Ул да берәү генә

Татарда ничә Роберт Миңнуллин бар?
Сүзне болай башлавым бер дә юктан гына түгел.
Гастрольләрдән йөреп кайтуга мине: “Уфада Роберт абыйның иҗат кичәсе булды. Шундый яхшы узды инде. Жалкы, күрми калдың…” – дип каршылыйлар. Илешкә кайтсаң:”Роберт Миңнуллин бөтен татар-башкорт эстрада йолдызларын җыеп Сабантуй уздырды. Мондый нәрсәнең беркайчан да булганы юк иде әле!” – дип сокланалар. Авылга кайтсаң, әни-карчык сөйли:”Телевизордан Роберт абыеңны күрсәттеләр. Бер шигырен укыды. Вәт язып та караган, ичмасам!” Радионы ачсаң, тагын шул ук Роберт Миңнуллин. Я нәниләр аның шигырьләрен укый, я аның сүзләренә язылган җыр яңгырый. Китап кибетенә керсәң дә — Роберт Миңнуллин. Публицистик әсәрләре, шигырьләре, кечкенәләр өчен китаплары… Юньлерәк җырчының концертын карыйм әле дип, Салаватның видеоъязмасын алып кайтсаң, аннан да Роберт Миңнуллин килеп чыга…
“Бу Робертка һаман җитми микәнни, ник барсына да катыша ул, , ник әллә нәрсәләр оештыра, ник һаман эшли?!.” – дип көрсенүчеләр дә юк түгелдер. Аларны да аңлап була. Чөнки аларның күзенә соңгы нәтиҗәләр, уңышлар гына күренә. Һәм ул уңышлар үзеннән-үзе килгәндер, язмышның бүләгедер кебек тоела. Кызыктыра, бераз көнләштерә дә. Ә шушы нәтиҗәләргә китергән йокысыз төннәр, ал-ялсыз көннәр, күңелнең өзелергә җитеп тартылган кыллары Иҗатчының үзеннән һәм якыннарыннан башка беркемгә дә күренми. Күренергә тиеш тә түгелдер.
Мин якташым, Сөндәшем, өлкән каләмдәшем Роберт Миңнуллинның тынгысызлыгына, талантына сокланып яшим. Чөнки шагыйрь кеше өчен Казаннан килеп Башкортстанда иҗат кичәләре, концертлар, сабантуйлар оештыруның нәрсә икәнен мин яхшы беләм. Сүз сәясәт турында бармый. Сәнгатьнең үз кануннары. Гомумән, башка республикада иҗат кичәңне оештыру җиңел нәрсә түгел, ул шәхес буларак та, иҗатчы буларак та зурлыгыңны таләп итә. Һичъюгында, синең кем икәнеңне белергә тиешләр. Ә аны беләләр. Өстәвенә, яраталар да.
Язучы популяр булырга тиеш! Бу аның үзеннән дә бигрәк, иҗаты, укучылары өчен кирәк. Язучының популярлыгы ул әдәбиятның киңрәк танылуы, дигән сүз. Ә әдәбият – мәдәниятның нигезе.
Татарда, әлбәттә, бер генә Роберт Миңнуллин бар. Әйе, ул бөтен җиргә дә өлгерергә тырыша. Әйе, аның вазыйфалары да күп. Әйе, ул соклангыч лирик та, менә дигән юморист та, искиткеч балалар язучысы да…
Һәм ул берәү генә…

* * *
Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләре турында уйласам, бер күренеш күз алдына баса.
…Улымның бәләкәй чагы. Күпчелек шәһәр балалары шикелле үк, аның да татар язучыларына артык исе китми. Шулай да үз иткән бер китабы бар. Мәктәптән шигырь ятларга кушып кайтарсалар да, берәр бәйрәмдә чыгыш ясарга кирәк булганда да гел шуңа ябешә. Беркем берни кушмаган чакларда да шул китапны еш кулына ала. Әле дә шуны актарып утыра. Бу юлы Сабантуйга багышланган шигырь ятларга кушканнар. Ул бертын шулай тавыш-тынсыз утыра да сикереп торып баса:
— Уйнарга чыксам буламы инде? – Һәм әнисенең ни әйтергә чамалавын тоеп, өстәп куя, — Шигырь әзер ул. Сөйләп күрсәтимме?!
