«Кич белән» хикәясе укучыны җылы һәм уңайлы кич атмосферасына алып керә. Анда өлкәннәр дөньясының җитдилеге белән баланың эчкерсез кызыксынуы бәрелешә. Өлкән кеше китап укырга тырыша, ләкин кечкенә Лиданың сораулары кичне төрле әкиятләргә, сөйләшүләргә һәм көтелмәгән хәлләргә әйләндерә.
Хикәя буыннар арасындагы аралашу, гади нәрсәләрдәге зирәклек һәм баланың эчкерсез фантазиясе көче турында уйланырга мәҗбүр итә.
***
Башымны кулларыма куеп, мин «Француз революциясе тарихы» китабына чумдым һәм бөтен дөньяны оныттым.
Артымнан пиджагымнан тарттылар. Аннары аркама тырнак белән сыздылар. Соңыннан кулым астына агач сыерның ахмак башын тыктылар. Мин бу хәйләләрне сизмәгәндәй кыландым. Артымнан урындыкны урыныннан кузгатырга да уңышсыз тырыштылар.
Аннары:
— Абый! — диделәр.
— Нәрсә булды, Лидочка?
Кечкенә балалар белән сөйләшкәндә мин һәрвакыт бик ахмак тавышка күчәм.
— Син нәрсә эшлисең?
— Укыйм, балакаем. Жирондистларның тактикасы турында.
Ул миңа озак карап торды.
— Ә нигә?
— Ул чордагы хәлләрнең аңлашылмаган якларына аналитик методның якты нурын юнәлтү өчен.
— Ә нигә?
— Күңел офыкларын киңәйтү һәм мидә соры матдә күләмен арттыру өчен.
— Сорымы?
— Әйе. Бу — патологик термин.
— Ә нигә?
Аның сабырлыгы шайтанныкы кебек иде. Ул үзенең «ә нигә?» дигән соравын мең тапкыр кабатлый ала.
— Лида! Турыдан-туры әйт: сиңа нәрсә кирәк? Хакыйкатьне яшерү синең гаебеңне генә арттыра.
Хатын-кызларга хас эзлексезлек!
Ул көрсенеп җавап бирде:
— Миңа берни дә кирәкми. Минем рәсемнәр карыйсым килә.
— Син, Лида, юләр һәм буш хатын икәнсең. Журналны ал да куркудан калтырап, тауларга кач.
— Аннары миңа әкият тә кирәк.
Аның зәңгәр күзләре һәм ачык төстәге чәчләре янында «Революция тарихы» бөтенләй төссезләнеп калды.
— Кадерлем, синең соравың тәкъдимнән күпкә зуррак. Бу яхшы түгел. Аннан да бигрәк, син миңа үзең сөйлә.
Ул минем тезләремә менде дә муенымнан үбеп куйды.
— Син, абый, әкиятләрең белән туйдырдың. Сөйлә инде, сөйлә! Я, тыңла… Син Кызыл Калфак турында белмисең мени?
Мин гаҗәпләнгән кыяфәт ясадым:
— Беренче тапкыр ишетәм.
— Ярый, тыңла… Борын-борын заманда Кызыл Калфак яшәгән…
— Гафу итегез, — дип бүлдердем мин. — Фабуланы дөрес аңлар өчен, аның төгәл яшәү урынын әйтә алмассыңмы?
— Ә нигә?
— Ул кайда яшәгән?
Лида уйга калды да үзе белгән бердәнбер шәһәрне атады:
— Менә шунда… Симферопольдә.
— Искиткеч! Мин алдагы вакыйгаларны түземсезлек белән көтәм.
— Ул май һәм күмәч алды да урман аша әбисе янына китте…
— Урман шәхси милекме, әллә дәүләтнекеме?
Миннән котылу өчен, ул коры гына җавап бирде:
— Дәүләтнеке.
— Ул бара-бара шулай… Кинәт урманнан бүре килеп чыкты!
— Латинча — Lupus.
— Нәрсә?
— Мин сорыйм: бүре зур идеме?
— Менә шундый. Һәм ул аңа әйтә…
Лида борынын җыерды да бүре кебек ырылдады:
— Кы-ы-зыл Калфак… Кая барасың?
— Лида! Бу дөрес түгел! Бүреләр сөйләшми. Син үзеңнең карт һәм мескен абыеңны алдыйсың.
Ул газапланган кыяфәттә иренен тешләде:
— Мин бүтән әкият сөйләмим. Миңа оят.
— Ярый, алайса мин сиңа үзем сөйлим. Бер малай яшәгән…
— Ә ул кайда яшәгән? — дип мыскыллы сорады ул.
— Ул Уралның көнбатыш итәкләрендә яшәгән. Бер көнне әтисе аны алма үскән бакчага алып килгән. Аны агач төбенә утырткан, ә үзе алма өзәргә агачка менгән.
Малай сораган:
— Әти, алмаларның аяклары буламы?
— Юк, улым.
— Алайса, мин бака ашаганмын икән!
Бу ахмак һәм мәгънәсез әкиятне мин кайчандыр сәер бер бала караучыдан ишеткән идем. Ләкин Лидага ул гаҗәеп көчле тәэсир итте.
— Ай! Ул бака ашаганмы?
— Күз алдыңа китер! Күрәсең, аның тәм тою төерчекләре сизгерлеген югалткан булгандыр. Ә хәзер бар, уйна, мин укыйм.
Егерме минут чамасы үтте.
Таныш тарту, тырнак белән җиңел генә тырнау һәм пышылдап әйтелгән тавыш:
— Абый! Мин бер әкият беләм!
Аңа каршы төшү кыен иде. Күзләре йолдызчыклар кебек ялтырый, иреннәре шулкадәр көлкеле итеп алга чыгып тора иде…
— Ярый инде. Күңелеңдә җыелганнарны сөйләп бушан.
— Әкият! Борын-борын заманда бер кыз яшәгән. Әнисе аны бакчага алып чыккан, анда шул… грушалар үскән. Әнисе агачка менгән, ә кыз груша төбендә утырып калган. Бик шәп булган! Шунда кыз сораган:
— Әни! Грушаларның аяклары буламы?
— Юк, кызым.
— Алайса, мин тавык ашаганмын икән!
— Лидка! Бу бит минем әкиятем!
Шатлыктан калтырап, ул кулларын болгый-болгый кычкырды:
— Юк, минеке! Минеке! Минеке! Синең әкиятең башка!
— Лида! Беләсеңме, бу плагиат дип атала? Оялырга кирәк!
Сөйләшүне башка якка бору өчен, ул:
— Рәсемнәрне күрсәт әле, — дип үтенде.
— Ярый. Теләсәң, журналдан сиңа кияү дә табып бирәм.
— Тап.
Мин иске журналны алдым, анда Гогольнең «Ви»енә охшатып ясалган куркыныч бер мәхлукны таптым да, мыскыллы тавыш белән аны кызга күрсәттем:
— Менә синең кияүең.
Ул куркыныч мәхлукка шомланып карады. Аннары ачы үпкәсен яшереп, ясалма наз белән әйтте:
— Ярый… Ә хәзер китабыңны бир. Мин дә сиңа кияү табам.
— Син кәләш дияргә телисеңдер?
— Әйе, кәләш.
Тагын тынлык урнашты. Лида диванга менеп утырды да авыр сулыш алып, китапны битләп карый башлады. Битләрне актара, актара…
— Монда кил әле, абый, — дип ышанычсыз гына чакырды ул. — Менә синең кәләшең…
Аның бармагы карт һәм тузган талның кәкре-ботаклы кәүсәсенә сак кына төште.
— Юк инде, кадерлем, бу нинди кәләш булсын? Бу бит агач. Аннан да куркынычрак хатын-кыз эзлә.
Тагын тынлык урнашты. Китап битләренең еш кына кыштырдавы гына ишетелде.
Аннары нечкә генә, тыныч елау тавышы чыкты.
— Лида, Лидочка… Сиңа ни булды?
Ул мул яшьләрдән көчкә сүз әйтеп, китап өстенә йөзтүбән капланды һәм кайгырып кычкырды:
— Мин синең өчен… куркыныч… кәләш таба… алмыйм…
Мин җилкәләремне сикерттем дә яңадан революция тарихына тотындым.
Укуга чумдым.
Тынлык…
Мин борылып карадым.
Лида күз яшьләре кипмәгән килеш, ишек ачкычын тоткан да, шуны тишеге аша миңа карап тора. Аны ачкычка якын китереп караганда мин бөтен килеш күренәм, ә ачкычны ерагайтканда бары тик гәүдәмнең бер өлеше генә күренәм икән. Ул авыр гына көрсенеп, диваннан шуып төште, минем янга килде һәм аркамнан бер карыш чамасы ераклыкта ачкыч тишеге аша миңа карады.
Марат Кәбиров тәрҗемәсе
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!
