Вакыйф Нуриев. Кече яшьтәге балалар өчен хикәяләр

Күренекле татар язучысы Вакыйф Нуриев, күләмле чәчмә остасы булу белән бергә, кече яшьтәге балалар өчен хикәяләр дә яза. Бүген аның яктылык, җылылык һәм җиңел юмор белән сугарылган тормышчан хикәяләрен тәкъдим итәбез.

Ачуланма инде, Илһам!..

Чыклы үлән, җиләк исе, рульгә эленгән сум­кадагы иртән генә савылган җылы сөт исе борынны кытыклый. Урманның борма-борма юлын әйт әле син!
Каеннар кочагыннан чыгасың да нарат арасына кереп югаласың.
«Их!» — Рәшит бүген велосипедлы ма­лайларга кызыгып кына кала инде. Кичә үзе­некенең көпчәген тишеп кайтты. Ямый да алмады — бик арыткан иде. Бүген дә вакы­ты юк. Уттай кызу печән өстендә көтү ку­ганчы чыгып ычкынмасаң — көләрләр. «Йок­лап калган», — дип уйларлар. «Велосипедны кемнән дә булса сорап торсаң гына инде. Хәер, мондый эш вакытында кем бирсен инде аны. Бирсә, бәлки, Илһам гына бирер. Ул бүген көтү чиратында».
Илһам, чыннан да, каршы килмәде. «Алып тор», — диде. Башка малайлар кебек: «Ка­рап кына йөр! Вата күрмә!» — дип арттан сөйләнеп тә калмады.
Шулай итеп, Рәшит иртәнге урманның ве­лосипедлы малайларга бирә торган рәхәтен, ләззәтен бүген дә тойды.
Ә кайтканда… Малайларның кайсыдыр: «Әйдәгез, авылга кадәр ярышып кайтабыз!» — дип кычкырды. (Кирәк бит!) Велосипедларның тизлеге шунда ук үзгәрде. Урман юлы өстендә тузан болыты күтәрелде. Рәшит бирешергә те­ләмәде — педальләргә бар көченә басты. Тик… Авылга кайтып җиткәндә генә велосипедның чылбыры ычкынды. Аны гына киертеп куеп була, билгеле. Урта күчәрнең подшипнигы ук таралганын күргәч, Рәшит аптырашта калды. «Нишләргә инде?! Кеше велосипеды бит!» — дип уйлады ул һәм авыл ягына күз салды. Ә малайлар инде таудан төшеп югалганнар иде. Барысының да җиңү теләге бик көчле булды бугай — ярышта катнашучылардан берсенең сафтан чыгуын берәү дә сизмәде.
Рәшит башта велосипедны төзәтмәкче бу­лып карады. Ләкин кая ул төзәтү… Яңа под­шипник кирәк. Малай башын аска иеп юл буендагы чирәмлеккә килеп утырды. Тик монда утырып та эш майтарып булмый. «Иң яхшысы — велосипедны Илһамнарның ише­галдына кертергә дә куярга. Аның ватык бу­луы турында әйтеп тормаска!» — дип уйла­ды ул. һәм шулай эшләде дә.
* * *
Рәшит йоклый алмады ул төнне. Әле бер ягына әйләнде, әле икенчесенә… «Үзеңә ях­шылык эшләгән кешене алдау булды бит инде бу». — Шушы уй аның башыннан бер генә минутка да чыкмады. — Дөресен әйтергә дә бик авыр. Илһам ачуланыр, үпкәләр».
Ул ишегалдына чыкты. Әнисенең уятуы да кирәк булмады бүген. Бик иртә булса да, тышта якты иде инде. «Әнә урман тавы. Бе­раздан анда тагын велосипедлы малайлар күренер. Ә Илһам!.. Ул нишләр инде? Их, ми­нем аркада…» Рәшитнең уйларын чүкеч та­вышы бүлде.
Күршесе Кәбир абый икән. Машинасы ти­рәсендә кайнаша:
— Ватылдыңмы әллә, Кәбир абый? — Рәшит бу сорауны үзен бераз тынычланды­рыр өчен бирде бугай.
— Техника ватыл галап ала инде ул, күрше. Нишләп болай бик иртә тордың? Йокларга иде әле.
Рәшит күрше абыйсының соңгы сүзләрен ишетеп тә җиткермәде, күзен бер ноктага төбәп бераз карап торды да йөгереп өенә кереп китте. Шул арада мунча чормасын­нан мазутка, майга буялган төргәк табып алды ул. Аны ашыга-ашыга актарды. Нәр­сәләрнедер табып чалбар кесәсенә тутырды һәм түбән очка төшеп китте. Рәшитнең Ил­һамнарга таба бернинди икеләнүсез баруы иде бу.
Дуслар болдырда күрештеләр.
— Илһам, син миңа ачуланма инде, дус­кай. Мин кичә синең велосипедыңны ваттым бит. Менә яңа подшипник алып килдем. Хәзер үзем төзәтәм.
Илһам велосипедының ватык булуын кичә үк белгән иде инде. Дөрес, Рәшиткә бик нык ачуы килгән иде аның. Ә бүген Илһамның тавышы да үзгәрмәде:
— Хәзер бергә төзәтәбез, Рәшит. Әйдә башта өйгә кереп чәй эчеп чыгыйк. Кичә көтүдән каен җиләге җыеп алып кайткан идем.

Ашыгудан ни файда?