Әнисе “я, сөйләп кара әле” дигәнне аңлатып, баш кага. Малай тамагын кырып ала да шигырь укырга тотына:
— Колга тора мәйданда,
Биегрәк айдан да.
Әтәч колга башында,
Кызыктыра барсын да…
Үз балаңның булдыклылыгын күрү рәхәт, әлбәттә. Шигырьне малай ничава гына укый. Һәм мин әлеге әсәрнең үземнеке түгеллегенә аз гына “кытыкланып” куям. Югыйсә, мин дә шагыйрьләрнең иң начары түгел бит инде. Минекен укыса да булыр иде.
Нәрсәсе бар соң бу шигырьләрнең шул кадәр үзенә тартып торырлык?!.
…Минем инде мондый күренешкә беренче тапкыр гына гаҗәпләнүем түгел. Элегрәк, үзем язганны үз улым авызыннан ишетергә теләп, тапкырлау таблицасын да “шигырьләштереп” биргән идем. Малай күз генә йөгертеп чыкты да:
— Ярый, әти… Мин лутчы тапкырлау таблицасын гына ятлармын инде, — дип елмайды.
— Нәрсә, ошамадымы әллә?
— Кызык кына килеп чыккан… – ул, мут күзләрен түбән кадап, бераз тынып торды, — Син тагын телевидение программасын да шигырьгә әйләндереп кара…
Нишлисең инде… Роберт Миңнуллинның үз сүзләрен бераз үзгәртебрәк әйтсәк: ”Баланы ахмакка санау – зур ахмаклык. Кайчан нәрсә укырга икәнен, кемне укырга икәнен үзе белә ул. Күңеле нәрсә тели шуны укый. Аны җаны теләмәгән әсәрне укырга берничек тә мәҗбүр итә алмыйсың”
Ә малай укый. Шушы шагыйрьнең әсәрләрен яратып укуына инде күнегелә төшкән. Күңелне кытыклатып алган шайтан да шундук юкка чыга. Бер карасаң, әлләни шайтанлыгы да юк инде аның. Әлеге шигырьләрнең үзенә тартып торучы тылсымлы серен беләсе килү теләге генә ул. Һәм белә алмый интегү ачысы гына…
Менә миңа да чират.
Менәм. Мин дә бит ир-ат!
Кинәт әлеге сер пәрдәсенең бер як чите ачылып киткәндәй була. Бер мизгел эчендә генә. Мин үзем өчен нәрсәдер ачыклагандай тоелам. Тик аның нәрсә икәнен генә аңлап җитми калам… Һәм инде ничәнче кабат үземә бер үк сорауны бирәм.
Нәрсәсе белән шултиклем үзенә тарта соң бу шигырьләр?
Начар язганнарны укуы кыен, әмма язмаларына карата мөнәсәбәтеңне белдерү җиңел. Өч сүз дә җитә… Ә чын шагыйрьләрне ләззәтләнеп укыйсың, яратасың, ләкин ни өчен яратуыңны аңлата алмыйсың, кайчак үзең дә аңлап җиткермисең. Бары тик яратасың гына. Шуңа да алар иҗатын бәяләү бик җиңел нәрсә түгел…
Мондый сорау белән баш ватучылар бер мин генә түгел икән. Әзһәр Габиди инде 1978 елда ук болай дип язган:”Бу шигырьне укып чыккач, аның нәрсәседер борчыган да, уйландырган да, үз җылысы белән тартып торган да сыман булып китә. Башта шагыйрьне күзенә күренгән һәр күренештән шигырь ясарга тырышуда, ясалмалылыкта гаепләп куясың. Гаеплисең, ләкин моңа үзең ышанып бетмисең. Димәк, анда сине тартып торган нәрсәдер бар…”
Нәрсәдер бар…
Бу “нәрсәдер”не, бәлки, төгәл генә билгеләп тә булмыйдыр.
