Китап уку теләсә кемнең кулыннан килми
Соңгы вакытта китапларны укып чыгуга ук таныш-белешләремә тарата яки макулатурага тапшыра башладым. Дәрдемәнднең шигырь китабын укып бетерүгә макулатурага илтеп бирдем, кызыгы калмады. Зифа Кадыйрова китапларын да дусларыма тараттым. Күп кенә китапларны, шулар арасыннан Тукай шигырьләрен ташлый алмыйм. Та кыямәт (кыямәткә кадәр) кирәк булачак миңа ул.
Күптән китап сатып алганым юк иде. Журналист Лилия Заһидуллинаның: “Марат Кәбировның “Китап” исемле китабы чыккан”, – диюе колагыма чалынгач, китап кибетенә юл тоттым. 400 сум икән, бик кыйммәт тоелды бу миңа. Дини китапларны кыйммәтрәк бәягә дә сатып алганым бар, чөнки алар мәңгелек китаплар. Саранлыгымны җиңеп, тәки алдым. Бер атна дигәндә укып чыктым. Марат Кәбиров – кызык язучы, бара-бара да, чаптырып хыялга кереп китә…
Камил Кәримовның тәрәзәсен кактым.
– Камил абый, Марат Кәбировның әсәрләрен укыганыгыз бармы?
– Аның бөтен әсәрләре “Казан утлары”нда басылып барды. Без аны көтеп алабыз. Мин аның беренче мөхәррире.
– Кулъязмаларын төзәтәсезме?
– Каләм тыгар урын да булмый. Кайвакыт орфографик хата китә. Кайбер атамалар, диалекталь сүз кереп китәргә мөмкин. Марат Кәбировта җөмлә төзәтеп, сюжетына да кагылып булмый. Сыналган җөмләләр белән яза.
– Әсәрләре турында фикерегез ничек? Фантазиягә китә, чит ил киноларын хәтерләтә башламыймы?
– Заманга яраклашкан язучы ул. Традиция дигән әйберләргә бик буйсынмый. Галимҗан Ибраһим, Шәриф Камал стилендә языйм әле, дими. Фатих Хөсни, Әмирхан Еники стиле дә кирәкми аңа. Хәзер бездә тел майланмаган күчәр кебек. Әмирхан Еникиләрдә майланган кебек ул – шундый матур, йомшак, уйнап-көлеп бара. Ә моның һәрбер җөмләсе сугып-сугып бара, ләкин җөмләләр төзек. Әдәбиятка ниндидер яңалык кертәсе килә, Европа фильмнарындагы сюжетларны да тоям, ләкин ул аны үзенчә ача.
– Фантазиягә кереп китүенә ничек карыйсыз?
– Матур әдәбият бер сюжет белән генә бара алмый. Безнең хәзер мәхәббәт өчпочмагы: ике хатын, бер мужик; ике мужик, бер хатын. Бу әйберләр таушалып бетте. Марат Кәбиров моңа бирешми, анда бит мәхәббәт линиясе дә бик юк. Ул фәлсәфәгә омтыла. Төгәл язучы ул, физик кебек. Сөйләшкәндә дә төзек җөмләләр белән сөйләшә. “Теге, ни, бу” дигән өзеклекләр юк анда. Аның казанышы ул. Марат Кәбиров нәрсә язса да, аны халык кабул итә.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
– Китап укылмый, дибез. Марат Кәбиров китабы шау-шу куптарды бит?
– Укучы кеше күп булмый. Китап укыган кеше – акыллы-зыялы кеше. Акыллы кеше күп булмый. Әдәбиятны бөтен кеше укырга тиеш дигән әйбер юк. Уку – ирекле әйбер, теләсә кемнең кулыннан килми ул. Талантлы язучыга талантлы укучы кирәк. Аллага шөкер, әле безнең зыялы кешеләребез бар. СССР вакытында уку мәҗбүри иде. Телевидение, виртуаль дөнья юк, кешенең бар сөенече китап укып утыру иде. Хәзер чишмәләребез күп.
Автор: ГАБДЕРӘХИМ