Электрон китап кибетендәге барлык әсәрләрне дә сез 56% процент ташлама белән сатып ала аласыз. Язучы туган көне уңаеннан шундый акция иълан итте.

23 август Марат Кәбировның туган көне. Язучы бу бәйрәмен беркайчан да зурдан кубып уздырмый, аңа гадәти көн шикелле карый. Әмма 23 августта ул бер сүз дә язмый, берни укымый һәм бу аның әдәбият белән шөгыльләнми торган бердәнбер көне.
Туган көнендә ул әледән-әле укучылары өчен кечкенә сюрпризлар әзерли. Быел да Маратның иҗатын яратучылар өчен үзенчәлекле сюрприз көтелә: maratkabirov.com сайтының электрон китаплар кибетеннән сез авторның барлык китапларын да ярты бәягә сатып ала аласыз.
56% ташлама бары тик 23 августка кадәр генә дәвам итә.
Кибет сайтына менә бу сылтанма буенча керергә мөмкин – https://maratkabirov.com/shop
Ташлама өчен купон – TUGANKEN
Алгыз! Укыгыз! Әдәбият сөюче дусларыгызга тәкъдим итегез!
Вебмастер, журналист, яңалыклар бүлеге мөхәррире.
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

