Балаларга багышланган бүлек эшли башлады

Сайтыбызда “Балаларга” дип аталган бүлек эшли башлады. Монда барсы да төрле яшьтәге балалар өчен. Балаларга уеннар да, шигырьләр дә, җырлар да. Балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр аларның яшь үзенчәлекләренә карап бүленгән. 3-4 яшьлек балалар өчен, мәсәлән, 4-5 яшьлек, 5-6 яшьлек…

Монда сез Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин һ.б. кебек күренекле татар балалар әдипләре белән бер рәттән, рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләре белән дә таныша аласыз. Аларның барсы да Марат Кәбиров тәрҗемәсендә бирелә. Шулай ук язучының балалар өчен язылган үз әсәрләре дә урын алачак.

Сәхифә менә шушы адрес буенча урнашкан – https://maratkabirov.com/balalar
Бу бүлек әле эшли генә башлый. Киләчәктә ул тулыланыр, балаларның һәм ата-аналарның ягымлы юлдашына әверелер дип көтелә. Әгәр теләгегез булса, хәзер үк кереп танышып чыгыгыз. Анда кызыклы язмалар әле дә ярыйсы гына тупланган.

Фикерләрегезне калдырыгыз, бу хәбәрне якыннарыгызга җиткерегез. Балалары булган, аларны татар теленә һәм әдәбиятына җәлеп итәргә теләгән ата-аналар өчен менә дигән сәхифә.

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×