Ай-һай тиз дә үтте соң бу җәйге кани­кул! Әле кайчан гына тышына «Ну, погоди!» төшерелгән капчыкны асып авылга кайткан идем. Инде менә шушы капчыкны асып ки­теп тә барам, һәр елны каникулны авылда үткәрәм. Әби янында. Әби әйбәт минем. Бая да ул: «И улым, стансага кадәр дистә чак­рымнан да күбрәк, шәй. Бара-бара арырсың инде», — дип калды. «Арымам әле», — дигән идем дә, арымассың, көчкә атлыйм.
Нишләптер минем әби кыбырсык җан. Ар­тыннан куалармыни — ашыга. Мин үзем бер дә ашыкмыйм. Ашыгудан ни файда?
Авылга кайту белән үк ул: «Кыяр утырта­сы бар иде, улым. Мунча бакчасындагы калган урынны тирес салып китмәнләп бир әле», — диде.
— Ашыкма, әби, — дим, — утыртырбыз.
Юк, әби үзенекен итте, иртәгесен дә шул кыяр, өч көннән соң да шул кыяр, атна буена кыяр дип үзәккә үтте. Алҗыта торгач, ике атнадан соң китмәнләдем теге урынны. Дөрес, ул вакытта кешенең кыяры чәчәк ата башла­ган иде инде. Аның каравы, кеше тозлы кыяр ашаганда, без яшел кыяр ашадык. Әби әле, «сбижий кыяр» дип, күршеләрне дә сыйлап йөргән.
Бакчаны гына китмәнләп бер-ике көн үтүгә, әби:
— Ызандагы печәнне чап, улым, — дип теңкәгә тия башлады. Имеш, күрше малайла­ры Мәүлетҗан белән Тукран-Генрих куша­матлы Насих үзләренекен чабып та куйган­нар.
— Ашыкма, әби, — дим, — чабарбыз. Чаптым. Тик тегеләр кебек җәй буена ике-өч кат түгел, бер кат кына. Күп чабуга карап печән артмый бит, чөнки үлән шулкадәр кыс­карак була. Дөрес, әби: «Картайган инде хәзер безнең печән», — дигән булды. Картайса соң… Карт кәҗәгә карт печән дә ярый ла. Аннары карт печән — экономия ул. Яшь печәнне мал хәзер ашап бетерә. Ә монысын озак чәйни. Печән дә тиз генә бетми.
Кәҗә дигәннән, көн авышып, кояш Артыш тавы битендәге корыган өянке очына кадәр тәгәрәп төштеме — әби көн саен башны әй­ләндерә. «Көтү каршына бар да, көтү каршы­на бар, зинһар, алып кайт шул кәҗәне дә, зин­һар, лапаска яп».
— Ашыкма, әби, — дим, — алып кайтыр­мын, ябармын.
Беләм ул кәҗәнең гадәтен: көтү кайткач, су буена элдертсә, тегермән бинасының үткән гасыр бүрәнәләренә ышкынып кашынмаса һәм бил тиңентен әрекмән арасында чемче­неп йөрмәсә, күңеле булмый аның. Кешеләр­нең бакчасына кереп кунак булып та чыга. Караңгы төшә башлагач кына барып алып кайтам үзен. Дөрес, әби саварга соңга кала. Аның каравы башка кәҗәләрнекенә караган­да сөте күбрәк була, тамагы туя. Минем ашык­маудан файдамы? Файда!
Әби беркөнне иртәнге сәгать дүрттә үк күрше Сәлим абыйның машинасына утырып районга китте. Кәҗәне көтүгә куарга миңа кушты: «Сәгать челтерәгәч тә торырсың, улым, яме», — дигән булды. Челтерәде будильник. Юрганнан башны да чыгармыйча, кул белән генә мендәр янындагы урындыктан капшана-капшана эзләп таптым аны, төймәсенә басып авызын томаладым. Икенче якка бо­рылдым да тагын йокыга киттем, нигә ашы­гырга? Йокыдан сәгать унда гына уяндым. Дөрес, кәҗәм көтүдән калды калуын. Аның каравы үзен кич белән алып кайтасы булма­ды.
Күрәсезме, ашыкмаудан гел файда! Тик менә каникул гына ашыкты — тиз үтте. Иртәгә Беренче сентябрь икән бит. Шуңа күрә бүген китәм. Казанда әни каршы алыр­га тиеш. Әнә станция дә күренде инде. Та­гын бер чакрым чамасы атлыйсы калгандыр. Чү!.. Минем поезд килеп туктаган да түгел­ме соң? Әллә инде кузгалып та бара? Кузгал­ды шул. Китә бит, китә. Китте, китте-е-е. Бет­те баш. Бүген башка поезд юк бит инде. Их!..
Үзем ашыгып атлаган булдым бит әле. Ашыга-ашыга шабыр тиргә баттым. Тик ни файда соң?! Үзегез күреп торасыз — ашыгу­дан файда юк.

Бер Җәйдә… алтмыш рәхмәт

(Нотык)

– Тимурчылар отрядының бу елда­гы егерме җиденче җыелышын ачык дип бел­дерәм. Эһем… эһем… Беренче сүз — коман­дирга, ягъни үземә. Начар эшләмәдек, дуслар. Әйбәт эшләдек! Ай-яй шәп эшләдек тә инде үткән уку елында!!! Әби-бабайларга кибеттән туксан биш тапкыр сөт алып кайтып бирергә тиеш идек. Туксан җиде мәртәбә алып кайт­тык! Аптекадан дару ташу планын ике тап­кырга арттырып үтәдек. Инде килеп, таеп егылган өч әбине кулыннан өстерәп торгызу дисеңме… Бер бабай белән биш әбине урам аша чыгарып атумы… У-у-у, саный китсәң, күп инде алар — без эшләгән эшләр. (Кул чабу­лар.)

Дөрес, таеп егылган әби-бабайларны тар­тып торгызу планы үтәлеп җитмәде. Әмма безнең монда тырнак очы кадәр дә гаебебез юк. Чат башына басып, кайсы әбинең кайчан таеп егылуын көтеп торып булмый лабаса?! Аяз күктән яңгыр көтү белән бер бу. Ярый, егылсын да ди әбиең. Син кулыңны сузып килеп җиткәнче аның җәһәт кенә сикереп торып шылуы да ихтимал ич әле. Егылса да зыян юк. Чиләк-чиләк комны егылырга йом­шак булсын дип сиптек ләса.

Шулай да, шулай да… Эһем… эһем… эһем… Борын чөяргә ашыкмыйк. Бу айда көймәбез комга терәлергә тора. План өзелә. Сөтне генә алыйк. Кемгә ташырбыз без аны хәзер? Их, Камалия әбиебез!.. Китеп барды бит, эһ… эһ… эһем… эһем… Ташкентка, улы янына кунакка. Бу айда кайтмавы да их­тимал. Мәчтүрәттәй дә савыгып урынын­нан торган, ди. Хәзер дару ни дә, башка ни аңа.

Эш харап! Нишлибез соң? Сентябрьдә от­чет каерачаклар бездән. Эһ-эһ… Кул кушы­рып тик торыйкмы? Тик торучы тимурчы бул­мый бит инде. Хәер, ник булмасын?! Тик тору­чы түгел, тик утыручы тимурчы да була әле. Әнә Әкрәм! Төнәген кичкырын трамвайда бара икән. Киерелеп утырган, ди. Күзе — тә­рәзәдә. Шәһәр. Манзара. Төсле утлар: «Обувь», «Аяк киеме», «Пәри… махерская», «Шапки», «Бүре…ләр», «Мороженое»… Әкрәм телен йотардай булып сикереп торган. Ишеккә таш­ланыйм дисә, трамвайда энә төртерлек тә урын юк икән. Төшеп тормаган, шап итеп кире урынына утырган да борынын тагын тәрәзәгә төрткән. Бераз баргач, беләсезме нишләгән? Янында көч-хәл белән басып баручы ике әби­гә үзенең урынын тәкъдим иткән. Дөрес, әби­ләрнең берсе дә утырырга кыймаган. Ник дисәң, трамвай соңгы тукталышка килеп җиткән булган. Аның каравы әбиләрнең ике­се дә Әкрәмгә рәхмәт әйтеп төшеп киткән.

