Мөдәррис Әгъләмов. Тууына 80 ел тулу уңаеннан

Шагыйрь кеше Мөдәррис Әгъләмов кебек булырга тиеш. Без күп вакыт бүләк, дәрәҗәләргә омтылабыз. Ул як-ягына каранып яшәгән кеше түгел. Кем, нәрсә әйтер икән дип иҗат итмәде. Нәрсә теләсә, уйласа — шуны язды. Шигърият ул күпкә юк-бар әйберләрдән өстәрәк», — ди ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал.
Тәнкыйтьче, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов сүзләренчә, Мөдәррис Әгъләмовның иҗаты алты шигырь җыентыгыннан гыйбарәт. «Алар басылып чыгуга, тиз арада таралып, укучысын тапкан. Мөдәррис абый сүзнең, телнең тәмен белә торган шәхес. Мин аны гражданлык һәм фәлсәфи лирика остасы дип атар идем. „Тукайдан хатлар“ поэмасы үз вакытында җәмәгатьчелекне уятып җибәрде», — диде ул.

Мөдәррис Әгъләмов турында каләмдәшләре

* * *
Иҗатында горур, көчле рухлы, кайнар хисле шагыйребез дөньялыкта безне көтелмәгән кызыклы яклары белән дә гаҗәпләндерә, көлдерә иде. «Ялкын»да Мөдәррис бик теләп төрле әдәби, тарихи викториналар оештырды. Укучылардан килгән һәр хатны игътибар белән укып, әйбәт җаваплар өчен ихлас сөенә иде. Ул язган мәкаләләрнең машинкадан чыккан оригиналларын уку, корректура хаталарын чүпләү безнең эш иде. (Зур шагыйрьне анысы белән борчып тормадык.) Аның, хыялларга бирелеп, чынга охшатып сөйләгән «әкиятләрен» дә ышанып тыңлый идек. Ул ничектер бу дөнья кешесе түгел иде шикелле. Паспортын югалткач, гомер буе документсыз яшәвен ничек бәялисең тагын?!

Шулай бервакыт шагыйрь Ләис Зөлкарнәй белән профсоюз оешмабыз рәисе, журналист Ирек Нигъмәтҗанов, буш профсоюз билетына Мөдәрриснең фотосын ябыштыралар да, берничә айлык марка да тезеп, үзенә күрсәтәләр: «Менә, синең профсоюз билетыңны таптык», – диләр. Ә ул, бер дә гаҗәпләнмичә (әллә гаҗәпләнмәгән кыяфәт чыгарыпмы?): «Бәй, нишләп сездә ята икән ул?» – дип, билетны ала да чыгып китә.

Бер заманны, укучыларның мәктәп формалары алыштырылырга тиеш булып, гамәлдә йөргән формалар кибетләрдә арзан бәягә сатыла башлады. Мөдәррис тә өлкән класс укучыларына тегелгән формалар арасыннан үзенә сыерчык канаты төсле карасу-зәңгәр костюм-чалбар алып кайтты.

Сәдәфләре генә ак калайдан моның. Бер бүлмәдә утырып эшләгән Гүзәл Камалова белән икәүләп без аңа кара сәдәфләр алырга киңәш иттек, үзебез тагып бирербез, дидек. Шактый гына көннәр үткәч, ул костюмына һич тә туры килми торган көрән сәдәфләр алып килде. Без моннан көлдек тә, туры килгәнен сатып алып, үзе юкта сәдәфләрен алыштырып куйдык. Әйткәч, бик сөенде: «Кызлар, биш минутка чыгып торыгыз инде, киеп карыйм», – дип, безне бүлмәдән чыгарып җибәрде. Һәм… күз ачып-йомган арада ишек ачылып, Мөдәррисебез очып чыгып та китте. Өр-яңа костюмнан, куллары буш. Салган киемен эзләп карасак та, тапмадык. Бу хәлдән соң байтак вакыт үткәч кенә, бүлмәбезгә кайсыдыр бер язучы кергәч, архив шкафларын ачып җибәрүгә, Мөдәрриснең иске чалбары ишелеп килеп төшмәсенме?!

…Мөдәррисне озатканнан соң еллар үтте. Эш бүлмәбезгә, ишек шакып, берәрсе килеп керсә, Мөдәррискә охшатып, борылып карыйбыз. Нинди дә булса бәхәс кузгалса, ә Мөдәррис болай әйтер иде, дибез. Нәҗибә апа килеп күренсә, Мөдәррис кермәдеме әле, – дип сорар кебек тоела… Шулай итеп, ул һаман безнең арабызда яши.

Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә

* * *

Карап торырга мәһабәт буе да юк, җаваплы урыннарда да утырмый, һавага ашкан күктерәр йортлар да төзетми, типтәр әйтмешли, ябай гына бер адәм, сөйләшеп торганда тавышы да чыгар-чыкмас кына кебек. Аның каравы, шигырендә, китапларында һәм сәхнәгә менеп, халык алдында шигырләрен укыганда, Мөдәррисне алыштырып куялармыни! Ул биегәеп китә, мәһабәт каһарман кыяфәтенә керә, тавышы бөереннән чыга башлый, ул гайрәт белән гаделсезлеккә каршы нәгърә ора. Сәхнәдә бөек бер әверелеш башлана. Кая киткән ябай гына Мөдәррис, кая киткән читенсенеп кенә сөйләшә торган Мөдәррис! Сәхнәгә ул хуҗа, ул анда падишаһ, обкомнарың, райкомнарың бер кырыйда торсын. Шигырь түрендәге алтын тәхеттә Шагыйрь Мөдәррис хакимлек кыла.

Рабит Батулла, әдип

* * *

1973 елда бер авылда очрашу кичәсе үткәрдек… Иртән безне «Газик»ка утыртып күрше авылга озаттылар. Җәй. Тирә-як ямь-яшел! Борчак кырыннан узабыз. Әле борчак өлгереп кенә килә. Машинаны туктатып, яшел борчак авыз итәргә төштек. Төштек кенә… әллә каян колхозның агрономы килеп чыкты. «Кемнәр монда борчак кырын таптый? Кем рөхсәт итте? Сез кемнәр?» һ.б. Танышып-сөйләшеп киттек. Агроном борчак кырына күз ташлап: «Быел, насыйп булса, гектарыннан егерме биш центнер борчак алачакбыз», – диюгә, Мөдәррис, зур фуражка кигән башын кырынрак салып, тәҗрибәле белгеч сыман: «Егерме биш ярым», – дип куйды. Без, чыдый алмыйча, көләргә тотындык. Зөлфәт буыла-буыла, йөткерә-йөткерә, җиргә ятып көлә. Теге агроном иптәш алдында уңайсыз, ә без тыела алмыйбыз… һәм шушы көннән Казанга кайтканчы, Мөдәррис дустыбызга «борчак» кушаматы ябышып калды.

