Кыңгырау — куркыныч хикәя
Күз алдына китереп карагыз. Сез төнлә фатирыгызда бер ялгыз кино карап, яки китап укып ятасыз һәм кинәт тәрәз кагалар. Һәм урыныгаздан торып, тәрәзә янына җитәрәк уйлап өлгерәсез: “Ничек? ничек тәрәзә кагарга мөмкиннәр? Сез бит бишенче катта яшисез!”
Яки ишек тукылдаталар… Нык итеп, сезне генә түгел, ә күршеләрегезне дә уятырга теләгәндәй. Сез ишек янына килеп басасыз да: “Кем бар анда?” дип сорыйсыз. Тик беркем дә җавап бирми. Ә ишек кагу кабатлана. Һәм сез ишек күзчегенә капланасыз. Баскыч мәйданчыгында ут кабынган, яп-якты. Тик ишек алдында берәү дә күренми. Ә ишек тукылдаталар…
Гадәттә, мондый күренешләрне мистика белән аңлаталар һәм үлем-китемгә, яки бик яман авыруга юрыйлар. Һәм мондый очракларга тап булган кешеләрнең күршесендә кемдер теге дөньяга киткән булып чыга. Тәрәзә кагу очраклары сирәк була. Күбесенчә ишек тукылдаталар. Һәм якын-тирәдә ниндидер таныш фани дөньядан китә. Авыруга юлыгу да сирәк очрый. Мондый феноменны ишекләр ике дөнья арасында да ишек вазифасын башкара, дип фаразлыйлар. Ишек ачарга ярамый, дип кисәтәләр. Монсы аңлашыла инде. Бер нинди гайре табигый хәлләр булмаган очракларда да кем килгәнен белмәгән килеш ишек ачарга ярамый.
Алда әйтелгәннәре гадәти хәл кебек. Теләсә-кайсы вакытта һәм теләсә-кем белән кабатланырга мөмкин. Ләкин төнге кунакларның төрлесе очрый. Хәзер сүз әнә шундыйларның берсе турында.
Хатын фатирында ялгызы гына. Ире төнге сменага эшкә киткән, балалары дәү әниләрендә куна калган. Ашарга әзерлисе, ансын-монсын көйлисе юк. Тынычлыкта бераз ял итеп үзеңчә ләззәтләнеп ятарга гына. Хатын шулай эшли дә. Ванна юынып чыга, чәй эчеп ала һәм чемечки чирттереп кенә яраткан сериалын карарга тотына. Сериалларны хәзер безнекеләр дә эшли белә. Аерылгысыз итеп төшерәләр, бер сериясы бетүгә икенчесенә ничек кереп киткәнеңне дә сизми каласың. Хатын да шулай аерыла алмыйча карап утыра. Алып кергән чемечки дә бетә. Ләкин сериал һаман дәвам итә. Өстәвенә, иртәгә эшкә дә барасы түгел. Ничек карамыйсың инде.
Ханым чәй кайнатып эчә дә тагын телевизор каршысына утыра. Чираттагы серияне кушып җибәрә. Һәм ләззәтләнеп кенә карыйм дип торганда ишектә кыңгырау чыңлый башлый. Көткән кешесе булмагач, хатын бик егылып төшми: “Берәрсе ялгыш баскандыр, китәр әле” — дип уйлый. Әмма кыңгырау туктамый, тагы да таләпчәнрәк тавыш белән дәвам итә. Ниһаять, хатынның түземлеге бетә, ул пауза төймәсенә баса да ишеккә атлый.
— Кем бар анда?
Җавап ишетелми.
— Кем ул? — дип сорый хатын һәм ишек күзчегенә каплана. Ләкин беркем дә күренми.
“Малай-шалай шаярып йөри, ахры… Вәт, җыен хулиган!” — дип уйлый ул һәм телевизор пультына үрелә. Инде сериалны кушып җибәрдем генә дигәндә, кабат кыңгырау шалтырый. “Юк, бер тапкыр шаярганны аңларга мөмкин. Ә болай минут саен кыңгырауга басу шаяру түгел, ә мыскыл итүгә керә.” Хатын теге хулиганнарның иманын укытырга җыенып урыныннан кузгала һәм стенадагы сәгатькә күзе төшеп катып кала. Төнге сәгать өч, ләбаса! Мондый вакытта нинди бала-чага булырга мөмкин?
Ә ишек кыңгыравы һаман шылтыравын белә. Ул таләпчән, катгый, туктарга уенда да юк. Өйдә кеше бар икәнен төгәл белеп, аның чыгачагына ышанып шылтыраталар. “Йоклаган булсаң да тор, уян, һушыңны җыеп чык һәм ишегеңне ач. Бик мөһим эш буенча килдек. Кире каккысыз эш!” — Нәкъ менә шулай дип әйткән шикелле.