О-о-о! Бу җәйдә ике «рәхмәт» эшләгәнбез бит инде. Моны рапорт дәфтәренә төртеп куяр­га кирәк. Ә бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди. Тәк-тәк. Без — утыз тимурчы, һәркем Әк­рәм кебек ике «рәхмәт» ишетсәме?.. Алтмыш «рәхмәт» була. Бик хуп! Тышына «җәйгә план» дип язылган кенәгәнең беренче битенә кы­зыл белән сырлап куям мин бу алтмышны.

Үтәп булырмы? Була, әлбәттә. Әйе, ярты айда ук үтибез без аны. Ун көндә дә була. Шулай! Дөрес әйтәсез. Биш көндә дә була. Әйе! Өч көндә дә. Була, әлбәттә! Хәтта бер көндә дә үтәргә була моны. Бүген үк. Менә хәзер, Каравайга барып, барыбыз да буш трам­вайга утырабыз да кичкә кадәр дыңгыр-дың-гыр йөрибез. Вагонга алтмышынчы әби ке­реп, беребез аңа торып урын биргәч кенә бушатабыз трамвайны.

Эһем… эһем… Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: без, яулаган үрләребез, бихисап уңышларыбыз белән рухланган хәлдә, җәйге каникулда да яңа калкулыкларга менәргә тиешбез. Эһем… Әби-бабайларга күптин-күп шатлыклар китерер өчен, алтмыш «рәхмәт» ишетер өчен — алга! Каравайга! (Көчле кул чабулар.)

Бияләй

Мамыклы җылы кар яуганда туган матур хисләр турында хикәя.
Нишләп усал икән бу Сөмбел? Хәер, усал­га охшамаган да үзе. Шагыйрь әйтмешли: «Үзе усал, үзе сөйкемле». Тик әллә нигә бер генә елмая. Анда да ирен чите белән генә. Дәрәҗәсен белә, каһәр. Усал булу үзенә ки­лешә дә тагын. Шулай да елмайганда матур­рак инде. Күзләреннән очкыннар сибелә. Чия кебек түгәрәк калын иреннәре сизелер-си-зелмәс юкара төшә. Битендә пәйда булган чокырлар бөтен йөзен балкытып торган нур ноктасына әвереләләр.
Тик менә Озын Муен Гаптеригә генә ел­мая ул. Аныкы төсле камыл кебек тырпаеп торган киребеткән чәч миндә дә бар югыйсә. Авыз гына зуррак минем, шайтан алгыры. Чамасын белми елмайганда да колакка җитә. Бөтен эшне шул харап итә. Су капкандай йөрергә тырышам тырышуын. Тик файдасын ташка үлчим.
Гаптеринең үзен дә әйтер идем инде, чәчәк тирәсендә безелдәп очып йөргән бал корты сыман, гел Сөмбел янында бөтерелә. Чана шуганда да аның белән шаяра. Бүген дә Сөмбелне тау итәгендә көтеп торды да теге­нең чанасын төшкән шәпкә почмагыннан эләктереп борып җибәргән булды. Тимер чана табаны астыннан мул гына кар комы сибеп әйләнде һәм тагын юлын дәвам иттер­де. Ә Сөмбел елмая, балкый.
Икенче төшкәндә матур кызны тау ас­тында мин каршы алдым. Бу юлы миңа ел­маячак ул. Әнә выжылдап төшеп тә килә. Чанасын зырылдатып борып җибәрүем бул­ды — Сөмбел багана төбендәге көрткә чум­ды. Мин елмаю көтеп аңа төбәлдем. «Ка­тышлы», — диде ул, әрнүле тавыш белән һәм каш астыннан гына сөзеп карап куйды. Ча­масызрак кыландым. Аскы иренемне теш­ләгән хәлдә басып калудан башка чара юк иде.
Бераздан карыйм: Гаптери тагын Сөмбел янында чуала. Карале син аны, бер уч кар алды да тегеңә аткан булды. Ә Сөмбел елмаеп кына калмады, көлеп тә җибәрде. Үзе дә нәфис бармаклары очына элеп кар сипте. Тәнем кымырҗып куйды. Сизмәстән бер йо­марлам кар алдым һәм аны тирләгән учымда кыса-кыса тыгызладым. Бәлки, миңа бу юлы елмаер Сөмбел.
— Һоп! Ай!..
Карым чәп итеп аның күзенә килеп тиде. Ике кулы белән күзен каплап җиргә иелде ул. Бу шаяруым да тозсызрак килеп чыкты, ахрысы. Шулай да Сөмбелнең елмаюына өмет өзелмәгән иде әле. Әмма башын күтәреп тә күзеннән кулын алмавын күргәч, бөтен өмет-хыялларым шул бер йомарлам кар кебек чәлпәрәмә килде.
— Ни ачуың бар миндә? — Сөмбел каш өстенә кунып калган карларны бармак очы белән генә сыпырып төшерде дә карашы белән мине чәнчеп алды.
— Ялгыш кына, — дидем мин. Шунда күз төбенең кызарып чыкканын күреп алдым һәм башымны аска идем. Юк, моннан соң аның белән шаяраммы соң. Шаяра белми шаяр­ганнан шайтан тайган, ди. Минем кебек ча­бата авызга хан сарае бүләк итсәң дә елмай­мый инде ул. Шаяру түгел, борылып та кара­мыйм. Әкрәмчик, синең белән дуслашасым килә, дисен — карамыйм. Әкрәмчик, акыллым, матурым, дисен — карамыйм.
Таудан җилдәй төшеп киләм. Ул чанасын өстерәп менеп бара. Аның турыннан үткәндә башны юри икенче якка бордым. Ул төшеп, мин менеп килгәндә дә шулай иттем. Муен гына чыдасын. Уңга-сулга борам башны.
Бермәлне тау башында үзе эндәшмәсенме:
— Әкрәм! Җавап бирмәдем.
— Әкрәм! Әкрәм, дим…
Тагын ишетмәгәнгә салыштым. Башта ча­намны бер ун-егерме метр чамасы мәтәлә-кадала этеп бардым да тизлек алган шәпкә өстенә сузылып яттым. Кар диңгезендә чур­тан кебек йөзәм. Агач чанам ак дулкыннар өстеннән тирбәлә-тирбәлә алга чаба. Битем­не тау җиле иркәли. Үзем Сөмбел турында гына уйлыйм: «Ни әйтергә теләде икән бая? Тагын эндәшерме? Миңа нигә кылтаерга иде инде, Әкрәм диюгә борылырга иде. Бәлки, ул миңа бик матур сүз әйтергә теләгәндер. Бәлки, үзенең дә минем белән дуслашасы киләдер.
Их, юләр дә инде мин. Байкот, имеш. Бүтән эндәшмәсә нишләргә? Бая ни әйтергә теләгән идең, дип каршына килеп басаргамы? Мөгаен, шулай итәргәдер. Юк! Үзеңне-үзең тоттыру була бу. Егетләрчә түгел. Нишләргә соң? Ме­нә гаеш, үзең кыланганга үзең үкен инде хәзер».
Тау итәгендә чанамның бавын бер чишеп, бер бәйләгән булып утырам. Юри шулай эшлим. Тегенең төшкәнен көтәм.
Төште.
— Колагыңа мамык тутырмагансыңдыр бит. Эндәшәм — ишетмисең. — Аның тавы­шыннан баш әйләнеп китте. Тау сыртында­гы кара-кучкыл урман, карга төренеп утыр­ган өйләр кулга-кул тотышып бииләрмени. Хәзер Сөмбел миңа шундый сүз әйтәчәк, аны ишетергә күптән зар-интизар булып йөрим, ул миңа бик тансык. Матур кыз исә көттерә. Кесәләрен актарган була. Сизеп торам, юри газаплый. — Мә, ал, ташлап йөрмә!
Карыйм… кулында минем сыңар бияләй.
Әйлән-бәйлән өзелде. Гүя карлы урман түгәрәктән чыгып өстемә ауды, авыл өйләре асты өскә килеп өелде. Шушы мәлдә, шушы хәлдә бияләй кирәкме миңа?! Зәмһәрир суык­ларда да яланкул йөрергә ризамын. Ә Сөмбел сөендердем дип уйлагандыр әле. Юк, аның миңа төшеп калган бияләйне тапканы өчен генә эндәшүе кирәкми иде. Авызымның Сөмбел табып биргән бияләй кадәр зур бу­луына тагын ачуым килеп чанама утырдым. Эш югында эш тапкан булып, итек кунычына тулган карны кагам. Ашыкмый гына, җайлап кагам. Сөмбел исә һаман каршымда басып тора.
— Әдәпле булсаң, рәхмәт әйтер идең, — диде ул, үпкәләгән сыман.
Мин аңа күтәрелеп караган мәлдә, үзенең дә кулыннан бияләе төшеп китте. Иелеп алырга өлгерә алмады, куян мамыгыннан бәйләнгән ак йомшак «йомгак»ны мин эләк­тердем һәм аңа суздым.
— Рәхмәт! — мин әйтәм. Ул да:
— Рәхмәт! — ди.
Берьюлы яңгыраган ике «рәхмәт»тән ике­без дә көлеп җибәрдек. Ул көлә, мин көләм. Кинәт Сөмбел туктап калды.
— Көлүеңне күптән күргән юк иде. Гел ачулы йөргән көнең. Нинди чебен булып теш­ләгәнмендер, мине күргәч бигрәк турсаясың. Ә елмаю килешә үзеңә.
Менә сиңа мә! Турсаеп йөрү түгел инде ул. Авыз кечерәк күренсен дип тырышу. Елмаю килешә сиңа, ди бит. Чынмы икән? Баярак көлеп җибәрүемне сизми дә калган идем. Хәзер юри елмаям. Ә Сөмбел… Сөмбел елмаюыма елмаю белән җавап бирде.
Бу вакытта без чана шуа торган ак тауга мамыклы җылы кар ява иде.

