Шамил. Комдив мәхәббәте

(1 отзыв клиента)

399 

Марат Кәбиров. Шамил: Комдив мәхәббәте — повесть
Казан – 2021, электрон китап, PDF, PDF-A6, EPUB форматларында.

Шамил. Комдив мәхәббәте

Марат Кәбировның Шамил Усманов тормышына багышланган Шамил сериясыннан беренче повесть. Ул данлыклы комдивның мәхәббәт юлын сурәтли. Иҗтимагый эшчәнлеккә һәм сөйгән ярга булган мәхәббәт — икесе ике нәрсә. Һәм аларның бәрелешүе көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

Шамил Усманов — искиткеч язмышлы шәхес. Һәм аның мәхәббәт юлы да тигез генә бармый, төрле сикәлтәләр, каршылыклар аша үтеп хыянәт белән тәмамлана… Заманында иң кайнар вакыйгаларның уртасында кайнаган данлыклы комдив, иленең дә, гаиләсенең дә мәхәббәтен югалтып, 14 яшьлек кызы белән Мәскәүдән Казанга кайтып төшә. Ул әле һаман гаделлек идеялары белән яши, тормышны яхшырту турында хыяллана.

Ләкин Казан инде бүтән. Монда барсы да уч төбендәге кебек — кемнең кем икәне әллә кайдан күренеп тора. Ил дә бүтән. Аңа хәзер Шамил кебек шәхесләр түгел, ә дер калтырап торган, нәрсә кушсаң шуны эшли торган коллар кирәк. Казанга кайтуы — һәлакәткә беренче адым икәнен Шамил әле аңламый.

 

1 отзыв на Шамил. Комдив мәхәббәте

  1. Ильмир

    Рәхмәт, бик әйбәт язылган. Тарихи романнарны укуы авыр бул торган иде. Сезнеке бик җиңел тел белән язылган, аңлаешлы, кызыклы. Ә дәвамы кайчан чыгачак?

  2. Резеда

    Мин кичә үк бер тында укып та бетердем. Рәхмәт бик зур. Ахырын яки дәвамын көтәбез.

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *