Иң популяр китаплар

Бәлки, без аларның күбесен классиклар иҗатын белгән дәрәҗәдә үк белмибездер. Әмма кызыклы китаплар бүген дә язылып тора һәм укучыларны үзенә җәлеп итә. Бүген иң популяр китап кайсы икәнен төгәл генә билгеләп тә булмыйдыр, бәлки. Һәрхәлдә, бу мәсьәләдә нинди генә нәтиҗә дә бәхәсләр тудырырга сәләтле. Бу табигый да. Бер илдә бик популяр китап икенче илдә, мәсәлән, бөтенләй билгесез булырга да мөмкин бит.
Иң кызыклы һәм иң популяр китап гадәттә сәүдә нәтиҗәләре һәм сораштырулар үткәрү юлы белән ачыклана. Иң күп сатылган, иң күп укылган китаплар күп очракта бернинди сораштырусыз да иң популяр китап исемлегенә керә.
Узган елны иң популяр булган берничә китапны (иң күп сатылган һәм иң күп укылган китап дип аңларга кирәк) сезгә дә тәкъдим итәбез. Моңа кадәр игътибар итмәгән булсагыз, аларны укып чыгарга мөмкин. Бүгенге тормышның глобаль проблеммаларын чагылдыручы әлеге әсәрләр һәр китап укучы өчен кызык булыр.

1. Кормак Маккарти. «Дорога»
Дөнья беткәннән соң исән калган ата белән улның үз гомерен һәм кешелеклелеген саклау өчен көрәше

2. Иэн Макьюэн. «Искупление»
Көчләүнең шаһиты булган үсмер кыз язмалары. Әлеге күренеш, еллар узганнан соң, әсәр героинясын көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә.

3. Стиг Ларссон. «Девушка с татуировкой дракона»
Детектив триллер. Швециянең төрле төбәгендә төрле елларда үтерелгән хатын-кызларны эзләүгә билгеле журналист һәм аның ахирәте алына.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

4. Харуки Мураками. «Токийские легенды»
Танылган язучыдан шәһәр легендалары җыентыгы. Бу китапта өрәкләр дә, хәбәрсез югалган гаилә башлыгы да, акыллы алан да бар…

5. Джон Бойн. «Мальчик в полосатой пижаме»
Кырыс һәм аяусыз тормышның төрле катламына караган ике баланың дуслыгы турындагы тетрәндергеч әсәр.

6. Гийом Мюссо. «После…»
Тормышының астын өскә китерә алырлык могҗизалар белән йөзгә-йөз очрашкан адвокат тормышыннан маҗаралар. Бу китаптагы вакыйгалар укучының да фикерен, тормышка карашын күпкә үзгәртергә сәләтле.

7. Сесилия Ахерн.«Девушка в зеркале»
Гади генә нәрсәләр дә монда тылсымлы көчкә ия һәм адым саен могҗизалар тудыра. Ә иң мөһиме бу китапта вакыты белән сокланырга, вакыты белән куркырга мәҗбүр итүче мистика.

8. Артуро Перес-Реверте. «Осада, или Шахматы со смертью»
Шпионаж, политика, детектив, мәхәббәт маҗаралары… Һәм тарих юнәлешен үзгәртә алырлык интригалар

9. Джеффри Евгенидис. «Средний пол»
2003 елда Пулитцер премиясенә лаек булган бу китапта гермофродит гаиләсенең тарихы сурәтләнә

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

10. Андрей Стригин. «Холодный рай» («Заповедник людей»)
Дөнья беткәннән соң бар җирне басып алган океан уртасында исән калган бер төркем кешенең исән калу өчен көрәше