Кичерү юк — 8 бүлек

* * *
Хастаханәдән чыкканда каршыларга берәү дә килмәде. Тәнзиләнең хәле авыр түгел иде, шулай да кияүгә чакырган кеше килеп алса, бераз күңеллерәк буласы кебек тоелды. Моны хәтта палатада идән юучы карчык та сизде, Тәнзилә әйберләрен җыеп чыгып барганда:
— Яныңнан егетләр өзелми торган иде, — дип кеткелдәде, — Ә алырга берсе дә килмәгән.
Кыз сер бирмәскә тырышты:
— Аста көтә, — дип елмайды ул, — Машина белән килгән.
— Ә-ә, алай булса яхшы, — диде карчык, үзе нәрсәнедер хәл иткән сыман, — Бик яхшы.
Тәкъдим ясаганнан соң егет кеше көн дә килергә тиеш кебек иде. Хәтта үзе теләмәсә дә. Йоласы шул бит инде аның. Булачак кәләшең түгел, якынрак танышың хастаханәдә ятса да килеп йөрисең, хәлен белешеп, сөйләшеп утырасың. Тик Динар килмәде.
Авылга кайтканның ничәнчедер көнендә капка төпләренә килеп сызгырды. Тәнзилә чыккач исәнләштеләр дә сөйләшер сүз табалмыйча озак кына тын тордылар. Динар моңа кадәр сүзгә аптырый торган егет түгел иде. Әле шулай дәшми генә боргалануына кызның эче пошты:
— Нигә килдең? — диде ул аптырагач.
Динар аңа аптырап карады. Елмаерга тырышты:
— Кәләшем янынамы?
— Кәләшең? — дип гаҗәпләнде кыз. Аңа бу сүзне ишетү… юк, бу сүзне Динар авызыннан ишетү сәер тоелды. — Алайса, нигә кәләшеңне каршыларга килмәдең? Ял йортыннан түгел, хастаханәдән кайта иде бит.
— Гафу ит, — Динар аны җиңелчә генә кочаклап алды, — Кичер, Тәнзилә.
Кызның күңелендә ирексездән Рәшитнең сүзләре калкып чыкты: “Кичерү юк сиңа”. Тик моны кычкырып әйтмәде, ирен чите белән елмаеп кына куйды:
— Сәер син.
Динар уйчан гына баш какты. Һәм бераздан әллә кайчангы сүзне дәвам иткәндәй әйтеп куйды:
— Алдагы атнада сине сорарга киләләр.
Менә бу сүзләрне ишеткәч, дулкынлану, күңел күзәнәкләренең ләззәтле лепелдәве булырга тиеш иде. Ләкин алай килеп чыкмады. Әлеге хәбәр нинди битарафлык белән әйтелгән булса, шундый ук битарафлык белән кабул ителде.
— Ничәсендә?
— Әлегә төгәл билгеле түгел, — диде Динар ни өчендер ияген сыпырып, — Хәбәр итәрмен. Очрашып торабыз бит.
Кыз пырхылдап көлеп җибәрде:
— Очрашып?!.
— Гафу ит… Моннан соң көн дә килермен… Шәһәрдән генә урап кайтам да.
Моннан соң Динар бөтенләй күренмәде. Дөрес, телефоннан шалтыратып үзенең шәһәрдә эшләре күплеген, беркадәр торырга кирәк булачагын әйтте ул, сорарга киләчәк көнне дә хәбәр итте. Ләкин үзе күренмәде.
