Ришат Төхвәтуллин. Яңа биеклек

Без еш кына:”Татар эстрадасы түбән тәгәрәде,” — дип зарланырга яратабыз. Җирлексез түгел инде бу. Хәзер теләсә-кем, аз гына мөмкинлеге булса, сәхнәгә чыгарга омтыла. Аның белемен дә, осталыгын да, тамашасының эчтәлеген дә тикшереп торучы юк. Сәхнә хәзер сәнгать әхрамы булудан бигрәк, акча эшләү чыганагына әйләнде. Ниндидер төркем бер авылга килә, акчасын җыеп ала, тамаша куеп китә. Ошатсалар ошаталар, ошатмасалар юк. Кайчагында хәтта килгән артистның исемен дә исләми калалар. Артист өчен бу мөһим дә түгел — акча мөһим, ә ул акмаса да тамып тора.

Хәтта исеме билгеле җырчыларның да төп максаты акчадыр кебек тоела. Ул әлбәттә, ачыктан ачык чагылмый — тамашачы зәвыгына яраклашу, аның артыннан иярү рәвешенә күчә. Өч тиенлек җырлар, төче сүзләр, беркатлы юмор… Нәтиҗәдә, артист сәнгать әһеле булудан туктап, хезмәтләндерүче персоналга әйләнә, сәхнәдәге чыгышлары тамадалыкның бер төренә әверелә.

Ләкин һәр чорда да чын талантлар була һәм алар беркайчан да үз асылын югалтмый. Киресенчә, өстенлек иткән тенденцияләргә каршы килеп, яңа дулкын булып күтәрелеп чыга һәм күнегелгән агымны бүтән якка борып җибәрә…

Бу уйлар гыйнвар ахрында Ришат Төхвәтуллин концертларын караганнан соң туды. Мин аннан бик шатланып кайттым. Бик үзенчәлекле тамаша иде. Минем бер дус җырчыларны Җырчы һәм Попсушник дип бүлә. Менә ул җырчы дип билгеләгәннәрнең концертына барсаң, чынлап та югары зәвыклы тамаша күрәсең. Әмма ул һәрчак диярлек күңелсез (“скучно”) була. Артык җитдиме, буй җитмәслек югарымы шунда, аңламассың. Ахыр чиктә, үзеңне бик катлаулы мәсьәләләр чишеп, математика дәресеннән чыккандай тоясың.

killer_baner_1200x500_z
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
kicheru_yuk_1200x500
Yana_kitap_1200x500
previous arrow
next arrow

Ришатны чын җырчыга исәплибез инде. Алдан ук әйтеп куйыйм әле, мин монда кунак буларак бардым. Концертында минем җырлар, шигырьләр яңгырый икән. Шуңа чакырды. Көн дә диярлек шалтыратып. Бүгенге чорда менә монсы да бер феномен кебек әле аның. Популяр булып киткән җырчыларның күбесе концертка чакыру гына түгел, үзе җырлап йөргән җырларның авторы син икәнне дә белми. Йолдызлык чиреме икән инде бу, наданлыкның ачы формасымы… Тик мин кайчагында:”Авторларына карата шундый мөнәсәбәттә булган җырчыларның “Кадерле тамашачым,” — дип елмаюы ничә тиен тора икән?” — дип уйлап куям.

Ришат бүтән. Театр монда ишек төбеннән үк башлана. Оештыручы егет-кызлары фойеда йөреп тора, кунаклар ишектән керүгә үк олылап каршылыйлар, махсус бүлмәдә әзерләнгән табынга чакыралар. Кунакка иң зур хөрмәт. Тамаша алды ыгы-зыгысына карамыйча, Ришат үзе дә аралашырга вакыт таба.

Ә концерты — үзе бер могҗиза! Ришатның нинди дәрәҗәдәге талант икәнен белмәгән кеше юк инде. Ходай моңны да, тавышны да кызганмый биргән. Нинди генә стильдә җырласа да оста жонглер шикелле уйнатып кына тора. Ходай биргән моңның, талантның, профессиональ осталыкның иң югары ноктасы шушы җырчыда тоташкан шикелле. Ә тамашада төрле стильдәге, төрле юнәлештәге җырлар бар иде. Бу беренчедән, Ришатның башкару осталыгын, талантының күп кырлылыгын күрсәтте. Икенчедән, концертка килгән тамашачыларның һәм төркеменә аерым-аерым бүләк биргән шикелле булды.

