Литрес татар китаплары сата

2021-нче елда Марат Кәбировның электрон китапларын Литрес кибетеннән дә сатып алырга мөмкин булачак. Узган ел тәҗрибә рәвешендә башланган эш уңай нәтиҗәләр бирде һәм киләчәктә дә бу нәшрият белән бергә эшләү дәрте уятты. Әлеге кибетнең сатып алучылары арасында татарлар… алай гына түгел, татарча укучылар да бик күп. Моңа кадәр анда Татарстан китап нәшрияты үзе чыгарган китапларның бер өлешен урнаштыра иде. Татарча укучыларның Литреска тартылу сәбәбе бәлки шуның белән дә бәйледер. Ничек кенә булмасын, монда татар китапларын яхшы алалар.

Литрес электрон китаплар кибетенә 2005 елда нигез салынган. Бүгенге көндә Россиядә иң абруйлылардан санала һәм е-китап базарының өчтән ике өлешен алып тора. Бик күп китап нәшриятлары һәм интернет кибетләр, шул исәптән, Эксмо, АСТ, «Рипол-классик», «Азбука-Аттикус», «Альфа-книга», «Коммерсантъ», «Манн, Иванов и Фербер»[13], HarperCollins Publishers LLC, Oxford University Press, Wiley&Sons нәшриятләре һәм Озон кибете, iBooks, Google Play, OverDrive агрегаторлары белән хезмәттәшлек итә.

литрес татар китаплары сата

Литрес базасында төрле телләрдә нәшер ителгән миллионнан артык китап исәпләнә, аларның кырык меңгә якыны — бушлай. Түләүсез китапларны, нигездә, мәктәп парталарыннан ук таныш булган классикларның һәм башлап язучыларның әсәрләре тәшкил итә.

Кибет электрон китаплар укуга һәм тыңлауга җайлаштырылган барлыгы 25 программа эшләп чыгарган. Аларның икесе бүген һәр китап сөючегә диярлек таныш. «ЛитРес: Читай!» — исеменнән үк күренгәнчә, китап уку программасы. Бөтен форматларны ача, бөтен җайланмаларда да эшли. «ЛитРес: Слушай!» — аудиокитаплар тыңлау өчен. Бик уңайлы, яхшы программа. Ике программаның да төп үзенчәлеге — мобильниклардан уку һәм тыңлау мөмкинлеге.

Моңа кадәр Литрес Марат Кәбировның “Китап”, “Убырлар уянган чак” романнарын урнаштырган иде. Быел тагын берничә китап өстәлде һәм бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Электрон китапларны сез шулай ук MaratKabirov.com Озон кибетләрендә дә сатып алаласыз.

Китапларны укыгач, коммент язарга онытмагыз. Ошаса да ошамаса да. Әдәбият сөюче сезгә рәхмәтле булыр. Начар китап икән — акчасы янга калыр, яхшы китап икән — бәхет алмасы тапкандай шатланыр.
Ә Литреста Марат Кәбиров китапларын шушы адрес буенча алырга була- litres.ru