Ә Тәнзилә өзгәләнде. Өзелеп-өзелеп сөйгән кешесен сагынудан, аны күрәсе, ягымлы тавышын, татлы сүзләрен ишетәсе, куенына кереп назланасы килгәннән түгел. Ул үзенең сагынмавы, битарафлыгы өчен җанын игәде. Ул үзенең гашыйк булып, мәхәббәттән исереп йөргән көннәрен сагынды. Үкенүләр, әрнүләр белән тәмамлансалар да ул көннәр кадерле иде. Ә хәзер… Хәзер инде икесенең дә күңелен мәхәббәт ташлап качкан һәм алар икесе дә хуҗалары үлгән йорт шикелле буш, нурсыз, котсыз. Һәм шушы ике буш кеше бала хакына дип кавышырга мәҗбүр. Бәлки, болай итәргә ярамыйдыр? Алдырырга гынадыр, бәлки? Яки табарга. Сөйләсеннәр, әйдә, теләгәннәр. Уйнаштан туган бала, дисеннәр. Тәнзилә беренчесе дә соңгысы да түгел. Үз язмышын таудан тәгәрәтүчеләр мәңге бетмәячәк.
Шундый уйлар белән сорарга килү көне якынлашты. Мондый чакта хәзер әлләни җәелеп китмиләр инде, якын туганнарны, күрше күләнне чакырып табын әзерлиләр дә шуның белән бетә. Кодалар килә, табын артына утырып сөйләшәләр, туй көнен билгелиләр, оештыру ягының вак-төякләрен хәл итәләр. Тәнзилнең белүенчә, шулайрак килеп чыга.
Тәнзиләнең кияүгә чыгачагын белгәч, әлләни карышып торучы булмады. Әнисе:
— Апаңнан алда сикерәсеңме? — дип куйды.
Әтисе каршы төште:
— Чиратлап чыгарга сыер көтүе түгел бу, — диде ул гадәтенчә җитди итеп, — Сантый чагында чыгып калсын.
Көлешеп алдылар да туйга әзерләнә башладылар. Әтисе берничә сарыкны аерып куйды, әнисе ястык-мендәр, кием-салым ягын хәстәрли башлады. Кодалар килүгә дип тәкә чалдылар. Туганнарга, күрше күләнгә ашка әйтеп куйдылар.
Авыл кешесе ул әйтелгән вакытка төп-төгәл килеп җитми, берничә минутка булса да соңлабрак керә. Алданрак кергәннәре дөнья, авыл хәлләрен сөйләшеп утыра, үзләренең яшьлеген искә төшерә. Килгәне килә тора, сүзгә кушыла тора. Кайберләре хуҗабикәгә булышырга тотына. Шул рәвешле, җыелу өчен генә дә ярты сәгать чамасы вакыт китә. Бу юлы да шулай иркенләп җыелдылар. Җыелып беткәч тә кодаларны көтеп хәтсез генә утырдылар. Артык озакка китә башлагач, Тәнзиләнең әнисе кунакларны табынга чакырды:
— Әйдәгез, туганнар, утыра торыйк, — дип елмайды ул дулкынлануын яшерергә тырышып, — Юл кешеләре бит… Я берәр нәрсә килеп чыккандыр. Исән булсалар килеп җитәрләр әле.
Үткән-сүткәндә Тәнзиләгә сораулы карашларын төбәп-төбәп алды да ахыр чиктә:
— Балам, әллә шалтыратып карыйсыңмы, бик озак вакыт узды бит, — дияргә мәҗбүр булды.
Тәнзилә кыенсынды.
— Мине сорарга килмисез мени инде? — дип шалтыратыйммы?
Ул да хаклы иде. Көтәргә генә кала.
Тәнзилә инде курка башлады. Шул хәтле кеше җыелып, ашлар әзерләп көтеп тә килмичә калсалар, гарьлеге ни тора! Хәбәр шундук авылга таралачак, аннан соң күз ачарга да ирек бирмәсләр:”Киявең кайчан килә?” — дип булса да җаныңа тиярләр. Алай гына дип калсалар ярый да бит. Авыл кешесенең төрлесе бар аның.