Хәлим Җәләй, Г.Камал театры артисты

* * *

Дөньяда матур ялганлаучылар күптер. Моның шулай булуына шигем юк. Ләкин Әгъләм шундыйлар арасында да бердәнбер. Әгәр Мөдәрриснең тел өстендә кипкән борчак шыттырганын күреп торса, атаклы барон Мюнхгаузен көнләшүдән аягүрә үләр иде.
… Әйе, ул – безнең бердәнберебез. Үзенең ялганына үзе дә сабыйларча ышана торган бердәнберебез.
Кайчакта шулай да була: Әгъләм шундый итеп сөйли ки – очына, күзләрен очкынландыра, куллары, сөйләменә куәт биргәндәй, кисәк-кисәк һаваны кискәләп ала – ышанасың. Ялганлаганын сизеп-күреп торасың, әмма икеләнә-икеләнә булса да ышанасың. Ышандыра белә, каһәр…
…Бәхәстә дә ул – бердәнбер. Бәхәсләшергә яраткан кеше өчен иң яхшысы – аның белән бәхәскә кермәү. Барыбер җиңәчәк. Хәтта син мең мәртәбә хаклы булсаң да…

Ләбиб Лерон, шагыйрь

* * *

Мөдәррис Әгъләмнең бер яшь шагыйрь белән сөйләшеп утырганын ишеткәнем бар. «Элек миңа күрешкән саен яңа шигырь укыта идең, хәзер нигә сүлпәнәйдең?» – ди ул тегеңә кырыс тавыш белән. «Язарга шартлар юк шул әле», – дип аклана «энекәш». «Синнән яшәр урының бармы, дип сорамыйлар, нигә язмыйсың, диләр ич! – ди ул һәм үзе, болын кадәр фатирда яшәгән медальле язучы кебек, аның хәленә кергәндәй, – язарга кирәк, урының булмаса, миңа кил», – дип, Обкомдагы ниндидер зур киңәшмәгә ашыккандай, кызу-кызу атлап китеп бара.
Теге «энекәш» аның кайда яшәгәнен каян белә алсын инде?

Зиннур Хөснияр, язучы

* * *

Күз алдына китерегез: көзге төн, урман шавы, шомлы җил… Утын һәм тәмәке төтене белән ысланган такта өй. Япа-ялгыз. Мич суынып бара… Нинди генә уйлар килмәс кешегә…
Акккош күле – болай үзе табигатьнең гүзәл бер почмагы ул. Ә Мөдәррис – аның хуҗасы! Язучыларның кечкенә генә авылчыгында кышын ул – төп хуҗа. Ул монда хәят кичергән 20 ел эчендә әдәбиятыбызның нинди генә затлары яшәмәгән биредә…

Равил Фәйзуллин, шагыйрь

* * *

Әдәби мохиттәге күпләр белә: Мөдәррис белән дәвамлы янәшәлек мөмкин дә түгел. Ул сәхнәгә чыгып кергән артист рәвешендә генә, шигырен читлектән чыгарып очырганчы гына, фикерен әйткәнче генә кызыклы, ә аннан… Җирдә җәяү йөрүчеләр болай да җитәрлек, кешегә кешенең канатлысы кызык бит. Мөдәрриснең җирдән җәяү барган, шуышкан, түше белән җирне сөргән, түл җыйган мәлләрен күрмәскә булдыра алган кеше генә аның белән янәшә бара ала һәм мин аның бу мәлләрен күрми дә идем, чөнки үзем дә шул ук хәлдә, вакытым юк… Еш кына без өйдә булсак та, бер-беребезне яңа күргәндәй сискәнеп китәбез, һәм күзләр күрсә дә, күңел күрми, без бер-беребез өчен юк идек, яки бу халәттән айныгач, «Мин сине кичә күргән идем», – дигән сүзләр дә әйтелә. Читтән тыңлап торган кеше өчен болар бик сәер тоелыр иде.

Нәҗибә Сафина, шагыйрә

Дөньяныкы – дөньялыкта

(Эсседан өзек, Мөдәррис Әгъләмовның шигырь китабына баш сүзеннән)

Шигырь ничек башлана?
Мин моңа бүген дә, 40 елга якын шигырь язган, дистәләгән күләмле шигъри әсәр биргән хәлемдә дә гамәли-төгәл генә җавап бирергә кыенсынам.
Чыннан да, ничек башлана соң ул? Кайчан, кайдан, ничек, нинди кодрәт белән иңдерелә ул адәм баласына?
Болай булды дисәм, мактану дип кабул итәрләр кебек. Юк, алай булмады дисәм, чынбарлыкка хилафлык китерер идем.
Әгәр дә кинәт кенә шигырь формалары, кануннары турында сорап куйсалар, ритм (сүзләр агышы), рифма (яңгырашлы сүз) турында аңлатырга мәҗбүр булыр идем.
…Әле мин бик кечкенә. Ул чакта тулыр-тулмас 5 яшь. Әтием дә, әнием дә исәннәр. Сөенә-сөенә җитәкләп йөриләр. Аякларым талчыкса, күтәреп тә алалар. Туйлар, мәҗлесләр булса, мине калдырдым – юк! Әткәй – гармунчы. Әнкәй – җырчы. Туган-тумачалар җырлый, уйный, көлә, теләгәнчә ләчтит саталар, гайбәт, әлбәттә, әйбәт гайбәт сөйлиләр. Мин изрәп йоклап китәм.
«Мине калдырдым – юк!» – дидем. Моның үз сәбәбе бар. Башта әбием турында. Әбием бик тә дини, бала тәрбиясенә гаять игътибарлы, каты куллы кортка. Мине мәҗлесләргә ялынып-ялварып кына алып китәләр. Әгәр әтием-әнием күндерә алмаса, күрше-күлән, туган-тумача баш ора. Хикмәт шунда ки, җырларның сүзләрен яттан беләм. Онытсалар, әйтеп кенә җибәрәм. Көннәрдән бер көнне, шулай Таулыктан (хәзерге Тукай районы) бал бабайлардан (Галиулла атлы агайдан) кунактан кайтып килешебез. Әткәй гармунда уйный, җырлый. Ат үз көенә җибәрелгән. Мин әнкәйнең куенында. Әткәй җырлый:
Томанлы көн, караңгы көн,
Без аерылган көн бит ул…
– Улым, әйт әле, ахыры ничек?
Әнкәй касыкка төртә, колагыма пышылдый:
Бал бабай әче балыннан
Булган әллә кем бит ул.
Мин кабатлыйм.
Әткәй җырлап җибәрә дә, кинәт айнып китеп, мине әнкәй куеныннан йолкып алып, кар өстенә ыргыта:
– Җырның сүзен бутама, маңка!
Чана салулап, ат каерылып туктый, әнкәй чәбәләнә, әткәй көлә-көлә минем янга басып бию көен такмаклый:
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була;
Биегән кеше бай булганда,
Карт алаша тай була.
Мин – чәрелдәп елап яткан ир-ат кисәге, чанага әнкәм куенына үрмәлим. Үзем көләм. Рә-хәт! Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр.
* * *
Безнең авыл мунчала авылы булды. Кара таңнан күзләрен ертып торып кап сукты, кип сукты, чыпта үрде. Аларның һәрберсенең төрен аңлатыр өчен үзенә бер китап язарга кирәк булыр иде. Ә мин бу очракта китабыма сүз башы язарга гына алындым лабаса. Шулай да бу авыр, коллыктан да коллык хезмәте турында берничә сүз әйтмәсәм, сез шагыйрьнең ничек шагыйрь булганын, шәт, аңлап бетмәссез.