Әкрәм законы

«Кеше законыннан «2»ле алып йөргәнче, үзең бер закон ачсаң иде бу дөньяда, — дип уйлады ул. — Вәйт шәп булыр иде. Күкләргә чөеп мактарлар иде үземне. Рәсемемне зур итеп газеталарда, журналларда чыгарырлар иде. Портретымны үзебезнең физика каби­нетына Ньютон портреты янына элеп куяр­лар иде.
Их, ачарга иде, ничек кенә булса да ачарга иде бер яңа закон. Малай-шалайларның исе китәр иде. Аннары физика дәресендә Нью­тон, Ом, Паскаль законнары белән бергә Әкрәм законын да өйрәнерләр иде. Күпме ялкау «2»ле алыр, күпме адәм «1»ле алыр иде. Теше үтмәстәйләр чәчләре белән җир себерә-себерә өйрәнерләр иде законымны.
Тукта әле, Ньютон җирнең тарту көчен алмагач төбендә ял итеп ятканда ачкан, ди. Бер алманың җиргә килеп төшүе шушы за­конны ачтырган, ди».
Әкрәм бакчага чыгып алмагач төбенә су­зылып ятты. Биш минут ятты, ун минут… Алма да төшми, өй дә ишелми. Тынлык. Вәйт чыгарып кара закон! Башын чак кына күтәрде, күзләрен тагын да очландыра төште ул. «Мәче йөри инде ак мыегын тырпайтып. Кара, каһәр, юл тапкан үзенә, бакча киртәсенең бер тактасы сынган, шуннан гына чыгып китте. Ничек сынды соң әле ул такта? Ә-әә! Мин велосипед белән килеп бәрелдем бит. Ыж­гырып килеп, кинәт туктатыйм дигән идем… «Кәҗәмнең» ал тәгәрмәче бакчага кереп кит­мәсенме… Такта сынды, тәгәрмәч сыгылды. Шулай да зыян юк. Каюм әле төнлә кыяр урларга баргач, колхоз бакчасының коймасы­на бәрелеп, мөгезле дә булды. Карагыз әле, мин дә коймага бәрелдем, Каюм да. Әллә инде ул койманың бер-бер хикмәте бар микән? Ур-р-ра-а! Таптым. Закон ачтым! Койманың тар­ту көче бар, дуслар. Менә шул көч суырып кына ала кешеләрне, тәгәрмәчләрне сигезлегә бөгә, үзеңнән Шүрәле ясый.
Ах бу мәчене, чоланга да ватык тәрәзәдән генә керә. Башы эшли — ишек ачылганын көтеп утырмый. Миңа рәхмәт укысын инде — тәрәзәсен дә мин ваттым бит. Тупны тибеп җибәрүем булды… О-о-о… Портретымны бүген үк элеп куегыз. Тагын бер закон ач­тым. Тәрәзәнең тупны тарту көче бар. Менә монысы закон дисәң дә закон. Физика укы­тучысы Хәй Хәеровичның койманың тарту көченә шикләнүе дә мөмкин әле. Ә менә мо­нысына берсүзсез риза булачак. Чөнки күптән түгел генә мәктәп ишегалдындагы тупны тибеп җибәреп, нәкъ менә физика ка­бинетының тәрәзәсен койган кеше дә бит әле мин.
Ур-р-р-а! Берьюлы ике закон!» Әкрәм шатлыгыннан нишләргә дә белмә­де. Башын — артка, кулларын як-якка атып ятты. Аннары, булды бу дигәндәй, йодрыгы белән алмагачка китереп сукты. Шул вакыт зур гына бер алма аның борынына ук килеп төште.
— О-о-о… Монысы өченче закон. Борын­ның тарту көче, — диде ул. Аннары күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен сөртте һәм авызын түгәрәкләндереп, иреннәрен өскә күтәреп үзенең юеш борынын тарту көче белән тартып куйды.