Шул ук вакытта күңеленең иң яшерен почмагында ниндидер сәер… хисме шунда, теләкме… менә шул нәрсә үзе яшеренгән почмактан башын калкытмыйча гына:”Килмәсәләр ярар иде!” — дип теләгән кебек тоелды. Килмәсәләр, күңеле суынган кеше белән парлашудан котылыр иде. Тик Тәнзилә бу нәрсәгә баш калкытырга ирек бирмәде. Һич югында, ясалма өйләнешү генә оештырырга да мөмкин иде. Берничә айдан соң аерылышырлар да адәм ыстырамы булудан котылып калырлар. Һәм һәркайсы үз юлы белән китәр. Ә шулай итәрлек булгач, нигә өйләнешеп, туйлар уздырып торырга?
Табынга акырынлап кына ит тә, бәлеш тә чыкты. Аларны бик иркенләп кенә, вакытны сузарга тырышып кына чыгардылар. Аннан соң әтисе телефоннан шалтыратырга мәҗбүр булды. Сөйләшкән саен йөзе караңгылана барды. Шулай да ул сер бирмәскә тырышты, кунаклар алдына чыккач:
— Җәмәгать, кунаклар бүген килә алмый, коданы “скорый” алып киткән, — диде.
Моны ишеткәч, табын беркадәр тынычсызланып алды.
— Ашыга идем, — дип бер-ике кеше урыныннан кузгалды да рәхмәт әйтеп чыгып китте. Калганнар коданың исән терелүен теләп дога кылды. Аннан сүз гадәти агымга кайтты.
Тәнзилә урталай ярылырдай булды. Теге “килмәсәләр ярар иде” дип котыртучы көч зур кинәнеч белән баш күтәрде. Килмәүләре яхшы. Бүтән беркайчан да аяк басмаячаклар. Динар белән яшәүгә караганда берьялгызың күпкә әйбәтрәк. Я табар баласын, я төшертер. Үзе хәл итәр. Ашыкмыйча, уйлап кына. Әнисе белән киңәшләшеп. Барсы да уңай булыр.
Икенче яктан үртәлү хисе тыңгы бирмәде. Гарьлек! Гарьлек, билләһи. Сорарга килгәндә дә шушындый нәрсә китереп чыгарсыннар әле! Кешеләр җыймаган булсаң да бер хәл иде. Бу бит мәсхәрә. Шушы табында утыручылар алдында мәсхәрәгә калу. Бөтен авыл алдында. Аның “ашыгам” дип китүчеләре әллә кайчан хәбәр таратып өлгергәндер инде.
Тыштан артык сер бирмәскә тырышты: табындагылар белән ачык йөздән сөйләште, елмайды. Тик барыбер ахырынача түзә алмады, табындагы тәлинкәләрне җыеп кече якка чыкканда дөбер шатыр килеп тәлинкәләре идәнгә төшеп китте. Моны кунаклар да ишетте:
— Шатлык-куанычка булсын! — диештеләр.
Гарьләнде Тәнзилә. Бу юлы үзенең көчсезлегеннән кыенсынды. Хәтта якыннарын җирләгәндә дә бер бөртек күз яше күрсәтми торган ныклы кешеләр бар. Ә ул… Җебек…
Шундый уйлардан кызарынып-бүртенеп идәннән пыяла ватыкларын җыеп ятканда өй алдында ниндидер тавыш ишетелде. Аның нәрсә икәнен аңлап өлгергәнче, ишекне шар итеп ачып җибәрделәр. Гармун тавышы таралды. Кемдер җыр сузды. Тәнзилә аның алдагы сүзләрен абайламый калды, бары тик соңгы юлларын гына аерма-ачык ишетте:
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Берничә кешелек төркем арасыннан Рәшит күренде, ул алга узып өйдәгеләргә күчтәнәчләрен таратып чыкты. Аннан кайдандыр алып Тәнзиләгә бер кочак чәчкә тоттырды. Һәм табын янына килеп басты:
— Әти өйдә түгел, — диде ул гафу үтенгәндәй, — Шуңа менә… Дус-ишләр белән генә… Вакыт кыса, көтәр чама юк, гафу итәрсез.