Шигырьләрне кабаттан барлап чыккач:”Аларда балачак бар!” – дип әйтәсе килә. Һәм бу дөрес тә. Һәр шигырьдә самимилек, сабыйларча шуклык, беркатлылык, тынгысызлык, бөтен нәрсә белән танышырга, һәр күренешкә үз бәяңне бирергә омтылу, шул рәвешле үзеңнең зур кеше икәнеңне расларга тырышу ярылып ята. Вакыты белән әлеге күренеш өлкәннәрне ирештерүгә кадәр барып җитә. “Безнең өйнең краны” шигыре менә ничегрәк яңгырый:
Краннан су тамып тора,
Күп очракта агып тора.

Әнием и борган була,
И булыштырган була.
Без бит балалар белән ниндидер төчерәк телдә сөйләшәбез:” Бәләкәчем минем, бәү-бәү итәсеңме? …мәм-мәм ашыйсыңмы? …печ итеп киләсеңме?” – шул рәвешлерәк. Ә бу шигырьдә бала нәкъ менә шуның киресен эшли, үзенең зур икәнлеген исбатлау ниятеннәндер, өлкәннәр теле белән сөйли.
…и борган була,
И булыштырган була.
Һәм шушы җөмләдә аның өлкәннәргә булган яратуы да, аларның тормышыннан киная белән көлү дә, үзенә сабый итеп карауга канәгатьсезлек тә чагылып китә. Бу күренеш кайчак яшертен, ә кайчак ачыктан-ачык төсмерләнә:
Зурлар безгә тапшыру да,
Кино да каратмыйлар.
— Ярамый да ярамый! – дип,
Көн саен кабатлыйлар.
— Кинолар кичен, — диләр, —
Өлкәннәр өчен! – диләр.
Бала һәрчак бала булып кала. Ул ихлас. Үзен борчыган, сокландырган, игътибарын җәлеп иткән һәрбер нәрсә хакында уй-кичерешләрен җиткереп бара. Беркемнән дә, бернәрсәдән дә кыенсынмыйча. Ул хәтта көлкегә калудан да курыкмый. Чөнки үзен яратканнарын, гафу итәчәкләрен белә. Шигырьләр аша безгә мәхәббәтле гаиләдә үскән сөекле һәм сөйкемле бала карап тора сыман. Лирик геройның хөр күңеллелеге, шуклыгы, ә вакыты белән бераз иркәләнебрәк, очыныбрак китүе дә шуннандыр.
“Шигырьләрдә балачак бар”, — дию генә җитми. Бу шигырьләрдә БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК бар. Һәм балаларның аңа тартылуы бик тә табигый.
Үрдә китерелгән шигырь “Ә үзләре…” дип атала һәм болай тәмамлана:
Әгәр дә карый башласаң,
Безгә бармак яныйлар…
Безгә дигән мультфильмны
Үзләре бик карыйлар!
Бу шигырьдәге малай тагын шелтәләр инде, әмма Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләрен мин дә бик яратып укыйм. Кабат-кабат. Шигырьләр, әлбәттә, үзгәрми, әмма укыган саен әдәбият та, тормыш та яңа ягы белән ачылган кебек була. Бер караганда, мин ул әсәрләрдә үземнең малай чагымны күрәм. Балачакның самими шуклыкларын, ә кайвакыт миңа бик тәтеми узып киткән ямьле якларын сагынам. Ә күпчелектә, улларымның кечкенә вакытын күз алдыма китерәм. Шигырьләр нәкъ менә алар турында язылгандыр кебек тоела. Кайберләрендә аларның сүзләре турыдан-туры яңгырап киткәндәй була: “Энекәш кирәк миңа”, “Юк инде”, “Күчтек яңа фатирга”, “Мин кунак яратам” һ.б… Шигырьләрне укыган саен балаларыңның күңелен ныграк аңлагандай буласың. Аларның бәләкәй чагын уйлап:”ярый, шулай эшләгәнмен әле!” – дип сөенәсең, яки узган хаталарыңны хәтерләп үкенәсең. Янә бер мисал:
Белмиләр лә хәлләремне! –
Хәлләрем начар минем.
