Мин яратам сине (хикәя)

Марат Кәбиров, Мин яратам сине

— Тиздән мәетне алып чыгалар. Күреп калырга теләүчеләр булса, керергә мөмкин…
Ир хәлсез адымнар белән өйгә атлады.
Түр якның уртасына куелган диванда акка төренеп яткан яшь кызны күрүгә, йөрәген нәрсәдер чеметеп алды. Ирнең моңа кадәр дә мәетләрне күргәне бар иде. Йөзләре агарынып, бәләкәйләнебрәк кала, алар инде кешедән бигрәк, балавыздан ясалган курчакны хәтерләтәләр. Әмма бүлмә уртасында яткан кыз үлгән кешегә бөтенләй охшамаган. Йөзендәге җиңелчә алсулык та, тулышкан иреннәрендәге наз да, кыйгач кашларының шаянлыгы да шул килеш. Ә күзләрендәге якты нур ябык керфекләр аша да бөркелеп торган сыман.
Ир бер мәлгә сискәнеп катып калды. Кыз үлмәгәндер, аны акка төреп бүлмә уртасына салган кешеләр ялгышадыр төсле тоелды. Менә-менә керфекләрен күтәрер дә, үзеннән күз алмый торган ирнең сабырлык пәрдәсе ябынган хәсрәтле йөзенә карап, сискәнеп китәр һәм, әлеге хәлнең бары тик ниндидер аңлашылмаучылык кына икәнен исенә төшереп, елмаеп җибәрер:
— Ничек сине ташлап китим инде?!. Юләркәем…

* * *
— Ничек сине ташлап китим инде?!. Юләркәем…
Кыз әйтеп бетергесез наз белән аңа текәлде дә елмая биреп егетнең чәчләреннән сыйпады. Егет бер мәлгә әлеге хәлнең чынлыгына ышанмыйча торды, аннан соң кыюсыз гына елмайды, үзенең шундый уйны якын китерүе өчен оялгандай керфекләрен җиргә кадады һәм кинәт килгән шатлык ташкыны тәэсирендә, сөйгәнен куенына алды да кысып-кысып кочаклады. Кыз бер каршылык та күрсәтмәде, егетенең куенында эреп бетәргә теләгәндәй бар гәүдәсе белән аңа ягылды. Бары тик сөякләренең метердәп китүен тоеп кына назлы пышылдады:
— Кысма, сантый… Үтерәсең бит… Үте…
Нәкъ шул мәлдә иреннәр бер берсен табышты да кызның сүзләре йотылып калды…

Барсы да нәни генә сантыйлыктан башланган иде ул чакта.
Егет күптән түгел генә мотоцикл сатып алган иде. Өр-яңа ук түгел инде дә әмма атнага якын вакытны сарыф итеп бик күп детальләрен алыштырып куйгач, менә дигән техникага әверелде. Кайбер яшьтәшәләре инде җиденче сыйныфтан ук руль артында. Егет аларга беркадәр көнләшеп карый һәм үзенең мотоцикл да йөртә белмәс булып үсүенә бераз гарьләнә дә иде. Ниһаять, максатына иреште. Узган ел бозау көтеп җыйган акчасына әнисенең хезмәт хакын өстәп, югары очтагы Газизҗан абыйның “минский”ын алып кайттылар. Матайны җыю белән ул авыл читендәге яланга җилдерде. Анда руль тотарга һәм һәртөрле фигуралар ясарга өйрәнгәч, тауга китте. Тауга ничек менәргә, ничек төшәргә кирәген малайлардан ишетеп белә иде инде. Шул белемен ныгытырга теләп, тауның сөзәк урыннарын да, текә җирләрен дә аркылыга-буйга айкап чыкты. Урман арасында йөрергә дә өйрәнде. Бары тик шулай бер атна чамасы күнеккәннән соң гына сөйгән кызы янына мотоцикл белән барырга булды.

Мотоциклда йөрүнең рәхәт яклары күп инде аның. Кызыңны артка утыртып аласың да теләгән җиреңә җилдерәсең. Яхшырак юлга чыгып арурак тизлектә йөрү тагы да рәхәтрәк. Мондый чакларда сөйгәнең куркудан сиңа чатырдап ябыша. Билеңдә аның кысып кочаклаган кулларын, аркаңда назлы күкрәген тоюдан башлар әйләнеп китә. Йөрәк атылып тибә башлый…
— Әйдә мине дә өйрәт! – дип елмайды кыз көннәрнең берендә.
— Әйдә! – егет уйлап та тормады, кайда басарга. Нәрсәне борырга икәнен күрсәтеп бирде дә, кызны руль артына утыртып та куйды, — Дөрес. Хәзер муфтаны җибәр, ә газны ача төш. Молодец!
Мотоцикл баштарак уңга-сулга тарткаланды да төз генә бара башлады…
Беркадәр вакыттан соң кыз ярыйсы ук йөрергә өйрәнде. Икесенең дә авыз колакта. Очрашкан саен егет сөйгәнен руль артына утыртыр булды, ә үзе артка урнашып аның куш учка сыеп бетә язган биленнән кочаклап, җилгә тузгыган чәчләренә битен куеп иркәләнеп барды. Күңелендә сөю дә, сөйгәне өчен сөенү дә чиксез иде.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Көннәрнең берендә алар шулай авыл урамына килеп керделәр. Тыкрыктан борылып бераз баруга ук юл читендә торган сары “Урал” күзгә чагылды ә бер мизгелдән таягын болгап каршы килүче милиция хезмәткәрен күрделәр. Туктарга кирәк иде, әлбәттә. Әмма кыз бу көтелмәгән хәлдән каушап төштеме, кинәт газны ачты. Һәм алар милиционерның борын төбеннән выжлап узып киттеләр. Егет шундук рульне эләктерде дә газны азайта төшеп, юл читенә борды.
— Курыкма, тынычлан… – диде ул кызнымы, үзенме юатырга тырышып.
— Ул безнең арттан килә! – дип кычкырды кыз, — Тотса – беттек!
Кызның халәте йоктымы, егет газны ачты. Кызның аякларын тизлек педаленнән һәм тормоздан шудырды да идарәне үз кулына алды. Тәртип сакчысы инде үкчәгә басып килә. Егет тизлекне алыштырып тагын газны ачты. Мотоцикл алга ыргылды. Әмма “Урал” калышырга уйламады да. Бераздан ул сулдан кереп, “Минск” белән тигезләшә башлады. Аз гына алгарак чыктымы, уңга алып кысрыкларга тотыначак. Анда инде туктамыйча чараң калмый.

Һәм бу тиклем кыланганнан соң, милиционер белән сөйләшеп килешү дә мөмкин булмаячак. Ә кулдан алынган мотоциклның номеры да, документлары да юк. Туктасаң, мотоцикл белән хушлашырга туры киләчәк. Ярый, ансы да бер хәл… Тотылсаң, милицияга учетка куярга да күп сорамаслар. Ә руль артында кем? Аның сөйгән кызы!..
Егет газны ачты һәм аз гына алга китүдән файдаланып, рульне сулгарак борды. “Урал” кабат артта калды. Тизлегеңне аз гына киметсәң, ул артыңа килеп бәрелер төсле иде. Тик ул арттан бәрдертергә кыймаячак. Шулай да бу юл “Урал” белән алышу өчен уңайлы түгел. Берәр таррак урын табарга кирәк. Әһә! Тиздән елга буена төшә торган тыкрык булырга тиеш…

Инде тәңгәлләшә башлаган милиционер тыкрыкка кисәк борылу белән тукталып калыр һичьюгы тизлеген киметер кебек иде. Әммә ул калышмады. Тыкрыкның бердәнбер өстенлеге – ул “Урал”га алга чыгарга ирек бирми. Димәк, аның коймага кысрыклау мөмкинлеге юк. Димәк, ул тота алмаячак. Әмма тыкрыкның озынлыгы…

Кинәт кыз җан ачысы белән кычкырып җибәрде. Тыкрык ахрында уңга да, сулга да кинәт кенә борылып керерлек түгел икән. Шайтан алгыры! Борылам дисәң, ярдан очуыңны көт тә тор… Ә алда ике тактаны беркетеп елга аша салынган тар гына басма. Ярдан ярга… Такталар ныклы булса, чыгарга мөмкин. Һәрхәлдә, бу матай белән кәҗә сукмагыннан да йөреп була. Ә ныклы булмаса…
Егет артка карап алды. “Урал” тизлеген киметә төшкән. Ул инде артта калып килә. Ике-өч метрга… Дүрткә…
— А-а-а!.. Тукта, җаным!… Бетәбез бит!..
Бәлки, тормозга басарга кирәктер?.. Тыкрык буйлап бар тизлеккә җилдергән матай туктарга өлгерерме? Хәер, тизлекне ярыйсы ук киметкәндә, яр буена борылырга мөмкиндер… Ә аннан соң? Тупыйк. Аннан беркая да китеп булмый. Ә борыла алмый калсаң?.. Юк инде, мондый тар арада борылу түгел, туктарга да өлгермисең…
Кинәт егеткә нәрсәдер булды. Ул кызның аякларын тезләре белән ныграк кысты. Ияге белән кызның аркасына басып аны бензин багына яткыра төште. Һәм газны ачты. Аның өчен дөньяда берни дә юк иде инде. Бары тик коточкыч тизлек белән якынлашучы тар басма гына…
Бер мизгелгә такта дырылдаган тавыш ишетелде. Аяк астында җир убылган кебек тоелды. Ул үзенең ник болай эшләвенә үкенеп куйды. Тик соң инде. Хәзер бернәрсә дә үзгәртеп булмый… Бары тик басма гына ныклы булсын да, кыз гына чәбәләнмәсен…
Кыз чәбәләнмәде дә, кычкырмады да.