Табындагылар шау-гөр килеп алды, әллә хупладылар, әллә хурладылар — аңларлык түгел иде. Рәшит дәвам итте:
— Мин бик рәтен белеп бетермим, — диде ул әллә кайдан килгән кыюлык белән, — Шуңа авылча гына инде. Йоласын туры китермәсәм, ачуланмагыз. Кыскасы, мин кыз сорарга кердем. Тәнзиләне.
Табындагылар аһ итеп куйды. Бу сүзне ишетәчәген алдан чамаласа да Тәнзиләнең дә күз аллары караңгыланып китте. Ул хәлсезләнеп ишек яңагына сөялде.
— Тәнзилә үзе нәрсә ди бит әле, — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде табыннан, — Үзеннән сорадыңмы соң?
Карашлар кызга төбәлде. Бөтен дөнья тып-тын калды.
— Кызым? — диде әтисе бераздан һәм җавап алалмагач табынга эндәште, — Бу кинәт кенә хәл ителә торган гамәл түгел. Яшьләр үзләре сөйләшеп керсен, ә без үзебезнекен дәвам итик.
Сөйләшеп керергә дип аларны ихатага чыгарып җибәрделәр. Икәүдән икәү калу белән Тәнзилә Рәшитнең күкрәген йодрыклары белән бәргәләргә тотынды:
— Сантый син, Рәшит! Нигә кердең? Кем чакырды?
Рәшит кәефле иде:
— Чакырып китерә торган эш түгел бу, — дип елмайды ул, — Динарыңның килмәгәнен ишеттем дә…
— Сантый! Сантый! Бар, чыгып кит.
Чәбәләнә башлаган кызны Рәшит ике беләгеннән алып туктатты да күзләренә карап тынып калды. Һәм бераздан искиткеч наз белән:
— Мин яратам сине, Тәнзилә, — диде, — Гомерем буе яраттым. Бары тик әйтергә, артыңнан килергә генә кыюлыгым җитмәде. Син моны үзең дә сизә идең бит, үзең дә беләсең бит.
Бу сүзләрдән Тәнзилә үзенең тагын тылсымга бирелүен тойды. Кадерле иде аңа бу егет. Кечкенә чагыннан ук ышанычлы дусты, таянычы булып, әле дә гел аның янәшәсеннән атлаган егет…
— Соң шул инде, — дип уфтанды кыз, — Ник элегрәк әйтмәдең бу сүзләреңне? Мин бит көттем.
— Хәзер әйтәм. Яратам сине. Чык миңа кияүгә.
Бер мизгелгә Тәнзилә аша үкенечләр давылы узды.
— Соң, Рәшит.
— Соң түгел.
Эх, үткәннәрне кире кайтарып, андагы хаталарны кабат төзәтеп булса. Юк шул, юк…
— Син бит әле барсын да белмисең…
— Беләмдер дип уйлыйм.
— Белмисең.
Беразга тынлык урнашты. Һәм Рәшит кинәт сорап куйды:
— Син авырлымы?
— Нәрсә?! — дип гаҗәпләнде кыз, — Кем әйтте?
Аның бу сүзләре “әйе, мин авырлы” дигән сыман ишетелде. Тәнзилә моны үзе дә сизде.
— Кеше әйтүе кирәкми, — Рәшит аның күзләренә текәлде, — Тик торганнан гына чоңгылга сикерми кыз кеше.
Тәнзилә акырын гына баш какты.
— Һәм бер тапкыр да килеп хәл белмәгән егеткә кияүгә чыгарга ризалык бирми.
Озак кына тын тордылар. Тәнзилә үз күзләренә, үз колакларына ышана алмады. Әй, Рәшит, Рәшит… Саф, чиста чакларымда кайда йөрдең син?!. Нигә килмәдең, хисләреңне белдермәдең?!. Мин дә сине ярата идем бит. Мин сине ярата идем. Әле дә яратам бугай.
— Чыгасыңмы?
— Авырлы килешме?
— Авырлы килеш.