Хатын нәрсә уйларга белмичә бертын басып тора. Ишек кыңгыравы туктарга уйламый. Һәм хатын тагын шунда атлый.
— Кем бар анда?
Җавап юк. Тавышын бөереннән чыгарырга тырышып ул тагын кабатлый:
— Кем бар? Ник җавап бирмисез?
Тынлык. Хатынның арка үзәге буйлап салкын йөгерә. Һәм ул күзчеккә каплана. Мәйданчык һаман яп-якты килеш. Әмма ишек төбендә кеше заты күренми… Һә! Күренә икән бит! Ләкин бу ул көткәнчә өлкән кеше түгел, ә кечкенә малай. Биш-алты яшьләр тирәсендә генә.
Башына кара төстәге спорт башлыгы кигән, өстендә күн куртка, төсе уңып беткән джинсы чалбар, аякларында киез итек. Муенын соры төстәге шарф белән ураган. Шарф борын астына кадәр күтәредгәнлектән йөзе ачык күренми, әмма зур кара күзләре аерма ачык булып ишек күзчегенә төбәлгән. Ул күзләр бер хәрәкәтсез, пыяла шикелле. Малай үзе дә бу дөнья белән бәйләнештә түгелдер, ул курчактыр кебек тоела.
Һәм хатын моның сәбәбен беркадәр төшенгәндәй була. Соң, урамда җәй бит… Мондый башлык, куртка киеп, шарф бәйләп йөри торган көн түгел. Өстәвенә, аякларындагы киез итек. Төн уртасында шушы кыяфәтле малай аның ишек төбендә кайдан пәйда булырга мөмкин? Бәлки, ул чынлап та курчак кынадыр? Бәлки, берәрсе шулай шаяртырга телидер? Яки куркытырга… Нәкъ шулай булырга тиеш! Югыйсә, бу баланың кыңгырау төймәсенә дә буе җитәрлек түгел бит!
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Моны уйлаудан хатынның тәне эсселе-суыклы булып китә һәм ул бөтен кыюлыгын җыеп тагын кабатлый:
— Кем бар анда? Нигә эндәшмисез?
Беркем дә аңа җавап бирергә җыенмый. Һәм хатын тагын кабатлый:
— Алыгыз бу курчакны! Югыйсә, полиция чакыртам!
Кинәт курчак хәрәкәткә килә. Сабый балаларга хас булмаган көч белән ул ишеккә суга:
— Ал күзеңне! Карама миңа! — дип кычкыра ул хөнҗеп беткән бабайлар тавышы белән, — Танысаң, начар булачак…
Мондый хәлдән коелып төшкән хатын бер хәрәкәт тә ясый алмый тора. Ул арада баскыч мәйданчыгында әлеге малай яшендәге балалар бер-бер артлы пәйда була һәм шаулашырга тотына:
— Ул сине күрде!
— Ул безне күрде!
— Ул күрде…
Балалар бер мәлгә тынып кала һәм тезелешеп басып кулларын алга сузалар. Бармак очларыннан калын тырнаклар үсеп чыга. Бераздан алар тавыш-тынсыз гына ишеккә ташланалар һәм аны тырмарга тотыналар.
Бары тик шунда гына хатын артка чигенә һәм күзләрен ишек күзчегеннән ала. Стенага сөялә, тик буыннары тотмыйча, акырын гына идәнгә шуып төшә. Ә ишекне тырмаулар дәвам итә. Тырнаклар астында тимер ишек чыңлавы баш миен бораулап кергәндәй тоела. Бөтен дөнья әнә шундый тырмашулардан гына торадыр кебек…
Хатын белгәннәрен укырга тотына. Тырмашулар туктамый, әмма күңеле беркадәр тынычланып калгандай тоела. Ахыр чиктә, ул стенага сөялеп, тезен кочаклап калтыранып утырган җиреннән әллә йоклап китә, әллә һушын җуя.
Иртән аны эштән кайтып кергән ире уята.
— Ишекне кем шулай сыдыртып бетерде? — Һәм хатынының хәле мөшкел икәнен аңлап аңа ташлана, — Син ник монда утырасың? Нәрсә булды? Авырып киттеңме әллә?
Нәрсә булганын белешергә тырышып карасалар да төгәл генә аңлатып бирерлек кеше табылмый. Төнге ишек кагулар, шалтыратулар бу йортта башка кабатланмый. Бәлки, төнге кунак бу ишекнең ачылуыннан өметен өзгәндер, бәлки күңеле булып тынычланып калгандыр. Ә бәлки, бүтән фатирларга киткәндер. Әле сезгә килеп чыкмадымы?