Марат Кәбировның балалар өчен шигырьләре

Марат Кәбировның балалар өчен шигырьләрендә заманча тормышка якын вакыйгалар, балаларның уйлары һәм хыяллары чагыла. Аның әсәрләре кечкенә укучының көндәлек тәҗрибәсенә таяна: уеннар, аралашу, гаиләдәге хәлләр, мәктәп тормышы һәм табигать күренешләре шигъри юлларга әверелә. Шигырьләрнең теле гади булса да, аларда күзәтүчәнлеккә, мөстәкыйль фикер йөртүгә һәм яхшы гамәлләр кылырга чакыру бар. Автор балаларны үз тирәсендәге кешеләргә игътибарлы булырга, хайваннарны рәнҗетмәскә, дусларына ярдәм итәргә өнди. Бу сәхифәдә Марат Кәбировның балалар өчен язылган шигырьләре тәкъдим ителә. Әсәрләрне өйдә уку, дәрестә анализлау, яттан сөйләү һәм балалар бәйрәмнәрендә куллану мөмкин. Алар кечкенә укучыга татарча матур сөйләм үрнәген дә күрсәтә.

Бу өлкәннәр…

Бәләкәй чак

Елыйсы килә кайчак…
Көләсе килә кайчак…
Булмаган дисез мени
Минем дә бәләкәй чак.

Атлый да алмаган чак,
Тик шуышып йөргән чак
Яндагы бар нәрсәнең
Астын гына күргән чак.

Егылам да торамын,
Торам да егыламын.
Торсам күрердәй булам
Дөньяның өске ягын.

Җил иссә дә егылам,
Исмәсә дә егылам.
Бөтен дөньям корылган
Егылу һәм торудан.

Менә шундый көннәрдә
Таянырга кемнәргә?
Телем дә юк, ичмасам,
Хәлләремне сөйләргә.

Бу кадәр егылуны
Беркем күтәрмәс иде.
Хәзер инде үзем дә
Алай итәлмәс идем.

Шул хәлләрне сөйләсәм,
Өлкәннәр көлә кайчак.
Булмаган дип уйлыйлар
Минем дә бәләкәй чак.

Чебиләр

И, кызык бу чебиләр,
Чекелдәп тик йөриләр.
Мин аңламый димиләр,
Әллә ниләр сөйлиләр.

Бер-берсенә карашып,
Чекелдәшкән булалар.
И, тырмашкан булалар,
И, сөйләшкән булалар.

Алар туып-үскәннәр
Әбиемнең өендә.
Әбиемнең өендә –
Үзләренең илендә.

Ләкин алар, барыбер,
Кешечә өйрәнмиләр.
“Хөрмәт итмәгән кебек
Була,” – дип сөйләнмиләр.

Үзләренчә сөйлиләр,
Үзләренчә йөриләр…
Кеше кебек түгелләр,
И, кызык бу чебиләр.

Әниемнең сеңлесе

“Син сеңлеңнең кадерен бел,” –
Дип кабатлый әни гел.
Белеп әйтә, үзенең дә
Сеңлесе бар әнинең.

Ул үзенең сеңлесенең
Хәлен гел белеп тора.
Аларның гел берсен-берсе
Күрәсе килеп тора.

Алар һәрчак аралаша,
Икәү киңәшләшә дә,
Нидер кирәк булганда да,
Берни кирәкмәсә дә.

Бер-берсенә күрсәтәләр
Бәлеш пешерсәләр дә,
Сөйләшәләр кемнәрнедер
Искә төшерсәләр дә.

Бер-берсенә күрсәтешеп,
Чәчләрен дә кисәләр.
Яңа алган киемнәрен
Киеп күрсәтешәләр.

Бер-берсенең кадерләрен
Гел белеп тора алар.
“Апам” диеп, “сеңлем” диеп
Өзелеп тора алар.

Аның безгә килгәне юк,
Барган юк безнең анда.
Әниемнең сеңлесе бар,
Ул яши телефонда.

