«Карак-песи» — Константин Паустовскийның балаларга кызыклы һәм гыйбрәтле хикәясе. Анда хикәяләүче һәм аның ярдәмчеләре һәр төн саен аларның ризыкларын урлаган кызыл мәчене тота алмыйча аптырыйлар.
Бу мәче шулкадәр оста яшеренә ки, аны күрми дә калалар. Ниһаять, кешеләр аны тоталар. Алар мәче белән нәрсә эшли?
Хикәя гадәти булмаган юллар табарга, мәрхәмәтле булырга һәм бер яхшы эшнең күпләрнең тормышын үзгәртә алуын аңларга өйрәтә.
***
Без өметсезлеккә бирелдек. Бу җирән мәчене ничек тотарга икәнен белми идек.
Ул һәр төн саен безне талады. Шулкадәр оста яшеренә иде ки, беребез дә аны юньләп күрә алмый. Бары тик бер атнадан соң гына мәченең колагы ертылганын һәм пычрак койрыгының бер өлеше киселгәнен ачыклый алдык.
Бу бөтен оятын югалткан, карак һәм юлбасар мәче иде. Без аны үзара «Карак» дип атадык. Ул барысын да урлый иде: балыкны, итне, каймакны һәм икмәкне. Бер көнне ул хәтта келәттә кортлар салынган калай савытны да тырнап ачты. Кортларны үзе ашамады, ләкин ачылган савыт янына тавыклар йөгереп килде һәм безнең бөтен корт запасын чүпләп бетерде. Туйган тавыклар кояшта ятып ыңгырашты. Без алар янында йөреп ачуландык, ләкин балык тоту мәсьәләсе барыбер өзелде.
Җирән мәченең эзенә төшү өчен без бер айга якын вакыт сарыф иттек. Авыл малайлары да булыштылар. Бер көнне алар яныбызга йөгереп килеп, сулышлары кабып:
— Таң атканда мәче бакчалар аша чүгәләп йөгерде, чабаклар бәйләнгән җепне сөйрәп бара иде, — дип сөйләделәр.
Без подвалга йөгереп төштек һәм чабаклар бәйләнгән җепнең юкка чыкканын күрдек. Анда Прорва елгасында тотылган ун майлы чабак бар иде. Бу инде гади урлашу түгел, ә көпә-көндез акыртып талау дигән сүз иде. Без мәчене тотарга һәм угърылыгы өчен җәзаларга ант иттек.
Мәче шул ук кичне кулга төште. Ул өстәлдән бавырлы колбаса кисәген урлады да каен агачына менеп китте. Без каенны селкетә башладык. Мәче колбасаны төшереп җибәрде, ә ул Рувимның башына килеп төште. Мәче безгә өстән кыргый күзләре белән карады һәм куркыныч итеп улады. Ләкин котылу юк иде. Мәче чарасыз адымга барырга булды. Ул коточкыч итеп улап, каеннан сикереп төште, җиргә килеп төшкәч футбол тубы кебек сикереп торды да өй астына кереп качты.
Өй кечкенә иде. Ул ташландык, ерак бакчада тора. Һәр төнне безне аның такта түбәсенә ботаклардан төшкән кыргый алмаларның дөпелдәве уята иде.
Өй кармаклар, мылтык кургашыннары, алмалар һәм коры яфраклар белән тулган. Без анда бары тик төн кунарга гына кайта идек. Таңнан алып караңгы төшкәнче, санап бетергесез инешләр һәм күлләр буенда йөрдек. Балык тоттык, яр буендагы куаклар арасында учак яктык. Күлләргә төшәр өчен хуш исле биек үләннәр арасыннан тар сукмаклар таптарга туры килде. Чәчәк таҗлары безнең баш очында тирбәлеп, җилкәләребезгә сары серкә сибә. Кич белән без гөлҗимеш куакларына сыдырылып беткән, кояшта янган, арыган килеш, көмештәй балыклар бәйләмнәре белән кайта идек. Һәрвакыт безне җирән мәченең яңа караклыклары турындагы хәбәрләр каршы ала иде.
Ниһаять, мәче кулга төште. Ул өй астына кереп, бердәнбер тар тишеккә сыенган иде. Аннан башка чыгу юлы юк. Без тишекне иске балык тоту ятьмәсе белән капладык һәм көтә башладык. Ләкин мәче чыкмады. Ул җир астындагы рух кебек ямьсез итеп, өзлексез һәм туктаусыз улады. Бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать үтте…
Йокларга вакыт җитте, ләкин мәче өй астында һаман улады һәм безне тиргәгәндәй тавышлар чыгарды. Бу ачуны китерә башлады. Шунда авыл итекчесенең улы Леняны чакырдылар. Леня курыкмау һәм җитезлеге белән дан тота иде. Аңа мәчене өй астыннан чыгарырга куштылар. Леня ефәк җеп алды, аңа көндез тотылган корбан балыгын бәйләде һәм аны тишек аша идән астына ыргытты.
