«Иремнән аерылырга телим…»

Электрон почтаның буш торганы юк. Хатлар өзелми. Еш кына кешеләр үз тормышында булган кызыклы һәм кызганыч хәлләрне язып җибәрә. Әсәрләрегездә кулланырга мөмкин диючеләре дә күп кенә. Кызыклы фикерләр, күзәтүләр, яңа анекдотлар – барсы да бар. Шундый хатлардан берсен сайт укучыларына да тәкъдим итәм. Бу ханымга мин берничек тә киңәш бирә алмыйм. Ә сез?

Иремнән аерылырга телим, тик бу хакта аңа ничек әйтергә белмим. Аңа утыз яшь, унбер ел бергә яшибез. Икесе — никахта, калганы — «гражданский». Ике яшьлек балабыз бар. Ә аерылышырга теләвемнең сәбәбе икәү.

Беренчесе, инде биш елга якын ирнең юньле эш урыны юк. Соңгы эшеннән хезмәт хакын күтәрмәделәр дип үпкәләп киткән иде, хәзер очраклы хезмәт белән «акча көри». Я таксида «бомбить итә» — ансы да бәйрәм, я ял кичләрендә генә, юкка бензин әрәм итмәс өчен, янәсе. Кайчагында таныш-белешләре, яки белдерүләр аша төрле шөгыль таба. Даими урынга барырга теләми. Алучы да юк инде. Алам дигән җирдә — акчасы аз, акчасы күп булса — аңа эш ошамый. Кыскасы, менә шундый шайтан куласасы. Мин инде аның мең сәбәп табуыннан ялкып беттем. Ир кеше сәбәп түгел, ә акча табарга тиеш ич. Өстәвенә бурычлар муеннан, аның өстенә кредитлар — үсәләр, күбәяләр. Ә ирнең артык исе китми. Кайчагында икмәксез дә утыргалыйбыз.

Бала юк чагында әле минем хезмәт хакы ярдәм итә иде. Хәзер барсы да бала өчен, калса — үзебезгә, калмаса — юк. Әти-әниләргә рәхмәт, ярдәм итеп торалар. Мин дә читтән торып эш табам, хәзер моны фриланс дип атыйлар бит, урык-сурык кына табыш та ярап куя шулай җан асрарга. Һич югында, бала ачлыктан интекми. Казанда бу! Читтән килеп урнашкан кешеләр дә менә дигән эштә йөргән шәһәрдә. Белмим, Казанда эш урыны таба алмау өчен ниндидер аерым бер сәләт кирәк микән?!.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ат урынына гаилә йөген сөйрәп барудан туйдым. Очын-очка ялгап, җиңне кисеп итәк ямаудан ялыктым. Хатын-кыз янында таяна алырлык кеше булырга тиеш. Ә дөнья белән бәхилләшкән ир түгел. Бөтен ваклыкларына да төшеп тормыйм. Болай итеп яшәү куркыныч та булып тоела кайчак.

Әлбәттә, алдарак аерылганда яхшы буласы иде. Артык йомшарды егет. Булдыра алыр иде барсын да. Әмма үзен артык нык ярата, бер җирлеге булмаса да үз-үзенә ышанычы чамасыз — кайчан да бер җиңел эшнең үзен эзләп киләчәгенә шиге юк. Үз проблемалары өчен гаепне дә гел читтән эзли — барсы да һәрвакыт гаепле, тик ул гына әйбәт. Аерылырга теләвемнең төп сәбәбе шушы. Мондый кешедән рәт чыгар дип уйламыйм.

Икенчедән, ул миңа бөтенләй ошамый башлады. Элегрәк, спрот белән кызыксына, кайчагында бергә шөгыльәнә дә идек. Бу үзенә күрә бәйләп тотучы бер җеп иде. Әмма егерме яшьтә кызык булган нәрсә утызда инде ярамый. Хәзер икебезне бәйләүче бер уртаклык та юк кебек. Ул миңа бик беркаптырмалы, примитив булып тоела. Тәрбия ягыннан да әллә кая китмәгән. күп гамәлләре өчен эчемнән генә гарьләнеп яшим.

Бөтен гөмерен компьютерда уйнап уздыра. Сыра эчәргә ярата. Сыра!!! Бурычлар муеннан, аны түләргә акча юк. Ә сырага бар. Һәр табышыннан аңа өлеш чыгара.

Кайчагында ул миңа ир түгел, ә ниндидер бер ерак туган шикелле тоела. «Җитешсезлекләре күп — менә шулай инде, тик нишлисең — үз туганың бит,» — дип тә уйлап куям. Ләкин туганга гына гомер буе түзеп яшәргә мөмкиндер. Иргә түгел.

Кешеләргә начарлык эшлисем килми. Шуңа да һәртөрле талаш-гаугадан читтәрәк булырга тырышам. Беркем белән дә кычкырышырга, берәүне дә рәнҗетергә теләмим. Ә аерылышу турында сүз кузгатсам, мондый гауга котылгысыз кебек. Ничек итеп аңа:»Мин синең белән башкача яшәргә теләмим. Аерылам. Синең тормышка карашың, битарафлыгың, көчсезлегең ошамый. Мәхәббәт юкка чыкты. Болай яшәүнең мәгънәсе юк инде.»- дип әйтергә. Белмим. Берәр киңәш бирә алмыйсызмы?

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...