Пианино булсам, күптән
Бу өйдән качар идем.
Их, качсын иде,
Барыбер,
Уйный алмам мин аны…
Әни мине интектерә,
Ә мин… пианиноны.
Менә мондый әсәрләр “балалар әдәбияты” дигән терминның шартлылыгын күрсәтә шикелле. Сабыйның психологиясен, кичерешләрен ачык күрсәткән хәлдә, бу әсәр, балалардан бигрәк, әти-әниләрне тәрбияли. Балаларны өлкәннәрнең хата карашыннан яклый ул. Шуңа да балаларны да, өлкәннәрне дә үзенә тартып торадыр.
Роберт Миңнуллинның нәниләр өчен иҗат ителгән әсәрләре турында уйлаганда, үз балаларымның бәләкәй чагын искә алуым бер дә юктан гына түгелдер. Әдипнең балалар өчен язылган шигырьләре сабыйлар тормышын бөтен тулылыгында чагылдыра, аларның йөрәк тибешен тоярга мәҗбүр итә. Бу җәһәттән алар һәрбер ата-анага бала күңелен аңлау өчен ачкыч, тәрбия әсбабы булырлык. Бәлки, аларны “балалар һәм ата-аналар әдәбияты” дип атау дөресрәктер дә әле.

* * *
Балалар өчен язылган шигырьләре өлкәннәргә кызык булган кебек үк, Роберт Миңнуллинның лирик, юмористик шигырьләре балаларга, үсмерләргә дә кызыклыдыр. Борынына ис кергән, күңелендә мәхәббәт бөреләнгән яшь-җилкенчәк турында әйтеп тә тормыйм инде.
Синең серле карашыңнан
Бар уйларым тарала.
Әллә ниләр уйлап алам.
Син караган арада.
кебек юллар нинди генә яшь йөрәкне битараф калдырыр икән?!. Хәер, керсез-саф мәхәббәт турындагы шигырьләр бәләкәй чагында да укыла, аңлашыла алар. Һәр солдат кесәсендә генерал погоны яткан кебек, һәр бала күңелендә зур булып үсү хыялы һәм мәхәббәткә омтылыш яши.
Күп тапкырлар тырышсаң,
Һәм тырышсаң тагы бер,
Теләгеңә беркөнне
Ирешәсең барыбер!
Ә Роберт Миңнуллинның мәхәббәт шигырьләре саф та, ягымлы да. Алар кайсы ягы беләндер назлы җилне хәтерләтә. Шигъри сөйләме җил кебек йөгерек – бер җирендә абынып-сөрлегеп тормассың. Укыганда да алар кемдер язган шигырь түгел, ә табигый рәвештә үзеңдә туып, үзеңдә яшәгән уйлар-кичерешләр агышы булып тоела. Табигый моң.
Син минем җанымны
Газаптан арындыр!
Син минем беренче
Һәм соңгы ярымдыр.
Ул моң ургылып та, ташып та түгел, ә сабыр гына саркылып чыга. Аны тыеп-туктатып та, ашыктырып та булмый. Кирәкми дә. Ул шул килеш тә дулкынландыра, ә үз җаныңдагы әрнүләр белән кавышканда хәтта елата да ала. Елатса да, юатса да бу моң яраламый. Киресенчә, ягымлы бер дулкын булып җаныңны назлап уза, авыр тойгыларыңны оныттыра. Шул рәвешле сиздермичә генә, сине авыр уйлардан тартып алып, яктылыкка алып чыга.
Кайтыйм гына, онытырсың
Күз яшьләреңнең барсын.
Моңсуланып озатсаң да
Елмаеп каршыларсың.
