Кичерү юк. 1 бүлек

Вәт, танкетка дисәң дә танкетка инде бу! Кулга тотканда ук әллә ничек сыгылмалы, назлы булып бармакларны иркәләп тора. Әле кибеттән алынган тәмле исе дә очып бетмәгән. Ә кыйммәтле асылташ сыман бизәге кояш нурында ялтырап, әллә кайдан балкып җем-җем килеп тора. Үкчәсе дә биек. Моны кисәң үсеп киткәндәй буласың, түбәң күккә тия яза инде.
Бая апасы киеп күрсәткәндә бик исе китмәгән кебек кыланса да Тәнзилә танкетканы әйләндереп-әйләндереп карады. Тиз генә туктарга исәбе юк иде әле, ишек ачылган тавышны ишетеп кенә аны урынына куйды. Тик күзләрен тиз генә аерып алалмады, моңа карап кына торсаң да үзеңне бәхетле итеп тоярлык шул.
Юк, барыбер алданрак туган кешегә рәхәт инде. Эше дә, җаваплылыгы да күбрәк ансы. Тик бу тыштан гына шулай тоела. Менә Гөлсинәгә әнисе әллә күпме эш кушып китә, ә апалары аның күп өлешен Тәнзилә белән Нәҗипкә бүлеп бирә дә — вәссәлам. Үзе суга чыгып керә инде, ә идән юуу да, савыт-саба да Тәнзиләгә кала. Нәҗип бик эшләп бармый, бәләкәй булгач аңа артык сүз әйтүче дә юк. «Бөтен эшне бездән эшләтә,» — дип әләкләшеп тә булмый. Бердән, бу начар гадәт. Икенчедән, Гөлсинә апасы әти-әнисе алдында мактый:»Тәнзилә белән Нәҗип нык ярдәм итә бит, маладис алар» — дигән була. Апаң шулай дип торганда ямьсезләшеп булмый…
Ләкин барыбер Тәнзилә апа булуга кызыга. Апа, димәк, барлык туганнарга да баш. Тик кызыгуы аның өчен генә түгел. Апа булсаң, сиңа һәрвакыт яңа әйбер алып бирәләр. Күлмәген дә, аяк киемен дә, башкасын да… Ә сеңлекәш булгач, андый бәхет сирәк эләгә, гел ападан калганын кияргә туры килә.
Танкетканы күтәрмәгә шудырып куюга, өйдән Гөлсинә килеп чыкты. Әлбәттә, күрде инде ул сеңлесенең танкеткадан күз алалмый торуын. Тик берни дә сиздермәде.
— Үскәнем, кибеткә генә барып кил әле, — йомыш кушканда аның тавышы гел шулай ягымлы була, — Шикәр алырга кирәк.
— Әни бит сиңа кушты, — диде Тәнзилә урыныннан кузгалып, — Ә син…
— Үскәне-ем…
Шунда Тәнзиләнең башына шәп фикер килде.
— танкеткаңны биреп торсаң…
— И, ул бит сиңа зуррак.
— Аз гына.
Гөлсинә танкетканы алып сеңлесенә сузды:
— Киеп кара әле.
Тәнзилә аяк киеменең каешындагы ялтыравыклы таш сыман балкып китте, күзләре җем-җем итеп алды. Һәм шундук танкетканы идәнгә куеп өстенә менеп басты. Бер башка үсеп китүен тойды. Каешын кысыбрак эләктергәч, сокланып аякларына карап торды да олы кызларга охшатырга тырышып атлап китте. Артык зур да кебек түгел иде.
— Әниләр күрмәсен инде, — дип елмайды Гөлсинә, — Училищега барыр өчен дип алдылар бит.
— Күрмиләр, — дип елмайды Тәнзилә, — Китер акчаңны.