Юкә урманы киселә. Агачның кабыгы салдырыла. Шул кабыклар суга салынып, рәт-рәт агач белән бастырыла. Үз вакыты белән судан алынып, кабыкка һәм мунчалага аерыла. Кабыгы белән каралты-кура, йорт түбәләре ябыла. Мунчала келәмнәре колгаларга эленеп, чаршау-чаршау киптерелә. Аннары сыйфатлары белән төрле-төрле затлылыкларга аералар да татар халкы дигән «колларга» тараталар.

Бер төрлесеннән кип сугалар. Станогы келәм сугу станогына тартым. Аермасы шунда: биредә ике кеше аягүрә эшли. Берсе бер яктан биреп тора, икенчесе алып, кылыч белән сугып тора.
Ни өчен кип? Ул җилдә дә, давылда да, яңгырда да чыдам. Анда әйбер тиз кибә. Үзендә һәммә нәрсәне саклап була. Капчык буларак аннан да җиңел, аннан да кулай нәрсә юк. Мәңгелек татар шигыре кебек, кибеп, җилфердәп тора.

Бер төреннән кап сугалар. Монысы тупасрак, каплавычлы. Асты-өсте бөрмәле, өсте каплап тегелмәле мунчала чыпта. Беренче ГЭСлар, ДнепроГЭСлар, буа-плотиналарның астына ком тутырып шул салынган. Шул мунчала капчык берничә йөз еллар су астында саклана икән. Балыкчылар өчен бик тә уңай. Чүпрәк капчык судан, дымнан таркала, ә моңа берни булмый. Сахалиннан, Владивостоктан, Каспийдан кайтып, Бөгелмә аша эшелон-эшелон алып китәләр иде аны. Нәкъ менә татар егетләрен, татар кызларын көтүе-көтүе белән мәҗбүри эшкә алып киткән шикелле. Мунчала капчыклар шикелле, алар да су төбенә киткәндәй юкка чыктылар.

Бер төреннән чыпта сугалар. Атамасы «ышыкла»дан килеп чыккан. Аның белән ишек тышлыйлар, болдырга җәяләр. Борынгылар җинаятьчеләрнең йөзен, җәзалар алдыннан, чыпта белән каплаган. Чыптаны ыштыр итеп тә файдаланганнар. «Ыштыр бит», «чыпта чырай» дигән гыйбарәләр әнә шуннан калган.

Юкә агачы үзе бик йомшак. Чабата аның яшь агач кайрысыннан үрелә. Бу – үзе бер сәнгать.

Кайрысыннан салдырылган кәүсәсе сөян дип атала. Аннан тәрәзә рамнары, өстәл, урындыклар ясала. Һава кебек җиңел, кулга рәхәт.
Мин шуларның һәммәсен эшләп үстем.
Бәлки шигырь әнә шуннан башлангандыр?

* * *
Юк, алай гына түгелдер.
Шул мунчаланың иң затлы, ефәк кебек затлысыннан тагын бер сәнгать әсәре эшләнә – ул да булса, элек губернаторлар йөргән өчәр атлы көймәләргә, татар морзалары йөргән пар атларга ябыла торган чыпталар. Ул җиде төскә буялып, салават күперенә охшатып үрелә. Чанасы – кошёвка дип атала. Анысының як-ягы да җиде төстә булып, үрелгән чыпта белән тышлана.

Бер елны әткәй Чаллы башкарма комитеты рәисеннән шуны эшләргә заказ алды. Нечкә эш. Авыр эш. Бөтен өй хәрәкәттә. Мин энәгә җепләп биреп торам. Бу уен гына булгандыр инде. Берничәне җепләгәч, мине йокларга озаталар. Күз иярми, баш әйләнә башлый.
Әткәй миңа, шушы эш уңса, төпчегемә мәктәпкә барырга кәчтүн-чалбар тектерәм, ди. Димәк, миңа. Шул шатлыктан әвәрә килеп буталуым булгандыр инде.

Чыннан да, ул хыялым тормышка аша язып калды. Тышта язгы кояш нурлары төшә башлаган бер көндә, әткәй кап-кара ситсы алып кайтты. Аны, бик кадерләп, тәти сандыкка салып куйдылар.

«Улыбызны мәктәпкә киендереп, «кияү егет» ясап җибәрәбез, Алла боерса», – дип сөенеште әти белән әни. Әткәй: «Түбән очтагы тегүче оста белән мин сөйләшеп кайттым, моннан менә дигәнне эшләп була дип әйтте», – дип, әнкәйне сөендерде.

Ни хикмәттер, гаять сизгер күңелле әби генә бу куанычларга артык исе китмәде. Әйткән тәгъбире бер генә булды:
– Дөньяныкы – дөньялыкта!

* * *
Мин уянып киткәндә, өйдә үлем тынлыгы иде. Беркем дә юк, абзар-кура тирәсендә дә ни әби, ни әни, ни әти, ни абый-апалар күзгә чалынмый.
Ялантәпи болдыр баскычына чыгып бассам, бөтен авыл өстендә аһ-зар, елау авазлары, шомлы ыңгырашу. Менә җил-җил әби кайтып керде. Мине, болдырда шундый хәлдә басып торганымны күреп, җилтерәтеп өйгә сонды. Артка да чәп итмәде, әрләмәде дә. Керде дә, тезләнеп дога укыды. Тәкрарлады:
– Алланың каһәре төште! Алла бар ул!

Аның йөзендә нур балкый иде. Кинәт кенә җилләнеп торып, минем авызга ясмык борчагы кадәрле генә шикәр каптырды. Тәме әле хәзер дә хәтердә.
Чигенеп булса да әйтим, хикмәтле әби 5–6 елдан соң, Сталинны эт итеп ташлагач, Хрущёвка рәнҗеде, каргады:
– Үлгән хуҗаны яманлаган хуҗа илгә түгел, үз-үзенә дә хуҗа була алмый ди, – диде.

