең кертелүе дә ныгыта. Аңа уңышлар телибез!!!»