Җәйге кар

Җәй көне кышкы фотоны ничек төшерергә? Шул турыда шаян хикәя.
Тәк, киегез туннарыгызны. Төшерәм. Тик ишетсен колагыгыз: циркта аю күргәндәй, күзегезне чекерәйтеп, объективка карамагыз. Бер-берегез белән сөйләшкәндәй кыланыгыз. Югыйсә конкурста бүләк дигәнең тү-тү-ү миңа. Сурәт болай килде-китте чыкмаска тиеш. Исеме дә әтәч инде менә: «Беренче кар». Бигрәк хикмәт бит, ә? Миеңне кайна­тырлык эсседә «Беренче кар»ны «черт» итте­рәм. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, ди. Чын кар яуганын көтеп утырсаң, бүләкне дә кызыл кар яугач кына алырсың. Конкурс октябрь башында була бит. Шуңа күрә карны июньдә «яудырырга» туры килә инде. Яуды­рабыз да без аны. Карагыз менә бу тополь мамыкларына. Чын кардан киммени? Кар да кар, болар да кар. Нәкъ шулай очалар, нәкъ шулай бөтереләләр. Былтыр Тәфкил үзенең «Беренче кар» дигән ала-кола фотосы белән дә җиңеп чыкты. Быел асыл бәхет кошын мин каптырам.
Җә, киендегезме? Мәүлетҗан, кулындагы мамыкны, тфү… карны ла, Сәүбәннең боры­нына җибәрергә әзерлән. Ә син, Сәүбән, авы­зыңа мамык тутыр, ягъни кар ашаган булып кылан. Төшерәм.
Тукта!
Син нәрсә, Сәүбән? Кем инде майка өстеннән тун кия? Якаңны төймәлә хет. Май түгел — эремәссең. Менә шулай. Төшерәм…
Тукта!
Мәүлетҗан! Энем, башында — бүре кадәр бүрек. Өстендә — кайры тун. Аягыңа ник кимәдең? Чебиләреңә кадәр күренеп тора. Кар өстендә кем ялантәпи йөри? Хәзер үк аягыңа итек киеп чык. Ә син, Сәүбән, бүрегеңне са­лып, башыңны җилләтә торыр идең. Каравыл­чы Байтимер бабайның яңгыр суы тулган дегетле мичкәсенә чумган кебек булгансың. Фотоаппараттан «чыпчык очып чыкканчы» гына тирләмичә тора аласыңмы син, юкмы? А-а-а, маладис энекәш, тиз йөрдең. Басыгыз! Төшерәм. Сәүбән, елмай. Авызыңа мамык тулса ни, барыбер елмай.
Тукта!
Мәүлетҗан, беренче кар нинди була? Җеп­шек була. Аяк асты нишли? Белмәсәң бел: лыҗырдый. Син шул ни арба, ни чана вакы­тында, аяк сөйрәмәслек пычракта киез итек белән йөрмәкчесең инде, ә? Олтаны яна баш­ласа, нишләрсең? Башың булса, итек өстеннән менә бу галошларны киеп куяр идең, ичма­сам. Кидеңме? Төшерәм. Тәк…
Тукта!
Мәүлетҗан, әнә әби судан кайтып килә. Хәзер аны да сезнең янга бастырам. Энем, өйдән әбигә дә берәр пәлтәме, тунмы алып чык әле. Бер аягың — тегендә, икенчесе монда булсын. Ә син, яшьти… Сәүбән, сиңа әйтәм: җилли тор. Әле ярый көне кыздыра, югыйсә ничек киптерер идең тиргә баткан башың­ны?
Тизрәк кил, әби, мамык очып бетә ич… Кар­точкага төшәсең киләме? Шпатель күлмәгең­не киеп?.. Шпатель күлмәктән аннары тө­шәрсең. Хәзер тун киеп төш әле. Котың оч­масын, «чыпчык выжт итеп чыккан» арада тө­шерәм мин сине. Тунсыз булмый. Юкса кон­курста бүләкнең койрыгы да эләкмәячәк миңа. Әнә күрәсеңме, кар ява. Шикләнмә, әби, шикләнмә, һәрхәлдә, фотода кар булып күренәчәк ул. Мәүлетҗан үзеңә әнинең кый­батлы яңа тунын алып чыккан әнә. Әйдә, әби, чум шуңа. Бүрекне — башыңа, көянтәңне — җилкәңә. Булдымы? Төшерәм. Әби, чыраең­ны сытма. Ни булды? Тунны көя турый баш­лаган?.. Тураса соң… Фотода күренми бит ул. Исең киткән икән. Төшерәм.
Тукта!
Болай булмый, малайлар. Әби бөгелә-сыгыла су күтәреп тора. Ә сезнең кул — кесәдә, койрык — сыртта. Гамьсезрәк килеп чыга. Алмашыгыз рольләрне. Мәүлет, Сәүбән, сез­нең икегезгә берәр чиләк су. Тимурчылар ди сез. Ә син, әби, аларга кар атып тор. Нәрсә, Сәүбән, авыз эчендә ботка пешерәсең? Тун­нарны салып ыргытыйк та тимурчылар булып кына төшик?.. Очлы башыңа бүрек элсәң дә, кояш сукты, ахры, сине. Җәй көне тимурчы­ларның берәр тапкыр күзеңә чалынганы бул­дымы? Кар яугач кына уяна алар.
Төшер-р…
Тукта!
Әби, синең дә үзеңә су алып кайта торган малайларга кар атып каршы чыгуың мәктәп стенасына сыеп бетми. Иң яхшысы болай черт иттерәм мин сезне: малайлар су ташый, әби кар ашый. Әзерме? Төшерәм, һоп!.. Ни булды соң бу? Фотоаппарат кәҗәләнеп мата­ша. Пленкасы ычкынганмы шунда… Хәзер, айн момент. Тәк, ачам. Тфү, шайтан! Пленка­ны яндырдым бит. Соңгысы иде, каһәр. Са­лыгыз инде туннарыгызны. Очты чыпчык. Янган пленкага ничек төшерәсең ди? Ясаган­да сумала төсле кап-кара була бит ул. Хәер, карны төшерсәң дә пленкада нәкъ шулай чыгар иде. Бу киребеткән тасма ак белән караны аера белми ул. Ак — кара, кара ак булып чыга анда. Тотам да шушы пленкадан гына чәпелдәтәм конкурска бер фото. Кар­ның үзен генә төшердем диярмен. Тик менә сез генә, ни тырышып та, сурәтләрегезне күрә алмыйсыз инде. Ә син кайгырма, әби. Март­та да була әле ул конкурс. Анысына «Беренче яңгыр» дигән фото чүким. Кыш көне төшерәм. Гыйнварда. Әнә бер елны Яңа елда чиләкләп койды. Исән-сау торсаң, шпатель күлмәгең белән генә төшәрсең.

