4-17 август көннәрендә Нәфкать Нигъмәтуллин белән гастрольләрдә йөреп кайттым. моңа ихтыяҗ да юк кебек иде, әмма Нәфкать чакыргач баш тарта алмадым. Баштарак, юлга чыкканчы ник ризалаштым, ник кирәк иде бу миңа дигәнрәк үкенеч тә бар иде. Чөнки сәхнәгә аяк басмаганыма инде ун елдан артып киткән икән. күп нәрсәләр онытылган, гастроль тормышы ят кебек, үземнең дә яшь һәм чибәр чаклар артта калган. Сәламәтлек тә артык мактанырлык түгел. Кыскасы, курка-курка гына юлга чыктым.
Ләкин үкенергә туры килмәде. Нәфкать Нигъмәтуллин үзе иҗатташ дустым инде, Рәмзия апа да гаилә дустыбыз, бер-беребезне әйбәт беләбез. Ансамбльләге егетләр дә бик акыллы, төпле һәм талантлы икән. Яшьләр. алар белән аралашу үзе бер дөнья, үзе бер дәрес сыман тоелды.
Репертуар онытылган, тавыш чарланмаган, сәхнә тоту куәсе дә кимегән… Тик акырынлап барсы да урынына утырган сыман булды. Нәфкатьнең тамашачысы миңа бик чит итеп карамый икән, яратып, үз итеп тора. Шул да күңелне күтәрде бугай. Мин үземне яшьлек эзләре буйлап сәяхәт итеп йөргән шикелле тойдым. хәтта кайбер урыннарда яшьрәк чакта булган мәрәкәләрне дә искә төшердем.
Филармония артистлары белән беренче тапкыр гастрольгә чыккан чак иде. Алар арасында төрлесе бар инде. Мин яшь булгач, әйткәннәрен үтәргә тырыша идем. Шунда бер җырчы үзенең бөтен мактаулы исемнәрен санатырга омтыла. Мин саныйм. Бер мәлне моның бөтен регалияләрен: кайсы конкурста беренче, икенче, уникенче урын алуын, нинди дипломнарга лаек булуын, тагы нинди бәйгеләрдә катнашуларын дөрес итеп санап чыктым да үзенең исемен оныттым. Аптырап калдым. Шуннан залдан бер абзый кычкырды: «Ярый, чыксын, әйдә, җырласын. Һәрбер исем истә калмый ул…»
Беренче тапкыр Ризван Хакимов төркеме белән чыккач, шнурлы микрофонга чорналып, ничек сәхнәдән чыгып китәргә белмичә җыр беткәнче басып торуым да да искә төште. Кыскасы, маҗаралар күп булды инде… Тамашачы белән бергәләшеп искә төшердек, бергәләшеп көлештек. Мин кыюланып китеп, кайбер урыннарда бер чыгышны тамашачы белән аралашу, экспромпт рәвешендә дә эшләдем. Ансы үземдә дә охшап калды.
Кыскасы, бик матур итеп йөреп кайттык.
Бу дәвер эчендә мин күләмле генә бер хикәя язып бетердем. Фәнни фантастика жанрында ул. Бу юнәлештә эшләүчеләр бездә бик юк бугай. Фәнни фантастика ул фэнтези дә, гади фантастика да түгел, ә чынлап та фән ачышларына нигезләнеп языла торган әсәр. Күпмедер дәрәҗәдә тарихи әсәр язуны хәтерләтә. Киләчәк тарихын язган шикеллерәк. Шуңа күрә, катлаулы да. Бу өлкәдә эшләүчеләр татар әдәбиятында элек тә сирәк булган, хәзер бөтенләй юк бугай. Шушы бушлыкны тутыру теләге эшләтә инде. Бу ел азагына, яки киләсе ел башына фәнни фантастикага карган хикәяләрдән бер җыентык әзерләп, электрон вариантын тәкъдим итәрмен дигән ниятем бар.
Нәфкать Нигъмәтуллин белән гастрольдә йөрү, шулай итеп, әдәби эшчәнлеккә дә зыян китермәде, яңа кичерешләр белән дә баетты. Һәм мин бик шат. Рәхмәт тамашачыларга. Рәхмәт Даими Укучыларыма. Тиздән яңа әсәрләр көтегез!
Марат Кәбиров




