Тулпар журналы — хикәяләр укырга теләүчеләр өчен зур хазина. Монда Башкортстан язучыларының әсәрләре генә түгел, Татарстан һәм башка өлкәләрдә яшәп иҗат итүчеләрнең хикәя, повестьлары да әледән әле дөнья күреп тора. Заманында мин дә гәзит кысаларына гына сыймый торган җитдирәк кебек әсәрләрне Тулпарга тәкъдим итә торган идем. Ул кире какмый, җитешмәгән җирләре булса төзәтергә киңәш итә. Әмма беркайчан да кире борып җибәрми.
Шуңа күрә, ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңласам да, кайчагында миңа Тулпар журналы — хикәяләр укырга һәм язарга канат куючы урын шикеллерәк тоела иде. «Мәхәббәттән җырлар кала» дип аталган беренче повестем дә Тулпарда дөнья күрде. Аны чынлап та яраттылар. Икенчесе дә, өченчесе дә…
Гомумән, Башкортостанда яшәгән вакытта Тулпар журналы — хикәяләр һәм повестьләр язган автор өчен терәк-таяныч булды. Прозада мин шул Тулпарның канат очларына үрелеп тәпи бастым, аның белән канат ныгыттым. Хәзер дә журнал хезмәткәрләре белән әледән-әле аралашып торабыз. Анда минем остазларым, сабакташларым, каләмдәшләрем дусларым эшли. Һәр уңышымда аларның өлеше бар. Кайчагында әсәрләремне дә сорап алалар. Юк… Кайчагында әсәрләремне сорап та алалар… күп вакытта белми дә калам.
Бүген аларның сайтында минем бик күп әсәрләр эленгән. Үзем, яки иҗатым турындагы язмалар да хәтсез икән. Хәтта үзем дә онытып җибәргән кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, мәрәкәле язмага әйләндерәләр. Шул рәвешле, Тулпар журналы хикәяләр укырга гына түгел, ә үзем турындагы көлкеле хикәяләр укырга мәҗбүр итә. Менә шундыйларның берсен сезгә дә тәкъдим итәм.
Авторы — яшьлек дустым Илдус Фазлетдинов… Тулпар журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Камил улы ФАЗЛЕТДИНОВ– филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Язучылар берлеге Идарәсе һәм Республика милли әдәбият музееның Гыйльми Советы әгъзасы, берничә китап авторы, Фатих Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты.
“ТЕРЕ КЛАССИГЫГЫЗНЫ ДА БЕЛМИСЕЗ!”
1994 елның язы… Минем Башкорт дәүләт университетының III курсын тәмамлап йөргән чак… 19 яшьлек бер кайгысыз чор. Үземнән төгәл 5 яшькә зуррак шагыйрь Марат КӘБИРОВ белән шәп дусларбыз! Ул инде күптән өйләнгән, малай үстерә, гаиләсе белән Уфа статистика һәм исәпләү техникасы колледжының кечкенә бүлмәсендә яши. Нәкъ бер шигырендә үзе язганча: “Ике урынлык бүлмәмдә – ике урындык…” Ул “Өмет” гәзитендә эшли, минем дә шуннан кайтып кергән юк… Бүген сүзем Маратның Сипайлово бистәсендә фатир алып, шунда күченүенең мәрәкәле тарихы турында… Мин бу вакыйганың тере шаһиты булдым…
Шулай итеп, Марат Кәбировка “Өмет”тән фатир бирделәр. Әйткәндәй, ул редакциядән бушка фатир эләктереп калган соңгы хезмәткәр булды. Фатир – Сипайлово бистәсендә. Аның элекке хуҗабикәсе – шулай ук “Өмет” журналисты Вәсилә апа КАМАЛЕТДИНОВА да “расширяться” итеп, шул ук Сипайловодан зуррак фатирга күченергә тиеш икән.
Марат үзен күчерешергә мине һәм үземнән ике курс түбән укыган Чакмагыш районы Аблай авылы егете Самат КӘРИМОВНЫ чакырды. Башта тулай торакка бардык. Шагыйрь дустыбыз күченер өчен бәп-бәләкәй, хәзерге “Газель” тибындагы микроавтобус яллаган. Аны “ә” дигәнче төяп ыргыттык, чөнки бүлмәдә теге шигырьдәге “ике урындык”тан гайре әллә нәрсә юк иде. Иң ахырда Марат, баласыдай кадерләп күтәреп, үзе өчен иң якын әйберне – “Москва” язу машинкасын алып чыкты…
Киттек. Маратның яңа йортына барып җиттек. Хаталанмасам, Юрий Гагарин урамында урнашкан иде ул. Янә “ә” дигәнче бөтен әйберне дә бушатып бетердек. Әллә алтынчы, әллә тугызынчы катка мендереп куеп, яңа фатирны “юарга” да әзерләндек. Тик булмый торсын икән шул әле…
Маратның фатиры ишеген аның “иске” хуҗабикәсе Вәсилә апа ачты. Без теге “урындык”ларны керткәч, ул, гаепле тавыш белән:
– Егетләр, машинагыз да бар, аз гына ярдәм итә алмассыз микән? Монда бер-ике капчык әйберем күченгәндә сыймаган иде. Шуны яңа фатирга илтеп киләсе иде, – дип үтенде.
Без – нәрсә, ул вакытта көч бар, акыл юк – ризалаштык. Тик, ни күрик, “бер-ике капчык” дип аталган әйбер, чынлыкта, төгәл ун капчык он һәм ун капчык шикәр булып чыкты! Вәсилә апабыз 90нчы еллардагы кытлык заманында әллә ачлыкка, әллә сугышка әзерләнгән икән! Тик нишлисең, вәгъдә – иман! Лифт белән капчыкларны түбәнгә төшердек, машинага төядек һәм Вәсилә апаның яңа йортына илтергә киттек. Анысы да бер биш минутлык арада булып чыкты.
Машинаны бушаттык. Ул китеп барды. Ә йорт яңа төзелгән, шуңа күрә анда лифт эшләми булып чыкты! Вәсилә апаның фатиры исә – унынчы катта! И чабабыз өчәүләп, и йөгерәбез капчык күтәреп! Телләр салынып төште, тәмам әлсерәдек. Шулай да эшне эшләп бетердек. Вәсилә апабыз коры гына рәхмәт әйтте дә, борын төбебездә ишекне “шап” итеп ябып та куйды.
Ярар, Маратның яңа фатирын “юу” бәхетенә ирешәбез дип, өчәүләп аңа юнәлдек. Тик… Маратыбыз фатирының адресын хәтерләми булып чыкты! Урамын хәтерли, фатирының номерын хәтерли, ә йортының санын – юк! Җитмәсә, Сипайловода йортлар игезәкләр кебек – бөтен тирә-якны тугыз катлы тартмалар чолгап алган! Шылтыратып сорар идең – ул чорда кесә телефоннары юк шул!
И йөрибез өчәүләп, и йөрибез Гагарин урамыннан! Таба алмыйбыз гына бит! Шулай бер сәгатьләп иза чиккәч, шагыйрь дустыбыз каршыга очраучылардан:
– Извините, не подскажете, где здесь поэт Марат Кабиров живет? – дип сорый башлады.
Тегеләрнең күбесе белмәүләрен белдереп, баш чайкап кына үтә торды. Ә бер бабай, ярдәм итә алмавына оялыптыр инде, татарчалатып:
– Не знаю бит, балакаем, – дип җаваплады.
Шунда Маратның тәмам ачуы чыкты һәм ул саф татарча:
– И абзый, абзый, тере классигыңны да белмәгәч инде… – дип авыр көрсенеп, фатирын эзләп ары китәргә мәҗбүр булды.
…Без ул фатирны барыбер эзләп таптык. Ничек икәне хәтердә калмаган инде. Балконга чыгып утырып, Ай яктысында матур гына итеп “юдык” та. (Башкача чара юк: Вәсилә апабыз лампочкаларына кадәр үзе белән алып киткән иде.) Аннары Марат безне ул вакытта Сипайловодан үзәккә йөргән бердәнбер автобус – “двойка”га кадәр озатып та куйды. Ләкин шушы шагыйрьнең үз фатирын үзе эзләү вакыйгасы бер матур хатирә булып мәңгелеккә күңелгә уелып калды…
Баксаң, үзенең тере классик булуын ул 23-24 яшендә үк белгән икән. Ә Вакыт галиҗанәпләре моны раслады гына…
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
***
Шул рәвешле, Толпар журналы хикэялэр укырга гына түгел, ә язарга да өйрәтте. ул хикәяләрнең бик күп өлешен шушы сайтка куйдым, әлегә өлгермәгәннәре киләчәктә булыр, даими рәвештә. күзәтеп барсагыз, менә бу биттә сез барлык яңа хикәяләрне, гомумән, яңа әсәрләрне таба аласыз — татарча хикәяләр укырга.