Инша

«Мин кибетче булам, — дип сырлый партадашы Ләлә. — Рәхәт эш ул». Арткы партадагы Кави сарык фермасында әтисе кебек мөдир булырга тели. «Иртән эшкә кил­гәндә бөдрә йонлы бәрәннәр күзеңә карап көтеп торалар. Аларга көрпә сибеп чи бәрәңге бирсәң, бернәрсә кирәкми», — дип яза. Шул ук партадан Озын Сабир йә капитан, йә майор булам дип җенләнә. «Уйлап карагыз, каршың­да — бер көтү солдат. Погоннарыңдагы йол­дызларны балкытып яннарына килеп баса­сың. «Смирно!» — дип акырасың. Безнеңчә «Үрә кат!» инде. Тегеләр катып кала», — дип тезә.

Әкрәм авызыннан ручкасын ала. Алак-ялак карана. Ятып калганчы, атып кал дигән­дәй, әле теге күршесеннән, әле монысыннан (кайсы күчертә бит!) күчерергә тотына. Тәнәфескә чыкканда укытучыга менә мондый инша тапшыра: «Мин кибетче булам. Рәхәт эш ул. Фрукты кибетенә эләксәң, кавын белән карбызны сыпыртасың гына. Ке­шеләргә дә сатасың. Иртән эшкә килгәндә бөдрә йонлы бәрәннәр күзеңә карап көтеп торалар. Аларга көрпә сибеп чи бәрәңге бирсәң, бернәрсә кирәкми. Күп бирәсе түгел түлке. Хәзер азрак биреп, күбрәк алганны мактыйлар. Акча дигәнең янга да калсын. Азрак табыш та булмагач, ничу йөрергә ул бәрәннәр арасында. Сарык фермасын­да эшләве бик кызык. Погоннарыңдагы йол­дызларыңны балкытып яннарына килеп басасың. «Смирно!» — дип акырасың. Ба­рысы да үрә ката. Катмый калганы йол­дызыңа кызыгып карап торган була. Отставить!» — дисең. Тагын үрә катарга ку­шасың. Барысы да катып бетә. Шуның белән минем инша да бетә».

Кем катырак суга?

Хәмит кура бакчасының коймасы буена өелгән такта өстенә әбисенең иске кара биш­мәтен җәйде дә башта корсагын, аннары ар­касын кояшта каралтырга булды.
Шап-шоп килгән тавыш малайны чалкан яткан хә­леннән уң ягына борылырга һәм терсәгенә таянып башын чак гына күтәрергә мәҗбүр итте:
«Ә-ә-ә-ә… бабай палас кага икән. Әй, азапланасы гына юк иде лә… Үзем кагар идем әле. Юкса әйттем бит инде аңа: кагармын, дидем. Тик хәзер түгел. Кич белән. Кояш баегач… Ә хәзер кызынып калырга кирәк. Быелгы кебек яңгырлы җәйдә кояшы бик тансык бит. Ничек инде шундый кояшны калдырып, палас кагасың ди. Кояш качар — кагармын.
Теге көнне бит кояш та бетте, яң­гыр да яварга тотынды. Шуңа күрә палас ка­гылмый калды. Аннан элегрәк тә шулай бул­ды.
Ә бүген кагар идем. Мин каксаммы — болай гына маташмас идем. Бабай бигрәк кызганып суга инде — сауганда тибенмәсен өчен ак маңгайлы кәҗәне иркәләп-сөеп то­рамыни?! Кизәнеп сугарга кирәк аңа. Шу­лай иткәндә генә тузаны чыга. Мин булсам­мы, ике кулыма ике бәргеч тотар идем дә паласны уңлы-суллы кыйнар идем. Вәйт тузаны калмас иде.
Юк, болай итеп тә маташмас идем. Кулыма озын гына бер такта алыр идем һәм, шул такта белән 180 градуслы борылыш ясап, паласка берне китереп орыр идем — тузан болыт булып күтәрелер иде. Хәер, иң шәбе күсәк яки тәпәч белән бәрергә. Йөге­реп киләсең дә 360 градуска әйләнеп селтә­нәсең — тузан паластан син сукканчы ук куркуыннан чыгып оча.
Ә нигә бер сугуда паласның бөтен тузанын очырып чыгара тор­ган машина уйлап чыгармаска? Кнопкага ба­суың була, ул машина паласка шундый итте­реп китереп суга ки, тузан белән бергә па­ласның кайбер җепләре дә атылып чыга.
Паласка бик каты суга торган, ай-яй да каты суга торган тагын нинди техника уйлап чыгарып була икән? Ә, таптым!..»
Хәмитнең уйлары шушы урында бүленеп калды. Кинәт аның күз аллары караңгылан­ды, башы авырта башлады. «Әллә инде па­ласка суга торган әйберләр турында күбрәк уйлап ташладым», — үз-үзенә шулай диде дә, алпан-тилпән атлап, бабасы янына килде ул:
— Бабай, минем баш ник авырта икән?
— Ай, олан, сиңа бит кояш суккан. Ай-яй да каты суккан, — диде бабасы һәм сөялле кулы белән Хәмитнең тузанлы (бик тузан­лы!) чәченнән сыпырды.