Бераздан мотоцикл катканакка килеп керде. Шунда гына сөйгәне бензин багының әле уң, әле сул ягына шуырга тотынды. Аны тотып калу теләге белән ул әле бер, әле икенче беләген катырды. Нәтиҗәдә, газны ташларга мәҗбүр булды, ә мотоцикл бер яктан икенче якка тайпылды да, бераздан буылып сүнде…

Бары тик шунда гына егет үзенең елга аръягындагы кечкенә аланлыкта икәнен аңлады. Артына борылып карады. Милиционер да, тыкрык та күренми, аларны елга буендагы таллык каплый иде. Күңелен чиксез шатлык биләп алды. Шатлыгын уртаклашырга дип сөйгәненә борылды. Һәм кинәт катып калды. Кыз бензин багына капланган хәлдә тынып калган. Егет аны мотоциклдан шудырып чирәмгә яткырды. Бераздан үзе дә аның янына чүгәләде.
— Җаным!
Канаган, сынган җире юкмы дип кызны капшап карады. Берни дә сизелми иде. Бәлки ул чигәсе белән бәрелгәндер?!. Күгәргән эз булмаса ни!..
— Җаным! Бердәнберем… Ник дәшмисең?!.
Кыз селкенеп тә карамады. Егет күңелен инде курку биләде. Бөтен чәме, бөтен сөенече бер мизгелдә очып юкка чыкты. Ник туктамады ул?!. Милиционерга тоттырмавы баштарак егетлек кебек күренсә, хәзер ул куркаклык булып тоелды. Куркаклык, әлбәттә! Ул матаен югалтудан курыкты. Ул учетка бастыруларыннан курыкты. Ул курыкты… һәм сөйгәнен үлемгә дучар итте…
Үлем…
Әмма кыз үлгән кешегә бөтенләй охшамаган иде. Йөзендәге җиңелчә алсулык та, тулышкан иреннәрендәге наз да, кыйгач кашларының шаянлыгы да шул килеш. Ә күзләрендәге якты нур ябык керфекләр аша да бөркелеп торган сыман.
— Юк… юк… Син үлмисең… Син исән… – дип пышылдады ул, чирәмдә яткан гүзәлне үзенең исән икәненә ышандырырга теләгәндәй, һәм аның күкрәгенә капланып, кинәт килгән җан ярсуы белән ялварырга тотынды, — Ташлап китмә мине, бердәнберем… ташлап китмә…

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Аның җаны, бөтен галәмдә япа-ялгыз калган үксез җаны, дөньяның әле бер, әле икенче почмагына бәрелеп чәбәләнде. Аккош булса, җиргә ташланыр да котылыр иде. Тик ул беркая да ташлана алмады, ташланса да бәрелеп ватылмады. Ул үлемдә түгел, үксезлектә иде.
Кинәт нәрсәдер булды. Галәмнең чиксез караңгылыгына убылган тормыш кабат кайтты. Ул үләннең яшеллеген, җилнең ягымлылыгын кичерер хәлгә килде. Шунда гына кочагындагы кызның җылылыгын, аның җиңелчә генә кыбырдавын тойды. Һәм яңаклары буйлап агып төшкән тасманы йодрык сырты белән сөртеп, йөзен күтәрде.
Кыз күзләрен ачкан иде инде. Ул моңсу ягымлылык белән аңа карап тора. Шулай гына микән? Бу карашларда чиксез мәхәббәт тә, соклану да, кызгану да, үпкәләү дә, гафу үтенү дә — барсы да бар иде. Һәм кыз елмайды… Әллә нинди сихри елмаю белән…
— Ничек сине ташлап китим инде?!. Юләркәем…

мин яратам сине - мэхэббэт турында хикэялэр укырга
М. Кәбиров — Мин яратам сине

* * *
Ир текәлеп озак карап торды. Акка төренеп яткан кызның күзләрен ачуын көтте. Йөзендә бер генә күзәнәк дерелдәп куйса да ул моны тоячак иде. Тик кыз хәрәкәтсез калды. Бары тик ирнең колагында гына еллар аша татлы тавыш яңгырады.
— Ничек сине ташлап китим инде?!.
Бу тавышның ихласлыгына, сүзләренең хаклыгына беркайчан да, берничек тә шикләнерлек түгел иде. Һәм ул ышанды. Кызның аны беркайчан да, беркайда да ташлап китмәячәгенә ул бар күңеле белән ышанды.
Әмма кызның сүзләре хак булган кебек үк, аның үлеме дә хак иде.
Ир диванга чүгәләде. Кызның ирененнән үбеп алды. Иреннәрнең салкын булачагын белә иде. Чәчләреннән сыйпады. Зур саклык һәм чиксез сөю белән. Күңелендәге бөтен сөю-назларын аңа тапшырырга теләгәндәй. “Иреннәремнең бар кайнарлыгын, җанымның бар назын үзең белән алып кит, синнән башка алар миңа кирәк түгел!..” – дигән кебек.
Карашларын кыздан аера алмый торып басты.
Бертын катып торды.
Һәм иреннәрен кымтып ишеккә юнәлде…
Адымнары ешайган саен күзләре ныграк дымланды, күзләре дымланган саен адымнары тизләнде… Тик ул инде олы ир иде… Күз яшьләре дөньяның бар матурлыгын томалап дуладылар да, керфекләргә кунмыйча кайдадыр юл алдылар. Тозлы тамчы булып күңел ярасына тамдылар бугай…
— Ник болай булды соң? Болай булырга тиеш түгел бит… – дип пышылдады ул, — озын гомерле булырга тиеш иде бит…
Шушы уй күңелен камчылады. Шушы уй миен бораулады.
Дөрес җавап кына табылмады.