Мин аның сөйләү осталыгына да сокландым. Саф татар әдәби телендә матур итеп, зәвыклы итеп тамашачы белән аралаша. Хисләндерерлек хикәятләр белән бергә шигырьләр дә укый. Матур шундый, якты. Концертларны шигырь бизи икән. Хәтта безнең дәвердә дә.
Ара-тирә шаяртып та ала. Ниндидер тозлы-борычлы юмор, тыелган темалар юк, әмма шаяртуларының барсы да урынлы, барсы да — көн кадагына. Шуңа күңелгә үзлегеннән сарылып тора. Халыкка ошый — елмаялар, көләләр, кул чабып рәхмәт белдерәләр. Рәхәт…

Тамашада ул арабыздан киткән бөек җырчыларны да искә төшереп, ихтирамын белдерде. Хәзер үзе дә яшь талантлар белән шөгыльләнә икән. Конкурслар оештырып, унлаган яшь җырыны сайлап алган. Концертта шуларның икесе чыгыш ясады. Искиткеч талант ияләре. Булат Закиров та, мәктәп укучысы Камил Вәлиев та Ришатның сәхнәсендә бик табигый булып күренәләр, ямь өстиләр. Алинә Карачуринаның җырлавы бик ошады. Бер төрле кешеләр бер җиргә җыела диләр бит… Бу җырчылар да кай яклары беләндер Ришатка тартым — тавышлары да бар, моңнары да. Һәм җиренә җиткереп башкарырга омтылыш та көчле. Музыкантлар да ошады. Барсын да исемләп тормыйм инде, тик болар үзләре генә концерт бирсәләр дә рәхәтләнеп тыңларлык шәхесләр.

Мин үзем дә бик күп сәхнә йолдызларына сценарийлар язган кеше буларак, җилнең каян искәнен чамалап: “Сценарий авторы кем?” — дип сорадым. Бу сорауны концерт дәвамында үземә дә берничә кат бирдем, кулланылган алымнарга карап гоманларга тырыштым — берни дә килеп чыкмады. Соңыннан әйттеләр — Сөмбелә Вәлиәхмәтова икән. Бик талантлы кыз. Мин аның инстаграмын күзәтештереп барам. Шигырьләр дә яза бугай, башка авторларныкын да бик матур итеп укый. Сценарийлар язуын белми идем әле. Ансын да җиренә җиткереп эшли икән. Концертның уңышында сценаристның өлеше зур була инде. Үзе сәхнәдә күренмәгәч, игътибар итүче генә табылмый. Мин игътибар иттем. Афарин, Сөмбелә!

Шул рәвешле, концерт үзе бер әсәргә әйләнгән, ул ниндидер җырлар, чыгышлар җыелмасы түгел, ә бербөтен сәнгать әсәре булып җитлеккән. Югары зәвыклы, тирән эчтәлекле, нечкә тоемлы әсәр.
Без инде үзешчәнлек, зәвыксызлык, балаганлык аңкып торган тамашалардан туеп киләбез. Шуңа күрә, кайчандыр: “Шундый-шундый концерт булып узды” — дип язарга яратучы журналистлар да дәшми башлады. “Фәлән Фәләнев концерты” дигән сүз инде беркемгә дә кызык түгел. Шул исәптән, миңа да.

Тик бу юлы дәшмичә кала алмадым. Ришат Төхвәтуллинның бу концертын мин татар эстрадасында яңа биеклек, яңа юнәлеш дип билгелим. Талантлы профессионал җырчының югары зәвыклы һәм шул ук вакытта халыкчан, ихлас, югары зәвыклы тамашасы мондый бәягә лаек. Татар эстрадасының киләчәге миңа нәкъ менә Ришат Төхвәтуллин концертлары югарылыгында булсын иде сыман тоела.
Сәхнә талантлы профессионаллар кулына күчсә, ул шулай булачактыр, әлбәттә.

ришат тухватуллин агым су
Ришат Төхвәтуллин концертында

Теглар: #татарҗыры, #ришаттухватуллин, #ришаттөхвәтуллин #мараткәбиров #язучы #татарэстрадасы

Җырлар турында

Агымсу

Ришат Төхвәтуллин минем шигырьләргә язылган ике җырны башкара. Икесенең дә көйләренең авторы — Ризван Хакимов. “Агымсу” дигәнен белмәгән кеше юк бугай инде. “Агымсу” ул кызык кына булды. Ничава гына шигырь бит инде, шуңа аның яңачарак яңгыравын тели идем. Яшьләргә биреп карадым. Кемнәрдер язалмады, кемнәрнекедер ошамады. Хәтта Казандагы “Оскар” студиясенә дә калдырып киттем: “Берәр композитор табылса — язып карасын, ошаса чыгарырбыз, дидем. Алырга теләүче композитор табылмаган. Хәтта Фирзәр Мортазин да: “Моннан нинди җыр чыксын, шигырь бит бу!” — дип баш тарткан. Шулай диделәр.

Шуннан моны Ризван сорады. Мин үземнең нәрсә теләгәнне аңлатып бирдем инде. Озак кына бәхәсләшеп утырдык. Ул озак кына язмыйча йөрде. “Моннан да булмады, ахры,” — дип кул селтәргә җыенганда Ризван абый шалтырата. Язган. Без аның белән озак еллар бергә эшлибез, җырларыбыз бик күп. Озак эшләсәң, шигырьләр дә, көйләр дә бер калыпка салынган шикелле тоела башлый, бер-береңнең яңалыгын тоймыйсың, күнегәсең. Ләкин җыр беренче тыңлауда ук ошады. Концертларда үзе дә җырлап йөрде. Тамашачы яратты.

Ләкин бу композиторлар тавышы белән генә әллә кайда китәчәк җыр түгел, бөтенесен җиренә җиткереп җырларлык моңлы һәм оста җырчы кирәк иде. Ансын да озак эзләдек. Инде язылып, шомартылып беткәннән соң да “Агымсу” үз җырчысын табалмыйча берничә ел буе шүрлектә ятты. Һәм ниһаять, Уфадагы бер “солянка”да очрашкач, Ризван әлеге җырны Ришат Төхвәтуллинга күрсәткән… Калганы билгеле инде…

Җырның тексты — Агымсу

1. Күңелең китек булса да,
Булса да тирән яра,
Керфегең түбән кадама
Аккан суларга кара.

Кушымта:
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

2. Булыр инде бу дөньяның
Тетрәнеп алган чагы,
Дер селкенеп алган чагы,
Утларга салган чагы.
Кушымта:

3. Дөньялар нинди булса да,
Бары чыдарга кала.
Сабырлыкларың сыңганда
Агым суларга кара.

Кушымта:
Сабырлыгыңны сындырма
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

Бу дөньяда сөю бар әле

Күптән түгел генә тәкъдим ителгән җыр “Бу дөньяда сөю бар әле” — дип атала. Бу шигырь дә бүген генә туган шигырь түгел. Аны Хәния Фәрхи бик яратты. Бер сезон буена сәхнәдән шигырь итеп сөйләп йөрде, аннан соң Урал Рәшитовтан көй яздырып җырлый башлады. Концерт программаларының да берсе шулай дип аталды. Гәзит-журналларда шушы исем белән мәкаләләр, әңгәмәләр басылып чыкты. Ике меңенче еллар башында инде бу. Һәм ниһаять, беркадәр гомер узуга җыр да шигырь дә онытыла төште.

Минем китапларны актарып утырганда, Ризван Хакимовның шушы шигырьгә күзе төшкән дә ул да көй язган. Бик матур җыр килеп чыккан. Мин башта “Әллә сүзләрен алыштырыргамы соң?” — дип йөрдем дә… килеп чыкмады… Әйбәт җырда көй ул җөйсез булып беркә, бер-берсеннән аеру, алыштыру мөмкин булмый. Шуннан ике җырны да шул килеш калдырырга булдым. Икесе дә бик матур. Икесе дә яшәсен.
Ришат Төхвәтуллин соңгы вариантны җырлый. Миңа ошый. Үземә ошагач, башкалар да шулай кабул итәдер кебек тоела.

Җырның тексты

Минем әле иң бәхетле чагым
Яннарымда сөйгән яр әле.
Саф хисләргә урын бетте, димә,
Бу дөньяда сөю бар әле.

Күңелемне күпме кара төннәр
Каралтырга теләп карады.
Төн таралды, күңел каралмады —
Бу дөньяда сөю бар әле.

Агартырга теләп чәчләремне,
Күп тарады кайгы тарагы,
Кайгы узды, чәчләр агармады —
Бу дөньяда сөю бар әле.

Замананың кырыс җилләреннән
Күпме җаннар бүген яралы.
Изгелектән өмет өзмик әле,
Бу дөньяда сөю бар әле.

Марат Кәбиров

Яңалыкларга язылу

Яңалыкларга язылыгыз һәм Марат Кәбиров турындагы иң соңгы мәгълумәтләр, өр-яңа әсәрләр сезнең почтагызга үзе килер. Бу - түләүсез!
@Mail.ru .