Әдәби ел йомгаклары -2020

Яңа елга кергәндә, гадәттә, үткәннәргә йомгак ясыйсың. Мин дә шулай итәм. Нәрсәләр эшләнгән, нәрсәләр хыялда гына калган дип барлап чыгам. Бу юлы аны җентеклерәк итәргә уйладым. Һәм даими укучыларымны да таныштырырга булдым.

 

Авыл темасына әдәби әсәрләр бәйгесе

Узган ел Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге авыл темасына язылган әсәрләргә конкурс игълан иткән иде. Мин анда «Җир турында җыр» повесте белән катнаштым. Бу повесть минем башка әсәрләремнән авыл темасына булуы белән генә түгел, ә җиңеллеге, фәлсәфи һәм психологик моментларның хәрәкәттә бирелүе белән аерылып тора. Ул киноповесть рәвешендә язылган. Беренче укучыларым фикеренчә, һәр эпизод күз алдына килеп баса, алда ниләр булыр дигән кызыксыну уята. Бу реализм юнәлешенә карый торган әсәрләремнең берсе бугай. Аның өчен өченче урын бирделәр. Бик начар түгел дип уйлыйм. Әсәрнең өзеген менә бу сылтанма буенча укырга һәм ошаса электрон вариантын сатып алырга мөмкин.

 

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

ТАССРның 100 еллыгына әсәрләр иҗат итү өчен грант

Кече проза буенча отылган грант Шамил Усманов турында хикәя язу иде. Мин шактый гына материал тупладым. Хикәя дигәнем повесть булып чыкты. Ул «Казан утлары» журналында һәм бераз кыскартулар белән «Ватаным Татарстан» гәзитендә дөнья күрде. Әмма җыелган материал моның белән генә бетми иде. Мин «Хыянәт» дип аталган роман язарга теләдем. Ул шәхесләренә хыянәт иткән дәүләт, халык турында булырга тиеш иде. Ләкин короновирус белән бәйле вакыйгалар нәтиҗәсендә бик күп архивларга, чыганакларга юл бикләнде һәм роман тукталып торды. Киләсе елда дәвам итәрмен дип уйлыйм.

Бу бик катлаулы һәм җитди әсәр булыр кебек. Әлбәттә исеме дә үзгәрер, чөнки татар әдәбиятында Флүс Латыйфиның шул исемдәге бик яхшы романы бар. Бәлки Ш. Усманов турындагы китап повестьлар сериясы булып чыгар. «Комдив мәхәббәте» дип аталганын сез минем сайттан табып укый аласыз. Татарстанда радио челтәре булдыруга багышланганы — әлегә эш өстәлемдә. Һәм әсәрнең төп өлеше — Шамилнең әтисе белән мөнәсәбәтләре һәм НКВД төрмәсендәге хәлләр турындагысы буенча чыганаклар туплана.

Бу эшне мин рәсми рәвештә тәмамладым инде. Әмма героемның тормышы белән танышкач, максат үзгәрде. Безнең татарда зур шәхесләр бик күп икән, аларның күбесенә игътибар җитми калган, шуңа без аларны белмибез һәм юк дип уйлыйбыз. Менә шундыйларның берсен мин калкытып чыгара алсам, бу бик яхшы булачак. Гадәттә: «Грантларның, бәйгеләрнең файдасы бармы?» — дип сорыйлар. Бар! Аларның файдасы — иҗатчылар игътибарын халык өчен кирәкле өлкәләргә юнәлтү.

 

«Кичерү юк» романы

Менә шушы бәйгеләр һәм грант шартларына сыя алмау белән бәйле рәвештә, укучыларыма тәкъдим ителә башлаган «Кичерү юк» романы беркадәр тоткарланып торды. Әзер бүлекләре минем сайтта урнашкан һәм укучыларның фикере әйбәт, алар китап булып чыккан тулы вариантын көтәләр иде. Шуңа үпкә сүзләрен дә ишеттем. Бик зур түбәнчелек белән гафу үтенәм. Сез бу әсәрне бераз соңлабрак укырсыз. Укыгач, гафу итәрсез…)

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Һәртөрле бәйгеләрдә, грантларда катнашу акча эшләү, пропаганда, реклама ише нәрсәләр белән генә бәйле түгел. Халык, милләт өчен әһәмиятле күренгән темаларга алыну чынлап та кирәк. Язучыга ул каләмен чарларга, яңа темаларга алынырга, яңа алымнар эзләргә, димәк, сыгылмалырак булырга ярдәм итә. Укучының игътибарын бүгенге көндә халык өчен әһәмиятле булган нәрсәләргә юнәлтә.

 

Матбугат чаралары белән хезмәттәшлек

Матбугат, масс-медиа белән бәйле нәрсәләр узган елда бик күп булган икән. Аларның һәркайсы турында аерым язсаң, шактый озынга китә. Шулай да берничәсен санап үтми мөмкин түгелдер.

1. Башкортостанда чыга торган «Агыйзел» журналында бер шәлкем шигырьләр басылды (6-нчы сан).

2. Башкортостанда чыга торган «Шоңкар» башкорт яшьләре журналында «Өрәк» повесте дөнья күрде (…-нчы сан).

3. Башкортостанда чыга торган «Тулпар» татар яшьләре журналында — «Ир канаты» повесте (6-нчы сан).

4. «Казан утлары» журналында — «Шамил» («Комдив мәхәббәте») повесте. (6-нчы сан)

5. Татарстанның «Идел» журналында «Әдәби осталык мәктәбе» чыгарылышын башлап җибәрдек. Ходай теләсә, бу 2021 елда да дәвам итәчәк (сан саен).