* * *
— Болай булырга тиеш түгел бит… – дип үкседе мәет яныннан чыккан хатын. – Озын гомерле булырга тиеш иде бит…
Түр як бүлмәдәге диван уртасында яткан яшь егет аның күз алдыннан китмәде. Чөм-кара чәчләр… Кара кашлар… Чаялыгы чагылып торган йөз… Егет аңа тередер сыман тоелды. Аның мәетләрне күргәне бар. Мәетләр болай булмый. Ул менә генә сикереп торыр да сөйгәнен кочаклап алыр, сөякләре метердәп китәрлек итеп кысып кочаклар…
— Кысма, сантый… Үтерәсең бит… – дип пышылдар кыз, — Үте…
Әмма сүзен әйтеп бетерә алмас, кайнар иреннәр бер-берсен эзләп табар да дөньяның барлык вак-төякләрен оныттырып мәхәббәт күгенә алып менәр…
Бераздан кыз, бу ләззәтнең үбешүләр белән генә тәмамланмасыннан куркып, егетне читкә этәрер. Йөрәгеннән өзеп алган сыман. Һәм сикереп торыр да киемнәрен төзәтергә тотыныр. Һаман хисләрдән айный алмый торган егетенә карап гаепле елмаер, аның башыннан сыйпар, янына чүгәләр һәм сүзне икенчегә борыр:
— Син ник туктамадың?
Егет бер мәл уйланып торыр.
— Белмим… – дияр ул гаепле тавыш белән, — Курыктым бугай…
— Нәрсәдән?
— Милиция учетына басудан…
— Руль артында мин идем бит…
— Син идең шул…
Бер мәлгә тын калырлар. Егет керфекләрен түбән кадар. Кыз уйланыр.
— Учетка бастырсалар да мине бастырырлар иде. – дип елмаер ул бераздан, — Мотоциклыңның документлары юк ич…
Егет аның чәчләреннән сыйпар:
— Ярый, узды бит инде… Бар да әйбәт…
— Әгәр әйбәт булмаса? Әгәр без бәрелеп үлгән булсак? Басманың нинди икәнен күрдеңме син!
— Үлмәдек бит…
— Әгәр егылып имгәнгән булсак? Әгәр мин гарипләнгән булсам?.. Син мине ташлар идең, шулай бит?..
Егетнең күзләренә шаян очкыннар кунар. Һәм ул иңнәрен сикертер:
— Белмим…
һәм шаркылдап көлеп җибәрер. Ә кыз аңа ташланыр:
— Аһ, син мине ташларга җыенасыңмы әле!
Егет кызның һөҗүмен җиңел генә кире кагар да аны кысып кочаклап алыр һәм иреннәр иренгә, күзләр күзгә тия язарлык итеп якынаер да:
— Бел, кадерлем… – дип пышылдар, — әгәр бер генә күзәнәгең исән булса да мин сине ташламаячакмын.
Кыз бер мизгелгә тынып калыр. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлагач, күңелендә кайнар давыл кубар:
— Бергенәм минем, дип пышылдар ул да, — Бердәнберем… Мин дә… Мин дә сине мәңге ташламаячакмын… Мин яратам сине!..
Бер мизгелгә икесе дә исәңгерәп калыр.
Кыз үзенең бу сүзне беренче булып әйтүенә, әйтер кыюлык табуына аптырагандай булыр. Ә егет башлап үзе әйтмәүгә үкенгән һәм кызның чаялыгына сокланган сыман күзләрен зур ачып сөйгәненә текәлер… Әмма тиздән икесен дә мәхәббәт өермәсе урап алыр…
Гомереңә беренче тапкыр “мин яратам сине” дию дә, аны ишетү дә сәер икән. Сәер һәм татлы. Мәңге онытылмый һәм мәңге кабатланмый торган бер халәт бу.
— Мин яратам сине…
— Мин… яратам сине
— Мин яратам… Сине
Соңыннан да бу сүзләрен бик күп тапкырлар ишетте хатын. Үзе дә әйтте. Тик аларның берсе дә беренче тапкыр әйткәндәгедәй татлы булмады бугай. Хәер, кем белә… Һәркайсының кадере дә, бәясе дә, хаҗәте дә үзенчә булгандыр.
Әмма соңгы елларда ул сүзләр ничектер җиңел яңгырады… Җиңел әйтелде… Җиңел ишетелде… Хәтта “ахмак”, яки “бар кит моннан!” – дигән мәгънәне дә шушы сүзләр алыштырыр булды.
Ә кайвакытларда бөтенләй уйлап тормыйча, гадәт буенча да ычкынгалады… Ә тора-бара берни аңлатмаган, бернинди мәгънәгә ия булмаган үле сүзләргә әверелде. Югыйсә, сугышып-талашып та яшәмәделәр ире белән. Эшләделәр, балалар үстерделәр, дөнья кудылар… Барсы да тәртиптә, барсы да уңай кебек иде… Тик әлеге сүзләр генә… Сүзләр генә… үлде…
— Болай булырга тиеш түгел иде бит…

