Мактаулы исем бирелде

(Казан, 25 сентябрь, «Ватаным Татарстан»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Марат Кәбировка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен бирү турында карарны имзалады.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

 

«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе хәбәрчесе Кәбиров Марат Рәфил улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемен бирергә», — диелгән карарда.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/64304/