Киллер
«Киллер» китабында ике әсәр — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьлары бар. «Исемнәре котсыз булса да, үзләре мөлаем әсәрләр. Яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар бар. Гади телдә язылды. Укучыны җилтерәтеп алып бара торган әсәрләр алар», — ди автор.
«Киллер» әсәрендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе — кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кешене үтерүче — киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә.
«Хөрмәтле мәет әфәнде» повестендә авырудан вафат булган кешене җирләү вакыйгасы сурәтләнә. Әмма ул өч көннән соң исән килеш өенә кайтып керә. Монда бернинди мистика юк. Укучыга шул серләрне чишү сорала.
Алыгыз! Укыгыз! Фикерләрегезне калдырыгыз!
Отзывы
Отзывов пока нет.