Әпипә — татарча беренче мюзикл

31 августа (2019) Казанның «Мир» кинотеатрында (Достоевский урамы, 30-нчы йорт) Марат Кәбиров әсәре буенча төшерелгән «Әпипә» фильмының премьерасы була.

Бу татарда беренче мюзикл жанрындагы тулы форматлы фильм. Продюссеры Миләүшә Айтуганова, режиссеры Илшат Рәхимбай, сценарий авторы Марат Кәбиров. Җырлар да аның сүзләренә язылган.

Фильмда татар эстрадасы башкаручылары Фирдүс Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, “Зө-ләй-лә”, Гөлшат Имамиева, “Фәридә-Алсу” дуэты төшкән. Төп рольләрне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары – Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева башкара.

Фильм республика буйлап гастрольгә чыккан “Әпипә” хатын-кыз ансамбленең тормышы турында сөйли. Көтмәгәндә, коллективка килеп кергән яңа баянчы, беренче караштан ук костюмер кызга гашыйк була… Маҗаралар шуннан башлана… Ләкин бу мәхәббәт тарихы фильмда беренче планда түгел. Картинада артистларның төрле вакыйгаларга бай булган концерт туры күрсәтелә. Аның кульминациясе – “Әпипә” героиняларының күзәтү тәгәрмәчендә тукталып калган минуты. Шушы чарасыз мизгелдә алар үз “битлек”ләрен салып, тормыш проблемалары чиктән ашкан нечкә күңелле хатын-кызга әверелә.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Әлеге кинокартина мәхәббәт, гастрольләр, гаделлек, кыюлык турында. Ул киң катлам тамашачыга юнәлтелгән. “Әпипә” Татарстан шәһәрләрендә һәм Санкт-Петербургта күрсәтеләчәк. Татарлар күпләп яшәгән җирләрдә дә аны тәкъдим итү планлаштырыла.