Урамга чыккач, тирә-ягына каранып алды. Кызганычка каршы, якын тирәдә берәү дә юк иде. берәрсе килеп чыкмасмы дип көтебрәк торды. Шундый вакытта гел кеше булмый ул, берәр ертык кием киеп чыксаң, мыжгып торырлар иде әле. Капка төбендә гомер уздырып булмый инде, басманың теге ягында берәрсе очрар, кибеттә дә кеше бетмәгәндер. Тәнзилә урамның уртасына ук чыгып атлап китте. Атлаган саен үзенең аякларына карыйсы килде, тик алай итәргә ярамый иде. Яңа әйбереңне сиздерергә теләвеңне сизеп калса, күрше Җиһан карчык ишесе:»Иһи-һи, көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр!» — дип чыгып кычкырырга да күп сорамас. Аннан соң яңа танкеткаң белән җир тишегенә кереп китәрдәй булырсың…
Елгага җиткәнче беркем дә очрамады. Ә такталары селкенеп торган басмага кергәч, кеше кайгысы калмады. Биек үкчә киеп өйрәнмәгәч, мондый җирдән узу җайсызрак иде. Тәнзилә башта танкеткасын салып кулына тотарга да уйлаган иде, тик аягы пычраячагын чамалап тыелып калды. Сак кына атларга кирәк инде, елганың киңлеге өч-дүрт метрдан артмаса да суы тирән иде.
Басмадан чыккач, җиңел сулап куйды. Үзе дә сизмәстән аякларына карап алды. Күрше урамда да кеше заты күренмәде. Шулай да Тәнзилә үзен ничектер кыюсызрак хис итте, үзләре күренмәсә дә әллә кемнәр тәрәзә почмагыннан күз дә алмый күзәтәдер сыман тоелды. Күзәтсәләр кызыгалар инде. Кызыккач, аны гаепләргә тырышалар:»Һи, кылтаеп йөргән була инде. Берәүләргә яңа танкетка алганнар, имеш…»
Кибет алдында Галәветдин абзый гына тәмәке тартып тора иде. Кызны күргәч, ул елмаеп сөрәнләде:
— Һо, Тәнзилә тәти тәпи килә!
— Саумысыз, Галәветдин абый.
— Әйбәт, кызым. Бик әйбәт. Үзегез ни хәл?
— Әйбәт, Галәветдин абый.
— Ниме соң?
Тәнзилә инде ишеккә үрелгән җиреннән кире борылды.
— Әтиең өйдәме соң?
— Өйдә, Галәветдин абый.
— Ниме соң?
Тәнзилә тагын аңа борылды.
— Ыштаны чөйдәме соң?
Бу өлкән генә яшьтәге шаян карт иде. Карт дип, бөтенләй үк бабай да түгел инде. Тик абый да түгел. Әтисеннән дә зуррак. Абыйлыктан узган, бабайлыкка барып җитмәгән… Тәнзилә үз уеннан үзе көлеп куйды. Галәветдин абый шулай теләсә-нәрсә сөйләп шаяртырга ярата иде. Аны тыңлап торсаң, сүзе бетәрлек түгел.
Кибет эчендә дә сатучы Зифа ападан башка кеше юк иде. Тәнзилә нәрсәсендер күрсәтергә теләсә гел шулай була ул. Узган җәй кунакка килгән ике туган апасының күлмәген киеп чыккач та шулай булган иде. Мактанырга тели дә мактаналмый кала гел. Ярый, мактануы түгел, менә шулай итеп киеп йөрүе кызык әле аның.
— О, син бигрәк! — дип каршылады аны кибетче апа, — Шәһәр кызлары кебек булгансың!
Бу сүздән кыз эреп китәрдәй булып елмайды. Зифа апаның шул ягы әйбәт инде, бер нәрсәне дә күрми калмый ул. Күрә дә, сүзен дә таба. Кибетче булып эшләгәч, кешенең күңелен күтәрергә өйрәнеп беткән бугай. Әнә бит, әле дә аның өчен сөенгән кебек балкып елмаеп тора.
— Зифа апа, шикәр кирәк иде, — Тәнзилә аның тылсымыннан көч-хәл белән аерылып, йомышын әйтә алды, — Өч кило.