Киек каз юлы

Марат өйләрендәге зур бәллүр вазаны ватты. Ватты да урамга ычкынды һәм караң­гы төшкәнче өенә кайтмады.
Дөресрәге, кай­тырга курыкты. Кирәген бирәчәк, күрмәгәнен күрсәтәчәк бит аңа әтисе әлеге ваза өчен.
Әнә ул урамда берүзе басып тора. Шул вакыт аның баш очында зур гына яктылык пәйда булды. Әнә ул җиргә якынлаша. Бәй, оча торган тәлинкә ич бу. Менә төшеп тә утырды. Люк ачылды.
Көмеш каска кигән бер матур абзыйның башы калыкты.
— Нихәл, Марат? Ваза өчен борчылма. Әйдә безнең белән Эта Кассиопеи йолдызы­на. Без сиңа вазаның тагын да матуррагын бүләк итәрбез.
Хәлбуки ул көнне күктән берни дә төш­мәде. Әлеге очрашу малайның хыялы, фанта­зиясе иде. Әтисенең каешыннан әнә шулай котылырга теләде ул. Ә чит планетадан ки­лүчеләр җирдә яшәүчеләрнең бөтен уй-гамәлләрен күреп-белеп торалар, имеш. Эта Кас­сиопеи йолдызы турында исә малай китап­тан укыган иде. 1955 елда Американың Кен­тукки шәһәре янындагы бер фермага «теге­ләр» бишәүләп киләләр. Аларга атып карый­лар. Берни дә булмый, тик тимер чыңы гына ишетелеп кала. Фермерларның сөйләвенә караганда, «чакырылмаган кунаклар» нечкә билле, киң күкрәкле, зур күзле һәм зур ко­лаклы. Ә менә 1968 елда Испаниянең Зафра шәһәре янында күренгән «кунак» озын буй­лы, озын куллы, янып торган яшел киемнән була.
НЛОлар каян килә соң? Марат күккә кара­ды. Аңа бихисап йолдызлар күз кыса. Бу — Киек Каз Юлы. Ул галәмдәге миллионнарча галактиканың берсе генә булырга мөмкин икән. Димәк, НЛО хуҗаларының кайсыдыр бер йолдызда яшәп ятулары бик ихтимал. Ә Эта Кассиопеи йолдызы — шул фаразлар­ның берсе. Ул кояшка охшаган, аның 480 елга бер әйләнеш ясый торган кечкенә генә ияр­чене бар, дип язганнар иде. Их, китәргә иде шунда, китәргә иде. Ваза…
— Улым, нишләп йөрисең? Кич бит инде. Марат әтисенең тавышыннан куркып кит­те. Әтисенең исә эштән кайтып килеше икән.
— Әти, синең кечкенә вакытта өегездәге берәр әйберне ватканың булдымы?
— Мин ватмаган әйбер калмагандыр, улым. Бик шук идем.
— Әти, мин дә вазаны ваттым бит. Ялгыш ваттым. Син ачуланасың инде мине?
— Нишләп ачуланыйм! Баш ярылмаган, күз чыкмаган…
Әтиле-уллы бергә атладылар. Могҗиза­лы, серле Киек Каз Юлы яктысы аларны өйләренә кадәр иркәләп-назлап озата барды.

Китап

Бакчага Сукно бистәсенә йөри. Иртән аны бабасы илтә. Бистәгә автобуста барасы. Бүген дә «Газель»гә кереп утырулары булды – кондуктор билет алырга тыкырдата башлады.
– Сез кичә дә түләмичә төшеп киттегез, -диде ул, автобусны яңгыратып. – Акча өйдә онытылып калган, дигән булдыгыз. Карап карыйк, бүген дә шул тукталышта төшмәссеңме әле, бабай?!
Артурның да, бабасының да бу сүзләргә хәтере калды. Нишләп алдашсын инде аның бабасы! Акча чыннан да өйдә калган иде. Шуның аркасында беренче тукталышта ук төшеп калмыйча булмады.
Автобус кузгалып китеп күп тә үтмәде, Артурның тавышы яңгырады:
– Бабай, калган, өйдә калган! Китап калган!!!
Ул китапны бабасы кичә генә сатып алган иде. Әкият-поэманы малай тын да алмыйча тыңлады. Рәсемнәрен йомшак куллары белән сыпыра-сыпыра карады. Шул китапны кич буена күтәреп йөрде, шул китапны кочаклап йокыга китте. «Шул китапны бакчага алып барам, барысына да күрсәтәм», – дип хыялланды. Аңа карап бабасы уйланып утырды: «Аллаһы Тәгалә адәм баласын китап ярата торган итеп тудырган. Өстәлгә уенчыклар тезегез һәм китап куе-
гыз. Сабый иң әүвәл китапка үреләчәк. Баланы китаптан без үзебез биздерәбез. Ул конфет сораганда да тозлы балык бирәбез».
– Ярый инде, улым, китапны иртәгә алып барырбыз.
– И бабай, минем бүген күрсәтәсем килә аны. Кире өйгә кайтып алыйк китапны! – Малай җиңелчә генә дымланып торган күзләренә мул итеп ялыну-ялвару билгеләре чыгарды.
«Әйе шул, нигә әле сабыйны шундый зур шатлыгыннан мәхрүм итәргә?! Юк-бар әйбер сорамый, китап сорый», – дип уйлап алды бабасы һәм Артурны җитәкләп ишеккә юнәлде.
Беренче тукталыш. Алар бүген дә төшеп калырга мәҗбүр булды.
Кондуктор артларыннан кычкырып калды: «Менә әйттем бит. Кичәге ялганың бүген тотылды. Бабай башың белән «куян» булып йөрмәсәң. Бик шәп үрнәк күрсәтәсең икән оныгыңа!»
Кондукторның нахак сүзләрен алар әллә ишетте, әллә юк, йөгерә-атлый өйләренә таба киттеләр.
Өйдә аларны Габдулла Тукайның ихлас елмаеп, шаян-шук күзләрен ялтыратып, онытып калдыруларына бераз гына нәүмизләнеп, сөйкемле «Шүрәле»се көтеп тора иде.