Әбинең бу үзгәрешен мин бүген дә аңлый да, аңлата да алмыйм.
Берәм-берәм гаилә кешеләре кайтып, табын янына елышты. Ниндидер кайгылы бәйрәмне сизеп, мин дә әбидән бәйрәм ашы көтәм. Әби өстәлгә зур икмәк чыгарып куйды. Хуш исле. Мондый хәл өйдә бик, бик сирәк була. Казаннан бушатып алынган бер табак бәрәңге. Кишер һәм карлыган яфрагы чәе. Беркем дәшми. Менә чират иң көтелгән икмәккә җитте. Кырылган бәрәңгегә төелеп, кул тегермәнендә тартылган имән чикләвеге, алабута, кузгалак һәм сәрдә оны кушылган икмәкнең кабарып киткән ике чикләвеген миңа – төпчек малайга бирделәр дә…

Кинәт ишектән берничә кеше килеп керде. Берсе – авыл Советы, берсе участок – берсе сельпо агае – берсе таныш түгел…
– Нәрсә, бөтен ил кайгыда чакта бәйрәм итәсезме?
Хәтеремдә, әби барысын да тәртипкә китерде:
– Дөньяныкы – дөньялыкта. Әйтегез, сезгә нәмә кирәк минем нәселемнән?
Алга теге таныш түгел кеше чыкты (районнан вәкил булгандыр):
– Олы кайгы кичерәбез. Бөек атабызны югалттык.

Кинәт искитмәле хәл булды. Әбием тезләнде дә бөек Сталинның рухына дога укыды. Беркем дә селкенмәде. Берничә сүз булды да, килешү тәмамланды. Сандыкны ачтылар. Миңа мәктәпкә барырга дигән, шуңа дип тектерергә тиешле кәчтүн-чалбарлык ситсы авыл Советы кулына күчте. Шулай итеп, аны бөек юлбашчыбызның үлеме кайгысыннан күтәреләчәк байракларның читенә тегәр өчен алып чыгып киттеләр. Артларыннан: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип кычкырып йөгергәнемне әле дә хәтерлим. Соңыннан да әткәйнең берничә мәртәбә көлеп сөйләгәне булды.

Әбием мине сазга буялып беткән хәлемдә өйгә алып кайткан.
– Улым, бәбекәем, дөньяныкы – дөньялыкта, – диде ул, мине юатып.
Өйдәгеләр әйтүенчә, мин берничә көн аңга килә алмый саташып ятканмын: «Минем кәчтүн-чалбар!», «Минем кәчтүн-чалбар!» – дип оран салганмын.
Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр.
Юк, аннан гына түгелдер.
* * *
Шулай да мин яңа кәчтүн-чалбар киеп, үз вакытында мәктәпкә кергәнмен. Укый беләм. Хәрефләрне яхшы белсәм дә, язу миңа гаять авыр бирелде. Матур язу дәресләре даими алып барыла торган заман иде. Ә инде яттан сөйләү (декламация диләр иде) дәрес булып кермәсә дә, бик тә дәрәҗәле иде. Ни хикмәт, халык ач яшәсә дә, мәктәптә (ул чакта клубта) гел бәйрәмнәр була иде. Май бәйрәме, Җиңү бәйрәме, Әниләр бәйрәме, сайлаулар (анысы инде бәйрәмнәр бәйрәме – анда бит чәй һәм берничә конфет, прәннек бирәләр)… Әнә шуның соңында әти-әниләрнең үз балалары концерт бирә.

Мәшһүр шагыйребез Гамил Афзал сүзләре белән әйткәндә, «упшы сөйләп, купшы сөйләп» узылган тиешле өлеш беткәч, әнә шул чын халык бәйрәме башлана. Әнә шул халык бәйрәменә бөтен өй белән мине дә әзерлиләр. Әле мин укырга кермәгән. Инде абый-апалар ятлаган шигырьләрне алар өйрәнгәнче үк такылдап йөрим.
Буля мглою
Небо клоет
Бәхри снежает көрттә.

Моны миннән кат-кат укыталар. Хикмәт монда Пушкин шигырен шулай мәзәк итеп такмаклавымда гына түгел. Күрше авылда бердәнбер салырга яраткан Бәхри абзый бар. Ул базардан кайтканда, кайчакларда көрткә кереп бата. Көчкә-көчкә чыга. Үрмәләп чыга. Барыбер кайта. Бу шигырь шул абзыйның хәлен күз алдыма китереп бастыра. Бер авыз сүз урысча белмәгән мин сабый аны үземчә аңлыйм, үземчә кабул итәм.
Бәлки, шигырь әнә шуннан башланадыр?
Юк, алай гына түгелдер!
* * *
Кече бүлмәдә әби дога укый, мин аны тагы да үземчә күңелгә бикләп куям:
Колхозы алдады,
Әхмәди алдады,
Саматы ләм дә дими,
Ләхле көлдән әхәде…

Ходай мин сабыйны кичерсен, изге сүзләрне шулай аңлап такмаклау аңа якын булгандыр. Әхмәди бригадир да (урыны җәннәттә булсын), завферма Самат агай да мине кичерер дип уйлыйм. Мәгънәләре никадәр генә тирән булмасын, минем сабый акылым аларны үз акыл дәрәҗәсе белән кабул иткән һәм өйрәнеп алган.

Бер почмакта апам татарча шигырь ятлый. Монысы безнеңчә, җиңел, рәхәт, мин аны бер ишетүдә үк йөрәк түренә салып куям.
Юк, Гөлчәчәк, сине онытмам,
Мин җыр язам сиңа фронттан.
Ак чәчәкле сеңлем, күз нурым,
Сиңа атап язган бу җырым
Барып җитсен иде хат булып…

Халык бәйрәме җитеп килә. Шул бәйрәмгә мине дә әзерләмәкчеләр.
– Әйдә, без булып кыланып шигырь укып йөрмә, – диделәр, – үзеңә дә вакыт…

Өйдә булган китапларны актара торгач, минем буйга таман гына булган «Әүхәди» дигән шигырь эзләп таптылар. Такташның иң дәрәҗәле заманы иде. Әле Җәлил, Туфанның исеме дә юк.

Бүген барлыйм да, Такташның иң аңлашылмаган, иң кыска шигыре шулдыр. Ә мин аны яраттым. Алайса, миңа бала-чага шигыре ятлатмакчылар. Имеш:
Ләйлә, чанасын өстерәп,
Чыгып китте өеннән.
Бәйрәмдә мин «Әүхәди»не укыдым. Өч аяклы урындыкка бастырдылар, һәй укыйм, һәй укыйм. Ахырына җиттем:
Әүхәди мич башында
Түшәмгә төкереп ятмасын,
Өй түбәсен капласын!