Машина

Әти, монда карале,
Ныклап карап кал әле.
Бу – нык әйбәт машина,
Юк, ал димим мин сиңа.

Тәгәрмәчләре дә зур,
Руле дә кызык кына…
Нык кызыкмыйм мин аңа,
Чүт кенә кызыктыра.

Бик кирәк тә түгел ул,
Аз гына кирәк инде.
Берәр кайчан, барыбер,
Алырга кирәк инде.

Чын машина кебек ул,
Бу нык әйбәт машина.
Дусларныкы бар инде,
Алган инде барсы да.

Син әйбәтләп карап кал,
Әйбәтләп карап калсаң,
Акчаң нык-нык күп чакта
Алырсың берәркайчан.

Акчаң булганда гына
Нык күп булганда гына.
Кәшилүгең нык итеп
Калкып торганда гына.

Үзең теләсәң генә,
Мине уйласаң гына,
Тик бүген генә түгел,
Тик берәр кайчан гына.

Абый

Озакламый ерак җиргә
Китәсем бар минем, ди.
Мин бар чакта эш эшләргә
Өйрәнеп кал, энем, ди.

Башта күрсәтеп бирә,
Шуннан төзәтеп тора.
Минем ничек эшләгәнне
Читтән күзәтеп тора.

Башта гына кыенрак,
Бер өйрәнсәң – җиңел, ди.
Чын егеткә җитмеш төрле
Һөнәр дә күп түгел, ди.

Савыт-саба да юабыз,
Идән дә себерәбез…
Ул өйрәтә, мин эшлимен –
Бар эшкә өлгерәбез.

“Кемнән өйрәндең?” – дисәләр,
Сер сакларга кирәк, ди.
Мин өйрәтте диеп әйтмә,
Үзем белдем дип әйт, ди.

И, булдыклы малай, – диеп,
Барсы да аны мактый.
Ул үзенең өйрәтүен
Әйтми, сер итеп саклый.

Мин дә сатмыйм, сизенсәм дә
Аз гына алдаганын.
Мин аны бик яратамын,
Яратып алданамын.

Абый – абый инде ул,
Абый алдый инде ул
Абый булгач алдамый
Кала алмый инде ул…

Үсәсем килә

Дәү әти белән дәү әни
Әнине үстергәннәр.
Матур итеп тудырганнар,
Акыл һәм хис биргәннәр.

Әтине дә карт әтием,
Карт әнием үстергән.
Бөтен гаиләне иңендә
Күтәрерлек көч биргән.

Әти белән әни хәзер
Өлкәннәр дип йөртелә.
Өлкәннәргә рәхәт инде –
Бар да рөхсәт ителә.

Минем дә тизрәк үсәсем,
Өлкән буласым килә.
Әти белән әни кебек
Күркәм буласым килә.

Шулай дисәм, әти-әни:
Бераз сабырлан, диләр.
Бала чак та бер генә ул,
Тәмен татып кал, диләр.

Ничек бер генә булсын, ди! –
Елардай булам кайчак…
Кичә дә балачак иде,
Бүген дә – шул балачак.

Иртәгә дә шул булачак,
Аннан соң да барачак.
Болай булса, бу балачак
Мәңгелеккә калачак.

Көн дә, көн дә малай булып
Йөрисем килми менә!
Өлкән булу рәхәт инде,
Өлкәннәр белми генә.

Бүгеннән үк “өлкән” диеп
Йөртелергә мин әзер.
Әти белән әни мине
Үстермиләр нигәдер.

 

Кызыклы шигырьләр монда да бар:

Габдулла Тукай шигырьләре – балаларга

Роберт Миңнуллин – балалар өчен шигырьләр

Муса Җәлил шигырьләре — балаларга, татарча.

Шәүкәт Галиев шигырьләре

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)
Марат Кәбиров

Язучы, күпсанлы китаплар авторы.


Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×