Кичерү юк — 2 бүлек

* * *
Үзләренең капкасыннан атлап керүгә, Тәнзилә ниндидер сәер дөньяга юлыкканын аңлап туктап калды һәм кире чыгып йөгерергә чамалап капка тоткасына үрелде, тик тотка юк иде, капка да юк, аның урынында стена хасил булган. Кояш та сүнгән… Тирә яктагы бөтен дөньяны тутырган зәңгәрсу караңгылык күз карашын да, уйлау сәләтен дә, хәтта хыялны да чикли иде. Ишегалдында караңгылыктан башка да үзгәреш зур, бу аларның үзләренеке түгел, бу бөтенләй бүтән ихата… Бакчага керә торган койма буенда киң генә эскәмия, ә аның өстендә япа-ялангач Гөлсинә ята иде. Гөлсинәнең аркасын буй буй кызыл тасма телгәләгән, ул тасмалардан кан саркып тора. Ә әтисе озын каеш белән кызны кыйный иде.
— Әле син акча яшереп саклыйсыңмы? — ди ул күкрәк төбеннән саркылып чыккан тавыш белән, — Мин бөтен тапканымны гаиләгә алып кайтам, сезгә бирәм. Ә син үзең өчен дип саклыйсың!
Һәм ул тагын кыйнарга тотына. Һавада каеш чыжлаганы, аның юеш аркага килеп бәрелгәне, Гөлсинәнең ыңгырашып куюы ишетелә. Апасы еламый. Ул шыңшып-шыңшып кына ала. Хәлсез генә ыңгырашып куя. Ә әтисе кыйный. Аның маңгаеннан бәреп чыккан тир күзенә төшә, яңаклары буйлап шуыша. Әтисе аны кул аркасы белән сөртеп ала да эшен дәвам итә. Бераздан еш-еш сулап туктап кала. Сүгенә…
— Әллә син акча табуны бик җиңел дип беләсеңме?! — ди ул ярсу белән, — Син күрше күләнгә янчык-янчык шикәр таратып ятсын өчен эшлимме әллә мин?!.
Һәм беркадәр хәл алгач, кабат каешын күтәрә.
— Әти!
Әтисе аны ишетми, Гөлсинәгә суга… Тәнзилә аның каршысына ук килеп баса.
— Әти!
Әтисе аны күргәч туктап кала.
— Әнә, дөньяны таратып ята, — дип Гөлсинә ягына ымлый, — Хатын-кыз ул — дөнья тоткасы, ул өендәге мөлкәтне кешегә таратырга тиеш түгел.
Тәнзилә ни әйтергә дә белми. Апасы да кызганыч. Аның Гөлсинәне коткарасы, бу газаплардан хәзер үк тартып аласы килә. Тик үзе өчен дә курка. Әгәр барсына да үзе гаепле икәнен әйтсә, әтисе аны кыйный башлар кебек тоела. Әтисе тагын каешны күтәрә…
— Әти… — Тәнзилә үз хисләренә үзе тончыгып туктап кала, — Әти…
Теге кире борыла:
— Нәрсә?! Әллә сиңа да кирәк?
Тәнзилә ашыгып башын чайкый:
— Юк, юк, әти… — Һәм дәвам итә, — Ул гаепле түгел… Мин илтеп бирдем… Мин…
Әтисе туктап кала.
— Нәрсә?
— Мин гаепле, дип кабатлый Тәнзилә, — Мин…
Әтисе мизгел эчендә Гөлсинәне эскәмиядән күтәреп ала да читкә атып бәрә. Һәм Тәнзилә каршысына килеп баса:
— Чишен! — дип боера ул, — Ят эскәмиягә.
— Юк…
Шундук аркасын нидер көйдереп ала. Каеш икән. Тагын… Тагын…
— Ят эскәмиягә! — дигән боерык ишетелә, — Чишен дә ят.
Тәнзилә ялвара:
— Юк, әти, зинһар өчен…
Кинәт көчле кул аның күлмәген умырып төшерә дә ялангач калган кызны эскәмиягә ыргыта.
— Әти! Тимә миңа, зинһар!
Кыз әтисенә мөлдерәп карый һәм коты алынудан тагын кычкырып җибәрә:
— Абый!
Аның янында әтисе түгел, ә Малих абый каеш тотып басып тора.
— Малих абый, тимә! — дип кычкыра кыз, — Зинһар өчен…
Ләкин аны беркем дә ишетми. Һавада каеш чыжлап ала да тонык тавыш белән чәпелдәп аның аркасына килеп бәрелә. Тагын… Тагын… Тәнзилә кычкырмый, кычкырырлык хәле юк… Сызланудан зиһене дә таркалган бугай, хисләре дә тупасланган. Ул бары тик шыңшый гына…
— Тәнзилә!
Бу тавыш кайдандыр, авырту, гарьләнү, үкенү тойгылары арасыннан үсеп чыга. Һәм тагын кабатлана:
— Тәнзилә! Нәрсә булды?
Апасы. Гөлсинә. Үзе дә шушында ич, нәрсә булганын күрми микәнни? Әллә ул авыртудан сантыйланганмы? Тирә-якта нәрсә булганын аңларлык халәттә түгелме?
— Тәнзилә, үскәнем! Уян!
Уян дигән сүз тәэсир итә. Тәнзилә күзләрен ачып тирә-ягына карана. Якты…
— Тәнзилә, үскәнем!
Гөлсинә аның йөзенә иелгән, җиңелчә генә итеп битләрен чәбәкли:
— Уян, үскәнем… Син саташасың…
Тәнзилә торып утырды. Тирә-ягына каранып алды. Юк, ихатада да, әллә нинди зәңгәрсу караңгылыкта да түгел, үзләренең бүлмәсендә ул. Әле күргәннәре төш кенә булган бугай. И, уяну шундый рәхәт инде. Бөтен саташуларың коелып төшә, бөтен сызлануларың юкка чыга. Шулай да Тәнзилә апасына шикләнебрәк карады.
— Аркаңны күрсәт әле.
Гөлсинә аптырап калды. Ләкин сеңлесенең саташуын уйлап алды бугай, күлмәген күтәреп арты белән сеңлесенә борылды. Аркасында калак сөяге янындагы миңнән башка бер нәрсә дә юк иде.
— Нигә утны яндырдың?
— Син алама төш күрдең бугай, — дип елмайды Гөлсинә, — Яктылыкта уянсын дидем.
Һәм сеңлесен назлы итеп кочаклап алды. Тәнзилә апасына сыенды. Апасы җылы рәхәт иде.
— Апа, мин сиңа бер нәрсә сөйлимме?
— Сөйлә, үскәнем.
— Әтисе Рәшитне кыйный…
Гөлсинә пырхылдап җибәрде.
— Малайларга һәрвакыт бераз өлеш эләгә. Рәшиткә генә түгел, барсына да.
Тәнзилә үзенекен сөйләде:
— Моңа өлеш кенә эләкми… — диде ул бик җитди тавыш белән, — Рәшитне әтисе кыйный. Чын итеп.
Һәм бүген көндез күргәнен түкми-чәчми сөйләп бирде. Барсын да Гөлсинәгә сөйләгәч, күңеленә җиңел булып калды һәм Тәнзилә ипләп кенә йокыга китте.