Шулкадәр дәртләнеп кычкырып җибәргәнмен ки, өчаяклы урындык та әйләнеп киткән, мин дә очып төшкәнмен. Ни генә дисәң дә, укырга кергәнче мин «Әүхәди» булып йөрдем.

Шигырь, бәлки, әнә шул кичәдән башлангандыр?
Юк, алай гына түгелдер!
* * *
Без 1 нче класска кергән елны авыл башлангыч мәктәбенә Мөнҗия апа исемле яңа укытучы килде. Үзе чибәр, үзе сөйкемле. Ул апа авылда беренче мәртәбә Яңа ел каршылау бәйрәмен оештырды. Беренче мәртәбә җыр-бию, шигырь сөйләү ярышларын башлап җибәрде. Төркем белән төркем, класс белән класс ярышлары. Хәзергечә әйтсәк, КВН инде.

Безнең күршедәге Түбән Биш урта мәктәбендә ел саен шигырь уку ярышлары уздырыла иде. Мөнҗия апа мине шуңа әзерләде. Бари Рәхмәтнең «Ялкау, кире, иренчәк» әкиятен ятладым. Бик тә озын ул. Үзе бер китап. Менә ярыш бара. Яртысына җиттем дә оныттым. Тик каушап калмадым. «Хәлләр шуннан соң шулай-шулай булган», – дип сөйләдем дә, хәтергә төшкән җиреннән яңадан алып киттем. Һәй, шәп тә булды инде. Беренче урынны алып, миңа Галимҗан Ибраһимовның яңа чыккан томын бүләк иттеләр. Бәйрәмнән соң Мөнҗия апаны коллегалары чәйгә чакырды. Укытучы апам мине калдыра алмый бит инде. Арада мин бердәнбер укучы. Башлангычны тәмамлагач, 5 нче класска мин аларга төшәчәкмен. Шым гына утырам. Атаклы математик Зингаров, минем киләчәктәге остазым, татар әдәбияты укытучысы Мәрвәрия апа, Михаил Ильич Петров, Рина апа…

Кинәт колакка бер сүз ишетелеп калды: «Туфан чыккан!» Әбием сөйләгәннәр буенча бу гаять зур афәт, туфан басса, тереклек бетә.
Соңыннан Мөнҗия апа аңлатты. Озак еллар сөргендә булган, Такташның якын дусты Хәсән Туфанның шигырьләре «Совет әдәбияты» журналында чыккан икән.

Кем уйлаган, тагын 6-7 ел узар да, мин Казанда Хәсән Туфан белән очрашып, ул минем остазым, мин аның шәкерте рәвешендә Аккош күлендәге иҗат йортында 16 ел бергә яшәп иҗат итәрбез дип!
Әбиемнең бер юлламасы искә төшә: «Бәбекәем, үзең бәхетле булмасаң да, син мөгаллим-мөгаллимәләреңнән, остазларыңнан, аркадашларыңнан уңарсың», – дигән иде.

Бу кичәдән соң, без Мөнҗия апа белән яңгыр астында авылга кайттык. Җиңү шатлыгы бар. Рәхәт! Кочагымда Галимҗан Ибраһимов томы.
Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр?
Юк, алай гына түгелдер сыман.

* * *
Үз-үзеңне ярлыландырма әле, Мөдәррис! Әбиең әйтә иде бит: «Булганны да югалтсаң – җинаять», – дия иде. Әй, әле онытканмын икән, әби дигәннән искә төште. Миңа бит әле «Иман» дигән кушамат та тактылар. Әбинең татар телендә бер вәгазь-догасы бар. «Алты вәгазь» дип атый иде ул аны үзе. Һәр җомгада бала-чагага, күрше-күләнгә көйләп укый. Күңелдән генә мин дә кабатлап барам. Шулай итеп, мин моны яттан бикләп тә алдым. Чирәмдә түгәрәккә малайларны җыям да әби булып килештереп көйләп җибәрәм:
Иң әүвәл кирәк нәрсә иман, дигән,
Ахирәт эшләренә инан, дигән;
«Хода кичәр» дигән белән эш бетмәйде,
«Иман шарты»н өйрәнмәсә – Ибан, дигән.
Икенче кыйммәт нәрсә – күңел, дигән,
Күңле бозык адәмнән түгел, дигән.
Өченче кыйммәт нәрсә – акыл, дигән,
Акылсызның тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер, дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер, дигән.
Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп, дигән,
Әдәп, дигән, мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр, дигән,
Сабыр кеше – морадын табар, дигән;
Һәр эштә сабырсызлык төбе – хурлык,
Сабырсызлык бик зур бәла салыр, дигән.

Мин әле бу көйле тезмәнең күп кенә сүзләрен дә, мәгънәсен дә аңлап бетермим. Һәр дүрт юллыкны көйләгән саен, малайлар тәгәрәп китәләр. Картларның җомга намазына җыелуларын күрү белән, алар минем тирәгә җыела:
– Әй, «Иман», әйдә әле безнең иманыбызны да укытып ал!

Шулай итеп, миңа яңа кушамат тагылды да калды.

Еллар үтте. Мин дә авылдан китеп, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Профессор Хатип ага Госман «XIX гасыр әдәбияты»ннан курс-лекция укый. Шушы шигырьне укып китте:
…«Иман шарты»н өйрәнмәсә – яман, дигән…
Мин сикереп торам (әдәпсез!):
– Ялгыш укыйсыз, Хатип ага, – дим һәм шигырьне баштан алып хәтердән көйләп чыгам. Нәкъ әбичә итеп.
– Син моны каян беләсең?
– Әби өйрәтте.

Баксаң, мәшһүр татар-башкорт-казах шагыйре Акмулла әсәре икән ул.
Менә сиңа әби, менә сиңа «Иман» кушаматы.
Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр.

* * *
Район газетасында, «Яшь ленинчы»да, «Ялкын»да шигырьләрем басыла башлагач, миннән бәйрәм шигырьләре яздырырга керештеләр. Әниләр бәйрәме, Октябрь, Җиңү бәйрәмнәре. Тәгәрәтәм генә. Бер язгы бәйрәмдә район газетасында шигырем басылды. Үземчә бик шәп инде:
Яшәсе дә безгә яшәсе –
Яңа язда бөтен планетада
Уйнап торсын дуслык рәшәсе.
Авыл клубында дәртләнеп-дәртләнеп укыдым.
Алкышларга күмелдем. Урамга чыккач, гармунчы Рәзим:
– Пүчтәк шигырь бу! – диде. – Шигырь мондый булмый.
Үтерде, гарьләндем.
– Ә ничек була? Менә үзең язып кара.
– Менә ничек була:
Яусаң яу, яңгыр!
Яумасаң, тамма да!
Сөйсәң сөй, җаным,
Сөймәсәң ялынмаем.
– Рифмасы юк, – дидем мин, үҗәтләнеп.
– Әй, надан! – диде ул, – «яусаң», «яңгыр», «яумасаң», «ялынмаем» – рифмалар түгелме?

Тетрәнеп киттем. Сибәләп кенә торган яңгырга кушылып күз яшьләрем тәгәрәде. Эчтән генә сөеп йөргән күрше кызы – Гасимә күз алдыма килеп басты.
Әнә шундый сабак бирде миңа гармунчы, җиде класс белемле калхузчы авылдашым.
Шигырь, бәлки, шуннан башлангандыр.

* * *
Инде иң беренче язган, иң беренче басылган шигыремә килик. 1958 ел. Ул «Истәлекләр» дип атала.
Истәлекләр алар күптөрле,
Истәлекләр алар күп кала –
Бер истәлек булып, әнкәмнең
Чиккән сөлгеләре саклана.
Чиккән сөлгеләре саклана
Бизәге лә, аның бизәге –
Карый кебек миңа бизәктән
Әнкәемнең нурлы күзләре.

Миңа 12 яшь. Әнкәемне югалту хәсрәтеннән гаҗиз булганнан язылгандыр дип уйлыйм. Мин үз гомеремдә (шөкер!), кешеләргә ияреп, шагыйрь булу хыялы белән шигырь язмадым. Бала чагымнан шигырь теориясе турында китаплар укып өйрәнмәдем. Әбинең шигъри күңеле, шигъри теле Кол Галине, Тукайны яхшы белүе, шулар арасында иҗат иткән дистәләгән шагыйрьләрне күңелдән көйләве, мөнәҗәтләре мине шигърияткә алып килде.
Зөләйха бер көн йатыб уйриди,
Йосыфның сурәтен дөшдә күрди,
Күрүбән һәман сәггәт гашике ирде,
Аглайуб уянәүбән кәлүр имди.

15-20 елдан соң гына мин моның Кол Гали әсәреннән икәнен белермен.
Тәндә җаным ничә көн миһман икәндер, белмәдем,
Үтте гомерем, барысы хосран икәндер, белмәдем.
Бу юлларны 1782–1833 елларда яшәгән Әбелмәних Каргалый язганын да шулай ук соңрак белермен.

Мөдәррис Әгъләмов

Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре
Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре

Балам, бәгърем, диеп

Толымыңны яраттым да
Агарттым да, әнкәем

Адашмаган кеше юл эзләми,
Юл табылмый әле тиз генә…
Ялгышларым белән җирдән китсәм,
Үз ялгышым калсын үземә.
Яман юлда йөр, дип, начар бул, дип,
Үстермәгән мине әнкәем;
Байрак итеп йөртәм: “Халык юлы —
Иң изге юл”, — диеп әйткәнен.

Мин бит берәү генә…

Бүгенге төн шундый авыр миңа,
Авырлыгын бары үзем беләм…
Авырлыктан кеше сыгыла бит,
Ә мин әле нигә күтәреләм?!

Нигә әле бүген үз хәлемне
Аңламыйча
Уйлыйм олы уйлар?!
Кемгә кирәк әле бу хисләрең,
Кемгә кирәк әле бу тойгылар?!

Бүгенге төн шундый авыр миңа,
(Андый хәлләр әллә синдә юкмы?)
Җир йөзендә минем кебек меңнәр
Кичерәләр шушы авырлыкны.

Һәм сөенәм йөрәк янып узган,
Җырда калып янган төннәремә…
Мин бит берәү генә, алар — меңәү…
Җиңел булсын алар йөрәгенә.

Әнигә

Бала өчен үлде бөркет, ни чара…
Әйтте кемнәр аңа карап: бичара.
Бала — бавыр,
бала — бәгырь диеп тойган
Аналар шул бичарадан көч ала.

Теге дөнья бар дип ышандың син,
Күктә Алла бар дип ышандың…
Үзең барда безгә, денсез булып,
Имансызланырга кушмадың.

Дога укып эшне башлый идең… —
Еллар сезне шактый имгәткән;
Әмма авыр сугыш елларында
Син башладың сүзне икмәктән.

Сезнең гомерләрне искә алсаң,
Янып китәр кебек камыллар…
Көлтә кебек кысып буганга тик
Бүселмичә торды кайгылар.

Гомерең буе илне кайгырттың да
Соңга кадәр безне уйладың.
Синең хисең белән яшим, әни,
Син бардагы кебек иманым.

Сезнең кебек янып яшәмәсәк,
Кабул итмәс туган бусага.
Безне уйлап бик борчылма, әни,
Әгәр анда дөнья булса да!

Оекбаш

Гыйнвар суыклары дөрли тышта,
Үз-үземә әйтәм:
Тоеп бас!
Җанда — ил җылысы, —
аягымда —
Әбкәм бәйләп биргән оекбаш.

Әйтерсең лә, бала чакларымның
Нечкә хисләреннән үрелгән;
Мин йөгергән сары идәннәрдән
Нәни бәрән булып йөгергән.
Яшел болыннардан йөгергәндер —
Үләннәрдән күчкән җылы бар…
Ничә күрдем:
носкиларын атып,
Аякларын уып елыйлар.

Җилбәзәклек кинәт җилгә оча,
Читкә оча капрон оеклар…
Елатыр да әле, уйлатыр да,
Байтак биетер бу суыклар.

…Җанда — ил җылысы,
Аягымда —
Әбкәм бәйләп биргән оекбаш.
Бернәрсә дә, бәлки, аның кадәр
Бу суыкта җанны җылытмас.

Үләннәр яшел иде…

Сөйгән онытыламыни?
Күлмәкләр уңа җилләрдә,
Кеше дә уңамыни?

Поездлар үтеп тора,
Йөзне җил телә, йөрәктән
Кайгылар китеп тора.

Барыбер әрни яра,
Хәтерем төннәр буена
Йөрәккә учак яга.

…Үләннәр яшел иде,
Сөюем килде дә миңа,
Җаныңа яшер, диде.

Мин күккә чөйдем аны,
Яшен булып яшьнәде дә…
Књмергә калды бары.

Поездлар китеп тора,
Ә сөю китми, сабый књк
Могҗиза көтеп тора.

Мин табышмак чишәм

Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан;
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан.

Яралганмын әнкәм көлтә итеп
Бәйләр өчен җыйган учмалардан;
Көлтәләрдән учма булып кына
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.

Яралганмын җил-давыллар узып
Исән калган агач башларыннан;
Чиркәүләргә нигез булып яткан
Бабамнарның кабер ташларыннан.

Яралганмын халык иҗат иткән
Табышмактан, әйе, табышмактан…
Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
Җавап итеп әнкәм мине тапкан.

