Вконтакте челтәрендә Хикэялэр Буа Кызлары дигән төркем бар икән. Бер карасаң, бу әлләни һуш китәрлек вакыйга түгел, дөнья булгач Буа да булыр, кызлары да булыр — нәрсәсе гаҗәп. Әмма хикмәте бар: әнә шул Буа кызлары хикәяләр бастырып, бөтен интернетның һушын ала. Әллә ничә мең подписчиклары бар, һәр пост саен лайклар куеп, фикерләрен белдереп рәхәтләнеп аралашып яталар, кайчагында теге, яки бу персонажны яклап, я гаепләп талашып та китәләр. Бер сүз белән әйткәндә, Буа кызлары хикәяләр белән бөтен дөньяны гөрләтеп яши.
Минем бик кызыксынганым юк, ул төркемне кем алып барадыр. Хикәяләрен үзләре дә язалар бугай, тормыштан алынган матур хикәяләр килеп чыга. Бүтән авторларныкын да алып куялар. Кайчагында (саннан санга гәзиттә бастырган шикелле), көннән көнгә сузып зуррак әсәрләр дә бирәләр. Халык «Санта Барбара» караган кебек көтеп алып укый.
Әсәрләрне эзләми-сорамый гына шулай үзләренә күчерүгә баштарак сәерсенеп карасам, хәзер елмаеп кына куям. Кешеләрне җәлеп итә белгәннәр бит. Ул әсәрләрнең интернет почмагында ятимсерәп ятуына караганда, кешеләр арасында, укучылар күңелендә булуы яхшырак бит инде.
Яндекста, Гуглда да хәзер хикәя укырга теләгән кеше: «Әмирхан Еники», яки «Зифа Кадырова», я «Марат Кәбиров» дип түгел, ә «Буа кызлары хикэялэр» — дип эзли. Татарча хикәяләр Буа кызлары кулында хәзер. Аларда минем дә берничә әсәр дөнья күргән бугай, шундый-шундый әсәрләрең чыкты дип язып җибәрүчеләр булды. Сөендем генә инде, димәк, Буа кызлары һәм хикәяләр популярлашуында минем дә чүт кенә өлешем бар. Үзем карап, тикшереп йөрмәдем, соцчелтәрләр лентасында табу мөмкин дә түгелдер. Әмма «шунда чыкты» дигән әсәрләр исемлеген сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. Аларның барсы да шушы сайтта, сылтанма буенча кереп укырга мөмкин.
Хикэялэр Буа кызлары төркеменнән
Яшәү көче
Бу әсәрдә усал бианай һәм эчкече ир белән гомер итеп соңгы чиккә җиткән яшь хатын язмышы сурәтләнә. Кешеләргә шәфкатьлелек китерергә туган ханым шундый кискен кичерешләр арасында ирен дә бианасын да бәреп үтерер чиккә җитә… Үзенчәлекле генә әсәр инде ул, артык әлләни булмаса да тормышчан хикәя. Менә бу биттән укырга кирәк.
Канатлы кеше
Бу әсәр күптәнге инде. Аварияга эләгеп гаиләсен югалткан һәм хәрәкәттән язган кешенең кабат аякка басарга омтылуы турында. Бик зур авырлыклар һәм тетрәнүләр аша ул үз дигәненә ирешә. Яктылыкка әйди, көч тупларга ярдәм итә торган хикәя укырга яратучыларга әйбәт кебек тоелыр дие уйлыйм. Менә бу биткә кереп карагыз.
Мин яратам сине
Шулай дип аталса да укый башлаганда бу хикәя мәхәббәт турында кебек тоелмый. Хыяллар һәм акыл уйнавы рәвешендәрәк язылган үзенчәлекле әсәр. Анда чынбарлык фантастика чигеннән атлый, беренче карашка чынбарлык түгелдер сыман тоела да. Тик соңыннан гына барсы да үз урынына утырып бетә… Кыскасы, бу үпкән-кочкан турында гына түгел, ә чын мәхәббәт хакындагы хикәя. Укырга теләсәгез, шушы сылтанмага басыгыз.
Калганнарын санап тормыйм инде. Буа кызлары хикәяләре кебек үк булмаса да менә бу биттә дә чәчмә әсәрләр бар һәм алар даими рәвештә тулыланып барачак. шунда күчеп үзегез укып карагыз. Әйбәт кенә алар. Кайберләре бөтенләй сез ярата торган — җиңел укыла, тормыштан алынган, язмыш, я мәхәббәт турында… Арада әзерлек сорый торганнары, аз гына авыррак кебек тоелганнары да очрар, аларын ташлап китегез. Соңрак укырсыз. Алары әллә ничә ел буена шул килеш яшь булып торачаклар әле.
Вконтактедагы бу төркем белән таныш булмасагыз, кереп карагыз. Теркәлеп куйсагыз да ярый. Анда вакыты-вакыты белән бик яхшы татарча әсәрләр килеп чыга. Интернетта менә шушы сүзләр буенча эзлиләр:
хикэялэр буа кызлары
буа кызлары хикэялэр
буа кызлары хикэялэр укырга
буа кызлары в контакте хикэялэр
буа кызлары хикэялэр в контакте
буа кызлары хикәяләр укырга
Миңа соңгысы ныграк ошый. Үзебезчә итеп татар хәрефләре белән язуга ни җитә инде. Мин әле монда берничә урында гына «ә» урынына «э» хәрефе кулландым. Укыган саен тел төртелә, күз карашы абына.