Мәченең улавы шунда ук туктады. Без нәрсәнеңдер кыштырдавын, аннары ерткычларча шарт-шорт килгән тавыш ишеттек — мәче балык башына тешләре белән ябышкан иде. Ул балыкны нык итеп капкан. Леня җепне тарта башлады.
Мәче бар көченә каршы торды, ләкин Леня көчлерәк иде. Өстәвенә, мәче тәмле балыкны ычкындырырга теләмәде. Бер минуттан тишектә тешләренә балык капкан мәченең башы күренде. Леня мәчене муеныннан эләктереп, югары күтәрде.
Без аны беренче тапкыр яхшылап күрдек.
Мәче күзләрен йомды һәм колакларын кысты. Койрыгын да саклык өчен аяклары астына җыеп куйды. Ул урлашып йөрсә дә, ябык кына, уттай җирән, корсагында ак таплары булган хуҗасыз мәче булып чыкты.
Мәчегә карагач, Рувим уйланып:
— Аның белән нишләргә? — дип сорады.
— Таяк ашатырга! — дидем мин.
— Бу ярдәм итмәс, — диде Леня. — Аның холкы балачактан шундый. Башта аны яхшылап ашатып карагыз.
Мәче күзләрен йомып хөкем көтә башлады. Без Леня киңәшен тоттык, мәчене келәткә алып кердек һәм аңа искиткеч кичке аш бирдек: кыздырылган дуңгыз ите, чабаклардан ясалган заливное, эремчек коймаклары һәм каймак. Мәче бер сәгатьтән артык ашады. Аннары ул чайкала-чайкала келәттән чыкты, бусагага утырды һәм безгә дә, түбәндәге яшел йолдызларга да карап, юына башлады. Юынгач, ул озак пырхылдады һәм башын идәнгә ышкыды. Күрәсең, бу аның шатлануын аңлата иде. Без хәтта ул башындагы йонын ышкып бетермәсен дип курыктык. Аннары мәче аркасына әйләнеп ятты, койрыгын тотты, бераз кимерде дә кире төкереп җибәрде. Шуннан соң ул мич янына сузылып ятты һәм тыныч кына мышный башлады.
Шул көннән башлап ул бездә яшәп калды һәм урлашудан туктады.
Икенче көнне иртән ул хәтта бик көтелмәгән һәм мактаулы гамәл кылды. Тавыклар бакчадагы өстәлгә менеп, бер-берсен этешә-төртешә һәм талаша-талаша, тәлинкәләрдән карабодай боткасын чүпли башладылар. Мәче, ачуыннан калтырап, тавыкларга таба шуышып килде дә кыска гына җиңүле тавыш белән өстәлгә сикерде. Тавыклар коточкыч кычкырып һавага күтәрелделәр. Алар сөт тутырылган чүлмәкне аудардылар һәм каурыйларын коеп, бакчадан качарга тотындылар. Алдан какылдый-какылдый, озын аяклы һәм «Тамак» кушаматы бирелгән ахмак әтәч чапты. Мәче аның артыннан өч аякта йөгерде, ә дүртенче — алгы тәпие белән әтәчнең сыртына сукты. Әтәчтән тузан һәм мамык очты. Һәр суккан саен, аның эчендә нидер дөпелдәп һәм гөжләп торды, гүя мәче резина тупка суга иде. Шуннан соң әтәч берничә минут күзләрен акайтып, хәлсезләнеп ятты һәм акрын гына ыңгырашты. Аңа салкын су сипкәч, ул аңына килде. Шул көннән башлап тавыклар урлашудан курка башладылар. Мәчене күрүгә, алар чыр-чу килеп, бер-берсен этешә-төртешә өй астына качтылар.
Мәче өйдә һәм бакчада хуҗа һәм сакчы кебек йөри башлады. Ул башын безнең аякларга ышкый иде. Безнең рәхмәтебезне көтеп, чалбарларыбызда җирән йон йомарламнары калдыра иде.
Без аны «Карак» исеменнән «Милиционер» дип үзгәртеп атадык. Рувим бу исемнең бик уңайлы түгеллеген әйтсә дә, без милиционерларның моның өчен безгә ачуланмаячагына ышандык.
Марат Кәбиров тәрҗемәсе
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!
