Киноны кемнәр һәм ни өчен карый?
Бу язмага Алсу Исмәгыйлеваның Фейсбуктагы бер соравы сәбәпче булды. Ул үзенең кино карап утырырга түземлеге җитмәвен әйтеп: «Киноны кемнәр һәм ни өчен карый?» — дигәнрәк сорау биргән иде. Киноман буларак, соңыннан җавап язармын әле, дип узып киттем дә… соңыннан ул язманы таба алмадым. Шулай яхшырак та булды бугай, фейсбуктагы комментта болай иркенәеп китеп булмас иде.
Яшерен реклама
Мин кино карарга яратам. Ләкин аны кинотеатрга барып, утырып карый алмыйм. Соңгы елларда алай иткәнем дә юк — я билет алган вакытка көтелмәгән эш килеп чыга, я башка нәрсә… Мин киноны ятып карарга яратам. Кирәклеләрен җыеп алам да, гадәттә, планшеттан, яки телефоннан карыйм. Үземә ошаганнарыннан, карарга теләгәннәреннән бер туплам ясап maratkabirov.com сайтына да куйдым. Бушлай. Теге яки бу ягы белән игътибарымны җәлеп иткән үзенчәлекле фильмнар. Тик әлегә рубрикаларга бүленмәгән. Якын киләчәктә: язучылар турында фильмнар, хатын-кызлар өчен, ир-егетләр өчен, иң яхшы триллерлар, комедиялар булыр дип торам. Өлгерә алсам инде… Ә әлегә менә бу сылтанма буенча карарга мөмкин.
Ни өчен карыйм?
Беренчедән, бу миңа эш өчен кирәк. Үзем дә киносценарилар языштырам. Берсен төшерә башладылар («Әпипә», мюзикл — режиссеры Илшат Рәхимбай), икенчесе — тиздән башланачак… (Өченчесен — Мосфильмда, дүртенчесен — Голливудта… куярлар дип алданам.) Кыскасы, иллегә җитеп килгән башлап язучы сценарист буларак, мин бу өлкәгә караган китапларны су кебек эчәргә, уңышлы фильмнарның серен өйрәнергә, уңышсызларының хатасын таба белергә тиеш. Кино карау — минем эшчәнлекнең бер төренә керә.
Икенчедән… Әдәби әсәрләр буенча төшерелгән фильмнарны карарга, китап белән чагыштырырга, анализларга яратам. Кайбер эпизодларны: мин ничек язар идем дип язып, автор (яки сценарист) вариантлары белән чагыштырып карыйм. Монсы вазифа түгел, ә хобби. Киңәш буларак һич куркусыз әйтә алам: үзегезгә ошаган киноның нигезенә салынган китапны укыйсыз икән, сез бөтенләй башка дөнья ачачаксыз. Гадәттә, кинофильмнарда китаптагы байлыкның чиреге дә булмый, хәтта сюжеты да үзгәрергә мөмкин. Искәрмә буларак: миңа очраган бердәнбер фильм бар — «Ребенок Розмари» — моның киносын карасаң, китабын укып тормаска да була.
Өченчедән… Яратам. Бер нәрсәгә кирәк булмаса да карар идем. Тозлы-борычлы ашарга, каты-коты эчәргә, күп нәрсәләрне куркыныч астына куярга һәм кино карарга яратам. Бу табигый да. Һәм менә ни өчен…
Сезнең игътибар иткәнегез бармы?
Бүген «Пила», «Коллекционер», «Пункт назначения», «Проклятье», «Крик», «Пятница 13», «Паранормальное явление» кебек фильмнар бик популяр һәм кино чыгаручылар бер-бер артлы яңа сериялар җитештерергә, фильмнарны сериалга әйләндерергә мәҗбүр. Чираттагы сериялар тагы да коточкычрак, канлырак.
Адәм баласы чит кешенең үлемен, канга баткан чагын карарга ярата. Берәр җирдә кан күрсә, халык шунда өелә. Шуңа күрә, матбугат чаралары укучыларның кызыксынуын канәгатьләндерергә теләп һәртөрле авариялар, бәхетсезлек очраклары турында язалар, котың алынырлык фотолар бирәләр. Телевидение да, кино да аннан калышмаска тырыша. Заманы шул: кулланучыларның теләген канәгатьләндерү — җитештерүчеләрнең мөкаддәс бурычы. Ә куркыныч, кызганыч һәм көлкеле нәрсәләр адәм баласын нык кызыксындыра.
Сәбәбе нәрсәдә соң?
Психологлар моны кеше башкаларның үлемен күреп, үзенең исән икәнлегенә тагы бер тапкыр ышана, шуннан ләззәт ала, дип билгели. Курыккан чакта кеше үзенең табигый асылына кайта һәм «кач, яки сугыш» дигән уй буенча хәрәкәт итә. «Риск» дигән урыс сүзенең татарчасы тәвәккәллек кенә түгел бугай. Менә шушы тәвәккәллек кеше организмында химик реакция китереп чыгара. Әйтик, циркта артист башын арыслан авызына тыга. Ә карап утыручыларның күбесе арыслан тешләре арасында үз башын күз алдына китереп, тагы нәрсә булыр дип тын алырга да куркып утыра. Һәм үзен бәхетле итеп тоя. Яки азартлы уеннар… Кеше монда акча отар өчен генә уйнамый. Алай гына булса, бер-ике отылу белән:»Һәй, булмады инде… Бәхетеңне ата каз чукыгач…» — дип китеп барыр иде. Ләкин китмиләр, соңгы ыштанын салганчы уйныйлар. Чөнки монда акча түгел, ә «риск» халәте кыйммәт. Тәвәккәлләгән, нәрсә килеп чыгар инде дип курыккан саен организмда химик реакция көчәя. Кеше үзенчәлекле бер халәткә керә…
Нигә кино карыйлар?
Ә киноның төп максаты… Юк, киноның төп максаты белем, яки тәрбия бирү түгел. Монсы һәр очракта да икенче, чынында мең дә икенче, планга кала. Беренче чиратта кеше аны карарга, экранга сантый кебек төбәлеп сәгать ярым буе утырырга тиеш әле. Һәм канәгатьлек алып чыгарга тиеш. Шунсыз фильм төшерүгә киткән миллионнар кире кайтмый. Кире кайтмый икән — ул файда китерми. Ә файда китермәгән нәрсә һәрвакыт зарарлы. Бер кемгә дә кирәкмәгән нәрсәне бер генә тапкыр эшләргә мөмкин…
Киноның төп максаты — кешене дулкынландыру, хисләр баллансыннан чыгару. Сценарийдагы һәр эпизод шуңа илтергә тиеш. Кинога кеше хисләр көчергәнешлелеге дип әйтимме соң… острые очущение эзләп килә. Ул я көлергә, я еларга, я куркырга, һич югында чирканырга һәм киеренкелек эпизодтан эпизодка арта барырга тиеш. Бу — беренче шарт. Әгәр кешене тигезлектән чыгарып, сулыш та алмыйча нәрсәдер көтәргә мәҗбүр итми икән, бу кино түгел. )
Мондый халәтне әдәбият та, театр да, бүтән бер жанр да бөтен тулылыгында бирә алмый.
Бик нык курыккан, шатланган, гаҗәпләнгән, яки дулкынланган вакытта кеше организмында химик реакциялар көчәя һәм авыр чакта ярдәмгә килүче адреналин, эндорфин, дофамин, серотонин, окситоцин һ.б. матдәләр бүленеше күтәрелә. Бу ләззәт бирә, стрессларны бераз төшерә… шуңа охшаш тойгыларны аюга каршы пычак белән барып та, тугызынчы каттан сикереп тә, берәр зур җыелышта президентны ачыктан ачык тәнкыйтьләп тә, хатыныңның фигурасын хурлап та алырга мөмкин. Тик кино карау җайлырак.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Кино карау кемгә зарарлы?
Үз-үзенә бикләнгән, аз аралашучан кешеләр, интровертлар, куркыныч һәм кызганыч киноларны карарга тиеш түгел. Чөнки алар тискәре эмоцияләрне кире чыгара алмый, барсы да үзләрендә кала, газапланырга мәҗбүр итә. Экстроверт дип аталган шалтыравык кеше генә ул: «Вәт малай, кичә бер кино караган идем, ә анда-а!..» — дип эчендәге бөтен хисне җилгәреп бетерә. Шулай ук коточкыч хәлләргә дучар булып күңел ярасы алган кешеләргә дә тирән кичерешләргә дучар итә торган фильмнардан сак булырга кирәк. Мультик карасыннар, комедия…
Әлегә шул. Үзегез ничек уйлыйсыз соң?
Шэхсэн, мин узем, киноны эстетик канэгатьлэну алыр очен карыйм. Хэм, элбэттэ инде, монын очен кешедэ бераз сайлап алу функциясе (фильтр отбора дип эйтимме инде) априори «кабызылган» булырга тиеш, чонки барлык фильм да эстетик лэззэтне бирми, э киресенчэ, синен эчке халэтенне пычратырга, жимерергэ дэ момкин. Шуна курэ, мин жанры буенча тоташ кан коюга яки ужаска йоз тоткан, яки эчтэлеге буенча берни дэ бирми торган жыен шлак боевик фильмнарын баштан ук уземнен списоктан сызып атам. Хатын-кызлар гафу итсен, шулай ук алар яратып карый торган мелодрамалар да минен списокта тугел. Эйтэсе килгэн сузем — кино карарга утырганчы бераз сайлап алу момкинчелеге булырга тиештер кешедэ, кем ничектер, эмма мин уземне жыен чуп-чар хэм шлак белэн тутыруга каршы. Элбэттэ инде, бу минен вкус, башкалар бэлки как раз шушы мин яратмаган жанрларга остенлек бирэдер — хэркемнен уз ихтыяры.
Э теге, син эйтеп киткэн фильмга (фильмны караганнан сон, китабын укып тормасан да була дигэннэн) мин тагын бер шедеврны остисе килэ, ул да булса, Стивен Кинг эсэре буенча куелган «Побег из Шоушенка» фильмы. Мин башта анын эсэрен укыдым, аннан сон гына фильмына тап булдым. Гадэттэ, китаптан сон, режиссер синен «кузаллау доньясында пэйда булган фильмга» эллэни куп нэрсэ ости алмый, э киресенчэ, кино караганнан сон син бераз разочароваться итергэ дэ мэжбур буласын. Э «Побег из Шоушенка» фильмы ботенлэй башка — монда режиссер Автор эйтеп бетерэ алмаган фикерлэрне дэ ачып сала, башкача яссылыктан. Актерлар, оператор эше — болар барсы да ГЕНИАЛЬ фильмны язучынын эсэрэеннэн тагын да бер башка югарыга кутэрэ. Эгэр дэ Кинопоискта сез «Топ-250 фильмов» списогын ачып карасагыз, бу фильм эле дэ беренче бишлектэ. Элбэттэ инде, мин боларны Марат синен очен язмадым, син инде болай да хэбэрдар, э бэлки эле карамаган дус-танышларга рекомендация буларак кына яздым.
Гомумэн, синен сорауларга килгэндэ — мин кино карарга бик яратам, эмма вакыт ягы бик аз булу сэбэпле, бик сайлап кына, «созеп» кенэ, ин яхшыларын гына (куп очракта фикердэш булган танышлар тэкъдиме белэн дэ) сайлап алып карарга тырышам. Башны чуп-чар белэн тутырырга хэм вакытны юк-барга сарыф итергэ ГОМЕР болай да бик кыска бит… Шундый хэллэр.
Ратмир,безнең зәвыклар бертөрлерәк,моңа күптән игьтибар итәм.Син әйткән фильмны мин дә бик хушым китеп карадым.Адәм рәтлерәк фильмнар булса миңа да җибәр
Марат ирләр күзлегеннән чыгып язган. Хатын-кызларга зубодробильный боевикларның кирәге юк, безне нәфис зат дип юкка гына әйтмиләр. Эчке кичерешләребез дә бик нечкә, канлы күренешләр безне әниләр буларак тетрәндерә. Улым озак вакыт — ике ел ярым — Чечняда хезмәт итте. Күптән инде, ә мин һаман да сугыш турында кино карый алмыйм. Тегендә яки монда Кавказ ягында булып тора торган хәрби бәрелешләр турында яңалык тыңлый алмыйм. Мәгънәле, тирән эчтәлекле мелодрама, затлы кинокомедия — мин карый торган кинолар. Тик бик сирәк карыйм. Франция киноларын яратам. Өстенлек чит ил киноларында.
кино карамыйм…риск сузенен татарчага тэржемэсен уйлап мин дэ интеккэн идем..