Бу сыйфат, мәхәббәт лирикасына гына түгел, аның бөтен иҗатына кагыладыр. Миңа калса, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен кычкырып, яки трибунадан йодрык болгап укып булмыйдыр. Алар табигый үз тавышың белән укый торган шигырьләр. Сөйләшеп утыргандагы кебек. Алар шул килеш тә ерак ишетелә. Табип кулыдай сак, дипломат сүзедәй итагатьле:
Язганнар язды бездә дә,
Менә дигән итеп,
Әйбәт заманнар килгәнне
Ятмадылар көтеп.
Шул ук вакытта, табип кулыдай тәвәккәл, дипломат сүзедәй үтемле, кире каккысыз:
“Шигырьләрең бармый”, — диеп,
Хәзер беркем бормый.
Шәп шигырьләр язу җиңел –
Язып кына булмый.
“Язганнар язды бездә дә” дип аталган бу шигырьне укыгач, елмаеп та куясың. Мондый әсәрләренең күплеген искә алсаң, авторны “кызык шагыйрьләр” рәтенә кертергә дә мөмкин кебек. Әмма шигырьдә сүз нәрсә хакында барганын уйласаң, бер дә елмаясы килми. Елмаерга җәелгән авызың шундук җыела. Һәм шагыйрь күңелендәге әрнүләрне үз җаныңда кичерергә мәҗбүр буласың. Ә шушы шигырь тәэсирендә әдәбиятыбызның бүгенгесе, киләчәге хакында чиксез уйлануларга бирелергә дә, озайлы бәхәсләр корырга да мөмкин. Бу бүгенге шигърияткә куелган диагноз шикелле яңгырый:
Шәп шигырьләр язу җиңел –
Язып кына булмый.
Монда шагыйрьнең тагын бер үзенчәлеге күренә – ул иң әрнүле проблемалар турында да якты каләм белән яза. Шигырь юлларында хәтта моңсу елмаюы да чагылып киткәндәй була. Бу җәһәттән, Роберт Миңнуллин шигърияте миңа кайсыдыр ягы белән Хәсән Туфан лирикасын хәтерләтә, аның дәвамы булып тоела. Шундый ук моңсу яктылык, шундый ук тыенкы әрнү… Юк, зарлану да, үрсәләнү дә түгел бу, ә күз яшьләре кебек үзлегеннән саркылып чыга торган бер моң:
Була авыр халәтләрем,
Сәгатьләрем, көннәрем.
Андый көннәрдә дөньяның
Тиргим әллә кемнәрен.
Җыр язучы композиторларның күбесенчә нәкъ менә Роберт Миңнуллин әсәрләренә мөрәҗәгать итүенең сере дә шул моңдадыр. Көй язганчы ук җырлап тора торган шигырьләрне кемнең генә кулдан ычкындырасы килсен инде?!
Бүген, әлбәттә, көй чыгаручылар да, җырлаучылар да күп. Санап бетергесез. Җырлау рәвешләре дә, талантлары да, популярлыклары да төрле-төрле. Булсын — күпсенмик. Хәтердә калырдайлары халык күңелендә яшәр, калмастайлары онытылыр. Сүз башка нәрсә турында. Шушы ничәшәр йөз җырчының бүген яртысын себереп түксәң дә, татар эстрадасы берни сизмәячәк, бернинди югалту кичермәячәк. Әмма шушы җыр сәнгатеннән бер Роберт Миңнуллин иҗатын алып ташласаң… Күз алдына китерүе дә куркыныч… Бу инде иң танылган җырчыларыбыз, иң яраткан җырларыннан колак кага, халкыбыз җырсыз кала, дигән сүз.
Сандугачлар китә инде,
Кала моңнары гына.
Моңнарының күңелләрдә
Кала торганы гына.-
ди ул үзенең бер шигырендә. Моны аз гына үзгәртеп, болай дияргә мөмкин: бүген халык күңелендә калырдай җырларның күбесе Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган.
Аның балалар өчен язылган әсәрләре дә, лирик шигырьләре дә ягымлы юмор белән үрелеп килә иде. Елмаю монда төп рольне уйнамыйдыр, ул өстәлмә бизәк кенәдер төсле иде. Әмма “Дусларым, дус-ишләрем…” җыентыгы шагыйрь иҗатындагы юморга аерым урын бирүне таләп итә сыман. Шигъри котлаулар, шаян тостлар, багышлаулар, иҗатташларына эпиграммалардан торган бу китапны укып чыккач, авторның башка әсәрләрендәге юмор да бүтән яссылыктарак күренә башлый. Роберт Миңнуллин коеп куйган лирик кына түгел, менә дигән юморист та икән бит дип уйлыйсың.
Әдәбиятыбызда “юморист” ярлыгы тагылганнарның берсеннән дә ким түгел.
Әлбәттә, безнең әдәбият белеме котлаулар, тостлар кебек “вак-төяк” нәрсәне иҗатка чутлап вакланып тормый инде. Әмма соңгы елларда, бигрәк тә радио-телевидениеда котлау тапшырулары барлыкка килгәч, әдәбиятның бу юнәлеше бик тә актуальләшеп китте. Котлау шигырьләренә ихтыяҗ артты. Юньле шигырь таба алмаган дикторларга “әйбәт яза” дип даны чыккан шагыйрьләр ярдәмгә килсә, әдәбият өчен дә, халык өчен дә зыян булмас иде. Нәрсә турында гына язса да, шагыйрь каләменнән чыккан нәрсә шагыйрьләрчә була. Монда инде әдәби зәвык турында бәхәскә урын калмас иде.
Аннан соң, бу юнәлештәге әсәрләрнең тагын бер әһәмиятле ягы бар. Шул ук шаян тостлар, эпиграммалар һ.б., бердән, шигъри сүзне халык арасында популярлаштырса, икенчедән, шул ук эпиграмма геройларына игътибарны арттыра. Тарихи романнар язучы М. Хәбибуллинга, Батуллага, Ф. Латыйфига багышланган эпиграмма менә ниндирәк:
Татарның прозаиклары
Сөембикәгә ташландылар,
Чишенеп үк ташладылар –
Яңа роман башладылар.
Сөембикәне моңа кадәр,
Әйтерсең дә, белмәгәннәр.
Әйтерсең дә, гомер буе
Бер хатын-кыз күрмәгәннәр.
Кемузардан роман яза башлаган бу әдипләргә автор белән бергә мыек астыннан елмаеп карыйсың һәм, шул ук вакытта, әсәрләре белән танышу теләге дә уяна. Укыган кешегә кызык та, әдәбиятны пропагандалауның бер ысулы да мондый әсәрләр. Ә Роберт Миңнуллин дәрәҗәсендәге талант иясе язса – бигрәк тә.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

* * *
Бу язманың максаты Роберт Миңнуллин иҗатына җентекле анализ ясау түгел. Кыска гына бер мәкаләдә андый олы эшне башкарып чыгып булмыйдыр да. Чөнки шагыйрь иҗаты зур, катлаулы. Тематика ягыннан да, әдәби алымнар куллану җәһәтеннән дә күптөрле, күпкырлы. Аның бер “балалар әдәбияты” дигән өлеше генә дә әллә ничә буын әдәбият белгечләрен “баетырлык” бар. Бу өлкәдә шагыйрь мавыктыргыч һәм катлаулы БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ тудыра алган. Ул дөньяның серләрен чишәргә дә, чишәргә әле…
Безгә, яшьрәкләргә, исә Роберт Миңнуллинга карап сокланырга гына кала. Һәм өйрәнергә.
P.S. Татарда, әлбәттә, бер генә Роберт Миңнуллин бар. Әйе, ул бөтен җиргә дә өлгерергә тырыша. Әйе, аның вазыйфалары да күп. Әйе, ул соклангыч лирик та, менә дигән юморист та, искиткеч балалар язучысы да…
Һәм ул берәү генә…
Язмамның башындарак шундый сүзләр ычкындырган идем. Дөрес сүзләр инде ул. Тик шулай да мин кайвакыт икеләнеп куям. Ай-һай! Берәү генәме икән?!