Мин сине яратам - мэхэббэт турында хикэялэр

* * *
— Ә ул бөтенләй дә мәеткә охшамаган…
Кинәт ишетелгән сүздәнме, иңенә сак кына кагылган кулларданмы хатын сискәнеп китте. Ялп итеп артына борылды. Ире икән. Аның алдында күз яшьләре түгүдән кыенсынып, учлары белән күзен сөртеп алды. Сер бирергә ярамый. Әмма моның ярдәме тимәде. Яңаклары буйлап агып төшкән тасма битенә таралды, керфекләрдәге тамчылар туктамады.
Ир аңа кулъяулык сузды. Хатын баш селкегәч, аның битен үзе сөртеп алды. Нәкъ менә яшь баланы көйләгән кебек. Хатын сәерсенеп иренә бакты.
— Ә ул бөтенләй дә мәеткә охшамаган… – дип кабатлады ир, — Йөзендәге җиңелчә алсулык та, тулышкан иреннәрендәге наз да, кыйгач кашларының шаянлыгы да шул килеш. Ә күзләрендәге якты нур ябык керфекләр аша да бөркелеп торган сыман.
Хатынның күзләрендә балкып киткән өмет чаткысы керфекләрдәге дымны шундук киптерде.
— Миңа да ул егет тередер сыман тоелды… – диде хатын, — Тик сулышын гына ишетмәдем… Һәм иреннәре дә…
Ир кинәт сәерсенеп хатынга карады:
— Егет?!.
Хатын акырын гына баш какты:
— Егет…
— Тукта, нинди егет булсын!.. Кыз ята иде анда…
— Егет иде, — дип үзенекен тукыды хатын, — Егет! Һәм ул синең яшь чагыңа тамчы судай охшаш.
Каршы сүз әйтергә дип авызын ачкан ир кинәт катып калды.
— Кыз да… – дип пышылдады ул, — кыз да… сиңа… Тукта!..
Әмма туктап уйланып торырга вакыт бирмәделәр, өйгә чакырдылар.

* * *
— Ул мәеткә бер дә охшамаган…
Түр якның уртасына куелган диванда акка төренеп яткан яшь кызны күрүгә ир тагын шулай уйлады. Иреннәренең салкынлыгын ул белә иде. Сулыш алганы да сизелми. Бер генә күзәнәге дә тибрәнми дә… Тикшерәсе иде…
Әмма түр башында басып торган Аксакал моңа ирек бирмәде:
— Җәмәгать!
Аксакал сәер зат иде. Ул бу төбәкнеке түгел. Монсы көн кебек. Ул ниндидер әкият иленнән килгән изге картка охшаган. Ап-актан киенеп, чәч-сакаллары да ак булгангамы, бар кыяфәтеннән сафлык, нур бөркелеп торган сыман.
Аксакал тамак кырган арада, ир мәеткә карап алды һәм бүлмәгә күз йөгертте. Моңарчы игътибар итмәгән иде, бүлмәдә алар үзләре генә икән. Ир, хатыны, балалары… һәм Аксакал. Башка беркем дә юк.
— Мәетне зиаратка кадәр сез күтәреп барачаксыз… – диде Аксакал, һәм аңладылармы дигәндәй һәркайсына күз йөгертеп чыкты, — Алдан ир кеше күтәрә, арттан – җәмәгате. Ә балалар ике як читтән аларга ярдәмләшеп бара… Барыгыз да аңладыгызмы? Сораулар юкмы?
Ир тагын мәеткә карап алды. Бая игътибары җитмәгәнме, аны инде ак носилка сыман нәрсәгә салып, алып чыгу өчен әзерләп куйганнар икән. уртада ян яклардан күтәрешеп бару өчен балаларга да тоткычлар бар. Барсы да аңлашыла бугай… Зиаратка кадәр…
— Хәзрәт… Ә зиаратка керү рөхсәтме соң? – дип сорады хатын, — Югыйсә…
Аксакал баш кагып куйды.
— Мәетне сез зиаратка кадәр күтәреп алып барачаксыз, — дип кабатлады ул, — Кабергәчә…
Хатын баш какты. Әмма Аксакал, төгәллек кертүне кирәк тапты бугай, тагын өстәп куйды:
— Кабергәчә… Үз каберләрегезгәчә.
Бер мәлгә сәер тынлык урнашты. Аксакалның соңгы сүзе бар нәрсәнең астын-өскә әйләндерде. Әле генә бар да аңлаешлы кебек тоелса, хәзер инде берни дә аңларлык түгел иде. Шулай да ир күңелендә чәбәләнгән сорауны бирми булдыра алмады:
— Ә мәет… Ул кем?..
Хатыны аңа үтергеч караш ташлады:
— Егет дип торам бит инде… – дип пышылдады ул, һәм иренең тәртипсезлеге өчен аклангандай, аксакалга дәште, — Югалту аның аңын томалаган… Мәет аңа кыз булып күренә…
Балалар бер-берсенә сәер караш ташлап алды. Әмма өлкәннәр сөйләшкәндә сүзгә катышудан тыелып калдылар.
— Мәет чынлап та кыз кеше, — дип дәвам итте ир, — ә хатыныма ул егет булып күренә… Минем яшь чагыма охшаган егет булып…
— Әйе… – дип Аксакалга төбәлде хатын, — Сез барсын да беләсез… зинһар әйтегез… Кем ул?
Аксакал кызганулы да, ягымлы да карашларын берчә хатынга, берчә иргә күчерде. Аның карашлары ир-белән хатынның кайгысын уртаклашкан, җаннарын юаткан шикелле иде. Әмма сүзләре хөкем карары кебек яңгырады:
— Ул – сезнең мәхәббәтегез.

