Кичерү юк — 10 бүлек

* * *
Башкаланың автовокзалына килеп төшү белән, игъланнар басыла торган берничә гәзит сатып алды. Йөклелекне өзү турындагы белдерүләр шактый күп иде. Кайберләре ачыктан-ачык язылган, кайберләре беркадәр томанлырак итеп. Тәнзилә аларның барсын да аерым бер дәфтәргә күчереп алды. Телефон номерлары да, адреслары да, хәтта нинди транспорт белән барырга кирәге дә төгәл күрсәтелгән. Тәнзилә автовокзал урнашкан урамдагысын сайлады. Болай итсә, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр билгесез урамны эзләп йөрергә кирәкмәс, җайлырак булыр кебек тоелды.
Поликлиникага кергәч тә үзе кебек үк хатын-кызлар чиратында этләнергә, кирәк-кирәксез сорауларга җавап бирергә туры килмәде. Түләүле урын булгач, кеше аз иде. Алары да артык сөйләшергә омтылып тормады, һәркайсының үз хәстәре хәстәр булгандыр. Бераздан ул врач кабинетына узды. Өстәл артындагы ханым үзе дә авырлы иде. Тәнзилә бер мәл сәерсенеп ишек төбендә басып торды. Бүтәннәрне йөклелектән азат итәргә тиешле кеше үзе авырлы булырга тиеш түгелдер, ул монда ялгыш кергәндер төсле тоелды.
— Узыгыз, — диде йөкле ханым ягымлы тавыш белән, — Нинди йомыш белән килдегез?
Тәнзилә кыска гына итеп хәлен аңлатып бирде. Ханым аңа беркадәр сәерсенеп карап торды да:
— Ул сезне йөкле килеш тә алырга риза икән, бәлки кире уйларсыз. Бәлки, баланың гомерен өзәргә кирәкмидер?
Тәнзилә сискәнеп китте. Һәм шундук ярып салды:
— Бу — баланың гомерен өзү түгел!
Тәнзиләнең сүзләре шулкадәр катгый яңгырады, аны инде үгетләп торуның файдасы тимәс кебек иде. Моны кыз үзе дә сизде. Һәм күңелендә ярала башлаган икеләнү тойгысын куарга тырышты:
— Ул барыбер бәхетле булмаячак.
Врач ханым иңнәрен генә сикертеп куйды. Шулай да:
— Бәлки, бераз урамда йөреп керерсез? — дип хәстәрлекле караш ташлады, — Уйланырсыз. Теләсәгез, психологка юллама бирәм. Бушлай. Ә монда теләсә-кайсы вакытта чиратсыз керә аласыз.
Тәнзиләнең күңелендәге теге тойгы тагын баш калкытты. Җаныныңмы, тәненеңме әллә кайсы урыннарына бәрелеп бер кайтаваз яңгырады: “Бәлки, баланың гомерен өзәргә кирәкмидер?” Тәнзилә үзенең бу халәтен җиңәргә тырышты. Җиңел түгел иде. Әгәр урамда йөреп керсә, аннан да бигрәк, психологка керсә, йөген төшертергә җөрәт итәчәк түгеллеген үзе дә тоя иде. Шуңа врачның сүзен кире кагарга ашыкты:
— Юк!
— Үкенсәссеңме соң? — дип үзенекен тукыды врач ханым, — Күпләр үкенә бит мондый очракта.
— Юк, — дип кабатлады Тәнзилә. Тавышының мескенрәк чыгуын сизеп өстәп куйды, — Үкенмәячәкмен.
— Бала тапканчы ук ясатылган абортларның күбесе бик үк уңышлы тәмамланмый, — дип һаман үгетләвен белде доктор, — Төрле начар нәтиҗәләре кала. Кайвакыт бу җиңелрәк авыруларда чагыла, ә кайчагында ана булу мөмкинлегеннән дә мәхрүм итә.
Тәнзиләгә инде врач ханымның кыланышы ошамый башлады. Ник шул кадәр кире уйларга үгетли ул? Тәнзиләне елатырга телиме? Соң шулкадәр ара узып башкалага кадәр килгән икән, берни эшләмичә кайтып китсенме кеше?