Зифа шундук бер пакетны үлчәмгә китереп утыртты:
— Менә, — диде ул үлчәмне төзәткәләп, — Нәкъ сине көтеп торган кебек. Төп-төгәл өч.
Акча түләүгә кибеткә Рәшит килеп керде. Рәшит аннан бер сыйныфка югарырак укучы күрше малае иде. Соры төстәге футболка белән кара трико кигән, трико балагын чәкәненә кадәр сызганып куйган, яланаяк. Аларның классташ кызлары инде бизәнә дә, киемнең дә аруырагын кияргә тырышалар. Ә малайлар һаман малайлыктан чыга алмый. Менә бит инде, ә үзе бер сыйныфка өлкәнрәк тә әле.
— Исәнмесез! — диде ул беркемгә дә карамыйча гына. Малайларның барсы да гел шулай:»Исан-н-сыз!» — дип исәнләшә. Өстәвенә, я кирәгеннән артык кычкыралар, я бөтенләй пышылдауга күчәләр. Барсы да шулай. Тәнзилә белгәннәр арасында бер юньле малай да юк. Исәнләшә дә белмиләр. Моның ишеләрдән ниндидер җылы сүз көтеп булмый инде. Хәтта челләдә итек киеп чыксаң да күрәчәк эшләре юк. Шуңа Тәнзилә акчасын түләде дә китәргә ашыкты:
— Сау булыгыз, Зифа апа.
Моны әйткәч ул: «Кеше белән менә шулайрак аралашалар» — дигән сыман Рәшиткә карап алды. Ә тегенең уенда да юк иде:
— Өч кило писүк.
Тәнзилә пырхылдап көлеп җибәрде дә кибеттән чыгарга ашыкты. Рәшитнең тигезле-тигезсез тавышы аңа кызык тоелды, ихатадагы яшь әтәчләр шундыйрак була — үзләрен олыга исәпләп калын тавыш белән кикерикүли башлыйлар да өзлегеп китәләр, ахырда яшелле-күкле тавыш чыгаралар. Тәнзилә Рәшитнең башында кикерик үскәнен күз алдына китереп, яңа танкеткасын да оныта язды.
Басмага җиткәндә генә артыннан тавыш-тынсыз атлаган Рәшитне күз кырые белән күреп калды. Үткәреп җибәргәндә яхшы буласы иде дә. Әкеренәйсәң, көтеп торган кебек, бергә кайтырга теләгән кебек була. Аның алдыннан басмага керсәң, такталары селкенеп тора… Кермичә чара юк инде…
Басманың уртасына кадәр матур атлады ул. Тик уртада нык селкенгән такта булдымы, берәр нәрсәгә абындымы, кыеш бастымы… Матур гына барган җирдән кинәт сөрлегеп китте дә ни булганын сизми дә калды. Басмадан егылып төшмәде инде, егылмады дисәң дә була, тик чайкалганда таяныч эзләп кулын селтәп җибәрде дә шикәр тулы пакеты су уртасына төшеп китте. Тәнзилә бер мизгелгә ни булганын да аңлый алмыйча суга карап торды. Янчык төшүдән таралган түгәрәк эз шундук юкка чыкты, дулкыннар берни булмагандай талгын гына тибрәлүен дәвам итте. Тик Тәнзиләнең генә кәефе китте, пакет белән бергә күңеленең бер чите кителеп суга төшеп югалгандай тоелды. Кыз күзләрен җемелдәтеп торды да сытылып кына елап җибәрде. Артыннан килүчене шәйләгәч, ашыгып күзләрен сөртеп алды. Йөгерергә теләде. Басмадан алай тиз генә котылырлык түгел иде. Селкенеп торган такталар өстеннән биек үкчә белән атлау җайсыз… Тагын чайкалып китүең бар…
Терсәгендә кемнеңдер кулын тоеп сискәнеп китте. Рәшит. Нишләп йөри диген шул малай кисәген. Бер карасаң, әйбәт инде. Рәшит кешегә сөйләнеп йөри торган малай түгел. Берәр карчык булса бөтен авылны тутырачак иде.