* * *
Алар атладылар да атладылар. Таулар-ташлар да, күл-елгалар да очрый торды, артта кала торды. Башта сыеграк булып тоелган балалар инде буын ныгытты. Иңдәге йөкне шундый ныклы кешеләр белән күтәрү бик тә җиңел булырга тиеш кебек иде. Әмма алай булмады. Йөк авырайганнан авырая гына барды.

Бераздан балалар үсеп җитте. Канатлары чыкты. Авырлыкның һәм әрнүләрнең үзләренә тиеш өлешен алып, алар далага очтылар. Үз балаң барсыннан да яхшырак, барсыннан да акыллырак, көчлерәк булып тоела. Аларның балалары да ныклы канатлары белән барсыннан да югарырак күтәрелер кебек иде. Әмма башкалардан уза алмадылар. Бәлки иңнәрендәге йөк, күңелләрендәге яра ирек бирмәгәндер. Бәлки башка сәбәп булгандыр. Кем белә…
Алар атладылар да атладылар…
Иңнәрен авыр йөк, күңелләрәрен тирән яра изде.
— Мин башкача болай яши алмыйм, — диде хатын көннәрнең берендә, — Син тудырдың ул мәхәббәтне. Иң беренче булып син яныма килдең. Бу йөкне дә син күтәрергә тиеш. Мин китәмен.
Ир дәшмәде. Бераз гына күңеле кителсә дә ул риза иде. Хатын хаклы. Аннан соң, акырын гына кузгалучы шушы бичә белән йөк тартканчы, аны ялгызың алып бару күпкә җайлырак иде.
Хатын китте.

Ул ирекле иде. Иңендәге йөктән азат булды. Җирдә яшәү нинди рәхәт икән! Аның адымнары җиңел иде. Адымнар җиңеллеге үзеңне канатлы итеп тоярга мөмкинлек бирә икән бит. Күңелендә бернинди әрнү юк. Тормыш тоташ бию сыман икән! Ул биеде… Җилләр белән вальс әйләнде ул, дулкыннарга кушылып дулкын булды… Шушы халәтнең ләззәтен тоеп беркадәр йөрде дә туктап калды. Нидер җитми иде…

Нидер җитми… Ул җил түгел иде… Дулкын да түгел… Һәм җилләр, дулкыннар тормышы белән яшәү дә — аныкы түгел… Ул үз тормышы белән яшәргә тиеш. Ул үз тормышы белән яшәргә тели. Ә үз тормышы юк. Күңелендә дә, тормышында да бушлык. Аның җаны сөю газаплары теләде. Газаплар юк иде. Җаны сөю ләззәтләре теләде. Ләззәт тә юк иде. Мәхәббәт юк. Мәхәббәттән ваз кичкән көннән соң, аның истәлекләргә дә, хәтта истәлекләргә дә хокукы юк иде. Бар дөньясы тоташ бушлык иде.
Һәм ул кире борылды.
Мәхәббәтнең мәете дә — мәхәббәт иде…
Ирен эзләп тапты.
Мәхәббәт йөген кабат иңендә тою белән, бар дөньясы кинәт балкыт китте. Мең төсләргә, мең хисләргә кереп балкыды ул. Шушы балкыш авырлыкны бераз оныттырды. Тик бераздан бар да кабат кайтты. Авырлык та, газап та зур иде. Кайчакта ул чыдап була алмас чиккә җитте.
Алар атладылар да атладылар…
Йөк бик авыр, ә юл ерак иде…
Кабергәчә…