— Мин бит авылдан килдем, — диде кыз катгый булырга тырышып, тик тавышы калтырануын үзе дә сизде, — Барсын да уйладым. Барсы да хәл ителгән.
— Яхшы, — диде ниһаять врач ханым, — Мин сезне УЗИ-га җибәрәм. Шул арада тагын бер кат уйлап карагыз.
Һәм нәрсәдер сызгаларга тотынды. Ник шулкадәр үҗәтләнә бу доктор?!. Кинәт Тәнзиләнең аңында ниндидер ачыш сыман нәрсә ялтлап китте. Нигә үҗәтләнәме? Үзенең намусын чистартыр өчен шулай кылана! “Мин кисәттем, үгетләп карадым, бала гомерен саклап калырга тырыштым, ә анасы риза булмады. Шуңа күрә, бу гамәлдә минем бер гөнаһым да юк, барсы да Тәнзилә намусында,” — дип акланырга тели. Менә ни өчен аның шулкадәр нык үгетләп маташуы.
Бу уйдан соң Тәнзиләнең күңелендә җиңеллек пәйда булды. Үзенең хаклы икәненә ышанычы кире кайтты. УЗИ үткәндә дә, аннан соң да бернинди икеләнү кичермәде. Барсы да хәл ителгән инде, бары тик гади бер операция ясатып бу мәсьәләгә нокта куясы гына калган. Ә Тәнзиләнең бер гаебе дә юк. Бу бала үтерү түгел. Хәтта ире белән син дә мин яшәгән апалар да вакыт-вакыт йөген алдырып кайта. Бернинди җитди сәбәпләре булмаса да. Ә Тәнзиләнең сәбәбе җитди…
Кире урап килүгә врач ханым әлләнинди сораулар биреп баш катырып тормады. Бары тик:
— Ясыйбызмы? — дип кенә сорады. Шулай да Тәнзилә аның тавышындагы үкенүгә тартым чалымны ишетми калмады. Һәм шуның тәэсирендә бугай, ниндидер гаепле бер кыяфәт белән баш какты:
— Әйе.
-Кырындыгызмы? — дип сорады врач ханым һәм Тәнзиләнең баш кагуын күргәч өстәп куйды, — Аз гына көтеп торыгыз. Чакырырбыз.

* * *
Өлкәнрәк хатыннардан: “Һи, абортны хәзер бик җиңел эшлиләр икән, тузан сугыргычы белән чүп суырткан сыман гына итәләр. Бер нәрсәсен дә сизми каласың. Менә элек интектерәләр иде…” — дигәнрәк сүзләрне ишеткәне бар иде кызның. Чынлап та шулай икән. Әлләни авырлыгы юк, бары тик эчнең аскы өлешендә нәрсәде туңган сыман тойгы гына кала икән. Тәнзиләне дә бераз палатага кертеп яткырып тордылар да врач килеп тикшергәч, чыгарып җибәрделәр.
Операция үзе авыр түгел. Ләкин…
Баланы алдыргач, ничектер җиңеләеп калырмын, авыр уйлар, борчулы кичерешләр югалыр, дип көткән иде Тәнзилә. Ләкин алай булмады. Карындагы бала белән бергә аның үз күңелендәге иң кадерле бер нәрсәсен дә суыртып алганнардыр сыман тойгы калды. Бер җире дә авыртмый, әлләни олы кайгысы да юк… Тик аның җанына нәрсәдер җитми һәм нәрсә җитмәвен Тәнзилә үзе дә аңлап бетерә алмый иде.
Урам буйлап атлаганда да, тыгыз автобуста төрткәләшеп барганда да, вокзалга килеп кергәч тә ул үзен өрәк шикелле тойды. Бернигә сөенми, бернигә көенми, кешеләр арасында кеше тормышы белән яшәми кебек иде. Өрәкме, курчакмы шунда… Аңламассың. Әмма тере кеше түгел, хатын-кыз түгел… Югыйсә, очраклы йөклелектән котылдым, хәзер мине Рәшит белән бәхетле тормыш көтә дип сөенергә тиеш бит инде. Чынлап та бик уңышлы килеп чыкты бит, беркем сизмәде, беркем күрмәде. Артык кыйммәткә дә төшмәде. Авыртуы да әлләни түгел. Шулай булгач, шатланырга гына кирәк. Яки көенергә… Ходай биргән баламны алдырдым, үз яралгымны үз кулларым белән харап иттем, миннән дә чиркангыч зат юк бу дөньяда дип зар еларга. Ләкин Тәнзилә мондый тойгыларның берсе өчен дә сәләтсез иде. Җансыз, хиссез, шатлык-кайгысыз бер шәүлә… Күңелендә бушлык. Тирә-юндә бушлык. Ул үзе дә бушлык иде.
Шушы шәүлә район үзәгенә кайта торган автобуска кереп утырды. Кеше артык күп түгел иде бугай, һәрхәлдә Тәнзилә янәшәсендәге утыргычта беркем дә юк иде. Булмавы да яхшы. Кыз күзләрен бер ноктага төбәп озак кына оеп килде дә караңгылыкка чумды. Караңгылык шундый рәхәт иде. Бу күпмегә сузылгандыр, бер арада Тәнзиләнең колагына бала тавышы ишетелде:
— Әни, әни… Йоклама инде… Уян әле…
Аның йокысы очты. Беркадәр ул күзләрен ачарга куркып утырды. Күзләрен ачса, үзенең баласын күрер дә аның күзләренә карарга кыюлыгы җитмәс, йөрәге ярылыр сыман тоелды. Ә бала һәман кабатлады:
— Әни, күзләреңне ач инде…
Тәнзилә ирексездән күзләрен четердәтеп йоды, керфекләре калтыранырлык итеп.
— Әни, — дип үҗәтләнде бала, — Син мине яратасыңмы?
“Яратасыңмы? — дип пышылдады Тәнзиләнең иреннәре, — Яратам… Яратырга тиеш идем…”
— Яратсаң, күзләреңне ач, — диде бала тавышы, — Күзләреңне йомгач, син үлгән кебек…
“Мин үлдем бугай, — дип пышылдады Тәнзилә, — Хәтта күзләремне ачсам да… Синең белән бергә мин дә үлдем… Җанымның иң кадерле, иң кирәкле бер өлеше юкка чыкты…”
— Ә мин синең үлүеңне теләмим. Син үлсәң, миңа кыен булачак.
“Син үлгәч, миңа да кыен, — Тәнзилә керфекләренең яшьләнүен тойды, — Кыен, балам… Гафу ит, мине, балам!”
— Әни!.. — баланың тавышы Тәнзиләнең күз яшьләренә чылангандай дымлы иде, — Әни, уян!”
— Әү, бәләкәчем! — монсы хатын-кыз тавышы иде, — Нәрсә булды?
— Йоклама, син йоклагач, мин куркам.
— Кичер бәләкәчем. Кил әле монда. И, шушыны инде…
Тәнзилә кул сырты белән керфекләрен сөртеп алды да күзләрен ачты. Автобус үз җаена гына теркелди иде. Бая тавыш биргән баланы эзләп тирә-ягына каранды. Арттагы утыргычта икән. Кечкенә бала белән ана бергә утырып баралар. Тәнзилә аларга урлап кына карап алды. Анасы кечкенә кызын кочагына алып иркәли. Бу күренеш аның күз алдында калды. Әлеге ана шулкадәр бәхетледер, баласы шундый татлыдыр сыман тоелды. Аның саен күзләренә яшь килде. Һәм ул үзен-үзе нинди зур югалтуга дучар итүен аңлады. Хәзер инде кирегә юл юк иде.
— Кичерү юк сиңа, — дигән уй күңелен көйдереп узды, — Беркайчан да. Гомерең буена. Кичерү юк.

* * *
Автобус район үзәгенә кайтып җитте. Тәнзилә авыл башында ук төшеп калып, попуткага чыгарга уйлаган иде, тик урыныннан кузгала алмады. Һушына килеп, төс-кыяфәтен бераз хәстәрләп өлгергәнче вокзалга килеп туктадылар. Ярый, авылга кайтасы автобус бер-ике сәгатьтән булачак. Вакытын ничек тә үткәрер әле.