6. «Сөембикә» журналында хатын-кызлар темасына кагылышлы язмалар чыгарылышы (сан саен).

7. Һәм түбәндәге басмалар белән даими хезмәттәшлек.

«Ватаным Татарстан» гәзите

«Ватаным Татарстан» гәзитендә «язучы күзлегеннән» дигән рубрика алып барам. Моның тәгаен генә темасы юк. Төрле кызык, яки кызганыч күренешләр турында. Ләкин ул язмалар карашларның үзенчәлеклерәк булуы белән аерылып тора. Бу әлләни зур яңалык та, журналист горурлана алырлык нәрсә дә түгелдер, бәлки. Тик бу язучы карашы. Гәзиттә язучы карашы булу — зур нәрсә. Зур язучы карашы булу — икеләтә. Шуңа «Ватаным Татарстан» мине зур язучы дип күрсәтергә тырышып, фотоларым белән чыгара. Мин үземнең зурлыгымны расларга тырышып, әйбәт әйберләр язарга маташам. Төрлечә килеп чыга. Кемдер язмаларны, кемдер фотоны яратмый. Ләкин яратучылар да бар. Алары чынлап ярата: «Марат, синең язмаларың өчен генә гәзиткә язылам» — диләр. Алар күзәтеп, укып баралар. Шалтыраталар, язалар, бәхәсләшәләр, тәкъдим итәләр… Алар бармак белән генә санарлык түгел икән… Шунсы сөенеч бит аның.

 

«Шәһри Казан» гәзите

Иң яраткан гәзитләремнең берсе — Шәһри Казан. Мин Казанга күчеп килү белән анда ирекле хезмәткәр буларак урнашып, «Әдәбият һәм адәмият» дигән рубрика алып бардым. Бу эш минем эстрадага ныклап кереп китүемә кадәр дәвам итте. Соңрак Гөлнара Сабирова килгәч, Илфак Шиһаповның бик зур тырышлыгы белән бу гәзиттә кабат эшли башладым. Мин анда юмор бите кебек нәрсә алып бардым. 2020-елның язында, минем ВТ-га күчүем сәбәпле, бу эш тукталды. Үзем дә ялка башлаган идем. Бер үк төрле нәрсә бит инде… Ләкин узган елның җәеннән башлап, «Шәһри Казан»ның баш мөәррире Радик Сабиров тәкъдиме белән без анда куркыныч хикәяләр чыгарылышын сынап карадык. Укучылар хәтсез генә, фикерләр төрле булды.
2021 елда да бу эш дәвам итәчәк. Куркырга әзерләнегез!

 

«Кызыл таң» гәзите

Башкортостанда чыга торган «Кызыл таң» гәзите — иң яратканнарымнан. Анда Әнгам Атнабаевның баш сүзе белән беренче шигырьләрем дөнья күрде. Әдәби даирә аны бик зурлап күтәреп алды. Аннан соң да иҗади хезмәттәшлек тукталмады — шигырьләр, хикәяләр басылып торды.

2020 елда, гәзитнең баш мөхәррире Фаил Фатхетдинов белән киңәшләшеп, без иҗади бәйләнешне дәвам итәргә булдык. Мин анда ел әйләнәсенә «юмор һәм сатира бите» шикеллерәк нәрсә алып бардым. Куштырнаклар эченә алуым — бу язмалар жанрның чиста үрнәкләре түгел. Бүгенге тормыш һәм мәңгелек төшенчәләр турында үзенчәлекле караштан чыгып язылган нәрсәләр иде. Ул яхшы гына килеп чыкты бугай, укучыларның җылы сүзен дә ишеттем, ел ахрында премия дә бирделәр. Рәхмәт!

 

«Илең турында уйла» әдәби бәйгесе

«Казан утлары» журналы соңгы вакытта ел саен әдәби әсәрләргә конкурс уздыра. Соңгы өчесендә мин дә катнаштым. Нефтьчеләр темасына багышланган «Дога» повесте — өченче (2018), «Дәва» повесте — икенче (2019) һәм Бөек ватан сугышы елларын чагылдырган «Кайту» повесте (2020) беренче урын яулады.
Шушы рәвешле караганда, моны иҗади үсеш дип тә бәяләргә мөмкиндер. Һәрхәлдә, беренче өчлектә бару начар түгел. Аннан соң, мондый бәйгеләрдә килде-китте авторлар түгел, ә сазаган каләм әһелләре, танылган язучылар катнаша бит. Димәк, алар арасында Марат Кәбировның үз урыны бар. ))
Ә бу конкурсны мин бик әһәмиятле дип исәплим. Ул әдәбиятның тематикасын киңәйтә, язучыны эшләргә, эзләнергә, яңа ысуллар табарга мәҗбүр итә. Укучыга сайлау мөмкинлеген арттыра.
Бу конкурс булмаса, мин Бөек ватан сугышы темасына алыныр идем микән? Тиз генә булмас идедер.
«Кайту» повесте әти-әнисе репрессияга эләгеп, Совет властен күралмыйча фашистларга хезмәт итә башлаган үсмер кызның үз җирен саклаучылар сафына басуы турында. Үзенчәлекле генә әсәр килеп чыкты. Моның өчен «Казан утлары»на рәхмәт!

* * *

Гомум алганда, уңышсыз ел дип булмый. Күп нәрсәләр язылган, күп әйберләр яуланган. Мин канәгать. Сезгә дә үз эшләрегездән канәгатьлек телим.