Алар инде иңнәрендәге мәхәббәт мәетен берәр урында җирләп калдыру турында уйлый башладылар. “Кайда куйдыгыз мәетне?” – дип сораучы барыбер булмаячак. Чөнки аларны юлга озаткан сәер Аксакал нурга уралып юкка чыгу белән үк мәхәббәт йөге дә күзгә күренмәскә әверелде. Дөресрәге, аны гаилә әгъзаларыннан башка беркем дә күрмәде. Тәүге мәлләрдә күкрәк киереп дәртләнеп йөргән ир-белән хатынның бераз бөрешеп калуын күрүчеләр дә моңа артык әһәмият бирмәделәр:” Боларны да дөнья басты” – дип кенә куйдылар. Алар иңнәрендәге йөкне бары тик үзләре генә күрде, аның авырлыгын үзләре генә кичерде. Башка беркем күрмәде аны. Һәм ул башка беркемгә дә кирәкми иде. Шулай булгач, нигә җирләп калдырмаска әле?

Шушы уйлар белән ир Изгеләр тавының башында кабер казыды. Мәхәббәтне, кайчандыр үзләрен оҗмахның җиденче катына күтәрелергә мәҗбүр иткән тылсымлы хисне, башка урынга күмү мөмкин түгел. Ни генә әйтсәң дә, мәхәббәт бит ул! Хәтта үзе үлгән килеш тә ир белән хатынны бергә яшәргә, балалар үстерергә мәҗбүр итте бит. Бүгенгенең салкын көннәрендә алар үткәннәрдә яккан сөю учагында җылындылар. Шул учакның ялкыннары көч бирде. Гәүдәләре бүгенгедә йөрсә дә күңелләре үткәннәрдә булды. Берсен-берсе өзелеп яратышкан чакларда. Һәркайсы үзе генә белгән юллар белән үткәннәргә кайтты да, җан сөйгәне белән очрашты, мәхәббәт утларында янды. Бәхетле булды. Шундый мәхәббәтне теләсә кайда җирләп була мени!

Мин яратам сине - хикэялэр укырга татарча мэхэббэт турында

Җир каты иде монда. Туфракның һәр бөртеген аерым күтәрергә туры килде. Шул рәвешле хәтсез вакыт үтте. Кабер әзер булды. Ир маңгай тирен сөртеп җиргә утырды. Һәм бер ноктага текәлеп катып калды.
Хатын аны бераз күзәтте дә тавыш бирде:
— Әй…
— Без аны җирли алмыйбыз… – диде ир чарасыз тавыш белән, — Мин шуңа төшендем.
— Ник?
— Белмим.
Тын калдылар.
— Аксакалны хәтерлисеңме? – диде ир бераздан, — Ул ни диде?
— Мәетне сез зиаратка кадәр күтәреп алып барачаксыз, — Хатын Аксакалның сүзләрен хәтерли иде, — Кабергәчә…
— Үз каберләрегезгәчә! – дип төзәтте аны ир.
Тагын тын калдылар. Хатын авыр сулап куйды.
— Җирләп карыйк, — диде ир, — Тик бернәрсә дә килеп чыкмаячак.
Хатын урыныннан кузгалды.
— Кызганыч та әле ул… Ташлап калдырасы килми…
Хатын кабер читендә яткан мәеткә чүгәләде.
— Әллә җирләмибез генәме? Мин синнән китеп карадым бит… Беләм… Моны югалтсак, бушлык кына калачак…
— Без аны җирли алмыйбыз, — дип кабатлады ир, — Һәрхәлдә, җиргә… Мәхәббәт җирнеке генә түгел…
Хатын мәетнең йөзен каплап торган чүпрәкне шудырды.
— Бу егет мәеткә бер дә охшамаган… – дип пышылдады ул, — Охшамаган…
Ир дәшмәде. Ул мәетнең кыз кыяфәтендә икәнен яхшы белә иде. Хатыныннан күз алмады. Таныш сыннар, таныш сызымнар эзләде. Ә хатынның күзе мәеттә иде. Йөзендә — чиксез сагыш, ярату, моң…
— Нинди асыл егет идең бит син!.. – диде ул күңелендә кайнаган хисләрне тыя алмыйча, һәм иренә борылды, — Нинди асыл егет!..
Һәм катып калды… Ир үзгәргән иде…

