Кече яшьтәге балалар өчен әкиятләр

Кече яшьтәге балалар өчен әкиятләр — баланың дөньяга беренче адымнарында иң якын дусты һәм иң җылы юлдашы. Әкият аша сабый әйләнә-тирәне танып белә, яхшылык белән явызлыкны аера, мәрхәмәтлелек, дуслык һәм гаделлек турында беренче төшенчәләр ала. Тыңлаган әкият баланың хыялын баета, телен үстерә, ә әниләр һәм әбиләр сөйләгән җанлы хикәяләр йөрәккә гомерлек җылылык булып уела.

Бүләк кемгә?

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.
— Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.
Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.
Сүзне башлый Көз:
— Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!
— Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.
— Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?
— Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.
Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.
Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.

Аю белән Бабай

(Татар халык әкияте)
Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булып уңган. Бабай Аюга:
— Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.
Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.
— Мин шалканның яфрагын алам! — дигән. Һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.
Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам дип уйлаган Аю.
— Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! — дигән ул Бабайга.
Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.

Ай белән Кояш

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
— Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.
— Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,— дигән.
Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:
— Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.
Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.
Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.
Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.

Өч аю

(Рус халык әкияте )
Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.
Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.
Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берселәре, аны Михаил Иванович дип атаганнар. Ул тузгыган йонлы һәм бик зур аю булган. Икенчесе — әниләре. Ул буйга бераз кечерәк. Аны Настасия Петровна дип йөрткәннәр. Өченчесе – кечкенә генә бер аю баласы. Аңа Мишутка дип дәшкәннәр. Аюлар өйдә юк икән, алар урманга йөрергә чыгып киткәннәр.
Бу кечкенә өйдә ике бүлмә булган: берсе — ашханә, икенчесе йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керүгә өстәлдә аш салынган өч савыт күрә. Беренчесе — бик зур савыт, Михаил Ивановичныкы. Икенчесе — кечерәк савыт, Настасия Петровнаныкы. Өченчесе — зәңгәрсу савыт, Мишутканыкы. Һәрбер савыт янында берәр кашык яткан: берсе зур, икенчесе уртача, өченчесе кечкенә.
Кыз башта иң зур кашыкны алган һәм иң зур савыттан ашап караган; аннан соң, уртача кашыкны алып, уртача савыттан ашап караган; соңыннан кечкенә кашыкны алган һәм зәңгәрсу савыттан ашап караган. Аңа Мишутканың ашы барысыннан да тәмлерәк булып тоелган.
Кызның утырасы килгән, һәм ул өстәл янында торган өч урындык күргән: берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк — Настасия Петровнаныкы, өченчесе— кечкенә, анысы Мишутканыкы. Кыз элек зур урындыкка менгән һәм аннан егылып төшкән; аннары уртача урындыкка утырып караган, анда җайсыз булган; аннары ул кечкенә урындыкка күчеп утырган. Һәм монда утыру шундый җайлы икән — Кыз көлеп җибәргән. Ул зәңгәр савытны алып тез өстенә куйган да ашарга тотынган. Ашны бөтенләй ашап бетергән дә урындыкта утырган көйгә тирбәлә башлаган.
Урындык ватылып киткән, һәм Кыз идәнгә егылып төшкән. Ул егылган урыныннан торган, урындыкны күтәреп куйган һәм икенче бүлмәгә кереп киткән. Анда өч карават тора икән: аның берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе уртача — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә — Мишутканыкы. Кыз башта зурысына ятып караган, ул артык киң; уртанчысына ятып караган, монысы артык биек; кечкенәсенә ятуы була һәм Кыз шунда ук йокыга китә.
Аюлар өйгә ачыгып кайтканнар һәм ашарга утырганнар.
Зур аю, үз савытын алып карагач, куркыныч тавыш белән үкереп җибәргән:
— Минем савытымнан кем ашаган?
Настасия Петровна, үз савытына карагач, йомшаграк тавыш белән:
— Минем савытымнан кем ашаган? — дип кычкырган.
Ә Мишутка, үзенең буш савытын күргәч, нечкә тавыш белән:
— Минем ашымны кем ашап бетергән? — дип чинаган.
Михаил Иванович үзенең урындыгына караган да куркыныч тавыш белән үкергән:
— Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?
Настасия Петровна урындыгына күз төшергән дә йомшаю тавыш белән:
— Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан? — дип кычкырган.
Мишутка, үзенең ватык урындыгын күреп:
— Минем урындыкка кем утырган, кем аны ваткан? – дип чинаган.
Аюлар икенче бүлмәгә кергәннәр.
Михаил Иванович куркынычлы тавыш белән үкергән:
— Минем урынга кем яткан, кем аны изгән?
Йомшаграк тавыш белән:
— Минем урынга кем яткан, аны кем изгән? — дип кычкырган Настасия Петровна. Ә Мишутка, аяк астына кечкена эскәмия куеп, караватына менгән дә нечкә генә тавыш белән чинап җибәргән:
— Минем урында кем ята?
Ул кинәт анда яткан Кызны күреп алган һәм чыелдый башлаган:
— Менә ул! Тот, тот!
— Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!
Ул Кызны тешләргә теләгән. Кыз, күзләрен ачып җибәрүгә, аюларны күргән һәм тәрәзәгә ташланган. Тәрәзә ачык булган: Кыз тәрәзәдән сикереп төшкән дә урман буйлап йөгергән. Аюлар аны куып җитә алмаганнар.

Өч кыз

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.
Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
— Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тиен Кече кызга әйткән:
— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.

Ялкау малай

Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.
Бу Кеше, улына күрсәтеп:
— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:
— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң… Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.
Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.
Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:
— Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.

Кем нәрсә ярата?

(Татар халык әкияте)
Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. «Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?» дип бәхәсләшәләр икән.
— Иң тәмле сый,— сөт,— ди Песи.— Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен.
— Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч.
— Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.
— Нәрсә-ә-ә сөйлисең син,— дип каршы килә Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — Ди ул.
Алар бәхәсләшәләр икән әле — һаман килешә алганнары юк, ди.

Алтын бөртекләр

Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.
— Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.
— Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.
— Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!
— Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.
— Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.
Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.
— Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.
— Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.
Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.
— Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:
— Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.
Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×