Ләкин автобус тәрәзәсенә күз салу белән, вокзал ишеге төбендә торган егетне күреп калды. Бу Рәшит иде. Озак көткәнгә охшаган, йөзендә бераз арыганлык галәмәте дә чагыла кебек. Егет автобусның кайдан килгәнлеген күрү белән ишеккә атлады.
Тәнзилә аның килүенә бер дә сөенмәде. Әйбәт, әлбәттә. Егетнең кайгыртучанлыгын, сөйгәне өчен ярдәмгә атлыгып торуын аңлата торган күренеш. Акылы белән моны аңласа да, күңеле моны кабул итмәде. Аңгыра! Авыл башында төшеп калуы яхшырак буласы иде. Аягурә төш күреп йөри торгач, әнә нинди хәлләргә калды ич. Ә ул һаман акыл туплый алмый, һаман шул аңгыра көенә кала… Ә Рәшит… Килмәсә яхшырак булыр иде. Аңа беркем дә ачуланачак түгел иде бит инде, беркем үтенмәде, ник шулай тыңгысызланып йөридер… Ярата! Үзең битараф булмаган кешенең… Юк… Үзең яраткан кешенең сине дә яратуы рәхәт. Әлбәттә, рәхәт. Тик кайвакыт ялгызың гына калырга, уйларыңны тәртипкә китерергә, тормышыңның томаннарын таратырга кирәк. Бу теләк кенә түгел, ә таләп. Җан таләбе. Рәшитнең шуны да аңлый алмавы кызның эчен пошырды.
Аны күрүгә Рәшитнең бөтен булмышы нурланып китте. Бая гына ниндидер билгесезлек эчендә йөзеп, балтасы суга төшкән кеше кыяфәтенә кергән кешенең шулай кинәт үзгәрүе Тәнзиләнең дә күңелен күтәреп җибәрде. Рәшит аны кочаклап алды:
— Әһә, эләктеңме?!
Үзе шундук кызның кулындагы сумкага үрелде.
— Китер монда.
— Юк, — дип сумкасын ныграк кысты Тәнзилә, — Үзем…
Сумка эчендә башкала хастаханәсендә булу турындагы кәгазьләр, акча түләү квитанциясе… Боларны егет кулына тоттыру ничектер уңайсыз иде. Ул кәгазьләрне ташлап калдырырга кирәк булган. Югыйсә, сумка эчендә яткан килеш тә… Кыскасы, Тәнзиләнең кара эшен дәлилләүче ул кагәзләр хисләр яктылыгын, күңел аклыгын пычратыр сыман тоелды. Өстәвенә Рәшитнең беренче сүзе… Әһә, эләктеңме, имеш… Барсын да белеп, сизеп тора диярсең…
— Эләктем, — дип елмайды кыз. Эчең тулы ялкын булса да бу урында елмаерга кирәк иде. Әлбәттә, ихлас, якты елмаю ясый алмады, тик кыз белән очрашу шатлыгыннан балкучы егеткә бу мөһим түгел иде. Һәм кыз һөҗүмгә күчте, — Ә син монда нишләп йөрисең?
“Кайдан белгән ул минем шәһәргә китүемне? Беркемгә дә сиздермәгән идем бит…”
— Бүген район үзәгенә барышлый сезгә кагылган идем, — дип елмайды егет, — Ә монда килгәч, сине эзләп йөрдем. Тапмадым. Шуннан бер авылдашны очраттым… Ә ул синең автобуска утырганыңны күргән. Шуннан мин… Көттем инде…
Рәшит елмайды. Аның елмаюы шундый ихлас, шундый рәхәт иде, үзе дә сизмәстән Тәнзилә дә шул елмаюга иярде. Бу юлы кызның елмаюы да ихлас, назлы иде. Рәшит әллә ничек җайлы гына итеп аның кулындагы сумканы үзенә күчерде. Бу юлы кыз карышмады, хәтта кәгазьләр турында да уйлап тормады. Егет кешенең кыздагы бөтен авырлыкларны үзе йөкләргә тырышуы табигый булып тоелды. Әмма шундук көтелмәгән сорау яңгырады.
— Ә син нишләп йөрисең?