Ир хатынының бөтен булмышыннан таныш сызымнар эзләде… Һәм тапты… Еллар, гомернең адәм күтәрмәстәй авыр мизгелләре үз эшен эшләсә дә хатынында ул яраткан сызымнар һаман исән икән ич әле!.. Караган саен ул сыйфатлар ачыграк төсмерләнә барды. Йөзендәге җиңелчә алсулык та… Тулышкан иреннәрендәге наз да… Кыйгач кашларының шаянлыгы да… Күзләрендәге якты нур да… Боларны хәтта авыр юллар, авыр еллар да үзгәртә алмаган! Ник элегрәк күрмәгән ир бу матурлыкны! Ник элегрәк игътибар итмәгән? Хәер, болай итеп, яратып бакканы юк иде дә бугай… Ул хатынына карады һәм караган саен аның яшәрә баруын тойды.
— Ә син… Ә мин…
Ир тотлыгып калды…
— Нинди асыл егет… – дип кабатлады хатын иреннән күз ала алмыйча, — Нинди асыл…
Һәм бар булмышын соклану, дәрт, шатлык алыштырды…
Аның каршында инде тормыш михнәтләрен кичергән ир түгел, ә бая гына табутта яткан егет тора иде. Ә үзе чиксез наз белән тулган күзләрен аңа төбәгән дә:
— Ә син… Ә мин… – дип тотлыга.
Хатын елмайды. Нәрсәдер әйтергә теләде. Әмма өлгерә алмый калды.
— Мин яратам сине! – дип пышылдады егет, — Бердәнберем минем!
Һәм әйтеп бетергесез наз белән үзенә төбәлгән кызны куенына кысты. Сөякләрнең метердәве ишетелерлек итеп кочаклады.
— Кысма, сантый… Үтерәсең бит… – дип пышылдады кыз аңа ныграк сыенып, -Үте…
Әмма сүзен әйтеп бетерә алмады, кайнар иреннәр бер-берсен эзләп таптылар да дөньяның барлык вак-төякләрен оныттырып мәхәббәт күгенә алып менделәр…
Кабер читендәге носилка да, анда акка төренеп яткан мәет тә юкка чыккан. Ул урында сизелер-сизелмәс кенә нур торып калган…

* * *
— Әнә теге парны күрәсеңме?
— Әлбәттә! Аларга игътибар итмәү мөмкин түгел, егет белән кыз шикелле… Әнә, ире тагын үбеп алды…
— Ха!.. Ире!.. Үз хатыны белән килмәгән ул монда!
— Юктыр ла…
— Аларга ничә яшь! Ким дигәндә егерме биш ел бергә яшәгән булырга тиешләр. Ә хәзер уйлап кара, шулкадәр бергә яшәгәннән соң…
— Ә бәлки, яңа гына өйләнешкәннәрдер…
— Юк инде! Алар өйләнешкән кешегә бөтенләй охшамаган. Үзең үк егет белән кыз кебек дидең ич.
— Шуннан?..
— Билләһи дип әйтәм, әмма бу ир сөяркәсе белән килгән. Әйдә, бәхәс!
— Белмим инде…
— Бәхәс!
— Ярый. Тик ничек беләбез соң?
— Үзләреннән сорыйбыз…

* * *
Чираттагы икәү киткәч, көлешеп алдылар да хатын иренә ныграк сыенды. Артларыннан йөргән чыш-пышларга алар беркадәр гадәтләнгән инде.
Бу мәхәббәт кебек үк табигый күренеш.
Башкаларга өлкән яштәге абый-апа булып күренсәләр дә аларның үз сере бар.
Ир хатынын һәрвакыт беренче тапкыр “яратам” дип әйткән чагындагы кыз кыяфәтендә күрә иде.
Хатыны да шулай.
Бер-берсе өчен алар һаман егет белән кыз иделәр.

© Марат Кәбиров. Мин яратам сине — 

Хикәяләр — бөтен дөньяда иң популяр жанрлардан. Кайсы халыкның нинди вәкиле булса да, мондый төр әсәрләрне олысы да кечесе дә яратып укый. Гаҗәп тә түгел. Укучы игътибарын җәлеп итәр дәрәҗәдә кызык, бер утыруда ерып чыгарлык кыска. Безнең чорның проза осталары төрлелеге белән аерылып торган әсәрләр белән сөендерә. Барсы да кызыклы аларның, һәр укучы таләбенә җавап бирерлек.
Онлайн китапханәләрдән хикәя эзләүчеләр дә хәйран гына. Башка халыкларда моңа охшаш хәл артык сизелми шикелле, ә бездә бер мәзәк хәл күзәтелә. Алар “мәхәббәт турында хикәяләр” дип түгел, ә “мэхэббэт турында хикэялэр” дип эзли. Сәбәбен беркем белми. Шулай да татарча, хикәяләр укырга дип эзләсәләр кешечәрәк булыр кебек тоела. Монсы — социаль реклама сыман нәрсә генә инде… Ә мәхәббәт турында хикәяләрнең оясы —  «Иҗат» дип аталган бүлектә.