Тапкан табышмакка жавап итеп, —
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен…
Тик барыбер бер табышмак булып
Калган минем һәрбер күзәнәгем.

Китә алмыйм…

Без йөзәбез…
Дөнья ап-ак күбек.
Без йөзәбез менә шашкан кебек,
Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт
Бергә килеп, баштан ашкан кебек.
Мин китәргә тиеш таңга чаклы,
Ә бу кичә кабатланачакмы?
Кабатланачакмы бу кичә —
Китә алмыйм шуны белмичә.

Тирбәләбез, бу җир безгә бишек.
Юк, ул көймә…
Без барабыз ишеп.
Кеше кулы койган матурлыклар
Безнең белән бара тирбәлешеп.
Бездән сон да шулай барачакмы?
Бу диварлар мәңге калачакмы? —
Меңләп сорау, меңләп уй кичә…
Китә алмыйм шуны белмичә.

Бездән соңгы буын кемчә сөйләр?
Яңгырармы анда безнең көйләр?
Кабатланачакмы шушы кичтә
Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр?
Безнең дәвам шулай яначакмы?
Арып-талып уйга калачакмы? —
Китә алмам, дөнья:— Юк! — дисә,
Китә алмыйм шуны белмичә.

Илләр бәхетенә җиткән хәтле
Саклармы җир затлы хакыйкатьне,
Ялган матурлыкка төрмичә? —
Китә алмыйм шуны белмичә.

Меңләп сорау, меңләп уй кичә…
…Киләчәккә бара алмый кеше,
Бара алмый шуны белмичә.

Кайда соң ул йөрәк?

Әллә инде кызык табып,
Әллә инде чынлап,
Күкрәкләргә колак куеп,
Карый идек тыңлап.
Бәхәсләшә идек әле,
Күп белергә теләп,—
Уң яктамы, сул яктамы,—
Кайсы якта йөрәк?
Дөнья булгач, газаплар да
Үтми икән урап;
Безнең тарафлардан да ул
Әйләнмәде ерак;
Иреннәрдән сыгылып чыкты
Өзек-өзек сүзләр:
— Йөрәк бит ул түзәр өчен
Яратылган,
Түзәр!
Эзләгәндә ялгышулар
Бәгырьләргә үткән;
Табылганнан югалганы
Кадерлерәк икән.
Кайчагында искә төшеп
Үзәкләрне өзә.
Йөрәк бит ул түзәр өчен
Яратылган,
Түзә.
Замананың әче җиле
Зәһәррәк исә;
Уң яктамы, сул яктамы —
Хәзер нскә төшә.
Йөрәк яна, сүрелми дә,
Сүнми дә ул утлар.
Янар өчен яратылган…
Вакыт җитәр,
Туктар!
Ә бер малай сорый миннән
Шаярырга теләп:
— Уң яктамы, сул яктамы —
Кайсы якта йөрәк?
Ә мин әйтмим, әгәр әйтсәм,
Барсы җимерелер.
Йөрәге бар икән агәр,
Вакыт җитәр —
Белер.

“Тарала изге теләкләр…”

Тарала изге теләкләр,
Кошлар сыман очып;
Минем алда үз киңлеген
Ача шигъри офык.
Ачыла (ачылмый киңлек
Күтәрелми генә).
Кемнәр менгән иле белән
Офык киңлегенә?
Күкрәкләр киңәеп китә,
Иркенәя сулыш;
Ныгый бара туган җиргә
Горур басып торыш;
Якыная ата-баба
Гореф-гадәтләре…
Йә, ни әйтер Бөек Вакыт
Галиҗәнапләре?
Ачылып, яктырып ала
Томанланган акыл;
Асыл ирләрне табынга
Җыя шигъри чатыр;
Аралашып китәр өчен
Тиз салына күпер;
Баш күтәрә баш бирергә
Теләмәгән фикер.
Искереп беткән әйтемне
Чөеп кенә ташлый;
Кылыч кисә алмый икән
Горур торган башны!
Ә ул башның баш бирмичә
Торган сәгатьләре…
Йә, ни әйтер Бөек Вакыт
Галиҗәнапләре?
Ничек инде чыгып китим
Әнә шундый чакта?
— Югалды ул,— дип, берәрсе
Әгәр минем хакта
Фикер тудырмакчы булса,
Киңәшем шул сиңа:
— Мәгарәдә ята,— диген,—
Әбүгалисина!

Җылы эзләп

Су өсләре әнә тимгел-тимгел —
Кабан күле ята шадраланып;
Күксел дулкыннары егылалар
Ярга барып.
Җылы эзләп ярга йөгерәләр,
Йөгергәндәй учак тирәсенә.
Ашыгудан капкан сулышлары,
Күкрәкләре еш-еш күтәрелә.
Җылы эзләп, көзге киплекләрнең
Канат җилпи . барча тарафлары;
Сикерәләр җиргә җылы эзләп
Чаганнарның елгыр яфраклары.
Трамвайга кошлар килеп керә,
Аерылып калган гарип кошлар…
Көз — озату чоры.
Моңсу гына
Озатып кала көзге тукталышлар.
Көз — озату чоры. Торналарның
Канатларын тоя Сөембикә…
Кремльнең ап-ак стенасы
Киноэкран кебек:
Көзге күктә
Нинди кошлар, нинди болыт уза –
Һәммәсен дә тора чагылдырып.
(Хет буяласа, килер буыннарга
Сәер сурәтеңне калдыр, болыт!)
Сүрәнләнә кояш, сүрәнләнә,
Уз-үзенә жәелеп, эреп бара.
Бөтен дөнья ашыга…
Бөтен дөнья
Җылы эзләп кышка кереп бара.

Төшке ялдан соң

Кузгалырга вакыт!
Хыял башка, тормыш башка,
Ашка
Ашаган күк ачы катык катып.
«Кара — кара, ә ак — ак инде» дип,
Чиге күренмәгән гәпләр сатып,
Күп пыскыттык затлы тәмәкене,
Бу илаһи җиргә кырын ятып —
Кузгалырга вакыт!
Саздан чыгарылган сыер сыман,
Буразналар сулый,
Ирек татып.
Сөрәсе җир кара зур авызын
Ачып карап тора тыкырдатып —
Кузгалырга вакыт!
Максатлар нык иде,
Адымнар нык,
Шуңа микән уздык һәйләп-көлеп…
Баш күтәрсәк — гаҗәп!
Ыргытканбыз
Дөнья кадәр җирне әйләндереп.
Яңа заман, тизлек заманы бу,
Белмидер ул, димә,
Әйе, беләм!

Серле йөрәк

Миңа баккан күзләреңнән
Үбәм сине шашып,
Үбәм, миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.

Күзләрең белән берочтан
Керфегеңнән үбәм
Усал күзләр караганда
Алар төшсен түбән.

