«Киллер» китабы бестселлер булып танылды

 

Марат Кәбировның «Киллер» китабы бестселлер булып танылды. Китапка ихтыяҗ зур, 2000 данә булып басылып чыккан тиражның 70% өлеше 2 атнада сатылып бетте, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең ваклап сату департаментында.

Детектив жанрында язылган «Киллер» повестенә укучылар да, профессиональ язучылар да уңай бәя бирде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сюжетның бирелешенә игътибар итте: «Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

киллер китабы

Китапны сатып алырга теләүчеләр әсәрнең сюжеты белән кызыксына. Ркаил Зәйдулла сюжет тетрәндергеч дип саный: «Зифаның балачагында киллер кереп, әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп чыга. Үзе дә бәхетле очраклылыктан гына исән кала. Мондый фаҗиганы күз алдына китерсәң дә йөрәк өшеп китә. Зифа үтерүчене озак эзли һәм менә бер көнне… Юк, эчтәлекне сөйләмим әле, һәркем үзе укып тетрәнсен», — ди ул.

Татарстан районнарында китап район газеталары редакцияләрендә сатыла. Татарстан шәһәрләрендәге сәүдә нокталары турында мәгълүматны 8-9173-93-09-62 телефоны буенча белешергә була. Китапны почта аша кайтартырга теләүчеләр инстаграмда заявка калдыра ала. (@kitaphane_ku)

Алсу Исмәгыйлева.

Татар-информ

Марат Кәбировның «Киллер» китабы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылып чыкты. Форматы — кесә китабы.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/letters/09-03-2021/marat-k-birovny-killer-kitaby-ufa-sh-rend-52-s-d-noktasynda-satyla-bashlady-5811626