— Әйдә, Тәнзилә… — дип елмайды Рәшит, — Аска карама. Акырын гына атла.
Бая яшь әтәчнеке кебек тоелган тавыш бу юлы тигез һәм талгын иде. Тәнзилә басма читенә кадәр атлады да җиргә аяк басу белән Рәшитнең кулып сыпырып төшерде. Һәм бая пакеты төшеп киткән урынга карап сулкылдап куйды. Керфектәге яшен сөртеп алды. Күңелдәге авырлыкны гына сөртеп тә сыпырып төшереп тә булырлык түгел иде. Рәшит алдында җебеп торуы да гарьлек булып тоелды һәм яра өстенә яра өстәде.
— Елама, Тәнзилә, — диде малай аның каршысына ук килеп басып, — Сөрт күзеңне.
Тәнзилә аңа күз сирпеп кенә алырга теләгән иде. Тик Рәшитнең йөзендәге кайгыртучанлыкны күреп туктап калды, күзләрен алалмыйча торды. Малай аны чынлап та юатырга тели һәм бу аның бөтен кыяфәтенә чыккан иде.
— Мә, Тәнзилә.
Кыз башта бик аңлап бетермәде. Кулындагы авырлыкны тойгач кына төшенде дә малайга омтылып куйды:
— Рәшит…
Тик ул арада Рәшит үзенең пакетын аңа тоттырып инде әллә кайда китеп өлгергән иде. Әйбәт йөгерә ул, әнә бит әле дә табаннары гына ялтырап тора. Хәзер кычкырам дисәң дә бөтен урамны яңгыратырга кирәк.
— Рәхмәт! — дип пышылдады кыз малай артыннан карап. Һәм елмаеп куйды. Авыр да рәхәт тә иде.
Шулай да моңсулык җиңде бугай.
— Нәрсә сөмсерең коелган? — дип каршылады аны Гөлсинә ишегалдына ук чыгып, — Берәр нәрсә булдымы әллә?
— Юк…
Күтәрмәгә җитү белән Тәнзилә танкеткасын чишеп урынына шудырды да пакетны апасына бирде:
— Мә.
Биек үкчәле танкеткадан арынгач, үзен иреккә чыккан шикелле тойды. Табан астыңда тигезлек булуын тою да рәхәт иткән, рәхәт, җайлы, ышанычлы.
— Апа… — Тәнзилә бер мәлгә икеләнеп калды да тәвәккәлләде, — Мин пакетны суга төшердем…
— Нәрсә? — дип өйгә керергә омтылган җиреннән кире борылды Гөлсинә, — Ни сөйлисең син? Менә бит пакетың.
Һәм кыз ни булганын сөйләп бирде.
— Ә Рәшит маладис! — дип башын чайкады Гөлсинә, — Маладис. Уйламаган да идем.
Һәм сеңлесен кочаклап алды, ипләп кенә башыннан сыйпады:
— Борчылма син, үскәнем. Бар да яхшы.
Ни өчендер Тәнзиләгә апасының Рәшитне мактаганын ишетү рәхәт иде. Барсын да аңлап, сеңлесенең хәленә керүе дә. И, әйбәт инде аның апасы. Берәү булса, тиргәшергә тотыныр иде әле. Ә бу кочаклап юатып тора.
Кинәт Гөлсинә аны кочагыннан арындырды да өйгә ашыкты:
— Хәзер, үскәнем…
бераздан ул кире әйләнеп чыкты да Тәнзиләгә акча сузды:
— Менә…
— Бүтән беркайда да бармыйм.
Гөлсинә елмаеп куйды.
— Кибеткә барып кил инде син. Рәшиткә бурычыңны кайтарырга кирәк, я әти-әнисе тиргәшер.
Тәнзилә башын какты.
— Урап кил дә туп-туры үзләренә кертеп бирерсең, — дип күз кысты Гөлсинә — Әниләргә әйтеп тормабыз, бу минем заначкы. Тизрәк булсаң, яхшырак.