Йөрәгеңнән үбәр идем –
Күренми шул йөрәк.
Ай, ул йөрәк, серле йөрәк
Яши тирәндәрәк.

Колак яфракларың синең
Кытыклансын, үбәм.
Беркайчан да усал сүзләр
Ишетмәсен миннән.

Күзләреңнән, битләреңнән,
Маңгаеңнан үбәм.
Җыерчыклар алмасыннар
Минем гаеп белән.

Йөрәгеңнән үбәр идем –
Күренми шул йөрәк.
Ай, ул йөрәк, серле йөрәк
Яши тирәндәрәк.

Ак каеннар күләгәсендә

Аккош күле, тагын сиңа килдек,
Яшьлек эзләп килдек, ә синдә
Күзне камаштырган ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.

Азмы калды синдә кышкы кичләр
Бураннары, көртләре белән.
Еллар үтә-үтә кеше нишләр –
Очрашмаса үткәне белән?!

Бу тәрәзә капкачларындагы
һәрбер кадак таныш,
Һәр уем.
Ни хәл итим, ни хәл? Бит мондагы
Таянычлар ауган… ах, кыен!

Чүп үләннәр хәтта сагыналар:
Исән чакта кадрең юк бәндә…
Алмагачлар кебек ауды алар –
Тамырлары киткәч тирәнгә.

– Зур булганнар икән, хәзер белдек, –
диеп дөнья сөйләшәсен дә…
…Ап-ак киңлек алар,
Ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.

Рәхмәт сиңа, Аккош күлендәге
Безне очраштырган Тирән күл,
Саегасың,
Тик бетмисең әле –
Чыганагың, димәк, тирәндер.

Саегасың, беләм… Сыкранам да,
Учлап кына тотам бәгырьне…
Иң гаҗәбе шунда: син һаман да
Саега барган саен кадерле.

Саега барган авыр көннәреңдә
Нинди тирән икән күңелең!
Күпне бирдең,
Күпне салдым иңгә,
Мин аз гына сораган идем.

…Менә тагын… янә сиңа килдек,
Без шигъри өн биләмәсендә…
Ап-ак киңлек алда,
Ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.

Мөдәррис Әгъләмов биографиясе

Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның хәзерге Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала вакытында ук әти-әнисе вафат булып, апасы Рәсимә тәрбиясендә кала, сугыштан соңгы колхоз авылы кичергән ачлы-туклы тормыш һәм хезмәт авырлыкларын үсмер малай чагыннан ук барысын үз җилкәсендә татып үсә. Шулай да мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1965 елда Түбән Биш авылының унберьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин ике курсны бетергәч, укуын өзәргә мәҗбүр булып, 1968–1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан ул янәдән Казанда яши һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуларын исәпләмәгәндә, профессионал язучы сыйфатында фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

М.Әгъләмовта шигъри иҗатка омтылыш мәктәп елларында ук бөреләнә, ул Г.Тукай, Ш.Бабич, Х.Туфан, С.Хәким шигырьләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен яза. 1959 елдан исә әүвәл район газетасы битләрендә, аннары Татарстан һәм Башкортстанның балалар матбугатында яшь каләм даими авторларның берсенә әверелә. 1968 елда «Казан утлары» журналының 11 нче санында басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр бәйләме әдәби җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну уятып, Х.Туфан, С.Хәким кебек абруйлы шагыйрьләрнең ихлас мактавына лаек була. Шуннан соң яшь шагыйрьнең шигъри әсәрләре республика газета-журналларында, күмәк мәҗмугаларда («Беренче карлыгачлар», 1969, «Шигырь бәйрәме», 1969, 1970; «Идел» альманахы, 1971) еш басылып, 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Җыентык укучылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да хуплап каршы алына, матбугатта китапны уңай яктан бәяләгән берничә рецензия чыга, шагыйрьнең исеме поэзиягә багышланган мәкаләләрдә, докладларда еш телгә алына башлый.

Хәзер М.Әгъләмов татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, меңьеллык классик поэзиябездә, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Кандалый, Акмулла, Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Бабич, Такташлар, якынрак заманның Х.Туфан, С.Хәким һ.б. шагыйрьләр иҗатында күп төрле, чачаклы шигъри формаларда, юнәлешләрдә гәүдәләнеш тапкан сүз сәнгатебезне алга таба үстерүче, аның милли рухлы традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрьләрнең берсе булып таныла. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек, эчке бер моң хас. Шагыйрьнең фикерләүдә һәм тасвирдагы индивидуальлеге бигрәк тә кеше хисенең аерым бер мизгелен, тормышның яисә табигать дөньясының бер манзарасын, халәтен үзәккә алган лирик шигырьләрендә ачык күренә. Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турында укучыны тетрәндерерлек гомумиләштерүләр ясау осталыгына ия. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле фикри-шәкли табышлары, хисләренең ихласлыгы, нәзакәтлелеге белән җәлеп итә. Форма ягыннан М.Әгъләмовның шигырьләре төгәл ритмикалы, шома-йөгерек телле. Аларда афоризм булып яңгырарлык тирән мәгънәле, эчке рифмалы тапкыр гыйбарәләр, шигъри юллар еш очрый. Бер үк вакытта М.Әгъләмов сюжетка корылган озын шигырьләр, балладалар һәм публицистик яңгырашлы монолог-поэмалар иҗат итүдә дә җитди уңышларга ирешкән шагыйрь. «Сугышлыда сугыш беткән көн» (1972), «Бердәнбер» (1972), «Төнге баллада» (1976), «Мәңгелек ут» (1977), «Заман язган язмыш» (1987) кебек балладалары, «Онытма, Европа!» (1981), «Акмулла арбасы» (1981), «Тукайдан хатлар» (1972–1985) поэмалары әнә шундыйлардан.

«Киләчәккә кайту» (1987) һәм «Мин әйттем…» (1992) шигъри китаплары өчен М.Әгъләмов 1992 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» (элеккеге «Яшь ленинчы») һәм «Ялкын» журналы (М.Җәлил нигезләгән элеккеге «Кечкенә иптәшләр»нең һәм соңыннан «Октябрь баласы», «Пионер каләме», «Пионер» дип аталган журналларның дәвамы) редакцияләрендә эшли. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә (1994) әлеге газета һәм журналларның үткәндәге барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм туплаган материаллары нигезендә балалар матбугатының тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф.Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.

Мөдәррис Әгъләмовка 1991 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.

М.Әгъләмов – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Өстәлмә Мәгълүмәт

Википедия – Мөдәррис Әгъләмов
Мөдәррис Әгъләмов китаплары

 

(Барлыгы 32 карау, бүген - 32 кеше)
Сайтның иҗат төркеме

MaratKabirov.com сәхифәсен оештыручылар һәм хезмәтләндерүчеләр төркеме


Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×