Шигырь укучылар нинди төрләргә бүленә?

Белгечләр исәпләвенчә, шигырь укучылар төрле нәрсә эзли һәм аны төрлечә кабул итә. Тик нигәдер һәркайсы үзен бу өлкәдә бик абруйлы һәм аның фикере генә дөрес дип исәпли. Ошый-ошамый принцибы буенча бүлсәләр дә һәркемнең үз акценты. Шигырь укучыларны өч төргә бүлеп була: беркатлы, романтик, сноб.

Беркатлы

Аңа нәрсә мөһим:

якты уйлар һәм хәтирәләр
үз эшенә якын шигырьләр
күнегелгән образлар
яраткан нәрсәләре турында искә төшерүләр
Беркатлы үз фикерләре белән уртаклашса да күп сүзгә бирелми. Үз карашы якларлык нигезле, төпле уйлары юк аның. Аңа җиңел, беркаптырмалы әсәрләр кирәк.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сноб

Аңа нәрсә мөһим:

катлаулы ритмга корылган шигырьләр
яңа сүзләр уйлап табучы шагыйрьләр
эмоциональ киеренкелек бер үк сүзне кабатлау нәтиҗәсендә туган әсәрләр
Гадәттә, снобка шигърият техникасының берничә алымы таныш була. Һәр әсәрдән ул үзенә таныш шул алымнарны табарга тырыша. Ул үзен шигърият белгече дип саный һәм үз фикере белән уртаклашырга ярата. Бүгенге көнне тәнкыйтьләүчеләрнең күбесе шушы төркемгә керә. Фикерләрендә кызыклы нәрсәләр табарга мөмкин, әмма белемнәре сай булу сәбәпле, гадәттә, алар ялгыша, берьяклы гына карый.

Романтик

Аңа нәрсә мөһим:

Хис эзли, шигырь түгел
шигырьнең рухы, исе, төсе
авторның халәте — салкынлыгы, җылылыгы, мескенлеге, күтәренкелеге…
Шигырь тылсымында ниндидер алым, яки әдәби техника барлыгын тоеп калса, җен ачуы чыга. Алар шигырьне сүтеп-җыйганны яратмый, әдәби алымнарны санга сукмый. Алар өчен иң мөһиме — романтик атмосфера. Шигырь алар өчен тылсым, илаһи көч.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Ә сез шигырь укыйсызмы? Бу төркемнәрнең берәрсе сезгә кагыламы? Сез үзегезне нинди төркемгә кертер идегез? Комментлар калдырыгыз!