Куркыныч төшләр аны башкача бик йөдәтмәде. Кайбердә каеш чыжлаганын, кайчагында концлагерьдагы Рәшитне күрде. Анда да аерма-ачык итеп түгел, ничектер томан аша… төссез итеп… Тора-бара тойгылары да үтмәсләнеп калды бугай, алар ул кадәр җанын өзгәләмәде. Шулай да күңеленең кайсыдыр почмагында гаеплелек тойгысы калды бугай. Гаеплелекме, үзеңне бурычлы дип санаумы инде ул, әллә рәхмәт хисеме — аңламассың. Һәрхәлдә, Рәшиткә карата ниндидер бер үзенчәлекле караш, битарафлыктан тырпаеп торган бер нәрсә…
Моның әле өлгереп җитмәгән мәхәббәт хисе икәнен аңлау өчен хәтсез вакыт кирәк булды.

* * *
Әлеге хәлләрдән соң Рәшит һәрвакыт диярлек Тәнзиләнең игътибар үзәгендә булды. Җиденче-сигезенче сыйныфлар мәктәптә өлкәннәрдән исәпләнә һәм күп кенә чараларны, чаңгы ярышлары булсынмы ул, футбол, яки волейбол уеннарымы, төрле бәйрәмнәргә багышланган концертларга әзерләнүме — барсын да диярлек бергә үткәрәләр иде.
Әле футбол ярышы бара иде. Тәнзиләләр сыйныфындагы малайлар белән Рәшитләр сыйныфы көч сынаша. Элек мондый уеннарга артык исе китмәсә дә Тәнзилә соңгы вакытта аларның берсен дә калдырмый башлады. Уенны күзәтү, шул арада татлы хыялларга күмелү рәхәт иде.
Әнә, Рәшит тупны эләктереп алган да дәгъвәчеләр капкасына йөгерә. Аның артыннан куа чыгучылар әллә кайда ук торып калган. Ә Тәнзиләнең сыйныфташ кызлары менә-менә “гол” буласын аңлап, тын алырга да куркып утыра.
— Әйдә! Тип! — дип пышылдый Тәнзилә.
Янында утырган ахирәте сәерсенеп карап куя:
— Кем өчен син? Безнекеләр җиңелә бит…
Тәнзилә елмая:
— Күрше бит ул минем.
Тик Рәшит тибәргә өлгерми, капка янына җитүгә каршысына икәү килеп чыга. Тик ул җайлы гына итеп якындагы иптәшенә пас бирә. Теге икәү туп артыннан йөгерә. Ә ул арада иптәше тупны кабат Рәшит ягына җибәрә. Кәкре чәкән! Туп читкәрәк китә, ул инде дәгъвәче егетләргә күчәргә мөмкин. Тик Рәшит шундук тупка ташлана да мизгел эчендә тибеп җибәрә.
— Гол! — дип шау-гөр килә тирә-як, — Гол!
Тәнзилә дә аларга кушыла. Футбол кырындагылар инде туп кертүче малайны кочаклап ала. Тик бу… Бу Рәшит түгел… Югары очтан Рамил исемле малай. Әлбәттә, моның Рәшит түгеллеген Тәнзилә белә. Белә иде. Тик ул Рамил урынында нәкъ менә Рәшитне күрергә тели иде. Ул Рәшитнең һәр өлкәдә беренче булуына өметләнә, шуны тели, шуны көтә. Ә Рәшит… Ул әллә кайда. Хәтта Рамилны котларга да иң соңгылардан булып килеп җитә.
Ул арада уен кабат башлана…
“Рәшит! — дип ярсый Тәнзиләнең күңеле, — Әйдә, эләктер тупны! Йөгер! Тип! Күрсәт үзеңнең кемлегеңне!”
Тик болай дип кычкырып әйтә алмый. Бары тик энәдә утырган сыман тынгысызлана, әле анда, әле монда күчә, үз уйларын, үз көчен ниндидер тылсым ярдәмендә Рәшиткә тапшырырга тели, тик бернинди дә нәтиҗәгә ирешмәгәч, чарасызлыктан чәбәләнергә мәҗбүр була.
“Рәшит!!! Әйдә!”
