2018 елның иң бай язучылары

Forbes журналы 2018 елның иң бай язучылары исемлеген тәкъдим итте. Алар барсы бергә 283 миллион доллар акча эшләгән, 25,5 миллион данә кәгазь китап саткан.
Беренче урында инспектор Алекс Кросс турындагы романнар сериясы белән детектив остасы Джеймс Паттерсон. Ул узган елны 86 миллион доллар акча эшләгән. Аның элеке президент Билл Клинтон белән берлектә язылган «Президент югалды» романы исәпкә кертелмәгән. Ансы да узган елны нәшер ителеп, 600 мең тираж белән таралган. Паттерсон киләсе елда да бу исемлекнең башыннан ерак китмәс, дип фаразлый кайберәүләр. Аның уңышының төп серен үҗәтлек дип билгели китап сәүдәсе әһелләре. Чөнки Паттерсонның беренче китабын басып чыгарудан 31 нәшрият баш тарткан, әмма язучы моңа бик игътибар итмичә, үз дигәнен эшләгән. «Әгәр интуициягыз «әйе» ди икән, беркемнең дә «юк» диюенә игътибар итмәгез» — ди ул.

54 миллин доллар белән икенче урында узган елның лидеры Джоан Роулинг.

Ә Стивен Кингның узган елгы кереме — 27 миллион. Ул өченче урында тора.

Исемлектә Джон Гришэм (21 миллион), Джефф Кинни (18,5 миллион), Дэн Браун (18,5 миллион), Майкл Волф (13 миллион, АКШ президенты Дональд Трамп администрациясе турындагы «Ут һәм нәфрәт» романы өчен), Даниэла Стил (12 миллион), Нора Робертс (12 миллион), Рик Риордан (10,5 миллион) и Эрика Леонард Джеймс (10,5 миллион).

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow