Кичерү юк — 9 бүлек

* * *
Кайвакыт кеше күңеленә әллә нинди сәер уйлар килә, әйтеп бетергесез чаялык, хәтта әрсезлек белән бәреп керә дә үзенекен яуларга тотына, акылың һушына килеп өлгергәнче ул үз эшен эшләп тә куя. Бу юлы да шулай булды бугай. Тәнзилә Рәшитнең сүзләреннән бер мәлгә йомшарып китте, бөтен тәне буйлап ниндидер ләззәт, дөньяда әйбәт кешеләр, аны ничек бар шулай яраткан кешеләр дә барлыгын аңлаудан туган рәхәтлек дулкыны, йөгерде. Моны тоюдан күзенә яшьләр килде. Тик бу мәлдә еларга ярамый иде. Тәнзилә тамагына тыгылган төерне йотты да керфегенә шуышучы күз яшьләрен җилпеп төшерергә теләгәндәй башын селкеп куйды. Һәм менә нәкъ шул мизгелдә теге сәер уй килеп керде. Килеп керде һәм күз яшьләрен дә, бөтен барлыгын биләп алган ләззәтне дә оныттырып ярып салды:
— Ә бәлки авырлы түгелдер?
Рәшит аңа сәерсенеп карады. Ул инде барсына да әзер иде бугай, ләкин бу сүз аның өчен дә көтелмәгәнчә килеп чыкты. Егет беркадәр уйланып торды да елмаеп җибәрде:
— Аерма юк.
Тәнзилә үзенең ни өчен болай дип әйтүен үзе дә аңламый калды. Шулкадәр изге күңелле кеше алдында акланырга, аңа тиң булып күренергә тырышу идеме бу, әллә үз гаебеңне яшерергә маташумы — беркем белми. Ләкин болай дип әйтергә ярамаганын кыз аңлаган иде. Хәзер инде аның күңелен үкенү биләп алды. Барсын да гафу итәргә әзер егет алдында болай алдашу мәгънәсезлек кенә түгел, ә гөнаһ та иде.
— Үткәнеңдә ниләр булганы мөһим түгел, — дип дәвам итте Рәшит, — Без барсын да яңадан башларбыз. Өр-яңадан. Һәм без үз көнебезне үзебез теләгәнчә корырбыз.
Рәшитнең сүзләре Тәнзиләнең үкенеч сазлыгына баткан күңелен корыга сөйрәп чыгаргандай булды. Ул барсын да аңлап, сизеп торадыр, кызны үтәдән-үтә күрәдер сыман иде. Ләкин шундук бер шик баш калкытты: Тәнзиләнең алдашуын да сизгән инде алай булгач. Һәм аны кайдандыр килеп чыккан ниндидер уй күмеп китте: сизсә ни, аерма юк диде ич. Кеше күңелен диңгез белән чагыштырулары юктан гына түгелдер инде, аның беркайчан да тынып торганы юктыр, әле бер, әле икенче уй-хис дулкыны өскә чыга…
— Ризамы?
Моны ишетүдән кыз сискәнеп китте. Сүз ни хакында бара иде әле? Нәрсәгә ризамы? Мизгелнең бер өлешендә шул уйлар өтәләнеп нәрсәдер эзләргә кереште һәм таптылар. Кияүгә чыгарга ризамы? Әмма шундук күңел күле өстендә намуслы бер дулкын пәйда булды һәм сорады: “Авырлы килешме?” Тик аңа игътибар итүче табылмады. Бәхетле булу теләге намустан да, башка төрле вак-төяк хисләрдән дә куәтлерәк иде. Һәм Тәнзилә баш какты.
— Яхшы… — Һәм үзенең тишсез тавыш белән кирәксез сүз мыгырдавын сизеп, чатнатып әйтте, — Риза.
Рәшит аны елмаеп кочаклап алды. Кысып, үзенә кушып бетерергә теләгәндәй итеп кочаклады.
— Сытасың бит, Рәшит! — дип чәбәләнде кыз.
Егет аны шундук куеныннан ычкындырды да җитәкләп өйгә әйдәде. Өйдә бәйрәм әзер, бары тик кәләш белән кияү генә җитми иде…
Калганын юньләп хәтерләми кыз. Күз алдында ниндидер йөзләр, ниндидер күренешләр пәйда булгандай тоела да ни икәнен аңлап өлгергәнче юкка чыга. Тирә-ягындагы күренешләргә игътибар бирерлек хәлдә дә түгел иде бугай. Күңел чынлап та диңгез булса, Тәнзиләнең күңелендә давыл иде. Үкенүләр, шикләнүләр, өметләр, һәм тагын әлләкүпме уйлар, хис-тойгылар давылы.

* * *
Кайчагында нәрсәдер әйтәсең, яки эшлисең һәм аның нигезендә ни ятканын үзең дә тулысынча аңлап җиткермисең. Әйткән сүзең, кылган гамәлең вәзыятькә бөтенләй каршы килә, бернинди мантыйкка да сыймый шикелле тоела. Кайвакыт ник алай кыланганыңа үкенеп тә куясың. Бары тик үз гамәлеңнең төбендә нәрсә булганын аңлагач кына барсы да төгәл сурәткә керә.