Ә Рәшитнең көченә, булдыклылыгына ул ышана. Бары тик җай гына таба алмый бугай, нәрсәдер аңа үзен күрсәтергә мөмкинлек бирми. Тәвәккәллеге җитмиме, күңел иркенлегеме шунда… Хәтта кулына туп эләккәч тә нәрсә эшләргә белмичә җебебрәк кала. Дәгъвәче капкасына йөгерер урында, иптәшенә пас бирә. Көтелмәгән туптан тегесе дә каушабрак кала. Ул арада Рамил килеп чыга һәм…
Рамил оста малай инде. Әнә бит футбол кырын ничек ертып бара. Аны беркем куып тота алмый, каршысына чыгучыларны да бала-чаганы алдаган кебек кенә артта калдыра. Һәм — гол!.. Юк, бу юлы гол түгел икән, капка сакчысы өлгеррәк булып чыкты. Ул тупны эләктереп алды да шунда ук кирегә тибеп җибәрде. Туп Рәшит янына гына килеп төште.
— Рәшит!
Монсын кыз үзе дә сизми калды. Бары тик янындагы иптәш кызлары сәерсенеп карап куйгач кына гаепле елмаеп:
— Күрше… — дип акланды.
Ә Рәшит… Ул тупны эләктереп алды да капкага ташланды.
— Пас! Пас! — дип кычкырышты иптәшләре аның ягына табан килгән өерне күреп.
Тәнзилә дә күңеленнән шулай дип кабатлады.
— Пас бир, Рәшит! Әнә уң яктагы малай уңайлы тора!
Бу сүзләрне ул кычкырып әйтмәде. Ләкин үзенең күңелендә алар дөнья яңгыратып кычкырганнан да көчлерәк булып яңгырады. Бу сүзләрне саңгыраулар да ишетергә тиеш кебек иде. Һәм Рәшит ишетте…
Ул нәкъ Тәнзилә теләгәнчә, нәкъ ул көткәнчә итеп уң якка пас бирде дә йөгерүен дәвам итте. Ул арада тупны аңа кире җибәрделәр. Ул йөгергән уңайга тупны эләктереп беркадәр барды да көтмәгәндә тибеп җибәрде. Тәнзилә инде бөтен булмышы белән футбол кырында иде. “Эх, иртәрәк типтең!” — дип уйлады ул. Капкага әле ерак кына иде. Ләкин…
— Гол! -дигән тавыш яңгыратты тирә-якны — Гол!
Тәнзилә дә торып басып шуларга иярер, шатланып кычкырыр сыман иде. Тик ул үз күзләренә үзе ышанмыйча катып калды. Әле генә гол кертүче кеше Рәшит түгелдер, Рамилдыр, яки башка берәүдер сыман тоелды.
Ул волейбол ярышларында да, чаңгы белән йөгерүдә дә, гомумән, һәрбер бәйгедә Рәшитне күзәтә, аның җиңүче булуын тели, күңеленнән генә көч биреп тора иде. Кайчагында әллә нинди хыялларга бирелеп бетә, мәйдандагы күренеш урынына бөтенләй башканы күз алдына китерә, башканы күрә һәм ул күренешләрнең төп герое, әлбәттә, Рәшит була торган иде. Менә ул иптәшләрен әллә кайда калдырып беренче булып финишка килә. Менә ул беркем ала алмаслык итеп кистереп сугылган тупны күтәреп сетка аша ташлый, менә ул… Ләкин боларның берсе дә чынбарлыкка туры килми, кызның күңелендә каһарман булса да Рәшит чынбарлыкта бик уртакул гына уенчы булып, дансыз гына язмышына канәгать калып басып тора иде. Ә бүген…
Сыйныфташлары кочагыннан арынгач, Рәшит тагын уенга әзерләнде. Авызы колагында иде. Бер генә мизгелгә ул Тәнзилә ягына да карап алды бугай. Тәнзиләнең дә авызы ерылды. Моны күреп янәшәсендәге сыйныфташ кыз кабыргасына төртеп алды:
— Синең күрше!.. — дип күз кысты ул, — Тырыша…
— Сине ишетте бугай, — дип куйды икенчесе.