Бу юлы Тәнзилә үзенең сандалиен гына эләктерде. Танкетка кебек үк матур булып ялтырып тормаса да монсы җайлы, үз аягыңның бер өлеше кебек иде…
Рәшитләрнең капкасыннан атлап керү белән сәер күренешкә тап булды… Кыз аны башта аңламыйча торды, мондый нәрсәне аның бер кайчан да күргәне юк иде. Аңлагач, үз күзләренә үзе ышанмады. Малих абый, Рәшитнең әтисе, малайны койма буендагы скәмиягә яткырган да аның шәрә аркасына каеш белән суга иде…
— Суга салыр өчен бирделәрме сиңа ул акчаны! — дип тиргәшә үзе, — Әнәңне шулай иткән малай! Бөтен дөньяны суга сал… Җилгә очыр бөтен булганыңны…
Һәм нәфрәтенең иң югары ноктасы булып каеш чыжлаган ишетелә… Һәм ул каеш саңгырау аваз чыгарып Рәшитнең аркасына килеп төшә… Рәшит ни өчендер кычкырмый… Шыңшый гына… Карышмый да, йөгерергә, качарга да омтылмый. Ул тулысы белән әтисенең иркенә бирелгән… Аркасына каеш төшкән саен яралы эт сыман шыңшып ала да тына… Ә аркасы… Анда буй-буй кызыл эзләр сызылып киткән… Кайберләр җирләре канаган да кебек…
Кыз бертын телсез булып карап торды да малайны җәзадан коткарырга теләп кычкырып җибәрде:
— Малих абый!..
Малих аны ишетмәде. Сүгенеп сөйләнә-сөйләнә кыйнавын белде.
— Бер нәрсә дә җиңел генә килми… Бу дөньяда без дә кыйналабыз… Һәр тиенне менә шулай кыйналып табабыз…
— Малих абый! — Тәнзилә аның каршысына ук килеп басты, — Нәрсә?!. Үзеңә дә кирәкме әллә, эт җыккан хатын…
Малих ярсу белән борылды да эндәшүченең үз хатыны түгеллеген аңлап туктап калды. Өй ишегенә карап алды.
— Җебегән! — дип сүгенде аннан соң, — Кибеткә барырга да ярамый. Шикәрен елгага төшереп җибәргән. Ир кеше шундый була мени?!.
Тәнзилә Рәшитнең ни өчен кыйналуын белгәч, өстенә салкын су сипкәндәй катып калды. Бала җоннарының кабаруын тойды. Арка үзәге буйлап салкын йөгерде.
— Гаиләсен ничек карый ул шушы көенчә, — дип сукранды Малих, — Кеше арасында ничек яши?!. Җебегән! Мәмәй!
Рәшит шунда торып утырды. Ул кыз ягына күз генә сирпеп алды да карашларын җиргә төбәде. Бик мескен, кызганыч иде Рәшит. Һәм үз мескенлегеннән ояла, шул гарьлектән бөтенләй кечерәя бара иде.
— Менә… — Тәнзилә үзе дә сизмәстән кулындагы пакетны Малихка тоттырды, — Сау булыгыз…
Малих бер шикәргә, бер Рәшиткә карап алды. Һәм кулындагы каешын атып бәрде.
Рәшитләр ихатасыннан чыккач кына Тәнзилә үзендә иркенлек тойды. Тик бу иркенлдек ләззәт китермәде, моңа кадәр кысылып торган тойгыларның ташуына гына сәбәпче булды һәм кыз үксеп елап җибәрде. Сугыш турындагы киноларда тоткын малайларны күргәне бар иде Тәнзиләнең. Рәшитнең кыяфәте аңа шуны хәтерләтте. Аерма бер генә, Рәшит концлагерда түгел, ә үз әтисенең йортында.
Һәм кыз үзен гаепле итеп тойды. Әгәр басмадан чыкканда янчыгын төшереп җибәрмәгән булса, Рәшит кыйналмас иде. Хәтта соңыннан… Малай биргән пакетны үзләренә алып кайтмыйча, Рәшиткә кертеп биргән булса да… Барсына да Тәнзилә гаепле иде…