Абдулла Алиш әкиятләре

1934 елда «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылган «Капкорсак патша» исемле беренче әкиятеннән соң, Абдулла Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар төрле газета-журналларда басылалар, «Неч-кәбил» (1937), «Әкиятләр» (1937, 1939), «Ана әкиятләре» (1940—1941) исемнәре белән аерым китаплар булып та чыгалар. Абдулла Алиш әкиятләре балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Төлке, Куян һәм Әтәч

Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.
Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.
Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган:
— Һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың? — дигән аңа Эт.
— Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган:
— Ьау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә Төлке аларга мич башыннан:
— Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән.
Эт курыккан да чыгып качкан.
Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган:
— Нигә елыйсың, Куян?
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын.
— Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.
— Юк, куармын! — дигән Аю.
Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.
— Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю.
Ә Төлке аларга мич башыннан:
— Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән. Аю курыккан да китеп барган.
Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган.
— Нигә елыйсың, Куян? — дигән Үгез.
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез.
— Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян.
— Юк, куармын! — дигән Үгез.
Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән:
— Бар, Төлке, чыгып кит! — дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан:
— Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән.
Үгез курыккан да йөгереп качып киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган.
— Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян? — дигән Әтәч.
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч.
— Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, Аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.
— Юк, куармын! — дигән Әтәч.
Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан! —
lигән Әтәч.
Төлке, моны ишеткәч, бик курыккан һәм:
— Хәзер, аягыма гына киям…— дигән.
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан! —
дип, тагын да ныграк кычкырган Әтәч.
— Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган:
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан!
Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар

Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.
Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.
Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.
Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйнаган да әйткән:
— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.
Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.
Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер Аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин Аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар, аякларын сындырганнар.
Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер Соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер Атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.
Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:
— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар Аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр Бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.

Бал корты һәм Шөпшә

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:
— Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, ул савытта бал бер дә бозылмый, әчеми, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! — дигән.
Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр, бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәкләр башлыгына китергәннәр.
— Менә әйбәт савыт, балны кара салып! — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.
— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! — дигән.
Шөпшә һәм Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.
…Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.
— Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм! — дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.

Куян кызы

Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
– Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, – дигән.
Кызы бу буләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә – ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып таш­лаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
– Әни, әни, минем аягым бик авырта! – дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.
– Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, – дигән.
“Инде ни эшләргә?” – дип уйга баткан куян. “Бу бал аны кая алып барырга, ничек дәваларга?” – дип кайгырган.
Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән – тиенне кургән. Ул куянга болай дигән:
– Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен “доктор Айболит”ка ба­рырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, – дигән.
Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, “доктор Айболит”ның өенә узе илтергә булган. Куян кызын күтәргән дә “Айболит док­тор “га киткән, тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән. Барып җитсәләр, “доктор Айболит “ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. “Балаларны чиратсыз карыйм мин”, – дигән “доктор Айболит”. Куян кызын док­тор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. “Доктор Айбо­лит” куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта куян кызына әйткән:
– Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,- дигән.
“Доктор Айболит”ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

Кемгә кирәк, кемгә кирәкми

Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.
Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара, сөйри дә чыгара, ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды, монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:
— Фу… Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш?! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкми. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр үсмәс, син дә, мин дә булмас идек,— диде.
Кояш кыздыргач, балык та эләкми башлады. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. Көзге кебек тигез елга өсте шадраланды. Дулкын кузгалды, калкавычлар бер күтәрелделәр, бер төштеләр. Дулкын кузгалды, балык чиртүе дә беленми башлады. Таҗи:
— Фу, нигә кирәк булды инде бу җил?! — диде.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе.
Елга өстендә җилкәнен киергән көймә йөзде. Тау башындагы тегермәннәр, берсеннән-берсе узышып, әйләнә башладылар.
Әтисе Таҗига:
— Әнә күрәсеңме, җилкән белән җилне ничек җиккәннәр. Җил көймәне этеп бара. Җил әнә тегермәннәрне дә әйләндерә. Ул тегермәндә орлыклар онга әйләнәләр. Ә ул оннан әниең күмәч пешерә,— диде.
Шул арада җил күк читеннән болытларны куып китерде дә, кара-кучкыллы болытлардан яңгыр төшкәли башлады.
— Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! — диде Таҗи.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе. Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми. Ә менә бу болыннардагы үләннәр, урманнардагы агачлар, кырлардагы игеннәр үссен өчен яңгыр бик кирәк,— диде.
Яңгыр астында алар аталы-уллы икәүләп кармакларын чорнадылар.
Шулчак яшен яшьнәде, күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга тотынды. Таҗи әтисенең көчле сүзләре астында тәмам җиңелгән иде инде.
Ул:
— Яңгыр, яу, яу, чиләкләп-чиләкләп! — дип кычкыра-кычкыра, агач ышыгына йөгерде.
Бераздан әтисе дә килеп җитте. Ул:
— Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,— диде, ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.— Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк соң! — дип куйды.

Чукмар белән Тукмар

Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугы-шырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән. Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән. Әби ашатырга тотынса, “Җимне миңа әзрәк бирдең”, “Ник минем өлешемә кердең?”- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлый­лар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.
Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. “Боларны ни эшләтим икән?”- дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.
Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:
– Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде, – дип әләкли икән.
Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:
– Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде, – ди икән.
Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. “Суярга алып китә, ахры, мине”, – дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган. Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: “Тукмар­ны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек”, – ди икән. “Ярый, – дигән әби, – алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм”,- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.
Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр. Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.

Алдакчы Наил

Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.
Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.
Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.
Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә, батасың!
Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:
— Наил! Наил!
Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:
— Батам, батам, коткарыгыз!
Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.
Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:
— Ха-ха-ха! — дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.
Апа әйтә:
— Алай алдакчы булырга ярамый,— ди. Наил әйтә:
— Мин уйнап кына.
— Уйнап кына да ярамый,— диде апа.
Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә! Апа да кычкыра:
— Наил, Наил!
Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?
Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:
— Батам, батам, коткарыгыз!
— Шаяра, шаяра,— диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:
— Наил, алдама, тиз бул, чык! — ди.
Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.
Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.
Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.
Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.
Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:
— Менә ни була бит ул,— диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.

Бикбатыр белән Биккуркак

Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән.
Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала “Бикбатыр” дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли, аны ул “Биккуркак” дип атаган.
Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан Куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: “Әй юләр, юләр, — дигән Бикбатыр, — үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич”, — дигән. Биккуркактан көлгән. “Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан үлгән булыр идем”, — дигән Куян.
Икенче бервакытны Куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп типкән, нәрсәдер бик нык итеп кыштырдый икән. “Хәзер идән астыннан чыга да, кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота”, — дип уйлый икән Куян.
Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән. Килгән дә: “Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде”, — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән. “Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?” — дип, Куян гаҗәпләнеп караган.
Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган.
Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×