Тәнзилә дә баштта үзенең Рәшиткә ни өчен шулай дип әйткәнен аңлый алмаган иде. Гомумән, ул вакытта кыз берни дә аңларлык хәлдә түгел иде бугай. Шуны тоеп Рәшитне икенче көнне үк кисәтеп куйды:”Килми тор әле син, Рәшит, мин берничә көн ялгызым гына калыйм әле. Тынычланырга, аңга килергә кирәк.” Егет йөзен сытып куйды, тик килеште. Рәшит аны аңлый, һәм сөйгәне өчен әллә ниләргә риза иде.
Ә ялгызы калып уйланганда Динарны исенә төшерде. Юк, ярату, сагыну, яки үкенү белән түгел. Кайчандыр тылсымлы булып тоелган мизгелләр ир-ат белән хатын-кыз арасында була торган табигый бәйләнешләр генә булганлыгын ул инде чамалый иде. Бары тик беренче тапкыр татып караганга гына ул шундый гаире табигый булып тоелган. Һәм әле берни аңламый, бөтен нәрсәне дә чын дип кабул итә торган кызның ак кәгазьдәй саф күңелен Динар бары тик файдаланган гына. Бәдрәф кәгазе урынына. Болай уйлау авыр иде. Ләкин бу дөрес кебек иде.
Шуңа да аңының кайсыдыр почмагына сеңеп калган сүзләр чиркангыч булып ишетелде:
— Мин яхшы табип таба алам, акчасын да үзем түләрмен. Безнең шәһәрдә алдырырбыз. Беркайчан да, беркем дә сизмәячәк.
Әти кеше… үз баласын… үлемгә хөкем итә… Һәм нәрсә хакына? Үзенең тыныч кына ләззәт алып, тирә-яктагы хатын кызлар күңеленә аяк сөртеп яшәвен дәвам итү өчен. Башына килгән иң тәүге уй шушы булса да аның бөтенләй үк дөрес түгеллеген тоя иде кыз. Бу үтерү түгел, ә кылган ялгышларны төзәтү генә. Карындагы яралгы төшәргә дә, гарип булып туарга да… тагын әллә күпме фаҗигаләргә дучар булырга мөмкин. Хәтта туган хәлендә дә аның бәхетен беркем тәэмин итә алмый. Әтисе кул селтәгән, әнисе ирсез тапкан бала ич ул. Бүген шулай дип балкып торса да Рәшит тә кыерсытырга мөмкин. Үз балалары арасында чит итеп карарга, үгисетергә. Аз мени андый гаиләләр. Әле көтеп алынган балаларның да барсы да бәхетле була алмый, ә бу… очраклы рәвештә, уйламаган-теләмәгәндә бар булган нәрсә кемгә кадерле? Әнә ич әтисе әле туганчы ук баш тарта, туганчы ук хөкем чыгара:
— Мин яхшы табип таба алам, акчасын да үзем түләрмен. Безнең шәһәрдә алдырырбыз. Беркайчан да, беркем дә сизмәячәк.
Бу — Динарны гаепләп әйтү түгел иде. Кайсы яктан гына карасаң да бу яралгыны бәхет көтми. Һәм аны алдыру — бернинди дә җинаять тә, гөнаһ та түгел, ә туачак баланы бәхетсезлектән коткару гына. Фәкать шулай. Аннан соң, үзең өчен өлтерәп торган егеткә авырлы килеш чыгу да яраган эш түгел. Хәтта аны-моны сиздермәгән очракта да күңеле кителгән чакларда:”Мин бит аны авырлы килеш алдым, — дип, яки — Бу бит кеше баласы,” — дип уйлап куячак. Эченнән генә газапланачак та әле.
Динарның сүзләре күңелендә ешрак кабатланган саен дөреслек булып тоелды. Әлбәттә, хәзер ул кабәхатьне эзләп йөрмәс инде Тәнзилә. Шәһәргә дә үзе барыр, акчасын да табар. Тиз ясыйлар ди аны, көнендә чыгарып җибәрәләр ди. Шулай булгач, кемгәдер ялынып йөрүнең дә кирәге юк.
Бары тик ныклы бер карарга килгәч кенә Тәнзилә үзенең теге вакытта Рәшиткә әйткән сүзен кабат хәтерләде:
— Ә бәлки, авырлы түгелдер?!
Һәм үзенең шул чакта ук бу адымга әзер булганлыгын, бары тик әлегә моны үзе дә тоймаганын аңлады. Бу дөньяда кеше бер хатасыз гына яши алмый. Ул ялгышларның барсын да төзәтә дә алмыйсыңдыр, кайберләрен гомер буена үзеңдә йөртергә туры килә. Әмма төзәтә алырлык хаталарны вакытында төзәтергә кирәк.
Шулай уйлады кыз. Һәм ул мондый уй белән яңа хата ясаучыларның беренчесе дә, соңгысы да түгел иде.