Бизнес Онлайн: язучы белән әңгәмә

“Бизнес Онлайн” электрон гәзитендә Марат Кәбиров белән әңгәмә чыкты. Монда язучы бүгенге тормыш, әдәбият, китаплар турында сөйли. Кызыклы фикерләре белән уртаклаша. Без әңгәмәдән берничә өзек тәкъдим итәбез. Ә тулысынча укырга теләсәгез, менә монда күчәргә кирәк – https://m.business-gazeta.ru/article/713438

Халык үзгәрде дип сукраналар, яшьләрне сүгәләр. Халык чыннан да үзгәрдеме? Элек әйбәтрәк идеме?

– Халык үзгәрде, хәтта ул да шул килеш калса бик сәер булыр иде. Һава торышы үзгәрде, климат үзгәрә. Элек җәйге төннәр җылырак була торган иде. Бөтен нәрсә дә үзгәреп тора. Үткән гасыр башында, мәсәлән, 14-16 яшьлек үсмерләр полк белән идарә иткән. Хәзер шул яшьтәге балаларны бокс сексиясеннән дә җитәкләп алып кайталар. Әбиләре. Чынында хәтта соңгы егерме ел белән чагыштырганда да без бөтенләй бүтән дөньяда, бүтән илдә, бүтән җәмгыятьтә яшибез. Тормыш рәвешебез дә, ихтыяҗларыбыз да, мөмкинлекләребез дә бүтән. Без үзебез дә бүтән. Шулай булгач, моңа берничек тә аптырап булмый. Аңларга һәм кабул итәргә генә кала.

Әйе… Элек, әлбәттә, әйбәтрәк иде, чөнки без яшьрәк идек. Ә яшьләрне сүгүнең бүгенге егет-кызларга бер катнашы да юк. Тиз үтеп киткәне, бүгенге чор мөмкинлекләрен күреп ләззәтләнмәгәне өчен үз яшьлегеңә үпкәләү бит ул. Бик табигый нәрсә.

Көчле дәүләт өчен иң кирәкле кеше кем: яхшы укытучымы, яхшы язучымы, әллә яхшы прокурормы?

– Әлбәттә, прокурор. Прокурорлар аз гына эш күрсәтеп алса, дәүләт шундук көчәя, бар да җайлана – укытучыларның да, язучыларның да кирәге калмый.

Сез еш кына дәүләтне түгел, кешене тәнкыйтьлисез. Җәмгыять белән хакимият бер-берсенең көзгесеме?

– Хакимиятне тәнкыйтьләүнең бер мәгънәсе дә юк, тәнкыйтьләп тә булмый, кирәкми дә, чөнки ул үз-үзен саклау һәм үстерү өчен мөһим булганнарның барсын да намус белән үти. Ә халык – юк, үл үзен саклау, үстерү өчен кыл да кыбырдатмый. Шуңа аны бераз төрткәләп торырга туры килә. Ә чынында барсы да дәүләт тә, җәмгыять тә кешеләрдән тора бит инде. Адәм баласы хәтта бик зур чиновник булып китсә дә, дәүләт хакименә әйләнсә дә, кеше булудан азат ителми. Аннан соң, әдәби әсәрне кеше, гадәттә, ялгызы укый. Ул нинди катлам, нинди дәрәҗә кешесе булса да син аның белән бергә-бер калып сөйләшәсең. Менә мондый чакларда «дәүләт», «җәмгыять» дигән нәрсәләр абстракт төшенчә кебегрәк күренә башлый. Шәхси симпатия дә үзенекен итәдер… Минем иң нык яраткан өч нәрсәм бар: хөкүмәт, һава торышы, язмыш – аларга үзеңнең бөтен уңышсызлыкларыңны да япсартып була.

(Барлыгы 2 карау, бүген - 2 кеше)
Дамир Рамазан

Вебмастер, журналист, яңалыклар бүлеге мөхәррире.


Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×