Емайл-рассылка эшли башлады

MaratKabirov.com сайтында өзлексез емайл-рассылка эшли башлый. Бу — бары тик яңалыклар сәхифәсе генә түгел, ә сезнең кебек укучылар, әдәбиятны һәм тормышны сөючеләр өчен чын әдәби мәйдан. Һәм иң мөһиме – түләүсез.

Хөрмәтле дуслар, танышлар, әдәбият сөючеләр!
Без сезгә күптән түгел генә яңа проект турында сөйләгән идек. Хәзер шул проект эшли башлады — матур, кызыклы, сезнең өчен.
Без maratkabirov.com сайтында өзлексез емайл-рассылка башлыйбыз. Бу — бары тик яңалыклар гына түгел, ә сезнең кебек укучы, уйлый белүче, тирән фикер йөртүче кешеләр өчен чын әдәби мәйдан.
Рассылкада нәрсә булачак?
— Танылган язучы Марат Кәбировның тормышыннан кызыклы очраклар, иҗат серләре, фикерләре, киләчәк планнары;
— Яңа китаплар, әсәрләр, аларның барлыкка килү тарихы;
— Дөнья әдәбияты классиклары, популяр заман авторлары, төрле жанрлар — фантастика, детектив, мелодрама, хоррор — аларның тормышы, иҗаты, язмышлары;
— Шулай ук иҗатка, укуга, әдәбиятка кагылышлы файдалы киңәшләр, бәйгеләр, акцияләр, ташламалар;
— Кызганыч һәм кызыклы вакыйгалар турында мавыктыргыч язмалар.
💢 Бу язмалар нәкъ менә сезнең кебек зыялы, затлы, үз фикере булган шәхесләр өчен.
💯 MaratKabirov.com яңалыкларына язылу сезне:
— яңа яхшы әсәрләр 🔥,
— кызыклы һәм кызганыч вакыйгалар хакында мавыктыргыч язмалар,
— төрле өлкәгә кагылышлы файдалы лайфхаклар 💫 белән тәэмин итәчәк.
Марат Кәбиров фикерен курыкмый әйтә алуы 🏹, үзенчәлекле карашы, вәзгыятьне күрә һәм күрсәтә белүе белән бүтән язучылардан күпкә аерылып тора. Ул сезнең әңгәмәдәшегезгә, фикердәшегезгә әйләнер 🤝.
Әлеге рассылка — коммерция проекты түгел, ә тере кешеләрнең тере аралашуы. Монда күңелсез булмаячак .
Рәхмәт, безгә кушылганыгыз өчен. Сез дөрес юлда 🚀.
Менә хәзер… бары тик бер генә адым калды.
Язылуыгызны раслау өчен түбәндәге сылтамага басыгыз. Ул сезне бернигә дә мәҗбүр итми — рассылкадан теләсәгез, теләсә-кайчан баш тарта аласыз.

 

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×