Бу сораудан Тәнзилә тетрәнеп куйды. Ул инде моңа әллә ничә төрле җавап әзерләгән, аларны авыз эченнән генә пышылдап, ничек әйтергә кирәген дә өйрәнеп маташкан иде. Ләкин әлеге халәткә ул җавапларның берсе дә туры килмәде. Һәм кыз үзе дә сизмәстән:
— Больницага бардым, — дип ычкындырды. Болай диюенә башта үкенсә дә икенче мизгелгә шатланып куйды. Аңында Рәшитнең: “Авылдаш синең автобуска утырганыңны күргән…” — дигән сүзе ялтлап китте. Бәлки, хастаханәгә кергәнен күрүче авылдаш та табылыр… Шуңа күрә, дөреслектән артык ерак китәргә ярамый иде.
— Нәрсә булды?
Кызның күңелендә бер мизгелгә яшен атылды. Әмма үзеңне кулга алырга кирәк иде:
— Булмады.
Егет шуны гына көтеп торгандай:
— Башкалага бер дә юктан гына җибәрмиләр, — дип аңа текәлде. Тәнзилә күзләрен түбән кадады.
— Чынлап берни дә булмады, — дип елмайды ул үзен кулга алгач, — Бездә тиешле аппаратура юк, шуңа анда барып тикшеренергә куштылар. Бардым. Бар да яхшы. Менә шул.
Әмма егетне “менә шул” гына канәгатьләндермәде, ул чынлап та борчыла иде бугай.
— Кайсы төшең?
Кыз аңа шелтәле караш ташлады.
— Ну, Рәшит!.. Сиңа бик кирәкме ул?
Әмма егет җитди иде:
— Кирәк.
— Гинеколог җибәрде.
Егет баш кагып куйды да сүзне икенчегә борды. Хастаханә турында сүз кузгатмау өчен бу җитди сәбәп иде. Бераздан ул сәгатькә ымлады:
— Автобус килгәнче вакыт күп әле…
— Ярый, — дип елмайды кыз, — Көтәрбез…
— Менә монда бер яхшы кафе бар. Әйдә, шунда кереп чыгабыз.
— Юк, Рәшит…
— Әйдә, — елмайды егет шул якка юнәлтеп, — Син бит юлдан кайткан кеше.
— Алайса, билет алып китик.
— Килгәч тә мөмкин.
— Әлегә беркем дә юк, — дип карышты Тәнзилә, — Ә без килүгә чират булачак.
Рәшит ихлас елмайды. Һәм баш какты.
— Син хаклы. Әйдә.
Рәшит янында аңа рәхәт иде. Автобустан төшеп аның белән очрашканнан соң, бер тапкыр да газаплы уйга бирелмәде, өзгәләнмәде. Хәтта үзенең берничә сәгать элек кенә хәтәр адым ясаганлыгын да оныткандай булды. Аның һәр сүзе, һәрбер гамәле кыз күңеленә көч өсти, хәтта гади генә итеп:”Син хаклы. Әйдә.” — диюләре дә бер тылсымга ия кебек иде. Кыз елмаеп Рәшит кулындагы сумкага үрелде, аның кесәсен актарып, кәшилүген алды да касса ягына омтылды.
— Юк, үзем алам! — дип каршы төште егет.
— Мин алам! — дип чаяланды кыз. Һәм касса тәрәзәсенә тартылды. Тик егет аның биленнән эләктереп алды да үзенә тартты. Шунда ничектер ялгыш кагылыпмы, кыз кулындагы кәшилүкне бәреп төшерде. Кәшилүк эчендәге әйберләр идәнгә чәчелеп китте. Рәшит шундаук чүгәләп, аларны җыярга кереште. Башта кәшилүкне алып кызга тоттырды, аннан кәгазь акчаларны, бераз читтәрәк яткан автобус билетын, тагын ниндидер кәгазьне… Тәнзиләнең йөрәге жу итеп куйды. Һәм ул үзен-үзе белештермичә, Рәшитнең кулындагы кәгазьгә үрелде. Тик егет, үзеннән үзе килеп чыкты бугай инде бу, кулын читкә алды. Елмайды. Ә Тәнзилә елардай булып аңа төбәлде:
— Бир!
— Бие башта, — дип шаяртты егет, әмма Тәнзиләнең кыяфәтен күреп елмаюы җыелды һәм ул үзе дә сизмәстән кәгазьгә күз салды.
— Рәшит! — дип ысылдады Тәнзилә, — Бир, дим…
Тик ул кәгазьгә үрелерлек тә, сүз әйтерлек тә көч тапмады. Чөнки Рәшит укып өлгергән иде инде. Ул хәзер аның аборт ясатуы турында белә иде. Тәнзилә моны егетнең кинәт үзгәреп китүеннән сизде. Рәшит башта ничектер катып калды, аннан соң агарынып китте, йөзендә җыерчыклар артты, кулларында җиңелчә дерелдәү хасил булды.
— Тәнзилә?!.
Бу арыган, җавап эзләп дөньяның бөтен почмакларын барлап, бөтен ишекләрен кагып чыкканнан соң, хәлсезләнеп һәм таяныч эзләп соңгы ноктасына кайтып егылган сорау иде. Һәм ул сорауга Тәнзиләнең җавабы юк иде. Хәтта Рәшит үзе дә хәлсезләнеп, бөкерәеп, сорауга әйләнеп калгандыр сыман иде. Әмма егетнең күзләрендә кинәт явызлык дулкыны пәйда булды. Кинәт кенә бәйдән ычкынган усал эт… Юк, моны берни белән дә чагыштырырлык түгел иде бугай. Ниндидер шартлау иде бу. Күзләрендә хасил булган явызлык мизгел эчендә диярлек йөзенә күчте, Рәшитне ниндидер бер кара йөзле куркыныч кешегә әйләндерде. Моны күзәтүдән кызның күңелен курку ялмап алды. Тик шундук яңагын нәрсәдер көйдерде… Күз алдында ут шарлары биеште. Рәшит чынлап та шартлагандыр да аның кыйпылчыклары Тәнзиләгә дә чәчрәгәндер сыман иде. Ләкин Рәшит шартламаган иде. Тәнзилә аның аркасын күрде… Тирә-яктагыларның:
— Тотыгыз аны! Милиция чакырыгыз! — дигән авазлары ишетелде…
Кыз һаман да ут булып әрнеп торган яңагын учы белән тоткан хәлдә Рәшит артыннан чыкты. Егет хәтсез генә китеп өлгергән иде инде. Тик кай арададыр милиция машинасы килеп туктады һәм ике милиционер аны эләктереп алып, машинага сөйрәде. Тәнзилә үзен үзе белештермичә шул якка ташланды:
— Туктагыз! — дип кычкырды кыз җан әрнүе белән, — Нишлисез сез?! Ул гаепле түгел!
Милиционерлар бер мизгелгә туктап калды.
— Әйе, әйе, шушы кызга сукты…
— Шушыны кыйнады…
— Үтерә язды…
— Яңаклап кына җибәрде ич, ник арттырасыз!
— Сукты…
— Сукмады ул миңа! — дип ярып салды кыз килеп җитү белән, — Шаярганда кулы ялгыш тиеп китте. Нәрсә эшлисез сез?!. Җибәрегез аны.
Милиционерлар икесен дә машинага алып кереп төрле сораулар биреп озак кына утырдылар да кызның гариза язарга теләмәвенә тәмам ышангач, чыгарып җибәрделәр.
Тәртип сакчыларыннан котылгач, кабат вокзалга кереп Тәнзиләнең ташлап калдырган сумкасын эләктерделәр, билет алып чыктылар. Бер-берсеннән аерылып та китмәделәр, сөйләшмәделәр дә. Арада ниндидер күз күренмәс киртә бар шикелле иде.
— Алай эшләргә кирәкми иде, — диде Рәшит автобус килер вакыт җиткәч кенә, — Үзең ярый инде, ахмак… Ә сабыйның нинди гөнаһы бар?!.
Тәнзилә берни дип тә җавап бирә алмады. Озак кына дәшми торганнан соң:
— Гафу ит мине, Рәшит, — дип кенә пышылдый алды.
— Гафу ит? — дип кызды егет, — Ә минем ни катнашым бар монда? Син әнә сабыеңнан гафу сора.
— Мин курыктым, Рәшит, — дип пышылдады кыз, — Сине югалтудан…
— Ә мин белә идем.