Тәнзилә дәшмәде. Ләкин теге сүз күңеленә кереп калды. Сине ишетте бугай… Ә бәлки, чынлап та ишеткәндер… Нәкъ Тәнзилә теләгәнчә эшләде бит. Бәлки… Ничек кенә булса да аның кәефе күтәренке иде.
Уен дәвам итте. Рәшит үзгәргән иде бугай. Ул инде элеке кебек төссез уенчы түгел иде. Һәрвакыт уен уртасында булды. Ашкынуы ташып тора, җиңүгә ихтыяры көчле иде. Тәнзилә аның һәр адымын күзәтте, көч биреп торды. “Аны эшлә, моны эшлә!” — дип киңәшен дә бирде. Эчтән генә, әлбәттә. Рәшит кайчак аны тыңлады, кайвакыт өлгерә алмый калды, ә күбесенчә бөтенләй ишетмәде дә. Ләкин ничек кенә булмасын, могҗиза бүтән кабатланмады. Рәшит башкача гол кертә алмады. Хәер, башкалар да ул кадәр аерылып тормады. Һәм гомумән, бу уенда бүтән беркем дә гол ясамады. Соңгы матур сүз Рәшитнеке килеш калды.
Шулай хәтта яхшырак та иде. Уеннан соң кызлар сыйныфташ егетләр янына кузгалды. Команда җиңгән чакларда алар бергәләшеп барып котлый, җиңелгәндә — юаталар. Тәнзилә Рәшит янына барырга, аңа җылы сүзләр әйтеп кочаклап, хәтта бит очыннан үбеп алырга да әзер иде. Тик алай итеп була мени? Ничек үз сыйныфыңнан аерылып китәсең инде. Ярый, берәр җай туры килер әле.
Мәктәптән кайтканда Рәшит аны үзе куып тотты.
— Сәлам!
Тәнзилә дә сәлам бирде дә дәшмичә генә кайтуларын белделәр. Рәшит ара-тирә тамак кырып алды, сумкасын төзәткәләп маташты. Тәнзилә дә сүзне нидән башларга белми интекте. Ахыр чиктә ул әйтеп куйды:
— Ә син әйбәт уйнадың.
Гадәттә, мондый вакытта малайлар “ерунда”, яки уенлы-чынлы “ә кәк же” дию белән генә чикләнәләр. Ә Рәшитнең сүзе күбәйгән иде бугай:
— Мин үзем дә сизми калдым, — дип елмайды ул, — Кинәт кенә нәрсәдер килеп чыкты да куып алып китте. Ниндидер өермә кебек…
— Ул мин идем…
Кыз үзенең ничек шулай пышылдавын үзе дә сизми калды. Ә сизгәч, битләренә алсулык йөгерде. Болай дип әйтергә ярамый иде. Бу бит ачыктан-ачык яратуыңны белдергән сыман… Тик шунда ук арка үзәге буйлап ниндидер салкынлык узды. Монсы бигрәк тә коточкыч иде. Әгәр чынлап та шулай булса? Әгәр чынлап та Тәнзиләнең теләге өермәгә әйләнеп… Юк, монсын берничек тә күз алдына китереп булмый…
— Нәрсә? — дип елмайды Рәшит, — Нәрсә син идең?
Бер мизгелгә карашлары очрашты. Рәшит аңлады аның сүзен. Ул “Нәрсә син идең?” — дип сорамый, ул кызның сүзләрен аңлаган һәм беркадәр гаҗәпләнә, беркадәр шатлана һәм нык дулкынлана, шул дулкынлануын елмаю белән капларга азаплана иде. Тәнзиләгә карашларын тиз генә түбән кадап, үзләренә табан йөгерүдән башка чара калмады.