MaratKabirov.com сайтында җитди үзгәрешләр көтелә. Хәзер ул тематикасын да, эчтәлеген дә, язмалар форматын да беркадәр үзгәртәчәк. Һәм кулланучылар өчен мөмкинлекләре дә күпкә камилрәк булачак.
Якын араларда Е-почта бюллетене (электрон почта аша мәгълумәт бюллетене) эшли башлаячак һәм әбүнәчеләргә (подписчикларга) аерым язмаларны, кайбер китапларны түләүсез уку мөмкинлеге ачылачак.
Шулай ук кибеттән китап сатып алучыларга төрле юллар белән баллар җыю, ташламалар алу ысуллары гамәлгә керәчәк. Хәтта аерым бер дәрәҗәгә җиткәч, кибеттәге барлык китапларны бушлай алу мөмкинлеге дә каралган. Әйтик, сез сатып алган китапларның гомум суммасы Х сумга җиткән икән, кибеттәге калган китапларны түләүсез алачаксыз.
Болардан тыш сайтның авторлары күбәячәк. Төрле бүлекләрне төрле кешеләр алып бара, сайтта бүтән язучыларның әсрләре, яки язмалары да басыла ала. Бу аның эшчәнлеген яхшыртуга, язмаларның сыйфатын күтәрүгә һәм әдәбият сөючеләрне күбрәк җәлеп итүгә юнәлтелгән чара.
***
MaratKabirov.com сайты ике меңенче елдан алып эшләп килә. Ул заман үзенчәлекләрен исәпкә алып үзгәреп, тулыланып торды. Язучы иҗатын яратучыларның игътибарын җәлеп итте. Әмма соңгы елларда ничектер сүлпәнәеп, сүрелебрәк калды. Язучы моны үзенең сайтына түгел, ә социаль челтәрләргә күбрәк игътибар бирүе белән аңлата. “Әлбәттә, социаль челтәрләрдә кызык, андагы подписчиклар – сине хөрмәт иткән кешеләр. укучыларың, алар белән аралашу бәйрәм шикелле. Әле минем андагы планнар баш китәрлек иде…”
Нигә ул шул планнарыннан баш тартып, кинәт кенә үз сайтын күтәрергә булган соң?
“Мин анда әдәбият, китаплар, иҗат темасына кагылышлы бик күп төркемнәр ачып карадым, – ди автор моның сәбәпләрен аңлатып, – Әллә күпме көч һәм акча түгеп, аларны гөрләп эшләтүгә ирешкәч кенә, миңа бәйләнмәгән каршылыклар килеп чыкты. Кайсылары ябылды, кайсыларының эш алгоритмнары үзгәреп, постларны нибары берничә йөз кешегә генә күрсәтә торган булып китте. Күпме тырышлык салып эшләнгән эшләреңне санаулы гына кеше күрә икән, бу әлбәттә кызык түгел. Әллә ничәшәр мең подписчигың булган килеш бит ул!..”
Болай дип зарлануны күп блогерлардан ишетергә туры килә. Төп эшләре шул булгач, алар җаен табалар. Ә язучы алар артыннан иярмичә, үз юлын сайлаган, дип аңларга кирәк.
Сайттагы үзгәрешләр, яңа мөмкинлекләр турында әле җентекләп язарбыз. Әлегә шулар.
Вебмастер, журналист, яңалыклар бүлеге мөхәррире.
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

