Балалар өчен татарча тизәйткечләр

Тизәйткечләр — авазларны, иҗекләрне һәм охшаш сүзләрне тиз әйтергә өйрәтә торган кыска, ритмлы сөйләм әсәрләре. Алар татар халык авыз иҗатының кызыклы һәм файдалы жанрларының берсе булып санала. Тизәйткечләрдә бер үк аваз яки охшаш сүзләр еш кабатлана. Шуңа күрә аларны әйткәндә игътибарлы булырга, сүзләрне бутамаска һәм һәр авазны дөрес әйтергә кирәк.

Татарча тизәйткечләр балаларның сөйләм телен үстерүдә зур әһәмияткә ия. Алар авазларны дөрес әйтергә, сүзләрне ачык һәм төгәл сөйләргә ярдәм итә. Аеруча «с», «з», «ш», «ч», «т», «к», «р» кебек авазларны ныгытуда тизәйткечләр файдалы. Бала аларны кабатлаган саен тел һәм иреннәр хәрәкәте камилләшә, сөйләме аңлаешлырак була.

Тизәйткечләр татарча балаларга хәтерне, игътибарны һәм ишетү сәләтен үстерергә дә булыша. Кыска юлларны яттан сөйләү балада ритм тоюны формалаштыра, сүз байлыгын арттыра һәм үз көченә ышанычын ныгыта. Кайбер тизәйткечләрдә табигать, кошлар, хайваннар, һөнәрләр һәм көнкүреш күренешләре турында сүз бара. Димәк, алар тел күнегүе генә түгел, ә әйләнә-тирә дөнья белән танышу чарасы да булып тора.

Тизәйткечләрне кулланганда ашыкмаска кирәк. Башта текстны әкрен генә, һәр сүзне ачык итеп укырга киңәш ителә. Аннары тизлекне әкренләп арттырырга мөмкин. Тәрбияче яки әти-әни башта үзе үрнәк күрсәтсә, балага кабатлау җиңелрәк була. Тизәйткечләрне уен рәвешендә, ярыш итеп, төркем белән яки рольләргә бүлеп сөйләргә мөмкин.

Татар халык аваз иҗаты тизәйткечләр балалар бакчасында, мәктәптә, өйдә һәм төрле бәйрәмнәрдә куллану өчен уңайлы. Алар баланың сөйләмен шомарта, иҗади сәләтен үстерә һәм туган телгә кызыксынуын арттыра. Шуңа күрә тизәйткечләрне көндәлек тел күнегүләренең күңелле бер өлеше итеп файдалану файдалы.

***
Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.

***
Әрәмәдәге әрем әче.

***
Бака кебек бак та бак,
Бак та бак килә үрдәк.
Менә шулай була ул —
Бакадан алсаң үрнәк.

***
Башта башлап баскыч башына бас.

***
Башта башлап таш баскыч баскычына бастым.

***
Без, без, безелдек, без бер рәткә тезелдек.

***
Ваттым мичкә, яктым мичкә, бер мичкәне бер мичкә.
Ярый сыйды мичкә мичкә, ул да җитте бер кичкә.

***
Җәйнең ямьле көннәрендә
Җиләк җыя Җәмилә.

***
Җиләк, җиләк, җиләкләр,
Бик тиз тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге.

***
Җидегәндә җиде кыз,
Җиргә якын ул йолдыз.
Җиргә якын Җидегәндә
Җиде йолдыз, җиде кыз.

***
Казандагы суны кайнарландыралсаң, кайнарландыр.

***
Капкын таптым, капкынга каптым.

***
Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы.
***
Кулда тукмак, Алыйк кер тукмап: Тукта, тукта, тукмама, Тукма, тукма, туктама! Туктап тукмап булмый ул, Тукмап тукмак тынмый ул.
***
Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай.
Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.

***
Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага.

***
Кара, кара, кап-кара, караган карап кала.

***
Кар аттым, кар аттым, ап-ак карны каралттым.

***
Карга кара, кара, карга!
Каррык-каррык каркылдама!

***
Кичке сәгать болай суга:
Доң, доң, доң, доң!
Кече телем җитте унга —
Бик соң, бик соң!
Җәй урыны — доң, доң!

***
Көчле кеше
Очлы шөшле
Белән шушы
Төшне тиште.

***
Күпер башында күп күркә,
Күп күркәгә кирәк күп көрпә.

***
Мин агамның дагаланган атын дагалаганмын.

***
Мин әйтә алам, кем әйтә ала?
Әхмәт, я син әйтеп кара.

***
Мин әйтә алам, кем әйтә ала?

***
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.

***
Озын-озын озын юл, озын юлга чыкты ул.

***
Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.

***
Сокланам мин Сабирга,
Сабир сыман сабырга:
Сабирдагы сабырлык —
Сабыр хайран калырлык.

***
Су буенда була торып, суга сусатмасаңана.

***
Такта какма, капка как! Капка какма, тотка как!

***
Тау башында таллыкта тукраннар тукылдый.

***
Таулар биек таллардан, тал бөресе балланган.

***
Талга кунар бер тартар,
Ул тартарны тал тартыр,
Тартар басып талны тартыр,
Тал тартыр, тартар калкыр,
Тартар калкыр, тал тартыр.

***
Тук, так, тук, так.
Тукмап, тукмап талса тукмак,
Тора туктап, гайрәт туплап.
Туктап, туктап туйса тукмак,
Тагын тукмат: тук, так, тук, так.

***
Тукый, тукый тукыган, тугыз талны чукыган.

***
Торма тора тырмада,
Торна төште тырмага.
Торма, торна, тырмада.
Торна, торма тырнама.
Тукта, тотыйм тырманы,
Торна туктап тормады.
Тотып торам тырманы,
Торна тишкән торманы.

***
Үгезегез үзегезнеке, мөгезе үгезегезнеке.

***
Чыпчык, чыпчык, чык!
Чыпчык, чык-чык, кошчык, очып чык!

***
Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,
Көш-көш, чыпчык, чык, кошчык!

***
Чүәк чигә чүәкче,
Чүәкчедән күрмәкче,
Чүлмәкче дә чүлмәген
Чүәк кебек чикмәкче.

***
Юлга егылгаласам да, елгага егылгалаганым юк.

(Барлыгы 5 карау, бүген - 5 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×