Урман суы төшкәндә

– Улым, бер йомышымны тыңлачы, – диде Зифа әби – оныгы Рәҗәпкә. – Бүген бабаңның туган көне. Бәлеш салам, аш та куеп җибәрергә кирәк. Идән астыннан суган белән кишер генә алып менеп бирче.
– Вакытым юк! Вазихлар белән Әртил тавына менәбез. -Рәҗәпнең ишекне шап итеп япкан тавышы гына ишетелеп калды.
Дуслар җил капканы ачып урамга чыккач, Вазих кинәт тук­тап калды: «Әннекәй! Урманнан су төшеп килә бит!»
Урамда көчле ташу. Юлга гына сыймыйча, су койма асларын­нан бәреп керә, бәрәңге бакчаларына бәрелә. Бу – урман суы. Кинәт төшә, хәтта дәһшәтле булып төшә ул.
– Минем әби Ризваннар тыкрыгындагы тәтәләргә кунакка иткән иде. Хәзер ничек кайта инде ул? Башта әбиемне алып кай­тыйм, Рәҗәп. – Вазих, ике дә уйламыйча, түбән очка, Ризваннар тыкрыгына таба йөгерде. Рәҗәп тә теләр-теләмәс кенә аңа иярде.
Маһибану әби, чыннан да, ничек кайтырга белмичә аптырап тора иде. Оныгын күргәч, сөенеп туя алмады.
Тыкрык буйлап олы урамга менү әллә ни авыр булмады. Әби читәннәргә тотына-тотына атлады. Вазих, кулларын җәеп, аның янәшәсеннән барды. Олы урамнан да батмыйча, егылмыйча мен­деләр. Ә менә юлны ничек аркылы чыгарга? Карлы су ыргылып-ыргылып ага.
– Юкка борчылма, әби! – Вазих уң кулы белән Рәҗәпнең сул кулын эләктереп алды. – Утыр, әби, безнең кулга, якаларга ныклап ябыш.
– Юк, юк! Утырыр хәлем юк. Ничек күтәрерсез ди сез мине?! Вазих алай итте, болай итте – тәки күндерде әбисен. Малайлар, ташуны акрын гына ерып, урамның теге ягына чыга башладылар.
Урамның уртасына җиткәч, Маһибану әби куркуыннан агарып киткәндәй булды, Вазихның якасына чытырдап ябышты. -Курыкма, әби, дүрт-биш адым гына калды… Ике генә адым… – дип юатты аны Вазих. – Менә, әби, кайтып та җиттек! Өйгә кер дә ял ит инде. Без Әртил тавына менәбез.
– Киттек, Рәҗәп! Ләкин Рәҗәп урыныннан кузгалмады. Ул бер Вазихка, бер аның әбисенә карады. Аларның йөзендәге шатлыклы елмаюга сокланды да көнләште дә ул.
– Мин тауга соңрак менәм. Өйгә кайтырга кирәк. Әби бер эш кушкан иде.
Рәҗәп, зур итекләре белән язгы суга чәп-чәп басып, очты гына! Ләкин… Ул кергәндә, Зифа әбинең кишерне чистартып-юып бетереп, суган әрчеп утыруы иде. Рәҗәп әбисенең күзләренә карады һәм, керфегенә сәйләннәр эленгәнен күреп, башын читкә борды. Нигә елый аның әбисе? Сугышта үлеп калган бабасын сагынамы?Күзенә суган әчесе кергәнме? Әллә?..

Шүрәле (хикәя-табышмак)

Самат белән әнисе икесе генә яшиләр. Әнисе район үзәгенә йөреп эшли. Иртән-иртүк китә, кич соң гына кайта.

Самат өчен­че сыйныфта укый. Укуы төштән соң. Әнисе аңа: «Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә ки­рәк», — дип тукып тора. Менә бүген дә кәҗә белән сарыкка печән салырга кушып китте. Әнисе киткәч, малай рәхәтләнеп йокы симерт­те. Уянды. Ни саран кышкы кояш инде, ул да өйне нурга күмгән. «Әйдә, Самат, уйнарга», — дип әйтүедер инде, тәгаен. Тик менә дәрескә әзерләнәсе бар. Әй, качмас өйгә бирелгән эш. Самат урамга сызды. Кәҗә белән сарыкка да печән салып мәшәкатьләнмәде. «Ачтан үлмәсләр әле. Эшкә исә үскәч тә өйрәнергә була. Ул кәҗә белән сарыгын әйтер идем инде. Ничу ашатып яткырырга ал арны! Чы­гарасы да җибәрәсе. Үз көннәрен үзләре күрсеннәр. Беткәнмени ферма тирәсендә ат чанасыннан коелып калган печән, сенаж-ме-наж, силос-милос. Йөрсеннәр шунда чемче­неп». Малайның башында менә шундый уй­лар кайнады.

Самат дусты Фәритләргә барып компью­терда уйнады. Аннары өенә кайтып, китап-дәфтәрләрен алды да мәктәпкә чыгып чапты.

Ач кәҗә аны, абзар тәрәзәсеннән башын ты­гып, моңсу гына озатып калды.

Малай мәктәптән кайтканда авыл ут ал­ган иде инде. Малай курка-курка атлады. Тынлык. Җир ак юрганын ябынып йоклый әле. Тизрәк яз җитсен, кошлар кайтсын иде. Җир уяныр иде. Саматларның өе авылның иң читендә булып, кайтып җитәрәк зиреклек­не үтәсе бар. Малай ул төштән бигрәк тә шүрли. Агачлар, ботак-сатаклар арасыннан Шүрәле килеп чыгар кебек. Их, нишләп кояш төнлә дә балкымый икән?! Ай куып җибәрә­дер аны. Ай һәм Кояш. Алар гел тарткала­шып, ызгышып яшиләрдер кебек тоела Са­матка.

Малай зиреклекне исән-имин генә үтте. Кайтып җитеп, капка келәсенә үрелгән иде, ишегалдында кар шыгырдаган тавыш аны сагаерга мәҗбүр итте. Кем булыр? Әнисе эштән соң кайта. Өйдә ут юк. Шулай да йөрәксенеп капканы ачты. Ачса… Абау!.. Самат капканы кире япты да урам буйлап чабып китте. Ишегалдында күргәнен ул һаман әле башына сыйдыра алмый иде. Нәрсә бу­лыр ул? Ике аягына баскан да тәрәзәгә су­зылган. Өй эчен күзәтә. Ак төстә. Бөтен тәне чат җон гына. Билендә җиргә кадәр асылын­ган шома капчык. Маңгаенда мөгезе дә бар иде бугай. Шүрәле шушы түгелме соң инде?! Саматларның өендә ни калган аңа?

Шүрәлене күрергә ярты авыл җыелды. Тик аның көн буена ач яткач, абзар тишегеннән шуышып чыгып, өй тәрәзәсенә печән өмет итеп сузылган бичара кәҗә булуы бик тиз ачыкланды. Капчыгы исә буш җилене икән. Эшкә иренгән Самат оятыннан, хурлыгыннан кәҗә шуышып чыккан шул тишеккә кереп качардай булды.

Сорау: Язучы, бу хикәяне язганда, Габдулла Тукайның 2 әкиятен, 8 шигырен күздә тоткан. Алар ничек атала? Хикәя герое Самат аларның кайсысын укыган, кайсысын укымаган?

Җавап: Язучы, бу хикәя-табышмагын язганда, Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләре, «Эш», «Ай һәм кояш», «Сабыйга», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт», «Эшкә өндәү», «Җир йокысы», «Гали белән Кәҗә» шигырьләрен күздә тоткан. Самат әкиятләрне укыган.

 

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×