Марат Кәбиров. Гомер - үсмерләр өчен повесть
татарча укырга
baner_gomer
Миллион - повесть
kicheru_yuk_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Дилбәр Булатова: Алар – иң яхшы кешеләр…

Без гадәттә, Татарстанда, аеруча, Казанда яшәүче язучылар турында язабыз. Ә Татарстаннан читтә яшәүчеләр читтәрәк кала. Дилбәр Булатова (Сөләйманова) —  Башкортстанда бик популяр язучыларның берсе. Татар телендә нәшер ителүче “Тулпар” журналында проза бүлеге мөхәррире. Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты. Һәм бүген ул безнең кунагыбыз.

— Дилбәр, бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр укырлык әсәр юк бүген татар әдәбиятында дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?
– Әлхәмдүлилләһи, инде менә 26 нчы ел – “Тулпар” журналында, аның да соңгы унбиш елын проза бүлегендә эшләгән мөхәррир буларак, укырга әсәр юклыктан зарланырга туры килмәде. Авторларыбыздан чәчмә әсәрләр килеп торды, без иң яхшыларын журналга әзерләп бирә тордык. Һәркайсысын өчәр кат укый-мөхәррирли торгач, үзеңнеке кебек булып тоела башлый. Ә үзеңнеке булган әсәрне яманлыйсы килми инде ул. Аларга дөнья, рус, татар, башкорт әдәбияты бизмәненнән бәя бирәм һәм икеләнүсез әйтә алам: бездә басылган әсәрләр йөз кызартырлык түгел. Эшемдә филологик белем, балачак һәм яшьлектә бик күп әсәрләр укуым ярдәм итә. Гомерем әдәбият белән үтүенә шөкер итәм. Әгәр әдәбият, китаплар булмаса, тормышымның бер чите китек, нурсыз-моңсыз булыр иде кебек. Китап сөймәгән кешләргә, яшермим, аптырабрак карыйм. Кызганыч, Казан әдәбиятын тулаем күзәтеп бара алмыйм, әмма яңалыклардан хәбәрдармын.

— Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?
– Үзгәрми торган, Такташ әйтмешли, һәр йөрәк үзенчә яңарткан хис-тойгылар бар. Сюжетларның да саны чикле, диләр. Шуңа күрә классик әсәрләр искерми. Әгәр язучы яңа заманның төбендә яткан шул мәңгелек, һәркемне борчыган темаларны капшап таба ала икән, ул укыла, ул популяр.
Совет чорында язучыларга аерым мөнәсәбәт булды, шул ук вакытта алардан тиешле әсәрләр дә таләп ителде. Язучы китап сату-сатылмау турында уйламады. Тиешле кысаларга сыйган, шул ук вакытта талантлы да әсәр язса, игътибар, хөрмәт, гонорарлар тәэмин ителгән иде.
Әле инде язучыларга дәүләт тарафыннан әллә ни басым да, артык игътибар да юк кебек. Совет чорыннан да аерылып бетмәгәнбез, тулысынча коммерция юлына да төшмәгәнбез. Бу шартларда язучы алдында берничә сорау калка: нәрсә һәм ничек язарга, аны кайда бастырырга, бу хезмәт өчен ничек әҗерен алырга? Хезмәт, дим, чөнки әдәби иҗат мин белгән байтак хезмәтләр арасында иң авыры, газаплысы, шул ук вакытта иң татлысы да.
Нәрсә һәм ничек язарга икәнлеген хәзер язучы үз зәвыгына, әдәби традицияләргә таянып, үзе хәл итә. Әсәрне бастыру элеккеге кебек проблема түгел. Интернет, иҗтимагый челтәрләрдә шагыйрьләребезнең күбесе үзен бик уңай хис итә. Прозаиклар өчен исә үзнәшер юлы перспективалы күренә. Һәм үз китабыңны сатып була икәнлеген үз мисалында уңышлы исбатлаучы язучыларыбыз бар. Димәк, әҗерен дә алу мөмкин. Һәм монда инде беренче сорауга янә әйләнеп кайтабыз: нәрсә һәм ничек язарга? Язучы, һичшиксез, укучы ихтыяҗын исәпкә алырга, тормышка якынаерга, әнә шул мәңгелек, һәркемне борчыган темаларны эзләп табарга тиеш була.
Шул ук вакытта дәүләт әдәбиятны ярдәмсез калдырмаска тиеш, дип уйлыйм. Аеруча милли телләрне, әдәбиятларны. Алар бит – зур байлык. Башкорт дәүләт университеты профессоры А. В. Лукьянов берчак шундый мисал китергән иде. Ике сыйныф туплыйлар: берсендә – тик яхшы укучылар, икенчесендә – икеле капчыклары. Бераз вакыттан отличниклар арасында – икеле алучылар, ә начар укучылар арасында үз отличниклары пәйда була. Ягъни кешеләр, җәмгыять – ул система, ә система бертөрлелекне кабул итми, тотрыклылыкка ия булу өчен, һәрдаим күптөрлелеккә омтыла.
Шуннан, кызганычка каршы, әлеге чорда матди байлыкка кызыгу алга чыкты. “Үзе туйса да, күзе туймый”, дигән әйтем бар бит. Өметләнәм: кайчан да булса бер күзләр дә туяр һәм рухи байлыкларның да кадере арта төшәр. Менә бит, таҗлы вирус килеп чыккач та, аралашуның никадәр кирәк булуын аңладык.

— “Язучы шулай булырга тиеш”, “язучының бурычы шул” – кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә “язучының хәле ничек?” – дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?
– Язучыларны мин чишмә белән чагыштырам. Чишмә акмый тора алмаган кебек, язучы да язмый тора алмый. Чишмәләр кышкы карлар, җәйге яңгырлардан җир күкрәгенә җыелган суларны якты дөньяга алып чыкса, язучы кешеләр күңеленә җыелган авырлыкларны, яисә шатлык-сөенечләрне алып чыга. Чишмә су тәнне сафласа-пакьләсә, язучылар кеше күңелләрен дәвалый, җаннарына өмет бирә. Кайчак Башкортстан картасын күз алдыма китерәм дә, күңелдән генә прозаикларыбызны барлыйм. Аллаһының рәхмәте, һәр төбәкнең үз чишмәсе-иҗатчысы: көньякта – Рәшит Сабит, Закир Әкбәров, Хисаметдин Исмәгыйлев, Риф Йөзлекбай, төньякта – Заһит Мурсиев, Гөл Мирһади, көнбатышта – Сәгыйдулла Хафизов, Габдулла Вафин, Уфабызда – Мансаф Гыйләҗев, Дилә Булгакова, Айдар Зәкиев. Ә инде Марат Кәбиров, Кәрим Кара, Зифа Кадыйроваларыбыз исә – Татарстанда. Хикәячеләребез тагын да күбрәк.

— Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?
– Зыян итмәс иде. Закон кабул итү юлы белән җайга салып буладыр. Китаплар һәм тираж санына нигезләнергә мөмкин бит.

— “Хәзерге заман укучысы” дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?
– Әйтәләр бит, балалар кебек рәхимсез җан иясе юк. Укучы да рәхимсез инде ул. Хәзерге укучы аеруча. Ул белемле, мәгълүматлы. Аны кармакка каптыруы читен. Элек укучы йомшаграк күңелле иде кебек. Мәсәлән, хәзер сайт дигән нәрсә бар. Анда элгән әсәрләрнең никадәр популяр икәнлеген караулар саны ап-ачык күрсәтә. “Тулпар” сайтында иң күп укылган язмалар – бу повесть-хикәяләр, файдалы киңәшләр (аш-су, бакча, халык медицинасы), гыйбрәтле, хикмәтле хәлләр турында язмалар. Аеруча хатын-кыз язмышлары, гаилә хәлләре, мәхәббәт турындагылары яхшы укыла. Тагын бер тендеция – үлем-китем, җинаятьләр турындагы язмаларга игътибар артты. Бу көендерә дә, аптырата да. Шулай ук “акча, пособие бирелә” сүзе кергән яңалыкларның укучысы күп була. Бүгенге татар әдәбиятын укучы – күпчелектә, ул 45 яшьтән өлкән хатын-кыздыр, мөгаен.

— Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?
– Әлбәттә. Әйткәнемчә, үзең язган әйбер нык кадерле инде ул. Ул балаң кебек, бер кырын сүз, кырын караш та тидерәсе килми. Ләкин тәнкыйтьче сиңа караганда объективрак һәм, ничек кыен булмасын, ул ачы дару бирсә, шатланып эчеп куярга кирәк.
Дөрес, тәнкыйтьнең дә төрлесе бар. Әдәби мәйданга көнчелек кебек күренеш тә ят түгел. Ихлас тәнкыйть белән беррәттән хөсет тәнкыйть тә яши. Соңгысына тарысаң, күңелне төшермәскә кирәк.
Әмма, ничек кенә булмасын, тәнкыйтьнең кайсысы да файдалы! Бүгенге көндә күсәкле тәнкыйть баллы-шикәрлесенә караганда нәтиҗәлерәк тә. Кемне кыйныйлар, нигә һәм ничек кыйныйлар, дигән кызыксыну уята бит ул.

— Дилбәр, әсәрләрне тарату өлкәсендә нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?
– Иртәме-соңмы, китап сәүдәсе үзаллы эшкә әверелер, мөгаен. Бөтен дөньяда шулай булганны, бездә генә башкача була алмас. Бүгенге көндә әдәби журналларга, нәшриятка дәүләт ярдәме бар, әмма алар авторларга адекват гонорар түли алмый бит. Язучыларның да, артистларның кебек, юридик өлкәне, реклама, маркетингны яхшы белгән, плагиатка, әсәрләрен сораусыз бастыручыларга каршы торучы, борыны заман җилен яхшы сизүче директорларымы, продюсерларымы булырга тиештер. Һәм, һичшиксез, әсәрләргә, китапларга реклама кирәк. Кем әйтмешли, тавык алтын йомырка салса да, кытакламаса, моны кем белер?
Дөрес, минем үземнең китап сату белән ныклап шөгыльләнгәнем юк. “Соң түгел” повестеның электрон версиясен генә бераз тараттым. Аны укучылар, нишләптер, үтә кызыксынып кабул итте. Теләгәндә, тырышканда, булдырып була икән, татарча укучылар бар икән дигән уйга килдем. Ләкин бу эш вакытны, көчне ала, шуның белән генә шөгыльләнүне таләп итә. Һәм язу белән дә редакциядәге эштән бушаганда гына шөгыльләнергә мөмкин.

— Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга мөмкин?
– Әлегә аралашу Интернет аша бара. Таҗлы вирус шартларында аеруча. Җанлы аралашу җитми – моны танырга кирәк.

— Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?
– Махсус шартлар тудырып кына яхшы әсәр язылса, череп баеган байлар язучы булмас идеме дә, хакимлек ияләре Пушкин шигырьләренә тиң шигырьләр язып тарихка кереп калмас идеме… Ә менә яхшы язган язучыларга кадер-хөрмәт кирәк. Соңгы елларда илдә хәрбиләргә игътибар күп. Хәзер менә табиблар алгы сызыкта. Ә бит язучыларның хезмәте дә хәрбиләрнекеннән, табибларныкыннан ким түгел. Язучылар – илне, халыкны күзгә күренмәс дошманнардан саклаучылар: кешелесезлек, явызлык, ялган вирусларыннан, әхлаксызлык ракеталарыннан, ташбәгырьлек танкларыннан… Яшь чагымда да иң ихтирам иткән кешеләрем язучылар иде, бүген дә, ничәмә ел алар белән аралашып эшләгәннән соң да, шул ук фикердә калам: алар – иң яхшы, иң нечкә күңелле, дөньяны, кешеләрне иң нечкә, тирән тоемлаучы кешеләр.

— Дилбәр Булатова соңгы вакытта нинди әсәр яза? Аны кайдан табып укырга мөмкин булачак?
– Бер повесть белән баш ватам әле. Героем бик четерекле булып чыкты: баш бирмәде, мин теләгәнчә, ак һәм йомшак кына була алмады, мин хупламаган, үзенең язмышын ялгыш юлга борып җибәрәчәк хаталы адымнар ясады. Әгәр прототибы ризалык бирсә, иншалла, дөньяга чыгар дип өметләнәм.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Дилбәр. Уңышлар телибез.

Әңгәмәдәш — Марат Кәбиров

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика