Ришат Төхвәтуллин. Кая

Яңа әсәр

Марат Кәбиров сүзләренә тагы бер җыр. Ул «Кая» дип атала. Социаль челтәрләрдә яңа җырны бик яратып кабул иттеләр.

 

Бүгенге көннең иң танылган җырчыларының берсе Ришат Төхвәтуллин @rishat_thv «Кая» дип аталган җырын интернет тыңлаучыларына тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Марат Кәбиров язган. Онлайн тамашачы аны бик җылы каршылый.

Инстаграмда, мәсәлән, фикерләр нигездә шулайрак:
chulpan_garif
Ниһаять, чынлап та мәгънәле, Ришат моңына хас җыр!

tukhvatullinaaigul
Точно в сердце ??❤️❤️?❤️❤️

veritas1506
Эта лучшая песня из 4 последних ? душу переворачивает?

r.bakhteeva
Это лучшая песня из всех последних на эстраде??

_mila_zakirova_
Ришат абый, сез СУПЕР????? ШЭП?

 

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Ютуб  каналында да шул чамарак:

Денис Ермаков
Коя бора бу донья… Круто! Класс и слова хороши и исполнение,Мне очень понравилось!!! Так держать! Это Хит!

Ramil Shakirov
Лучший!!! Смысл + голос + музыка — в этом мире редкость! Мондый жырлар доньяны дорес юлларга алып бара! Рэхмэт Ришат Сина хэм кем жыр белэн музыканы язган авторларга!

 

Сез дә тыңлап карагыз әле, ничегрәк икән. Ошаса-ошамаса да фикерләрегезне язып калдырыгыз!

Җыр тексты

Барыбыз да чыктык юлларга
Бәхет дигән нурны зурларга…
Юллар гына безнең төрлечә —
Һәм барабыз берни белмичә…

Без бу юлны җиңеп чыгарбыз,
Авырлыклар булса чыдарбыз…
Ни көткәнен белми беркем дә
Барыбыз да язмыш иркендә.

Кая бара икән бу дөнья —
Бәхет юлы кемнәр кулында?
Белсә икән адәм баласы —
Бәхет юлын каян табасы?!

Исегезгә төшерәбез. Моңа кадәр Ришат Төхвәтуллин Марат Кәбиров сүзләренә язылган ике җырны («Агымсу» һәм «Бу дөньяда сөю бар әле») башкара иде. Монсы өченчесе. Яхшы булырга охшаган. Иҗади хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәчәк.